- 10.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №41 (11 октябрь)
- Рубрика: Архив
14нче октябрьдә Хәтер көне – 1552нче елда Казанны саклаганда шәһит киткәннәрне искә алу җыены була. Тарихи хәтерләре исән әби бабайлар, әти-әниләр, апа-абыйлар, кыз һәм малайлар – барыгызны да мәйданга чакырабыз! Ул 13-00 сәгатьтә Тинчурин бакчасы (Татарстан урамы, 53 йорт, Автовокзал янында) башлана.
Ни өчен ерак бабаларыбызны дәүләтчелегебезне, милләтебезне, динебезне саклап, гомерләрен биреп аккан каннары урынында искә алу чарасыннан мәхрүм ителәбез? Нәкъ 1552нче елның 15нче октябре фаҗигасендәге кебек, ерак Болак артына, «Кәрим Тинчурин» бакчасына куылабыз. Ирек мәйданында буласы урында.
Әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның каберләренә барып зыярәт кылабыз. Бу да шул ук елга бер мәртәбә, тарихның XVI гасырында халкыбыз өстеннән кылынган вәхшилекне искә алып, шаһит киткән буыныбызга дога кылырга кирәклек.
Әйе, без ул чорда яулап алынып, кол ителгәнбез. Безнең кавемнең хатын-кызларын үзләренә алып, балалар таптырып, катнаш никахлар ясаттырып, үз милләтенең санын арттыралар. Нишләмәк кирәк. Казан ханлыгы явызлар тарафыннан җир байлыкларына кызыгып буйсындырылганнан соң, аның халкын үзләренә кирәкчә кулланганнар. Ул төрле авыр эшләрдә дисеңме, яулап алу сугышларында – Урта Азиядә үз дин кардәшләрен дә кырып йөрүдә файдаланылган. Икенче Бөтендөнья сугышында Татарстаннан гына да миллионлап татар ир-егетләрен югалтканбыз. Ә тылда калган халкыбыз «Ватан өчен», дип күпме михнәтләр күрә, корбаннар бирә. Җир Анабыз маен суырттырып, күпме баетканбыз. Алар шул халыкны инде ачыктан-ачык урыслаштыруга күчмәкчеләр.
Бу коллык психозы белән әле XXI гасырда да яшибез. XX гасыр азагында халкыбыз таләбе нәтиҗәсендә яуланган уңышларыбызны берәмләп биреп бетердек. Бүген эшләп тапкан хезмәттән кергән табышның 700 миллиард сумнан артыгын налог формасында Федераль үзәккә биреп барабыз. Ягъни Татарстанда яшәүче татары, урысы, чуашы һәм башкалары елга 200 мең сум бирә булып чыга. 4 кешедән торган гаилә елына 800 мең сум бирә дигән сүз бу. Татарстан үзенең еллык бюджетына шуның 225 миллиард сумын ялынып кире ала. Беренче вакытта төзелгән (халыкара кануннарга таянган Конституция нигезендә) шартнамәдә мондый талау юк иде. Керем 50гә 50 итеп бүленә, ягъни 500 миллиард сум үзебезгә калган булыр иде.
Әле шуны да искә алыйк, Казан шәһәрендә яшәүче халыкка караганда Мәскәүдә яшәүче һәр кешегә бюджеттан 10 тапкыр артыграк акча бүленә. Менә шулай яшисең, Татарстан халкым!
ТИҮ үзенең митинг, пикет һәм түгәрәк өстәлләрендә күптән чаң сугып, мөрәҗәгатьләр юллауга карамастан, вакытында чаралар күрелмәде. Инде соңгы – Бөтендөнья татар конгрессының съездында «халык таләбе» диеп, бу вазгыятьне кабыргасы белән куярларына өметләнгән идек. Кемнеңдер киңәше белән йомылды. Киләчәктә табыш китерүче республиканың барлык халкы тырышлыгы нигезендә булдырылган байлыкларыбызны тартып алып, татар республикасын бетерәсе генә кала бугай.
ТИҮ оештыра торган бу чараны башка оешмалар белән берлектә үткәрик, дип, түрәләребезгә, дин әһелләренә дә мөрәҗәгать ителгән иде. Тик җаваплары, һәрвакыттагыча, юк. Ярар инде. Казан елга портының бу ягында җыенны үткәрергә рөхсәт бирделәр, Иделнең теге ягына яки берәр утрауга кумадылар. Булдырдыгыз!
Нәрсә, Рамзан Кадыйровка мөрәҗәгать итәргәме инде? Татар кызларыбызның яулык бәйләүләрен ул гына яклап чыкты бит. Адәм көлкесе!
Хөрмәтле милләттәшләребез! Татар халкының эшлекле, сабыр, күндәм булуыннан көнләшүләренә карамастан, КОРСАК өчен генә яшәмичә, милли җанлылыгыбызны да онытмыйча, үзебез фикерләргә өйрәнеп, зомбилаштыруга бирешмичә һәм бер-беребезгә булышып, горур татарлыгыбызны саклап кала алсак иде.
БТИҮ әгъзасы
Илгизәр Акъегет,
Осиново бистәсе

Комментарии