КҮҢЕЛЛЕ МӘШӘКАТЬЛӘР ЧОРЫ

КҮҢЕЛЛЕ МӘШӘКАТЬЛӘР ЧОРЫ

Ә хәзер кибетләр буйлап китап җыеп йөрми укучылар. Барысы да мәктәптә өләшенә. Махсус программалар белән укытылган мәктәпләрдә 1 класс укучылары сатып ала-алуын китапларны. Алар якынча 1 мең сум тирәсенә төшә. Һәр фәнгә өстәмә эш дәфтәрләре дә алсаң, бу сумма тагын да артып китә. Ә менә инглиз теле дәреслекләрен шактый гына суммага һәр укучы сатып ала.

БАШЛАНДЫ…

Хәзерге замандагы базар һәм кибет хаклары кесәгә бик «каты» бәрә. Беренче сыйныфка баручы баланы тулысынча киендереп, аңа уку әсбаплары алыр өчен генә дә шактый акча китә. Баланы бит быел гына киендерәсе түгел, киемнәрен ел саен яңартып торырга кирәк. Беренчедән, бала үсә, икенчедән кием таушала, мода да үзгәреп тора. Кайбер мәктәпләрдә, май аенда ук бертөсле киемнәргә заказ бирелгән инде. Бу бигрәк тә шәһәр мәктәпләрендә. Әлеге форма 2500 сумнан 4500 сумга кадәр тора.Аның бер уңай ягы бар: бала башка кешенең киемен күреп, аннан көнләшеп, кием сорамый.

Бүген беренче сыйныфка баручы укучы баланы әзерләү бигрәк тә кыйммәткә төшә. Сумкасын тутыра башласаң да, егермедән артык әйбер кирәк. Хәстәрлекле әти-әниләр дәфтәр, ручкаларны җәй башында ук очсызрак хакка алып куялар. Әмма бар кеше дә уку елы ахырында, я кани­куллар чорында ук баланы мәктәпкә җыю турында уйламый. Ә август аен­да укучыларга кирәк әсбапларның, ки­ем-салымның хакы артканнан-арта.

БАЗАРДА НИ ХӘЛЛӘР ИКӘН?

Мәктәпкә әзерләнү күпмегә төшәчәген белү максатыннан, Казанның Үзәк базарына юл тоттым. Шимбә көн булуга карамастан, базарда кеше күп димәс идем. Әле күпләр 1 сентябрьне алай тиз килеп җитәр, дип уйламый. Узган ел августның ахыргы көннәрендә базардан улы белән кайтып килүче танышымның: «Башы бераз эшләгән кеше бу вакытта бала белән базарга төшмәс. Кеше өстендә кеше анда», – дип зарланганы искә төшә. Хәтта улының кеше арасында йөреп кәефе начарланган. Ә хәзергә үзеңә теләгән әйберне иркенләп сайлый аласың. Әгәр бүген күрсәтелгән бәяләр берәр атнадан «өскә сикерә» икән, гаҗәпләнмәссез.

«5»ЛЕГӘ УКУЧЫГА БАР ДА ЯҢА БУЛСЫН!

Укучыга, иң беренче чиратта, сумка кирәк. Аның уртача хакы – 450-600 сум. Берен­че сыйныфка баручы укучыга дигәнен бик озак эзләп йөргәннән соң, иң очсызын 350 сумга табарга була. Ә балаларга бит очсызы түгел, матуры, сыйфатлысы кирәк. Ике баласы белән сумка сайлаучы Фирдия Ибраһимова Яшел Үзәннән килгән. Улы Илнур университетка икенче курска барасы. Ул әнисе белән сеңлесе сумка сайлаганны сабыр гына көтеп тора. Ә Гөлинә 5 класска бара икән.

– Гөлинәнең шундый вакыты. Әйберләр балаларныкыдай матур, ялтырап торсын, зурларныкына да охшасын. Шуңа аптырабрак калабыз әйбер сайлаганда. Иртән торуга әтисеннән бар әйберне дә яңаны алырга рөхсәт сораган инде, – ди әнисе кызына яратып карап. Билгеле, әтиләре Рифат ризалык биргән. Ничек инде 4нче классны «5»ле билгеләренә генә тәмамлаган чибәр кызыңның теләгенә каршы киләсең?!

Хезмәт хаклары турында кызыксынгач, Фирдия ханым:

– Күп булмаса да, җитә. Иң беренче балаларга алабыз инде. Әле утырып исәпләмәдек, күпмегә төшкәндер бүгенге әйберләр?..

Сумкалар сатучы Светлана Лебедева биредә инде 10 ел эшли икән.

