Нияз Игламов: «Татар театры Европа юлыннан барырга тиеш»

Март ахырында Камал театры Колумбиянең Богота шәһәрендә узган XII Халыкара Иберо-американ театр сәнгате фестиваленнән әйләнеп кайтты. Дөньяның иң эре һәм мәртәбәле театраль фестивалендә дөньяның 5 кыйтгасыннан 40 ил катнашты. Куелган спектакльләрнең саны 60тан артып китә. Биредә Камал театры катнашып кына түгел, ә Иберо-американ фестивален үз спектакле белән ачып җибәрүе белән аеруча әһәмиятле роль уйнады. Камаллылар 19 мартта тамашачы хөкеменә Педро Кальдерон пьесасы буенча куелган «Тәкъдир» (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе) спетаклен тәкъдим итте. Драмада Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Люция Хәмитова, Радик Бариев, Олег Фазылҗанов һәм башка күренекле артистлар катнашты. Камаллылар «Тәкъдир»не 5 мәртәбә күрсәткән һәм барысы да тулы аншлаг белән узган.

Әсәрдә кешенең тәкъдире күкләр тарафыннан алдан ук язып куелганлыгы тасвирлана. Испаниянең җаны-тәне белән котолик булган драматургы Кальдерон моны “Тормыш – күрү” дигән әсәре белән исбатларга алына һәм үзе дә аңламастан тормышның тәкъдир кысаларына гына сыймавын ачып сала. Корольгә күрәзәче: “Синең улың дәүләтегезгә бәла китерәчәк”, – дип юрый. Рәхәт тормыштан баш тартырга теләмәгән король һәм аның якыннары король улы принц Сехисмундоны мәңгелек төрмәгә ябалар. Күп еллар үткәч, намусы уянган ата: “Улымны тереләй күмдем, бәлкем, күрәзәче ялгышкандыр”, – дип, улын иреккә чыгара. Аның принц булуын ача. Кешелек хисләре тоткынлыкта тупасланып беткән принц кулына килеп кергән чиксез хакимият белән нишләр?…

театры үз тарихында тәүге тапкыр Көньяк Америкага сәфәр кылды. Без Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз ИГЛАМОВ белән татар театрын Колумбиядә ничек кабул итүләре, нинди бәя бирүләре, гомумән, сәфәрдән соң туган фикерләр хакында сөйләштек.

2007 елда Камал театрына Испания-Колумбия (ике ил гражданины) режиссеры Алехандро Гонсалес Пуче килде. Аның әтисе испан, әнисе колумбийка. Ул Испаниядә яшәгән һәм укыган, аннан Фәрит Бикчәнтәев белән бергә ГИТИСта (Дәүләт театраль сәнгать институты – А.Ш.) бер курста укыганнар. Ул бездә Педро Кальдеронның “Тәкъдир” пьесасын сәхнәләштерде. Бу пьеса дөньяның иң яхшы 10лыгына керә. Әсәр котолик аңына якынрак булса да, ул тирән фәлсәфи мәгънәле. Без мөселманнар өчен дә биредә күп нәрсә якын.

Әлеге пьеса бездә 2008 елның гыйнварында куелды. Аннары Алехандро Гонсалес Пуче туган якларына китәр алдыннан: “Берәр фестиваль була калса, сезне чакырырбыз”, – дип өметләндереп китте. 2009 елның октябрь аенда Колумбиядән XII Халыкара Иберо-американ театрлар фестиваленә чакыру килде. Шундый мәртәбәле фестивальгә чакырулы икәнлегебезне белгәч, бик шатланып ризалаштык.

Ничек кабул иттеләр?

Татарстанда бу спектакльне тамашачы өнәп бетермәде, аншлаг юк иде. Ләкин Колумбиянең 1300 урынлык залына бөтен билетлар сатылып бетте. Халыкның йотлыгып карап утыруын сәхнә артыннан күрдем. Колумбия халкы аңлап бетермәс дип уйлаган идек, ләкин нык ялгышканбыз. Тамашачы юморны да, спектакльнең бөтен нечкәлекләрен дә аңлады.

Димәк, Камал театры югары бәяләнгән дигән сүз.

Фурор! Көтелмәгән гаҗәеп реакция! Беренчедән, безнең әсәр белән бу фестиваль ачылды. Мәдәният министры, Баготаның мэры һәм башка түрәләр җыелды, үз чыгышларында безнең хакта да телгә алдылар.

Иберо-американ фестивалендә урыннар, премияләр бирелми. Бары катнашкан өчен диплом гына тапшырыла. Аларда ирекле рейтинг дигән нәрсә бар. Һәр журнал үз рейтингын тәкъдим итә. Ләкин нәтиҗәне фестиваль тәмамланганнан соң, газета-журналларның тәкъдим ителгән рейтингыннан соң гына әйтергә була. Без киткәндә бер журналда өченче урында бара идек. Тик кемнәрдән соң? Беренче урында Питер Брок спектакле – дөньяда иң бөек режиссерларның берсе, аңа тиңнәр юк. Икенчедә – бик популяр инглиз режиссеры Боб Уилсон. Һәм алардан соң без! Бу, әлбәттә, югары күрсәткеч.

Шулай ук семинарлар да алып баргансыз, татар театры хакында сөйләгәнсез. Безнең һәм хакында беләләрме?

Фестивальнең директоры безгә семинарлар уздырырга тәкъдим итте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев режиссура, рәссам Сергей Скоморохов сәхнәнең сәнгати ясалышы, мин татар театры, аның үткәне һәм бүгенгесе турында лекция алып бардым.

Беренче көнне аудиториягә килгәндә 9 кеше утыра иде. Ул сан өчен дә сөендем, без кем соң алар өчен шулхәтле? Татарстан турында беркем бернәрсә белми. Үзебезнең 5 гасырга якын ничек дәүләтсез яшәгәнебезне, сәяси яктан бик уңайсыз хәлдә булуыбызны, ләкин театр өлкәсендә Русиядән күп нәрсәне алуыбызны, аның психологик мәктәбе нык ярдәм итүе хакында сөйләдем. Татар театры ул – Европа театры. Беркайчан да Шәрык театры булмадык, мәйданнарда уйнамадык. Үзбәк, кыргыз, төрекмән, шул ук төрек театры безгә хас түгел. Европа юлыннан киттек, безне рус театр мәктәбе үстерде. ХХ гасыр башында рус театры үсештә саналды, шул вакытта татар театры барлыкка килде.

Семинарда сәяси яссылыкны да күз уңында тоттым. Әйтик, милли-төбәк компонентын юкка чыгаручы 309нчы закон хакында сөйләдем. Аның милләткә, театрга нинди нәтиҗәләр китерәчәге турында, сүз уңаеннан, бу хакта җирле газетада да яздым.

Мин сөйләгән мәгълүматлар аларга кызык түгелдер дип уйладым. Ләкин алга таба семинарларда уртача 60-70 кеше җыела башлады. Ахырдан бер хатын торып: “Зур рәхмәт, моңа кадәр сезнең милләтегез, театрыгыз хакында берни белми идек. Хәзер кызыксына башладык. Сезнең хакта инглиз, испан телендә берәр төрле китаплар бармы?” – дип сорады. Аларга үзебезнең өч телдәге буклеттан башка берни тәкъдим итә алмадым. Шунысы кызганыч: мәдәниятебезне, тарихны халыкара базарга чыгармыйбыз. Һичьюгы, инглиз, испан, француз телендә тәрҗемәләр кирәк. Бу бит күп акча сорамый.

Моңарчы бу фестивальгә Русиядән Мәскәү театрлары гына бара иде. Катнаша алмавыбызда үзебезнең әзерлек җитмәү – сәбәпчеме, әллә башка киртәләр булдымы?

Мәскәүдә 500 театр бар, аларны яхшырак беләләр. Без төбәк театры. Миңа калса, сәбәп үзебездә. Кечкенә милләт булып яшибез, дигән комплекс бар бездә. Бөтендөнья классификациясе буенча зур халыклардан саналсак та.

Бу сәфәрдән нинди нәтиҗәләр ясап кайттыгыз?

