- 10.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №28 (4 июль)
- Рубрика: Архив
Әлмәт театры инженеры Рәфис Камалов балалар өчен татарча планшет ясап чыгарган. Мондый уенчык чыгару нигә кирәк булган, татарча гаджетлар нигә аз, татар балалары өчен уенчыкларны кем ясарга тиеш? «Азатлык» Рәфис Камаловка бу һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Татарча тавышлы интерактив әлифба балаларны хәрефләр, саннар, төсләр белән таныштыра, кайбер сүзләрне һәм шигырьләрне өйрәтә. Баланың белемнәрен сынап карау өчен имтихан бирү мөмкинлеге дә бар. Бертуган Камаловлар хәзер планшетны интернет аша сата.
– Рәфис әфәнде, мондый уенчыклар ясау идеясе ничек туды?
– Ике ел элек улым: «Әти, яңа уенчык алып кайт әле», – дип сорагач, кибеткә кереп, уенчык сайларга булдым. Балага кызык кына булмасын, аның зиһенен үстерергә дә ярдәм итсен дигән уй белән. Шунда балага төрле күнекмәләр бирә торган планшетларга тап булдым: рәсемнәр, хәрефләр, саннар төшерелгән, баланың күзаллавын үстерә, хәреф танырга, санарга өйрәтә торган әсбаплар. Ләкин боларның барысы да урысча, татарчасы юк икән. Эзләп карасам да, татарча андый планшетларны башка кибетләрдә дә, интернетта да табып булмады. Шуннан инде мондый уенчыкны татар телле итеп үземә ясап карарга кирәк, дигән уй килде. Тик иң элек аны ничек ясарга дигән сорау туды?
Шунда Татарстан Президенты каршындагы «Эшмәкәрлек фабрикасы» белән бәйләнешкә кереп, башта бер үрнәк-өлгесен ясап карадык. «Эшмәкәрлек фабрикасы»нда катнашып, андагы проектлар белән беррәттән, чыгарылыш чарасында үз проектыбызны тәкъдим иттек. Андагы 15 проектның 3се генә финалга чыкты, шуларның берсе – безнең планшет. Җиңүчеләр үз проектларын Татарстан Президенты алдында якладылар. Шулай итеп, ул проектны Президент та күрде.
– Президент сезнең уенчыкны хупладымы?
– Әлбәттә, хуплады: «Татар телен өйрәтүгә, үстерүгә хезмәт иткән проектлар барысы да безгә кирәк», – диде. Ул безгә бу уенчыкны республика Мәгариф министрлыгына күрсәтеп, белгечләр бәяләмәсен алырга тәкъдим итте.
– Күрсәттегезме соң?
– Мәгариф министрлыгына да бардык. Без инде алар шатланыр, шунда ук мәктәпләр яки балалар бакчалары өчен күпләп ясарга заказ бирер дип өметләндек, мондый әйбер бер җирдә дә юк бит! Алар уенчыкны ошаттылар, әмма балалар бакчаларына бик үк туры килми, диделәр. Күбрәк өйдә, бала үзе генә уйнарга яраклы, диделәр.
Мәгариф министрлыгы каршында «Мәгарифне үстерү институты» дигән оешма бар, анда карадылар, «балалар бакчаларында өстәмә өйрәткеч әсбап буларак кулланырга ярый» дигәнрәк формулировка белән рекомендация бирделәр. Аңа кадәр укытучылардан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан, хәтта Татарстан Фәннәр академиясенең Семиотика институты мөдиреннән да бу проектны хуплаган фикерләр алынды.
– Планшетны эшләгәндә дә методистлар ярдәм итмәдеме?
– Ул әлифба бит инде, аның әллә ни кыенлыгы булмады. «Мәгарифне үстерү институты»нда белгеч тикшереп бирде, хаталарны төзәттек. Бәхәсле җирләре дә калды, мәсәлән, рус телендә «ё» хәрефенә башланган сүзләр бар, ә татар телендә андый сүзләр юк. Ул сүзгә вертолёт куйдык. «З» хәрефенә дә исемнәр (существительный) бик юк, зәйтүн бар, зирек агачы бар. Ләкин ул сүзләрне бала аңламый, зәйтүн агачын сурәтләп куйсаң да, ул аның зәйтүн икәнен аңламаячак, агач дип кенә беләчәк. Шуңа без «з» хәрефенә зонтик дигән сүзне керттек, югыйсә зонтик татарча кулчатыр була. Кайбер татар әлифбаларында «ё» хәрефенә ёлка сүзен куйганнар, әмма татарча ёлка чыршы бит ул. Бик җентекләп караучы ата-аналар тикшерә аны. Әмма моннан гына ул уенчык бозылмый.
– Әлифбаны кем «тавышландырды», профессиональ артистлармы?
– «Тавышландыру»ны Юлия Нафикова исемле студент кыз ясады. Без аның белән проектлар мәктәбендә бергә катнаштык. Тыңлап карадым да, тавышы балаларныкына охшаган дип таптым. Президент хупласа да, уенчыкны күпләп чыгарырга акча табып булмады.
