- 10.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №31 (10 август)
- Рубрика: Архив
«Булгария» корабы батканнан соң, Татарстанда туристлык лайнерларга юлламалар азайган гына түгел, кешеләр елга сәяхәтенә бөтенләй чыкмас булганнар диярлек. Фаҗигагә кадәр сәяхәт билетлары алдан ук сатылып бетә торган булса, хәзер исә көненә 1 яисә 2 билет кына сатыла. Алай гына да түгел, алдан алып куйган сәяхәт билетларын кире тапшыралар.
Круиз туризмының «Булгария» корабы кебек төпкә китеп баруын туктату максатыннан, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, «Идел сәяхәте» ширкәте белән бергәләп, матбугат җыены уздырды.
Чарада әйтелгән мәгълүматларга караганда, Идел – 180, Чулман елгасы исә 370 километрга кадәр Татарстан территориясе буйлап сузыла. Әлеге елгалар буенча килгән чит төбәк туристлары башкалабыз Казанда туктала, Болгар һәм Зөя кебек тарихи урыннарны барып күрә ала.
2008 елда Казан елга порты – 1006, 2009да – 839 һәм узган ел 894 турист көймәсен кабул иткән. Әмма берсе белән дә бүгенгә кадәр бернинди фаҗига дә булмаган. Дөресрәге, Иделдә баткан кораб вакыйгасы якын тарих битләрендә күренми: 1980нче елларда Сембердә бер кораб күпер астына кереп, өске палубасын җимергән булган.
10 июль көнне баткан корабның Иделнең Татарстан өлешендә һәм исеменең дә «Булгария» булып, борынгы Болгар шәһәреннән кайткан вакытта фаҗигагә очравы республика круиз туризмына балта белән чабу кебек булган. Моның өстенә, федераль телеканалларның бу хактагы хәбәрләрне сәгате-минуты белән җиткереп торуы, халыкта кораб сәяхәтләренә карата бер курку барлыкка китергән.
Әмма шунысы мөһим: баткан «Булгария» корабының чын хуҗасы әле һаман да иректә. Дөрес, тикшерү эше дәвам итә… Тик менә ак этнең бәласе кара эткә, дигәндәй, «Булгария» фаҗигасеннән соң Татарстан елга туризмы исеменә төшкән тапны кем бетерер икән? Матбугат очрашуында әнә шундыйрак эчтәлектә борчулы чыгышлар яңгырады.
Бүгенге көндә республиканың круиз туризмы базарында 11 эре туристик ширкәт эшли. Алар 26 корабка сәяхәт юлламалары сата. Әмма бу корабларның бары тик бишесе генә Татарстанга карый.
«Идел сәяхәте» ширкәтенең хуҗасы Вячеслав Самойкин, сүзне кыска тотып, вазгыятьне аяныч, дип бәяләде. «Мин фаҗигадән соң, акланырга да, кемне дә булса тәнкыйтьләргә дә җыенмыйм. Тик круиз туризмы тармагының упкын алдында торуын бар кеше дә белсен иде», – ди ул.
Әмма ни генә булуга карамастан, кешеләрдә зур Иделдә көймә белән йөзү теләге бетмәгән. Башка төбәкләрдә көймә сәяхәтләреннән баш тартмыйлар. Ә Казандагылар утырмый. Чөнки аларны федераль мәгълүмат чаралары, гомумән, журналистлар куркытып бетергән икән. Янәсе Казандагы корабларның барысы да төзексез. Антиреклама шул дәрәҗәгә килеп җиткән, хәзер инде кешеләр көймәдән генә түгел, елгадан да курка башлаган. Ә бит моңарчы алар тузган, сафтан чыккан «Булгария» корабына утырырга курыкмаган, ә еллар буе тиешле, зур финанслар белән төзекләндерелгән корабларга утырырга курка, дип хәбәр ителде матбугат җыенында.
Әйтергә кирәк, мондый сүзләр чынлыкка туры килә. Әйтик, Казанлы Зөфәр Зәйнуллин «Булгария» фаҗигасе алдыннан гына улын өйләндергән һәм кода-кодагыйлары белән Идел сәяхәтенә чыккан булган. Ул вакытта берни дә уйламадык, әмма хәзер нигәдер елга сәяхәтенә чыгу шикләндерә, ди ул. «Бу табигый халәт, дип уйлыйм. Алга таба кешеләр барыбер елга сәяхәтләренә бармый калмаслар. Минемчә, бу фаҗигане артык күперттеләр. Мәскәүлеләр Татарстан, дип турыдан әйтмәсәләр дә, гел көймәләрнең иске булуына басым ясады. Әмма бу көймәләрнең берсе дә Татарстанда эшләп чыгарылмаган бит. Баткан көймә хәтта Татарстанда теркәлмәгән дә. Шулай булгач, тикшерсен әнә Русия хөкүмәте. «Роснадзор», «Ростехнадзор» кебек оешмалар бар. Вакытында докладлар язылып, вакытында төзекләндерелсен иде. Берничә көн элек кенә Мәскәүнең нәкъ уртасында бер катер да батты. Әмма аның кадәр зур шау-шу кубармадылар», – ди З.Зәйнуллин.
Туроператорлар сүзләренә караганда, круиз туризмын кануннар белән ныгытыр вакыт җитте. Кораблар өчен җаваплылык бары тик арендаторларга гына төшмәскә, көймәләрнең хуҗаларында да булырга тиеш, ди алар.
Райнур ШАКИР.

Комментарии