- 10.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №31 (10 август)
- Рубрика: Архив
Хәрби десантчылар көнен Казан халкы да, соңгы елларда базарларда эшләүче Кавказдан килгән сатучылар да куркып каршы ала. 2 август көнне көндез зәңгәр сырлы киемнәр һәм беретлар кигән ир-атлар Казанның Горький паркы янына җыела башлаган иде. Алар анда үлгәннәрне искә алганнар, бәйрәм белән котлау сүзләре әйтелгән.
Бәйрәм урам җыенында 400ләп кеше катнашты, дип хәбәр итте шәһәр матбугаты. Десантчылар хәтта елга портына барып, «Булгария» корабында һәлак булучыларны, Җиңү паркында II Дөнья сугышында үлүчеләрне искә алды. Кайбер десантчылар, бәйрәм уңаеннан гаскәр байракларын тәрәзәләреннән җилфердәтеп машиналарда чапты. Исергән, яланаяклы егетләрнең автобуслардан куылганнарын да күрергә туры килде. Әмма кичкә таба Казан урамнарындагы хәлләр кискенләште.
40-50ләп хәрби егет «КамАЗ» машинасына утырып, Адоратский урамы тирәсендәге яшелчә базарына барырга булды. Алар кычкырып, байраклар болгап, базарга бәреп керде.
Интернетта Хәрби Һава Көчләре ветераннарының «батырлыклары»н сурәтләгән видео йөри. Анда десантчылар сатучылар белән сугыша башлый, соңыннан полиция һәм ОМОН көчләре белән дә сугышып ала.
Хокук саклаучылары бу хәлләрне милләтара нәфрәт очрагы, исергән хәрбиләрнең Кавказ һәм Азия халыклары белән каршылыгы итеп күрсәтергә теләми.
Үзе дә базардагы сугышуда катнашкан Рөстәм Гариповның «Эфир» каналына әйтүенә караганда, «десантчылар базарга сугышырга түгел, авыру балаларга җиләк-җимеш төяп кайтыр өчен барган, сатучыларның гамәлләре аларны таяк һәм таш алырга мәҗбүр иткән икән. Ул десантчыларның яшелчә өчен түләргә җыенганмы-юкмы икәнен ачыкламады.
Мондый хәлләр ел саен кабатланса да, базардагы мигрантлар аларны йомып калу ягын карый. Базар җитәкчелеге дә, базардагы сатучылар да хакимияткә шикаять итми, зыянны каплауны таләп итми. Мигрантлар полиция, прокуратура һәм төрле тикшерүче оешмалар белән тыныч яшәргә тырышуын әйтеп килә. Чөнки аларның тормышы һәм эш итүе шушы оешмаларга бәйләнгән.
«Азатлык» хәбәрчесе Казанның үзәк «Колхоз базары»на барып, сатучыларның десантчылар белән низагка керү-кермәү, гомумән, Казанда Кавказ һәм Азия кешеләренең ни дәрәҗәдә үзләрен имин хис итүен сорады. Базарларда сатучылардан берсе дә җирле халык, аерым алганда десантчылар белән низаг булуын танымады. Шул ук вакытта алар десантчы-ветераннар әйткән «балалар өчен җиләк-җимеш алырга килү» тарихыннан да көлде. Алар тулы исемнәрен әйтүдән һәм фотога төшүдән дә катгый төстә баш тартты.
Шундыйрак хәлләр Русиянең башка шәһәрләрендә дә була.
Моңарчы «Сова» хокук саклау үзәге десантчылар көнендә ел саен милләтара һөҗүмнәр артуга борчылу белдергән иде.
Бикә ТИМЕРОВА.
Эш хакы сүздә арта, кесәләр буш
Русия җитәкчелеге хезмәт хаклары күтәрелү, пенсия арту турында хисап тотарга ярата. Август башында Федераль статистика хезмәте пенсия июньдә, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, 8,8%ка арткан дип белдерде. Кеше башына уртача 8 мең 252 сум туры килүе әйтелде. Белгечләр исә, киресенчә, инфляцияне дә исәпкә алып, чынлап санаган вакытта, Русиядә уртача пенсия 0,8%ка кимегән, дип белдерә.
Пенсиягә генә яшәүчеләр фатир түләүләрнең артуыннан, азык-төлеккә бәяләрнең кыйммәтләнүеннән зарлана. «Ярдәм итүчең булмаса, бик кысып тотканда гына, ачка үлмәскә була, итне күптән күргәнем юк инде, пенсиянең күп өлеше даруларга китеп бара», –ди Казанда яшәүче Миңлегөл Харисова.