– Димәк Президент та, Мәгариф министрлыгы та сүздә генә хуплаган булып чыкты. Уенчыкны чыгарыр өчен акчасын үзегез таптыгызмы?
– Уенчыкның өлгесен ясатып алгач, аны күтәреп, күпләп чыгарырга акча эзләргә чыгып киттек. Ләкин уенчыкны күпләп чыгару өчен акча табып булмады. Мин, әти буларак, бу уенчыкның нигә кирәклеген аңлыйм, ә алар аңа проект буларак карый. Алар аны сабый кулына килеп эләгү белән, бала татарча сөйләшергә өйрәнеп китәргә тиеш дип саный. Алай булмый бит ул. Мин, нишләп әле бу уенчык рус телендә бар, татар телендә юк, дип кенә эшли башладым. Чынлыкта мондый уенчыкларга ихтыяҗ бар. Шулай итеп, без аны үз акчабызга 1 мең данә күләмендә чыгардык. Татарстанда яки Русиядә ясату мөмкин булмады, чөнки монда бик кыйммәткә төшә. Дөресен әйткәндә, Русия заводлары да үзләре чыгармый ул уенчыкларны, Кытайдан кайтарталар да, монда җыялар. Шуңа күрә без дә турыдан-туры Кытай заводына чыктык.
– Ә сезнең үз товарыгызны кибетләргә чыгарып караган булдымы?
– Кибетләргә куеп караган бар. Бөтен кибетләр дә сатылмас дип курка. Аннары кеше бит татар уенчыгы эзләп килми, ул аны кибет киштәләрендә күрмәскә дә мөмкин. Ул аңа шундук барып тотынмый, аңа реклама кирәк. Ә телевидениедә, радиода реклама шактый кыйммәт. Без үз көчләребез белән, социаль челтәрләр аша тәкъдим итәбез.
– Сораучы, алучы бармы?
– Теләүчеләр бар, 35-40 данә сатылды инде. Акрынлап сатыла, ләкин безнең үз эшебез дә бар, шуңа күрә аның белән генә шөгыльләнә алмыйбыз. Уенчыклар хәзер Казанда, кирәк җиргә курьер илтеп бирә.
– Бер уенчык ничә сум тора?
– Якынча 1200 сумга сатабыз. Моңа реклама бәясе дә, илтеп бирү, оештыру, киткән вакыт һәм башкалар да керә. Русиядә бөтен уенчыкларны да хосусый ширкәтләр җитештерә.
– Татарстанның акчасы бар, ниндидер дәрәҗәдә мөстәкыйльлеге дә, аңа андый әйберләр чыгару авыр түгел. Тик татар балалары өчен уенчыклар, гаджетлар барыбер юк. Ни өчен икән?
– Минем моңа җавабым юк. Татарстанда уенчык ясаучы оешмалар берничә генә, алар уенчык ясамыйлар, декоратив һәм җырлаучы курчаклар ясыйлар, ул инде татар теленә өйрәтә дию артык булыр. Кулдан эшләнгән уенчыкларның бәясе кыйммәт була – 3 меңнән артык. Болар күбрәк сувенир буларак бара, бәләкәй бала өчен түгел. Кечкенә бала аны аңлап бетермәскә дә мөмкин.
Татар теле укытучыларын ябык очрашуга җыйдылар
8-10нчы июль көннәрендә Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Русиякүләм корылтае узды. Бу чара җиденче тапкыр оештырыла. Анда Русиянең 30 төбәгеннән килгән методистлар, татар теле укытучылары, милли оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Укытучыларның беренче очрашуы Кукмарада булды. Монда делегатларны җыр-бию белән каршы алдылар, күргәзмә дә оештырылган иде. Аннан мәктәп, балалар бакчасы эше белән таныштырдылар.
Башка еллар белән чагыштырганда, быелгы җыен яңачарак шартларда уза. Узган ел Русиядә татар теленә һәм башка милли телләргә каршы чаралар көчәйгәч, күп кенә төбәкләрдә татар теле дәресләре кимегән. Бу уңайдан «Азатлык» чарада катнашучы укытучылар белән дә сөйләште.
«ХӘЗЕР БИК АВЫР. УРЫСЛАШТЫРУ БАРА»
Мордовиянең данлыклы Татар Пешләсе мәктәбендә татар телен укытучы Сания Сәләева «Азатлык»ка, урыслаштыру көчәя бара, дип зарланды. Ул – күренекле язучы Шәриф Камал туган авылдан.
«Бездә татар теле дәресләре быелдан киметелде. Элек атнага 4 сәгать иде, хәзер 3 кенә калды. Өстән, югарыдан кушылган фәрман булды. Балалар телне үзләштерсен өчен, сәгатьләр саны җитми. Хәзер бик авыр. Урыслаштыру бара. Балалар бакча яшеннән үк урысча сөйләшә. Шуңа укучылар белән эшләү бик авыр. Элек болай түгел иде», – диде Сания Сәләева «Азатлык» хәбәрчесенә.
