БЕЗНЕҢ ТУЛАЙ ТОРАК

БЕЗНЕҢ ТУЛАЙ ТОРАК

– сәнәгать ягыннан үтә көчле шәһәр. Гәрчә, совет чорында шулай иде, хәзерге капиталист-демократлар гына барысын сатып-таратып, урлап-үзләштереп бетерделәр. Әмма үткәннәрнең зур мирасы калды – тулай тораклар. Олигархлар талап мескенлеккә калдырган гади хезмәт кешесенең соңгы сыеныр урыннары бу. Әмма байларга һаман җитми – халыкны алардан да куып чыгарырга гына торалар. Әле узган ел гына «Казметроэлектротранс» ширкәте тулай торагыннан берничә дистә кешене урамга сөрделәр. Хәзер менә «» тресты һәм аның тулай торагында яшәүчеләр арасында судлашулар, үз дигәненә ирешергә теләүче хезмәткәрләрне тулай торактан куарга тырышулар бара… Башка завод-фабрикаларның тулай торакларында да олигарх-хуҗалар белән халык арасында җәнҗаллар чыккалады. Алар төрлечә хәл ителде: кайчакта хуҗа җиңелде, кайчакта кешеләр гомер иткән куышларын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булдылар…

Ә бит Совет чорында бу тулай торакларны хезмәт кешесен кайгыртып, вакытлыча, фатир биргәнче яшәп торырга дип төзегәннәр иде. СССР таркалгач, кемнәр өчендер бу вакытлылык гомерлеккә әверелде, инде фатир көтеп тулай торакларда туган балаларының үз балалары туды һәм шунда ук яшәүләрен дәвам итәләр. Өченче буын тулай торакта яшәүче кешеләр! Мөгаен, мондый хәл бары Русиядә генә була аладыр… Иң хәтәре – бүгенге туймас хакимият алардан шушы 12-18 квадрат метрлы куышларын да күпсенә, хосусыйлаштыру мөмкинлеген бирми азаплый…

ЯШИСЕ КИЛӘ, ДУСЛАР

Казанның Сафиуллин урамындагы 10 йортта «Горводзеленхоз» тресты ширкәтенең тулай торагы урнашкан. Былтыр 38 гаилә үзләре яшәгән бүлмәләрне хосусыйлаштырырга тели. Ләкин аларга бу эшне рөхсәт итәргә теләүче генә табылмый. «Горводзеленхоз» бу йортның тулай торак статусында булуын һәм хосусыйлаштыруның мөмкин булмавын хәбәр итә. Шәһәр мэры Илсур Метшин имзалаган бер хатта да нәкъ шул ук сүзләр әйтелә: «Сафиуллин урамындагы 10 йорт – тулай торак һәм ул «Горзеленхоз» тресты Муниципаль унитар предприятиесе (МУП) хуҗалыгында (хозяйственное ведение).

Изображение удалено.

Гамәлдәге законнар нигезендә, тулай торак бүлмәләре кешеләрнең хезмәт яки уку чорында вакытлыча яшәп тору өчен каралган һәм хосусыйлаштырылмыйлар.

Мондый тулай торакларда бүлмәләр кешеләргә хуҗаларның карары яки алар тарафыннан вәкәләт бирелгән затлар белән социаль яллау (социальный найм) килешүе нигезендә бирелә…»

Татарстан Республикасы Прокуратурасының Федераль законнарының үтәлешен күзәтү буенча беренче бүлек башлыгы В.Н.Егоров имзалаган хатта исә бу очрак «коммерческий найм» буларак бәяләнә.

Ә менә закон күзлегеннән караганда, барысы да ялгыш фикердә торалар кебек. Хәер, нәрсә «ялгыш фикер» дип кәнфитләнеп торабыз соң – законнарның гади кешене яклый торганын күрмичә үтеп китәргә тырышалар.

Бу уңайдан юрист Рамил Тимершинның фикерләре белән танышу комачауламас:

– РСФСР Югары Советының 1991нче елгы Карары бар. Анда бөтен оешмаларның тулай торакларын җирле хакимият органнарына тапшыру каралган.

1992нче елгы № 4199-1 Федераль законда исә, җирле хакимиятләргә тапшырылган тулай торакларда яшәүче гражданнарның бу торакка булган барлык хокуклары, шул исәптән хосусыйлаштыру хокукы да саклануы әйтелә. РФ Президенты Борис Ельцинның 1993нче елның 10нчы гыйнварында чыккан 8нче Указында исә оешмаларның тулай торакларын төрле ОАО, АОЗТ, ОООларның Устав фондына кертү тыелуы әйтелә.