– Районнарга, авылларга да йөрибез. Халык ала. Иң соңгы тиенен биреп булса да, баласын мәктәпкә әзерли инде әти-әни, – ди сатучы.

СУМКАНЫ ТУТЫРАСЫ БАР…

Иң беренче чиратта, мәктәпкә әзерләнгән баланың күзе көндәлеккә төшә. Аларның очсызы – 30 сум, ә мәктәптә бер-берсенә мактанышырга яраткан балаларга матур машина, кур­чак, яраткан артисты, я актеры, яраткан песие төше­релгәне булсын. Андый каты тышлы көндәлекләр 50–60 сум тора. Балаңны сөендерәм дип, кыйммәтлене алсаң, кесәгә суга, аннары бәйрәм алдыннан баланың да кәефен төшерәсе килми. Бала-чага ата-ананың күпме акчасы киткәнен аңламый бит. Аннары югары­рак сыйныфка җыенучылар матур тыш­лы калын дәфтәрләр сорый, ә аларның хакы гадиләреннән берничә тапкыр юга­ры. Гомумән алганда, дәфтәрләрнең хаклары бер тирә, калыннарының ур­тача хакы – 10–18 сум, ә 18 битле буйлы һәм шакмаклылары – 3 сум 50 тиен. Рәсем дәресенә балаларга альбом да кирәк, аларның 20 битлесе – 25 сум. Укучыларны кызыктырыр өчен, альбом­нарның тышына да нинди генә рәсемнәр төшермәгәннәр. Линейкаларны да хәзер берәмләп сатучылар сирәк, чөнки очсызга төшә, шуңа күрә набор белән саталар.

Беренче сыйныф баласына пенал да алырга кирәк. Базарда чүпрәктән тегелгәне – 20 сум, ә кибеттә уртача хакы – 100 сум. Хәзер ручка гына ала башласаң да – 5 сум, ә алганда, төрле төслене һәм берничәне, ярты елга җитсен, дип аласың. Балаларга да хәзер гади ручка гына җитми, диктант һәм инша язарга гельле кирәк, ә ала­ры 10 сумнан башлана. Гади каләмнең ур­тача хакы 3–5 сум, ә 12 төслесенең җыелмасы базарда 25 сум чамасы, ә кибеттән алырга теләүчеләргә икеләтә хак түләргә туры киләчәк. Фломастер­ларның да хаклары шушы тирә, ә 36 төслеләренә килгәндә, аларының урта­ча хакы – 70 сум. Бетергечләрне сайла­ганда баш әйләнеп китүе дә бар, аларның ниндиләре генә юк: арала­рында җәнлекләр дә, яшелчә-җимеш тә, машиналар да бар, төсләре дә төрле-төрле. Бу, әлбәттә, балаларның күзләрен кызыктырыр өчен эшләнгән инде. Аларның хаклары да «матур», 5-10 сантиметрлы уенчык формасындагысы – 25 сум, ә гадиләре – 5 сум. Аннары башлангыч сыйныфка баручыларга төсле кәгазь, пластилин да кирәк. Аларның хаклары төсләреннән һәм күләменнән тора. Уртача бәясенә килгәндә – 15- 20 сум. Билгеле, боларны кибетләрдән генә дә алырга мөмкин. Ләкин анда бәяләр югарырак. Дөрес, күп кенә кибет хуҗалары даими клиентларына ташламалар ясый-ясавын.

ЯҢА КИЕМНӘР – АЛАРГА КИРӘК БИК КҮП ТИЕННӘР

Ата-ана баласын киендерү турында мөмкин кадәр иртәрәк кайгырта башлый, чөнки бәйрәм алдын­нан киемнәргә хакларның ничегрәк күтәреләсен чамаларга була. Мәктәп яр­минкәләре уздырылса да, анда хаклар очсыз түгел. Беренче сыйныфка бар­ган баланы баштан аякка кадәр киен­дерергә кирәк. Көне килеп җиткәч, уңайсыз хәлдә калмас өчен, күпчелек ата-аналар укырга барасы балаларын киендерергә матди якларын берничә ай алдан хәстәрли. Акча җыймасаң, күпләрнең гади эш хакы гына нарасый­ларын укуга әзерләргә җитми.