«Элек татар телен атнасына 5-6 сәгать укытсак, хәзер 1-2 дәрес калды, ә кайбер сыйныфларда бөтенләй юк. Ә ничек көрәшергә? БДИ, Русия мәгариф системасы белән көрәшүнең бер мәгънәсе дә юк», – дип сөйләде «Азатлык»ка Якуп Вахитов. Ул Новосибирск өлкәсенең Усман авылыннан. Авыл зур түгел. 100 хуҗалык, 9 сыйныфлы мәктәп бар.
ТАТАР МӘКТӘПЛӘРЕ ЯБЫЛА
Русия төбәкләрендә бер-бер артлы татар мәктәпләре ябыла. Татарстан мәгариф министрлыгы бу хактагы белешмәләрне яшереп килә. Тел укыту проблемаларын күрсәтмәскә тырыша. Шуңа да журналистларга бернинди аналитик белешмә бирелмәде.
Оренбург өлкәсенең Абдрахман авылыннан килгән укытучы Ләйлә Кәримова татар мәктәбе ябылу турында сөйләде. Аларны чуаш мәктәбенә кушып куйганнар, татар теле дәресләрен бөтенләй бетергәннәр.
«Безнең балалар аз булу сәбәпле, мәктәпне яптылар. Аннан чуаш мәктәбенә кушылдык. Татар теле дәресләре бетте. Түгәрәкләргә 3 сәгать вакыт бирделәр. 24 бала йөри. Татар мәктәбен саклауда көрәшеп карадык. Ата-аналар да бик тырышты. Безнең хуҗалар ничек теләделәр – шулай эшләделәр. Үз планын үтәделәр», – диде Ләйлә Кәримова. Ул да татар балаларына уку елдан-ел кыенлашуын, урыслашуның көчәюен әйтә. «Укыту көннән-көн кыенлашыр инде. Чуаш балалары үз телләреннән гарьләнәләр. Тора-бара безнең балалар да туган телләреннән гарьләнә башламаса ярар иде, дип куркып торабыз», – диде Кәримова.
«ТАТАРСТАН ҮЗ СҮЗЕН ӘЙТЕРГӘ ТИЕШ»
«Татарстан хөкүмәт дәрәҗәсендә татар теле мәсьәләсен күтәрергә тиеш. Хакимият ерактагы төбәкләрне онытмасын иде. Алар безнең мәктәпләрне күреп, укучылар белән аралашып китсеннәр. Татарстан үз өстенә алса, бик яхшы булыр иде», – диде Якуп Вахитов. Ул нәкъ шушы мәсьәләнең очрашуда да күтәрелүен тели.
Ике көн дәвамында узучы корылтай нинди нәтиҗә бирәсен, резолюциядә нәрсәләр язылачагын Мәгариф министрлыгы җиде кат йозакта тота. Кукмарада соңыннан ябык ишекләр артында узучы пленар утырыш булды. Залга бары делегатларны гына керттеләр. Журналистларны кире бордылар.
Мәгълүм булганча, очрашуны Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин алып барган. «Журналистлардан чыккан һәрбер сүз шунда ук Мәскәүгә барып җитә. Хәзер тел проблемаларын күрсәтергә ярамый. Мәскәүнең ачуын чыгармавың хәерле», – диде Мәгариф министрлыгының бер вәкиле.
«Обамка» белән танылган ширкәт «Сабантуй» туңдырмасы чыгара башлаган
Чаллының «Обамка», «Бедный еврей» дигән туңдырмалар чыгаруы белән шаулап алган «Славица» ширкәте татлы ризыкның «Сабантуй» дип аталганын да чыгара башлады.
Кабына да милли бизәкләр төшерелгән, туңдырмасы да Татарстан әләме төсләрендә кызыл, ак, яшел итеп ясалган. Аны Сабантуй бәйрәменә багышлап чыгарганнар.
«Славица» ширкәтенең Казандагы сәүдә урыннарының берсендә сатучы булып эшләгән ханым яңа төр туңдырманың күптән түгел генә китерелә башлавын әйтте.
Бу ширкәт «Обамка» исеме астында кара тәнле малай сурәте төшерелгән туңдырма чыгарып, шау-шу тудырган иде инде. Мондый туңдырманың чыгарылуын АКШның Русиядәге илчелеге: «Соңгы вакытта Русиядә Америкага каршылык киң җәелде, бу хәл дискриминация һәм расизм рәвешен алганда бигрәк тә кызганыч», – дип бәяләде. Шуңа да карамастан, «Обамка» туңдырмасы әле дә сатыла.
Американың ул вакыттагы президенты исемендә һайп ясаган ширкәт алга таба да милли теманы куллануны дәвам итте – «Хохол» һәм «Бедный еврей» туңдырмалары чыгара башлады.
Фабриканың «Батыр» һәм «Чәк-чәк» дигән туңдырмалары да бар. Аның киоскларында да «Туңдырма» дип татарча язылган. Алай гына да түгел, бу киоскларда русча яки инглизчә язу элеп торуны кирәк дип тапмаганнар, бердәнбер язуы бар, анысы да татар телендә.

Комментарии