Закон буенча, дәүләт яки муниципаль оешмаларның җирле хакимият органнарына тапшырган тулай тораклары «тулай торак» статусын югалта һәм аларга карата «социаль найм» хакындагы кануннар кулланыла, – ди ул.

Димәк, Татарстан Республикасы Прокуратурасының бүлек мөдире, өлкән юстиция киңәшчесе В. Егоров үзенең җавабында ялгышамы – бу тулай торакта инде күптән «коммерческий найм» була алмый, бары тик «социаль найм» гына була аламы? Ә «социаль найм»дагы торак фонды исә гамәлдәге законнар нигезендә хосусыйлаштырыла… Әгәр Сафиуллин урамындагы бу тулай торакның 1993нче елның 26нчы августында ук 22нче номерлы Акт белән Казан шәһәре муниципаль милке итеп кабул ителүен исәпкә алсаң, ул инде күптән ордерлар нигезендә яшәүчеләргә «соцнайм» шартларында тапшырылырга тиеш иде. Ә яшәүчеләрнең исә хосусыйлаштыруга хокукы бар…

Ләкин шәһәр хакимияте алай эшләмәгән, 2003нче елда бу йортны «тулай торак» буларак «Горзеленхоз» трестына «хуҗалык итәргә» тапшырган. Әгәр җирле хакимиятләргә тапшырылган тулай тораклардан закон нигезендә «тулай торак» статусы алынуын истә тотсак, бу гамәлне бик үк кануни дип әйтеп булмый. Хакимият йортны кемгәдер бирергә түгел, ә бүлмәләрне яшәүчеләргә таратуны тәэмин итәргә тиеш иде. Әнә бит, янәшәдәге 8нче йортта «Спартак» берләшмәсенең тулай торагы булган, ә ул инде күптән хосусыйлаштырылган. Ник ике янәшә торган тулай торакның язмышы ике төрле? Закон һәркем өчен бер түгелме?

ЗАКОН БЕЗГӘ КАГЫЛМЫЙ…

Сорауларыма җавап эзләп «Горводзеленхоз» тресты юристы Фәрит Кәлимуллин янына барып кердем.

– Мондагы гауга кемнәрнеңдер тулай торак бүлмәләрен хосусыйлаштырып булуын каяндыр ишетеп кайтудан башланды. Имеш, шәһәр хакимиятенә тапшырылган тулай тораклар «социаль найм»га күчәргә тиеш, ә аны хосусыйлаштырып була. Әйе, дөрес, була. Әйтик, бер оешманың тулай торагы бар иде ди… Яңа закон чыккач ул аны шәһәр хакимияте балансына тапшырды ди… Бу очракта чынлап та «соцнайм», хосусыйлаштыру мөмкинлеге туа. Ләкин «Горводзеленхоз» тресты тулай торагына бу кагылмый. Чөнки трест үзе – хакимият тарафыннан гамәлгә куелган оешма. Аның тулай торагы 1980нче елда төзелеп беткәннән бирле үз балансында торды. 1993нче елда исә бары тик исем үзгәрү аркасында гына аны шәһәр хакимиятенә тапшырган булалар. Чынлыкта ул башта «Горзеленхоз», соңрак исем алмашыну сәбәпле «Горводзеленхоз» трестының балансында тора. Ягъни, төзелгән көненнән бирле хакимият оешмасы «Горзеленхоз»ныкы булган тулай торак һаман да шул ук хакимият төзегән оешманыкы булып кала бирә. Бары тик «Горводзеленхоз» трестын акционерлаштырсалар гына аны хосусыйлаштыру мөмкин булачак. Чөнки бу очракта закон буенча тулай тораклар устав фондына керми. Сез мисал итеп китергән «Спартак» берләшмәсе тулай торагы элек нәкъ менә фабриканыкы була, соңыннан шәһәргә, аннан соң «соцнайм» буенча яшәүчеләргә тапшырыла. Монда бертөсле кебек тоелса да, ике очракта вәзгыять ике төрле, – дип аңлатты ул.

Мин аңладым да кебек үзе, ләкин күңелемдә бер корт калды. Әгәр тулай торак ниндидер сәбәпләр буенча вакытлыча гына булса да шәһәр милкенә әйләнеп торган, бу вакытта инде яңа закон гамәлдә булган икән, ул үтәлергә, бүлмәләр кешеләргә бирелергә тиеш иде кебек… Ник гамәлдәге канунны үтәмичә, аны яңа гына исемен алмаштырган оешмага тапшыралар? Бу бит закон бозуга тарта кебек! Бәлки ялгышамдыр да, әмма мантыйк шундыйрак нәтиҗәләргә этәрә.

