«Ул сезнең күзаллауда ике дәүләт теле, минем күзаллауда алай түгел»

«Ул сезнең күзаллауда ике дәүләт теле, минем күзаллауда алай түгел»

Русиянең дәүләт сәясәте стратегиясендә телләр турында бүлек булдырылырга мөмкин. Бу тәкъдимне, Русиянең дәүләт теле белән субъектның дәүләт теле тигез була алмый, дип даими әйтеп килүче Ольга Артеменко ясады.

Сентябрьдә Русиянең Җәмәгать палатасында узган очрашуда Русия мәгариф үсеше институтының этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко Русиянең дәүләт стратегиясенә телләр турында бүлек кирәклеге турында әйткән иде. «Азатлык» Артеменкодан нәрсәләр тәкъдим итәргә җыенуы белән кызыксынды.

– Ольга Ивановна, сез Русия дәүләт милли стратегиясендә телләр бүлеген булдыру теләген белдердегез. Әлеге бүлеккә нәрсәләр тәкъдим итәсез?

– Әлеге документта, Русиянең кайбер төбәкләрендә телгә бәйле мәсьәләдән чыгып, тел сәясәтен тормышка ашыруның максатлары һәм бурычлары билгеләнергә тиеш. Бөтен субъектлар өчен бер генә юнәлештә түгел, ә бу сәясәт үз нигезендә төрле тел ситуацияләрен истә тотарга тиеш. Русия субъектларында тел сәясәтен тормышка ашыруның төрле механизмнары булырга тиеш.

Русиядә 85 төбәк исәпләнә. Аларның һәрберсенең үзенчәлеге бар. Бу үзенчәлек, беренчедән, кеше саны, шулай ук теге яки бу телдә сөйләшүчеләр саны, телнең үсеш дәрәҗәсе һәм башка критерийлар белән билгеләнә. Телне саклау һәм үстерү өчен тел сәясәтен тормышка ашырырга телисез икән, боларның барысы да истә тотылырга тиеш. Бигрәк тә мәгариф өлкәсендә.

Кайбер җирләрдә урыс теленең кулланылыш дәрәҗәсен өйрәнергә һәм тикшерергә кирәк.

– Кайсы төбәкләрдә?

– Мисал өчен, Тывада урыс теле проблемасы бар, Чечняда, Ингушетиядә дә ул мәсьәлә бар. Бу хакта төбәктә яшәүче әлеге халык вәкилләре үзләре әйтә.

– Урыс теле проблемасы дигәндә нәрсәне күз алдында тотасыз? Уку-укыту сыйфатымы яки башка проблемалармы?

– Урыс телен белү сыйфаты. Мисал өчен, Чечняда бәйге уздырдым. Бер малай аерым номинациядә җиңде. Әтисе улы урыс телен яхшы белми дип борчылып сөйләде һәм урысча аралашканда авырлыклар кичерер дип курка.

– Русиядә урыс телендә сөйләшә белмәүче балалар юктыр инде ул.

– Мин бит сөйләшә белми дип әйтмим. Урыс теле белеменең сыйфаты турында әйтәм. Болар – төрле әйбер. Сүз баланың урыс телендә үз фикерен, мөнәсәбәтен дөрес итеп белдерүе турында бара. Аны тирә-юньдәгеләр дөрес аңлавы кирәк. Бу хакта ата-аналар үзләре әйтә. Ингуш республикасында миңа ингушлар, ингуш теле кирәкми, ә урыс теле кирәк, дип белдерде. Мин бер генә мәктәптә булмадым. Ата-аналар да, укытучылар да урыс теле кирәклеген, ә ингуш телен гаиләдә өйрәтәчәкләрен әйтте.

– Сез Европа Шурасының 2006нчы елның 18нче декабрендә кертелгән тәкъдименә ничек карыйсыз? Анда белем бирү компетенцияләрендә беренче урында ана теле компетенциясе истә тотыла.

– Беренче урында аралашу булырга тиеш, ә ана теле түгел.

– Үз ана телендә аралашучылар да җитәрлек.

– Әйе. Әмма шуны истә тотарга кирәк: әгәр сез дәүләттә яшисез икән, дәүләт теле бар һәм ул билгеләнгән бурычларны үти. Әгәр сез дәүләтне саклап калырга һәм аны икътисади яктан үстерергә телисез икән, әлбәттә, сез тиешле дәүләт сәясәтен булдырасыз.

– Русиянең кайбер республикаларында ике дәүләт теле.

– Ул сезнең күзаллауда ике дәүләт теле. Ә минем күзаллауда ике (тигез хокуклы) дәүләт теле түгел, ә башта Русия дәүләт теле, ә аннары гына Русия субъектының дәүләт теле. Ничек уйлыйсыз, монда аерма бармы яки юкмы?