Укытучылар да, яңача түләү белән алдандык кына, ди. Узган елның сентябреннән алар хезмәт хакларын яңача ала башлады. Ул вакытта Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы әлеге ысул белән түләү элеккесенә караганда күпкә яхшырак булачак, дип вәгъдә итте. Инде октябрь аенда ук, Татарстан укытучылары кулларына хезмәт хакларын алгач аптырашта калган иде. Әз генә арткан кебек булса да, бәяләр котырып үскәндә, инфляциядә акчаларының мең-мең ярымга артуы яшәешләрен җиңеләйтмәде.
Дөрес, мәктәпкә яңа килеп укыта башлаганнарга яңача түләүнең файдасы булды. Аларның хезмәт хаклары күзгә күренеп артканлыгы сизелде, диделәр. Әмма тәҗрибәле өлкән укытучыларның өметләре акланмады. Инде мәгариф тармагында эшләүчеләр барысы да дүрт күз белән көтеп алган җәйге ял акчаларын алгач, чынлап торып алданганнарына инанганнар.
«Хәзер яңача түләү белән, гомумән, премия юк. Элек укытучыларга һәр өч ай саен премия бирә иделәр. Ул ярыйсы була иде. Аннан шул ук өч айлык премиянең берсен җәйге ял акчасына өстәп биреп килделәр. Ул быел булмады. Аннары җәйге ял акчасына бер айлык хезмәт хакы кадәр ярдәм акчасы өстәлә иде. Быел ноль тиен булды ул», – ди Казанның бер мәктәбендә укытучы Рузалия Яппарова.
ЧЫНЛАП САНАСАҢ – ЭШСЕЗЛӘР КҮПКӘ АРТЫК
Русиядә эшсезләрне барлау, уртача хезмәт хакын чыгару да башка илләрдәгечә түгел, ә үзгә бер ысул белән алып барыла.
Май ахырында Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Равил Моратов үткәргән киңәшмәдә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова республикада эшсезләр саны 109 меңгә җитте дигәч, анда утырганнар телсез калган иде. Бу бит Татарстанда җир җимертеп эшләрдәй халыкның 5,4%ы дигән сүз.
Мондый хәл кризис вакытында да күрелмәгән, эшсезләр саны 38-40 мең тирәсе булган. Клара Таҗетдинова: «Татарстан түрәләре мәшгульлек үзәкләренә теркәлгән саннарга гына күз салырга күнеккән», – ди. Халыкара хезмәт оешмасы ысулы белән санау гына чын хакыйкатьне ачып салырга мөмкин. Министрлык йөз меңнән артык эшсез булуны һөнәр берлекләрендәге мәгълүматларга нигезләнеп әзерләгән.
Кайбер ширкәтләр бүген эш булмаганга хезмәткәрләрен берничә айга түләүсез ялга җибәрә, я булмаса, атнаның берничә көнендә генә эшләтә. Халыкара хезмәт оешмасының санау ысулы менә шул якларын да исәпкә ала.
Казанда яшәүче Фәрит Гарипов күптән түгел эшсез калган. Ул төзелеш кирәк-яраклары белән сәүдә итүче бер хосусый ширкәттә эшләгән. Ф.Гарипов үзе кебекләрнең бик күп булуын әйтә. «Күп очракта алар мәшгульлек үзәгендә теркәлеп тормый, тагын эш эзләп берәр хосусый ширкәткә юлыга һәм күпмедер вакыттан соң тагын акчасыз һәм эшсез кала», – ди Ф.Гарипов.
«Бездә кешеләрне санлап тормыйлар. Килешүләр төзелми. Кешеләр коллар кебек – кирәкләре бетсә, чыгарып җибәрәләр. Хосусый ширкәт җитәкчеләре, гомумән, хезмәт хакларын түләргә яратмый», – ди Ф.Гарипов. Аның сүзләренчә, хосусый ширкәтләрнең 70-80%ы эшчеләр белән, гомумән, килешү төзеп тормый, хезмәт хаклары күрсәтелми.
Русиядәге бер фикер белешү үзәге 2011 елның апрелендә сораштыру үткәргән иде. Русиядәге 46 төбәктә, уртача алганда, 13% кешенең хезмәт хакы кимегән, 10% кеше эш урыннарын югалткан, 7% кешегә хезмәт хакларын, пенсия һәм стипендияне вакытында түләмәгәннәр. 3% халык түләүсез ялга җибәрелгән.
Наил АЛАН.
Бәгырьсезлек гадәти күренешкә әйләнеп бара
Кешеләр арасындагы вәхшилек, бәгырьсезлек очраклары ешайды, моны белгечләр дә раслый. Тотылган очракта да җавапка тартылу тиешле дәрәҗәдә булмаячагы кешеләрне җинаять кылырга этәрә, дип саный экспертлар.
