Студент шулпасын татып!

Студент шулпасын татып!

Журналистикада укый башлавыбызга инде өч ел тула. Шул дәвердә аз-азлап кына тәҗрибә туплый барабыз, һөнәрнең асыл серләренә төшенәбез. Өйрәнгән саен яңа мөмкинлекләр ачыла, һөнәр үз-үзенә тарта, яраттыра. Шундый хисләр белән янганда, «Әле ярый журналистиканы сайладым, ул булмаса, ялыгып бетәр идем», – дип уйлап куясың. Куелган кечкенә генә максатларны үтәгәч, күңел сөенә. Танышлар, берәр яңа хәбәр ишетсәләр: «Син бит журналист, моны белергә тиеш», – дип әйтәләр. Ара-тирә: «Авызыгызны чамалап ачыгыз, арагызда бик шикле һөнәр иясе утыра», – диючеләр дә бар. Әлбәттә, журналистның төп бурычларының берсе – булган вакыйгаларны укучылар күңеленә истә калырлык итеп җиткерү. Язманы укыгач, күңел рухи азыкка баерга тиеш, минемчә. Ә аларга темалар дөнья тулы. Әйтик, мәктәптәге гади генә чараны алыйк…

Күптән түгел, кышкы салкын көннәрне җылытып, мизгелгә генә яз төсмерләре бүләк итеп, Иске Ибрай авылы урта мәктәбендә студентлар белән очрашу кичәсе булды. Ул мәктәптә үткәрелеп килә торган күркәм традицияләребезнең берсе дисәм дә ялгыш булмас. Ул һәр ел саен яңара, ниндидер бер үзенчәлекле төсмер алып, студентлар каршына, сәхнә түренә кунаклый. 10нчы сыйныф әзерләгән бу бәйрәм дә әнә шундый булды. Тышта бик суык булса да, мәктәпкә студентлар күп килде. Әле күптән түгел генә парта арасыннан такта янына йөгергән, ара-тирә шуклыклар ясап торган укучылар бүген инде югары уку йортының бусагасын таптый, студент шулпасын чөмерә. Шулай да, мәктәпкә илтер сукмаклар онытылмый ул, гел яңара.

Беренче булып һәр студент үзенең уку йорты белән таныштырып чыкты, хис-кичерешләре белән уртаклашты. Имтиханнардан башлап, документлар өереннән үтеп, медосмотрны кичкәч, уку йортының бусагасына кадәр булган тәэсирләр… Бу – укучыларга реклама буларак та яңгырады. Кем белә, бәлкем, шушы мәктәптә укып киткән укучылар эзләрен алар да яңартыр… Кичә бик күңелле узды. Җыр-биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Студентлар өчен кышкы каникулларның бер бизәге иде ул. Күңелгә кереп калган алып баручылар кичәгә бер серлелек өстәде. Чыгыш ясаучыны оста итеп сәхнәгә чакыру, уеннар барышын кызыклы итеп сөйләп күрсәтү, тамашачыны ялыктырмау – шундый сыйфатларга ия иде алар. 10нчы сыйныф җырчыларга да бай булып чыкты. Сәхнәдә чыгыш ясаган укучылар студентларны моңлы тавышлары белән сөендерде. Алар арасында инде тамашачы мәхәббәтен яулаучылар да бар иде. Бигрәк тә һинд биюенә өстенлек бирелде. Шундый кичәне караганда сәләтле, тырыш балаларны күреп сокланып туя алмыйсың. Студентлар тамаша карау белән беррәттән үзләре дә анда катнашты. Уеннар арасында шактый төртмәлеләре дә бар иде. Тик шуңа да карамастан, алар активлык күрсәтеп җиңүгә иреште.

Студент тормышын кем әйбәтрәк белә? Әлбәттә, студент булып караган кеше диярсез. Шиксез, шулай. Ләкин укучыларның студент булырга ашкынып торулары сизелә. Сәхнәдә кызык хәлләр, театраль күренешләр уйнаганда үзләрен аудиториядә, чын студент итеп хис итәләр. Хәтта профессорны да килешле итеп уйнадылар. Безне укыткан галимнәр чагылышларын таптым үзләрендә.

Студент булу теләге белән янган укучылар аларга сораулар әзерләгән. Күңелләрен ни борчый, нинди теләкләр, уй-фикерләр белән яналар, максатка ничек ирешергә, уку йортын ничек сайларга һ.б. Араларында шактый уйландыра торганнары да бар иде. Тик студентлар җавабыннан канәгать калдылар, күзләрендә шушы күңелле көннәргә омтылган чаткылар кабынды… Имтиханнарны тырышып биреп, үзләре теләгән уку йортларына керергә язсын дигән теләктә калам.

Бәйрәмгә үзенең алыштыргысыз өлешен керткән сыйныф җитәкчесе Лилия Бикушевага зур рәхмәтләрне белдерәсе килә. Бәйрәм бик үзенчәлекле, кабатланмас булды, афәрин! Шулай ук Айсылу Әхмәтовага да кышкы салкын көннәрне җылыткан теләкләр җиткерәм! Кичәне әзерләгән, зәмһәрир суыктан курыкмыйча, студентларны чакырган 10нчы сыйныф укучыларына алдагы көннәрендә уңышлар телим. Киләчәккә ак өметләр белән, куйган максатларыгызга ирешергә язсын. Имтиханнар, сез сайлаячак уку йортлары тау артында түгел. Бары теләк һәм тырышлык кирәк!

…Ташкын хисләр, уңай хис-кичерешләр белән кайтып кердем өйгә. Беренчедән, шушы салкын көндә җан җылытырлык бәйрәм әзерләүләренә сөенсәм, икенчедән, сәләтле укучылар барлыгына чын күңелдән сокландым. Талантлы шәхес әнә шул балалар бакчасыннан, мәктәп бусагасыннан ачыла да инде ул, минемчә. Бүген күп тырышлык, вакыт таләп иткән бердәм дәүләт имтиханнарын бер читкә куеп, шундый кичә әзерләүләре мактауга лаек. Бер мизгелдә студент тормышыннан арынып, яңадан мәктәпкә кайтасы килеп китте.

P.S. Күпләр студент тормышын иреккә чыгу, ашарга пешереп ашау, кичке шәһәрне карап йөрү һ.б. белән тиңли. Ә уку вакытлары, аудиториядә лекцияләрне «иероглиф» катыш язулар, туган якны, якыннарыңны сагынган мизгелдә бугазыңнан капкан чәең дә үтмәү, ят шәһәрдән шактый туеп, күз яшенә буыла-буыла кайтыр юлны күзәтү мизгелләрен алар чын студент булгач татырлар…

Алсу НУРГАТИНА.

КФУ студенты.

Комментарии