– Дәүләт телләренең дәрәҗәсе тигез.

– Бу – сезнең караш. Минем өчен алай түгел. Телләр белән шөгыльләнүче белгеч һәм, гомумән, дәүләт теле нәрсә икәнен аңлаучылар өчен болар – төрле билгеләмә.

– Конституциядә ике дәүләт теле дип язылган икән, алар тигез хокуклы булып чыга.

– Кайсы Конституциядә?

– Татарстан Конституциясендә, мисал өчен.

– Ә сезнең Русия Конституциясенең 68нче маддәсен укыганыгыз бармы? Русия Конституциясендә кануни өстенлекләр федераль дәрәҗәдә кала, диелгән. Шуңа минем өчен Русия Конституциясе өстенлеккә ия. Әгәр сезнең өчен Русия Конституциясе башкалар белән чагыштырганда өстенлеккә ия түгел икән, бу инде – бер позиция, әгәр инде өстенлеккә ия икән – икенче позиция.

Мин һәрвакыт, ана телен өйрәнергә, мәгариф системасында телләрнең конституцион статусын истә тотарга кирәк һәм бу мөһим, дип әйтә киләм. Федераль органнарның максаты – статусына карап, телнең функциясен, аның эчтәлеген, телләрне укыту методларын билгеләү. Русия Конституциясе нигезендә, бары бала яки аның ата-анасы гына үз ана телен билгели һәм сайлый ала. Бу – аларның хокукы. Идарәче хокукы да, мәктәп хокукы да түгел.

Ландыш ХАРРАСОВА

Җил чәчсәң, давыл урасың

Шушы елның февралендә Африкадагы Чад иленнән килгән студентны үтергәннәр иде. Явызларча. Башына чүкеч белән сукканнар, тәненә әллә ничә тапкыр пычак кадаганнар. Җан кыючылар иректә озак йөри алмады, тиз арада ике бәндәне кулга алдылар. 20 яшьлек Роман Хәлилов белән 22 яшьлек Руслан Архипов (чын фамилиясе Хәялиев, ул аны татарча булганга алмаштырган!) булып чыкты алар. Урыс фашистлары икән. Үзләрен мифик арийга санап, урыс канының саф килеш калуы өчен көрәшеп йөрүләре. Тәннәре тәреләр, хачлар белән чуарланган. Тиздән аларга хөкем карары чыгарылырга тиеш.

Казанга белем эстәргә килгән бичара студент тәне кара булганы өчен үтерелгән. Аңарчы Казанда Һиндстан студентын үтергәннәр иде, әлеге җинаятьне дә шушы төркемнән күрәләр. Кыяфәте ошамаганга, болар татар егете Ранил Мирсәитовны да урамда үтергәнче кыйнаган. Каратут йөзле булгандыр инде. Югыйсә Хәлиловның үз кыяфәте дә аннан ерак китмәгән. Кыйнау, талау… Иң мөһиме – болар расистик идеологияне корал иткән экстремистик төркем оештыруда гаепләнә. Тикшерүчеләр әлеге төркемнең унсигез тапкыр җинаять кылуын ачыклаган.

Нацикларның саны бу ике адәм актыгы белән генә төкәнми. Төркем җитәкчесе Хәлиловның һич курыкмыйча прокурорга кычкыруы күпне күргән репортерларны да шаккатырган иде: «Барыбызны да утыртып бетермәссез! Тоталмассыз!» Бәс, төркем булгач, калган экстремистлар кайда? Алар барысы да бергә хөкем ителергә тиеш түгелмени?

Хәлилов белән Архиповны башта Яңа бистә зиратындагы йөздән артык мөселман кабер ташын җимерүдә дә гаепләгәннәр иде. Ләкин, күрәсең, тикшерүчеләр аларның бу җәһәттән гаебен раслый алмаган. Аңарчы ук элегрәк экстремист чыгышлары белән билгеле булган 24 яшьлек Ростислав Малахов та кабер ташларын җимерүдә гаепләнеп тоткарланган иде. Анысы тоткынлыктан җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, бу вәхшилектә үзенең гаебе булмавын белдерде. Янәсе, әлеге зиратта аның әтисе, туганнары дәфен ителгән, андагы кабер ташларының җимерелүе аның да йөрәген җәрәхәтли.

Урыс милләтчесенең нәсел очы күп очракта татар зиратына барып тоташа! Хәер, шул ук хатында ул бу зиратның кайда икәнен дә белмәвен, анда бер тапкыр да булмавын яза. Ата-бабасының каберенә бер мәртәбә дә баш имәгән бәндәдән ни көтәсең? Нинди баш ию? Гамәлләренә, исем-атына караганда ул алардан әллә кайчан ваз кичкән инде. Тора-бара алиби да табылып, тикшерүчеләр аның өстеннән дә әлеге гаепне алдылар.