Интернет, матбугат битләре җан өшеткеч хәбәрләр белән тулы. Белгечләр, яшүсмерләр арасында явызлык белән кылган җинаятьләр саны арта бара, ди. Бу гына түгел, балалар башка берәүне кыйнау, җәзалау, мыскыллауларын видеога төшерә, аны интернетка урнаштыра, моңардан ниндидер тәм таба кебек.
Тула шәһәрендә тоташ бер гаиләне үтереп чыгып киткәннәре турында хәбәр таралды. Мәрхүм хатын – элеккеге риэлтор булып эшләүче 35 яшьлек Мария Шкарупа, аның белән бергә 3 баласы һәм карт әнисе үтерелә. Җинаятьче – аның белән язылышмыйча яшәгән 19 яшьлек егет.
Тагын бер җан өшеткеч хәбәр: Ростов өлкәсендәге Глубокий авылында 41 яшьлек хатын үз әтисен эт урынына бәйгә утыртып, 4 көн буена ач тоткан. 40 градус кызулыкта су, ризык капмаган бабай акылдан язарлык хәлгә килә. Аның үкереп елавына берничә көннән күршеләре генә игътибар итә, полиция хезмәткәрләре коткарып, хастаханәгә озата. Бабайның бәйдә булганына, хәтта аның оныклары да игътибар итмәгән.
Әбисенең вафатыннан соң үзен ялгыз хис иткән бабай балаларына да кирәкми булып чыга, кешеләр белән аралашырга теләп, ул күршеләренә кереп, алар белән сөйләшеп күңеленә юаныч табарга тырыша. Ләкин алмашына башлаган бабай балаларына да кирәкмәгән килеш, үзенә карата чит кешеләрдә дә кызгану таба алмый. Аяк астында буталып йөрүче бабай кызы һәм киявенең тәмам ачуын чыгара һәм алар аны урамга чыгарып ташлый. Аягын тимер чылбыр белән ураткан килеш агачка эләктереп куялар һәм каршысына, үзләренчә миһербанлык күрсәтеп, эт савытын һәм бер шешә су ыргытып китәләр.
Полиция үткәргән тикшерүдә кызы: «Әтиемне бәйгә утырту аңа карата тәрбия чарасы булды», – дип аңлаткан, гаебен ул әле дә танымый.
ЯВЫЗЛЫКТА ТАТАР ДА УРЫСТАН КАЛЫШМЫЙ
Бәгырьсезлек күренешләре татар-башкортта да булып тора. Казанның Бауман урамында инде күп еллар дәвамында хәер сорашып йөрүче бер әби бар. Җәен дә, кышын да бер үк иске пычрак киемнән ул. Йөзе саргаеп тартылган карчык көн озыны урамда җан асрый. Макдоналдс тирәсендә дә аны еш күрергә мөмкин, ул кешеләр ашап бетермәгән калдыклар белән туклана. Бу әби – татар һәм ул ялгыз түгел. Аның кызы барлыгы билгеле. Мондый очраклар адым саен. Әти-әнисен, хатыннарын кыйнаучылар, фатир бүлә алмыйча киллер яллап туганнарын үтертергә теләүчеләр шактый.
Русия фәннәре академиясенең клиник психология бүлеге җитәкчесе Сергей Ениколопов, кешеләрнең бәгырьсезлеге, җинаять кылганнан соң җавапка тартылмавы аркасында, дип саный. Яшүсмерләр явызлык күрсәтеп, үзләрен каһарман итеп күрсәтергә, классташлар, укытучылар алар өчен беркем дә түгел икәнлеген исбат итәргә тели. Алар: «Күрегез, мин ни телим, шуны кылам, сезгә төкереп бирәм, миңа берни булмаячак», – дип эш итә. Тотылган очракта да, җавапка тартылмаячагына ышаналар. Бу өлкәннәргә дә кагыла. Алар җинаять кылганнан соң тотылмабыз, дип саный. Тотылса да, акча төртеп котылуына өметләнә.
Казандагы Шамил мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин дә «Җәмгыятьнең эчтән черүе бернинди дә дингә ышанмаудан килә. Урысмы, татармы, аермасы юк, вәхшилек очраклары барлык милләтләрдә бар. Кеше дини тәрбия алмаса, дин тәгълиматы аша әти-әнигә, туганнарга, кешеләргә карата мәхәббәт, ихтирам хисләрен аңлаткан дәгъватлар булмаса, бу күренешләр арта барачак. Диннән ераклашкан җәмгыять зур фаҗига каршына килеп баса», – ди хәзрәт.
Психология белгече Сергей Ениколопов бүген кешеләргә җинаять кылыр өчен бернинди кыенлык юк, дип саный. Телевизор, интернет барысына да өйрәтә.
Римма БИКМӨҺӘММӘТОВА.

Комментарии