Базар һәм кибет хакларын исәпләп, беренче сыйныф баласына кирәкле киемнәрнең уртача хакын чы­гарып карагыз. Малайларга костюм – 1000 сум, спорт костюмы – 900 сум, малайлар күлмәге – 400 сум, галстук – 100 сум, каеш – 100 сум, носки – 25 сум, туф­ли – 700 сум, кроссовка 600 сумга төшә. Ә кыз баланы киендерү кыйммәтрәккә туры килә. Бер бантик – 80 сум, ә беренче сыйныфка баручы кызның чәчен, гадәттәгечә, ике чатка үрәләр. Ул – 160 сум. Ак блузка – 700 сум, итәкнең уртача хакы – 500 сум, сарафан – 850 сум, колготки – 120 сум, туфли – 500 сум, спорт костюмы – 750 сум, кроссовка – 450 сум тора. Билгеле, бу бәяләр киемнең сыйфатына, размерына карап төрлечә. Аннары алмаш аяк киеме дә кирәк бит әле. Болары җәй өчен генә. Алда көз, салкын кышлар. Кыскасы, яңа киемнәр – аларга кирәк бик күп тиеннәр.

АК АЛЪЯПКЫЧЛАРДА АК КАНАТ

Базардаак алъяпкычлы «ретро» – формалар да бар. Ирексездән, туктап карап торасың. Бу күлмәкләр безнең яшьлек төсе бит. Алучылар да, киеп караучылар да күренми. Бәясе – 500 – 600 сум. Соңгы кыңгырау бәйрәменә чыгарылган булгандыр, күрәсең. Чөнки күлмәкләр 15-16 яшьлекләр өчен. Шунысы аңлашылмый, ни өчен соңгы кыңгырау көнне мәктәп елларында киеп тә карамаган күлмәкләрне кияләр икән укучылар?! Аңлашылмый, ләкин күпләргә ошый. Укучылар да ул күлмәкләрне көн саен киеп йөрергә каршы түгел. Күлмәкләре бертөсле булса да, канатлы алъяпкычларның ниндие генә юк базарда.

ЧӘЧӘКЛӘР ТОТЫП КУЛГА…

Беренче сентябрь көнне балаңа матур гөлләмә дә алып бирәсе бар бит әле. Ул чәчәкләргә карап, күзләр ка­маша. Бәйрәм көнне аларның хакы турын­да уйлаган кеше юк. Ә исәпләп кара­саң, бер гөлләмәнең уртача хакы 300-700 сумга кадәр. Бакчалардан өзгән чәчәкләрне күп балалар бәйрәм көнне тотып барырга риза түгел икән.

Хәер, кибетләрдә сатыла торган гөлләр чәчәк гөлләмәләреннән очсызрак. Матур да, шиңмиләр дә. Сыйныф тәрәзә төбендә бик озак күзләрне иркәләп утырырлар. Ата-аналар, бәлкем балаларыгызны шундый гөл тотып барырга үгетләрсез?!

ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!

Менә шундый сөенечле мәшәкатьләрнең шаһиты булдым бүген. Арып-талып зур канәгатьләнү белән кайтканнардыр базарда йөрүчеләр. Балалар бәйрәм көнне киясе киемнәрен уйлап шатлансалар, әти-әниләр балалар шатлыгына куангандыр. Шулар өчен яшибез бит. Исән-сау гына булсыннар! Балалар бәхетенә куанып яшәргә язсын һәммәбезгә!

Шунда ирексездән авылдашларымны уйлап куйдым. Хезмәт хакын сыр, майонез, колбаса белән алалар анда. Алар ничек әзерләнә икән мәктәпкә? Балаңны укырга җибәрер өчен тере акча кирәк ич. Сырны кисеп бирә алмыйсың сатучыга…

УКУЧЫ СУМКАСЫН ДӨРЕС САЙЛАУ ӨЧЕН БЕРНИЧӘ КИҢӘШ:

• Сумканың авырлыгы баланың авыр­лыгына караганда 15 проценттан артмаска тиеш.

• Аны гел генә бер кулбашка асып йөрергә ярамый. Сумканың баулары киң һәм йомшак булырга тиеш.

• Сумканы тутырганда авыр китап­ларны баланың аркасы ягына тыгызлап салырга кирәк.

• Сумка эчендә әйберләр хәрәкәт итәргә тиеш түгел. Бауларын да сумка төрле якка бәргәләнеп йөрмәслек итеп, яхшылап тарттырып куярга кирәк.

• Әти-әниләр баланың сумкасын тик­шереп торырга тиешләр.

• Әгәр дә ул бик авыр булса, кайбер әйберләрне кулга тотарга мөмкин.

• Балагызга сумка сатып алганда, аның зурлыгына игътибар итегез: сумка баланың биленә кадәр генә яисә иң күбе –10 сантиметргына аскарак төшеп торырга тиеш.

• Сумка тагып йөргәннән соң, бала­ның мускуллары оемыймы, авыртмый­мы, куллары хәлсезләнмиме, нык ары­ганлык хисе юкмы икәнен сораштырып тору мөһим.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

КҮҢЕЛЛЕ МӘШӘКАТЬЛӘР ЧОРЫ, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии