«Сочига иң-иңнәрне җыйдылар! »

«Сочига иң-иңнәрне җыйдылар! »

Сочида узган XXII кышкы Олимпиада тәмамлануга бер айдан күбрәк вакыт үтеп киткән. Уеннарны сөйләп тә, зур чарага тотылган акчаларны санап та, спортчыларыбызның маңгай тирен түгеп алган алтыннары белән мактанып та туйдык кебек инде. Ә менә шул казанның урта бер җирендә кайнаган кешеләр алган тәэсирләреннән әле һаман айнып бетә алмый йөри икән.

«БИАТЛОНДА ҖИҢГӘЧ, БӨТЕН СТАДИОН АЛКЫШЛАДЫ»

Аделина Кузина тумышы белән Башкортстаннан. Бүген Казанда 2нче курста белем ала. Үзе укыган КФУның гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институтындагы калган яшьтәшләреннән бер нәрсә аерып тора аны – Олимпиада волонтеры киеме бар! Уку йортына шул киемнән килсә, Аделинага төбәлгән сокланулы карашлар да, игътибар да, сораулар да арта.

– Волонтер буларак беренче чирканчыкны 2013нче елгы Универсиадада алдым. «Команда 2013» составында күп кенә башка чараларда да катнашырга туры килде. Шундыйларның берсе – бобслей һәм скелетон буенча Сочида үткән Дөнья кубогында булып кайтканнан соң, бу шәһәргә кабат килү теләге уянды. Олимпиадага барырга теләк белдереп гариза яздым. Алдыма максат итеп куйган «волонтер булам! » дигән ныклы карарым әңгәмәне һәм өйрәнү курсын уңышлы гына узып, Олимпиадалы Сочига эләгергә ярдәм итте.

– Анда синең эшең нидән гыйбарәт булды?

– Казан волонтерлар үзәге «Тантаналар» һәм «Технологияләр» функцияләре буенча кешеләр туплады. Мин математик тестларны яхшы ерып чыктым, шунлыктан мине технологияләр өчен җаваплы төркемгә алдылар. Сочида бәхет елмайды – үзем яраткан биатлонга эләктем. Төп эшебез ярышка кадәр һәм ярыштан соң нәтиҗәләрне, статистик мәгълүматларны таратудан гыйбарәт иде.

– Кайда яшәдегез?

– Безнең өчен махсус волонтер авыллары төзелгән иде. Мин тауда, «Морозко» дип аталган «авыл»да яшәдем.

– Биатлон ярышлары һәр көнне булмады, димәк, ял итәргә дә вакыт калгандыр?

– Калды, әлбәттә! Сочига килүгә, төрле илләрдән дуслар таптым. Буш вакытта шулар белән аралаша, бергәләп Олимпиада паркына бара яисә диңгез буенда йөри идек. Барлык спорт корылмаларында да булып чыктым. Хоккей, тау чаңгысы, бобслей, керлинг, чаңгы ярышын карадым. Ярышларга билетларны Башкортстан республикасының Уфа волонтерлар үзәге бирде. Кызганыч, ачылыш белән ябылыш тантаналарын стадионга барып карый алмадым. Телевизорда турыдан туры эфирда күзәттек. Менеджерлардан рөхсәт сорап, сакчылар белән килешеп, бүлмәгә ашарга алып кереп, бөтен команда белән тамаша кылдык.

– Олимпиадада иң истә калганы нәрсә булды?

– Биатлон буенча катнаш эстафетаны стадион уртасында – старт-финиш сызыгы һәм ату урыны янында күзәттем. Якыннан бөтенләй башка төрле инде! Ә безнең ир-атлар командасы беренче урынны алгач!.. Онытылмаслык мизгелләр булды ул! Бөтен стадион бертуктаусыз алкышлап, сөрән кычкырып торды. Гомумән, Олимпиададан байтак якты хатирә белән кайттым. Минем өчен бу искиткеч ял булды, әле болай итеп һәрвакыт ял итеп тә булмый. Шулхәтле дустанә атмосфера иде анда, хәтта китәсе дә килмәде. Яңадан гадәти тормышка кайту авыр булды.

– Олимпиадада алган тәҗрибәне тагын кабатлыйсың киләме соң?

– Теләк бар, әлбәттә. Дөнья чемпионатлары һәм студентлар уеннарында катнашсаң да бик яхшы булыр иде.

54 ВОЛОНТЕРГА «ӘНИ» БУЛГАН

Алсу Закирова турында менә шулай дип әйтеп була. Аңлашыла ки, җитәкчеләрнең эше гади волонтерларныкына караганда күбрәк тә, катлаулырак та. Җаваплылык та бермә-бер арта гына. Шулай да Алсу, үзе әйтүенчә, Сочидан яхшы тәэсирләр генә алып кайткан.

– Бу өлкәгә мин 2012нче елда килеп кердем. Башта Арес, аннан соң Appf форумнарында эшләдем. Казаныбызда Универсиада узганда да читтә кала алмадым, анда да волонтерларның җитәкчесе булып эшләдем. Универсиададан соң Казанга Олимпия Уеннарын оештыручылар килде. Олимпиадага эшчеләр җыйганлыкларын белгәч, форсатны кулдан ычкындырмаска булдым. Менә шулай Сочига килеп эләктем дә.

– 54 волонтер белән җитәкчелек иттем, дисез. Алар белән ничек эшләргә соң?

– Аларга кая барырга, нәрсә эшләргә кирәген өйрәтергә, эш барышында контрольдә тотарга кирәк. Барысы да минем өстә булды. Мәгълүмат өстәлләре, югалган әйберләр бүлеге дә минем җаваплылыкта иде.

– Сочида ничә көн булдыгыз?

– 2 ай, гыйнварда килгән идек, февраль азагында, Уеннар тәмамлангач, кайтып киттек. Башта укулар, тренинглар булды. Олимпиада тәмамлангач та берничә көн Сочида булдык әле.

– Волонтерлар җитәкчесенең көне ничек үтә иде?

– Кунакханәбездә һәр көнне швед өстәле иде. Иртәнге аштан соң эшкә чыгып китәсең. Электричка диңгез яры буйлап үтә, андагы матурлыкка сокланып барасың. 45 минут дигәндә эшкә килеп җитә идем. Көн җыелыштан, ягъни брифингтан башлана. Анда бергәләшеп ниләр эшлисебезне билгелибез дә, шул мәгълүматны үз командабыздагы волонтерларга җиткерәбез. Көн азагында дебрифинг үткәрәбез, анализ ясыйбыз. Көн дәвамында волонтерлар белән булуым аңлашыла инде. Аларны төрлечә җәлеп итәргә, кызыксындырырга тырыша идем. Мөмкинлек булганда, ярышларга билетлар да бүләк иттем.

– Ә үзегез ярышларны, ачылу һәм ябылуны тамаша кыла алдыгызмы соң?

– Ярышларның күбесен карадым. Менә ачылышның генераль репетициясен генә күрдем. Төп тантана вакытында без йөгереп эшләп йөрдек.

– Шундый масштабтагы чара гел плюслардан гына тормагандыр инде?

– Дөрес, әзерләнеп бетмәгән нәрсәләр бар иде, оештыру буенча кайбер эшләрне үзебезгә тәмамларга туры килде. Шуңа карамастан, барысына да өлгердек. Менә дигән итеп уздырып җибәрдек Олимпиаданы! Киләчәктә дә Fina һәм Fifa оештыра торган чараларда эшләргә теләк бар.

«80 МЕҢ СУМЛЫК ЗАКАЗ КАБУЛ ИТТЕК»

Сочига берәү дә очраклы рәвештә генә килеп эләкмәгән. Мәсәлән, Карен Киракосян әле ике ел элек кенә, Олимпиадага барып чыгачагы турында уйлап та карамыйча, Казандагы Макдональдс рестораннарының берсендә эшләп йөргән. 2012нче елда ресторан үткәргән «Все звезды» конкурсында Русия күләмендә беренчелекне яулагач (Карен анда фри бәрәңгесе ясау номинациясендә җиңгән. – Авт.), барлык җиңүчеләрнең дә Сочи Олимпиадасына барачагын белеп алган.

– 2012нче елгы конкурста 250 кеше финалга үткән иде, 2013нче елгысында да шул чама. Барыбызны да Сочидагы Макдональдс рестораннарына ярдәмче итеп чакырдылар. Казаннан 10-15 кеше бардык.

– Сез Олимпиада мәйданыннан читтә идегез, димәк?

– Юк, нәкъ уртасында кайнадык. Сочида моңарчы биш Макдональдс рестораны булган, Олимпиада өчен махсус тагын икене ачканнар: берсе – спортчылар, икенчесе – журналистлар өчен. Алар «боҗра» дип аталган җирдә, ягъни Олимпия мәйданында урнашкан иде. Мин журналистлар өчен әзерләнгән ресторанда инструктор булдым. Казанда менеджер булып эшлим, монда һәр кеше бер баскычка түбәнрәк вазыйфага билгеләнде. Гомумән, «боҗра»дагы рестораннарга иң яхшылар гына эләкте.

– Ул иң яхшыларны ничек сайлап алдылар соң?

– «Боҗра»дагыларга инглиз телен белү мәҗбүри иде. Мин япон телен дә беләм, шуңа күрә мәйданга эләгү мөмкинлегем ике тапкыр күбрәк иде.

– Олимпиадада Макдональдс командасы ничек эшләде?

– Көчебездән килгәннән күбрәк тә эшләргә тырыштык. Һәр көнне эшкә чыктык, ял бирелсә дә, ярдәм кирәкмиме, дип, ресторан белән һәрвакыт элемтәдә тордык. Без Сочига ял итәргә түгел, эшләргә килдек бит. Безнең ресторан рекордларны да күп куйды. 7000 журналистка хезмәт күрсәттек. Берьюлы берәү 80 мең сумга заказ ясады! Бик озак әзерләгән идек аның заказын. Берьюлы 165 салатка заказ бирделәр. Ике сәгать тирәсе маңгайдан тирләр акканчы барыбыз бергә ясадык аларны. Рестораныбызда дүрт склад бар иде, шулай да алардагы ризык та җитмәде, берничә тапкыр ашыгыч рәвештә Мәскәүдән самолет белән ризыклар китертергә туры килде.

– Ял тәтегәндә ниләр белән шөгыльләндең?

– Безнең өчен махсус Макдональдсның Олимпия командасы йорты төзегәннәр иде. Анда көн саен тематик кичәләр оештырылды. Андагы конкурсларда катнашып, ярышларга билетлар да оттык. Мин биатлон һәр керлингны карадым. Билетлар бик кыйбат иде, безгә бушлай эләкте инде.

– Шундый зур масштаблы чарада дисциплина да каты булгандыр?

– Казанда Универсиада вакытында бик күп полиция вәкиле иде, тик Сочидагы кебек катгый контроль булмагандыр. Полиция бөтен ваклыкларны күрә иде. Без эшләгән «боҗра»га су һәм ашамлык алып кереп булмады, «боҗра»да сатып аласың, шунда ашыйсың һәм үз юлың белән китәсең. Бер көнне Макдональдста берәү эшкә чыкмады. Аңа билет сатып алдылар да өенә кайтарып җибәрделәр, безгә мондый кешеләр кирәкми, эшли торган кешеләр кирәк, диделәр. Чыннан да, Сочига иң-иңнәрне генә җыйганнар иде шул.

– Олимпиадалы Сочида эшләүчеләрнең акчасын тоткарлау очраклары билгеле…

– Бездә андый хәл булмады, вакытында түләделәр.

– Олимпия уеннарыннан үзеңә нәрсә алдың?

– Үзебезнең Макдональдс командасында значоклар җыю буенча ярыша идек. Минем 80 значок җыелды, аларның бертөрлеләрен дусларыма тараттым. Хәзер үземдә 56 төрле значок калды. Монысы Олимпиаданың матди истәлеге. Рухи хатирәләр тагын да күбрәк. Макдональдсның Америкадан килгән иң зур җитәкчесе Дон Томпсон белән аралашу, аннан заказ алу насыйп булды. Бик күп дуслар таптым, алар белән хәзер интернетта язышабыз. Уеннарда барысы да бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Кая барырга, нәрсә эшләргә, дип торган вакытлар булмады, волонтерлар бик тырышып эшләде. Хәзер түземсезлек белән Бразилиядә узачак Олимпиаданы көтәм. Мин университетны кызыл дипломга тәмамладым (инглиз һәм япон телләре буенча. Әрмән егете Карен татарча да бик чиста сөйләшә. Озакламый аның белән бу хакта да сөйләшеп алырга уйлаштык. – Авт.иск.), шуңа күрә анда эләгү мөмкинлегем зур.

Сөмбел СӘЙФИ.

 

Комментарии