Безне киләсе елда Испания башкаласы Мадридта узачак фестивальгә чакырганнар. Барырбызмы, юкмы – төгәл әйтеп булмый. Агымдагы елда Төркиягә, Латвиягә барабыз.

Сәфәрдән соң миндә бары уңай фикерләр. Минемчә, театрыбыз Европа юлыннан барырга тиеш. Безнең театр Русиядә иң яхшы 10лыкка керә. Русларга кирәкмәвебез аңлашыла. Ләкин алар аша Европага барырга һәм үзебезне күрсәтә алырга мөмкинлек бар. Ә без куркабыз, үз көчебезгә ышанмыйбыз. Безне бит белмиләр. Билгеле, театрыбыз – милли театр, “Телсез күке”, “Зәңгәр шәл” белән катнашуыбыз күпкә отышлырак булыр иде. Ләкин дөньякүләм әсәрләрне кую безгә халыкара базарга юл ача.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

ИЛЬВИНА “МОңНАР ЯУДЫРА”

Татар эстрадасында ел саен дистәләгән яңа талант ачыла. Аларның һәрберсе халык күңелендә үз эзен калдырырга тырыша – кайсы җырлар яза, кайсы көйләр… Кайберләре бер көн янып ала да сүнә, икенчеләре халык күңелендә якты эз калдыра белә. Яңа җырлар туа, клиплар төшерелә… Менә шушы көннәрдә күбрәк джаз стилендә җырлаучы Ильвинаның да “Моңнар ява” альбомы дөнья күрде.

– Бу альбомга исемне озак эзләдем. Ул ике ел ярым язылды. Анда 18 кергән, икесе ремикс. Анда бер төрлерәк тематикадагы җырлар урын алды, – ди Ильвина үзе.

– Нинди авторлар белән эшлисең?

– Һәр авторның үз стиле. Шуңа җырлар бертөрле булмасын өчен, төрле авторлар белән эшлим. “Син миңа кирәк” дигән җыр сүзләрен үзем яздым.

– Җыр темаларын үзең сайлыйсыңмы яисә ниндине тәкъдим итсәләр, шуңа риза буласыңмы?

– Күбесе мәхәббәт турында. Җавапсыз, эчкерсез мәхәббәт яки өченче берәүнең арага керүе… Менә “Таң атканда” җыры хакында тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә, әмма бу теманы актуаль дип санаганга җырлыйм. Тәкъдим ителгән җырларның көе я сүзләре тормышыма туры килмәгән кебек булса, аларны үзгәртәм яки җырламыйм.

– Планнарыңда яңа клип төшерү идеясе бармы?

– “Артларымнан йөрмә” дигән җырымның клибы бар. Бу ел дәвамында тагын берничәне төшерергә уйлыйм. Берсе “Моңнар ява” җырына булачак, калганнарын уйлап бетерәсе бар әле. Киләсе елның яз башларына сольный концерт куярга исәп, шуңа берничә клипны параллель рәвештә төшерергә туры киләчәк.

– Нинди уен коралларында уйный беләсең?

– Баянда уйныйм. 9 ел музыкаль мәктәптә укыдым.

– Җырлаудан тыш, ниләр белән шөгыльләнәсең?

дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык кафедрасында укыйм. Шулай ук дәүләт технология университетының җиңел сәнәгать факультетында икенче югары белем алам.

– Җырлау белән беррәттән “Мәхәббәт сынавы” фильмында да төштең. Видеокамера һәм сәхнә каршында чыгыш ясауның аермасын тойдыңмы?

– Сәхнәдә дубльләр ясап булмый, әмма ул минем өчен якынрак. “Мәхәббәт сынавы”н фильм дип әйтмәс идем, чөнки анда актерлык ягыннан үзеңнең осталыгыңны бик күрсәтеп булмый. Ә шундый юнәлештә дә укыгач, кинода төшү теләгем бар. Тик миңа тәкъдим ителгән рольләр туры килеп бетми.

– Сиңа гашыйк булып йөргән егетләрне шәхси тормышың да кызыксындырыр дип уйлыйм…

– Сөйгән ярым бар. Барысы да яхшы, Аллага шөкер.

Әңгәмәдәш Рания САДЫЙКОВА

Комментарии