Аңлашылса кирәк, биредә Яшел Үзәннең Бәчек авылындагы кебек бу вәхшилекне психик авыруга сылтап калдыру мөмкин түгел. Тарихтан беләбез: кабер ташларын җимерү – бүтән халыкка булган нәфрәт хисеннән акылы томаланган бәндәләр эше ул. Вәхшилекнең иң җирәнгеч мисалы. Ләкин аның үз мантыйгы бар. Вәхшиләр фикеренчә, алар күралмаган халык кабер ташларын югалта-югалта җир йөзеннән хәбәр-хәтерсез мәңгелеккә юкка чыгарга тиеш. Шуңа күрә дә гасырлар дәвамында татар кабер ташлары чиркәү нигезләренә куеп калдырылды, урамнарга, дуңгыз абзарларына түшәлде.

Хәзерге заманда, бөтен җирдә видеокамералар эленеп торганда, яңадан-яңа тәфтишләү ысуллары гамәлгә кергәндә, шәһәр зиратындагы мондый вәхшилекнең ачылмый калуы гаҗәпләндерә, әлбәттә. Йөздән артык кабер ташын шулай шыпырт кына аударып-җимереп чыгу мөмкин эшме? Һәр экстремистик оешма иминлек органнарының күз уңындадыр ләбаса! Юкса алар мөселман эшләре белән генә шөгыльләнәме?

Аянычы шул – без татарга үлгәч тә тынгы юк.

Иң гыйбрәтлесе – урыс фашизмын байрак итүче әлеге кабахәт бәндәләрнең (алар инде күп гаепләрен, шул исәптән кеше үтерүләрен дә таныган) күбесе үзебезнең «татар балалары». Ата-бабалары кайчандыр татар булган. Үз телебездән, мәдәниятебездән аерылу аркасында, бөек мәмләкәтчел шовинизм сөременә юлыгып, алар татарны, мөселманлыкны дошман күрә башлаган. Нәфрәт орлыклары уңдырышлы туфракта! Аларны мондый юлга этәргән сәбәпләрне аңлавы кыен түгел. Бер генә халыкның аерымлыгын, бөеклеген раслап хәтта рәсми кешеләр лаф органда, аңы ныгымаган инфантиль буынның зомбилашуына гаҗәпләнеп булмый. Җил чәчсәң, давыл урырсың, дип юкка әйтмәгәннәр.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА,

Язучы

Казанда Навальныйга теләктәшлек чарасына килгәннәрне мәйданга кертмәделәр

Казанда оппозиционер Алексей Навальныйга теләктәшлек чарасына 250ләп кеше җыелды. Шулай да килгән кешеләрнең күбесе киртәләп алынган җиргә керә алмый калды.

Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае янындагы Дементьев һәйкәле торган мәйданда Навальныйга теләктәшлек чарасы каршылыклар белән башланды. Полиция башта чарага килгән журналистларны һәм теләктәшлек белдерүчеләрне кертмәде. Тәртип саклаучылар чара булу турында белдерү килештерүендә 30 гына кеше катнашачагы күрсәтелгән дигән сәбәпне әйтте. Журналистлар хокук бозу була дип белдергәч, аларны керттеләр, әмма Idel.Реалии журналисты мәйданны уратып алган тимер рәшәткәләр артында калды. Пресс-картасы таләпләргә туры килми дигән сылтау табылды.

Мәйданга үткәннәрнең кулларында «Навальныйны сайлауда катнаштыруны таләп итәбез!», «Дебатка чык, әмма полицияне җәлеп итмә», «Мин Навальныйга теләктәш булган өчен монда» һәм башка язулар бар иде.

Мәйданга үтә алмаганнар «Ирек», «Туган көнең белән», «Пенсиягә вакыт» дигән шигарьләр дә кычкырды. Кул да чаптылар. Болары Русия Президенты Владимир Путинга багышланды. Ник дигәндә, 7нче октябрь Путинның туган көне иде, ул 65 яшен тутырды. Навальныйга теләктәшлек чарасы Русия Президенты Владимир Путынның туган көненә туры китереп үткәрелде.

Казанда гына түгел, Русиянең 80 шәһәрендә оппозиционер Алексей Навальныйга теләктәшлек чаралары каршылыклар, тоткарлаулар белән уза. Соңгы мәгълүматларга караганда, 23 шәһәрдә 120дән артык кеше шушындый чарада катнашканы өчен тоткарланган. Полиция Навальный тарафдарлары протесты алдыннан тентүләр дә үткәргән, активистларны тоткарлаган иде.

Комментарии