Бүгенге көндә тулай торакта 420 кеше яши, шуларның 165е генә «Горводзеленхоз» трестында эшли, 170ләп бүлмә бар икән…

– Шушы 165 кешенең 38е бүлмәләрен хосусыйлаштырырга теләде, ләкин аңлату эшләре алып бара торгач, 20се бу уйларыннан баш тартты, – ди юрист Фәрит Хәмит улы.

– Аларга басым ясалмадымы соң? – дим.

– Юк, мин мондый гамәлләргә каршы, – ди ул.

– Алайса ник хосусыйлаштыру эшләрен башлап йөрүче Госман Саттаров үз машинасының соляркасын агызып сатуда гаепләнә? Бу оештырылган эш түгелме? – дим.

– Аның машинасына ягулык исәпләүче датчик 1 майда куела, 6нчы майда ул солярка агызып сата. Хәзер бу датчиклар кайчан, күпме солярка агызылуын исәпләп торалар. Монда һич кенә дә басым ясау юк, кеше урлаган икән, димәк җавап бирергә дә тиеш. Бу башкаларга сабак булсын өчен кирәк. Әле мин хокук саклау органнарыннан аңа карата йомшаграк мөгамәләдә булуларын үтендем, – ди юрист.

Әлбәттә, юрист кешенең хокук сакчыларыннан йомшаграк мөгамәлә соравы әйбәт, тик бит җәзаны суд билгели. Нихәл итмәк кирәк – җинаять һәм җәза бер тирәдә йөрергә тиешләр. Әмма сайланма рәвештә түгел – законның һәркем өчен бер булуы лазем.

– Ирем Госманның машинасына ягулык үлчәү датчигын 1 майда түгел, ә 6 майда куйганнар һәм шул ук көнне «тотканнар» да. Янәсе, әгәр солярка урлау чынлап та булган икән, ник соң алар датчикның куелган көнен алдап сөйлиләр? Безнең шаһитләребез бар, көне билгеле. Икенчедән, әгәр минем иремне бары тик яшәгән бүлмәбезне хосусыйлаштырырга теләгән өчен генә эзәрлекләмиләр, әле яклыйлар икән, ник ул төнне эшләгән тагын ике машинаның шоферына эш кузгатмадылар? Ә бит аларны да солярка сатуда гаепләделәр. Әмма алар хосусыйлаштыру белән мавыкмыйлар, шуңа күрә җинаять эше дә юк, – ди Госманның хатыны Венера. Монда минем дә сорау туа: ник теге ике кешегә карата «Горводзеленхоз» тресты җитәкчелеге «мәрхәмәтле», ә Госманны әле тагын17 литрсолярка җитмәүдә гаепләп маташалар? Әлбәттә, бу17 литрмәсьәләсе соңыннан хәл ителә – ирне гаепсез дип табалар. Ләкин бит юшкыны барыбер кала, нервлар ашала…

– Аннан соң «Горводзеленхоз»ның ике юристы иремне чакыртып алып үз теләге белән эштән китәргә, гаиләсе белән тулай торакны бушатырга үгетләделәр. Югыйсә, җинаять эше, шартлы рәвештә булса да, хөкем ителү көтүен аңлаттылар. Мондый ике сөйләшү булды, икесенә дә ирем белән бардым, икенчесендә мине куып чыгардылар. Ирем инде гариза язып китәсе дә иде – мин тотып калдым. Алай ук изге кешеләр димәс идем мин андагы юристларны, – ди Венера ханым.

Мин инде хәзер кемнең хаклы, кемнең изге вә йомшак күңелле икәнен дә бәяли алмый аптырап йөрим. Юрист олы башын кече итеп хокук сакчыларыннан җинаять кылуда шикле кешегә карата миһербанлылык күрсәтү үтенә, ә менә шул шик астындагы кешенең хәләл җефете аны алай ук изге түгел ди… Югыйсә, тулай торактан төрмәгә утыртмый гына куып чыгарганнары, эшсез вә яшәр урынсыз, балаларын урамда калдырырга тырышканнары өчен кулларын үбеп рәхмәт әйтү кирәктер…

УРТАЧА ӘЙБӘТ ЧЫГА!

– Шушы хосусыйлаштыру эшләре белән йөри башлаганнан бирле, безгә көн бетте. Йә премияләрне кисәләр, йә хезмәт хаклары кими, йә тиктомалдан гына бәйләнәләр… Әле, җитмәсә көн-төн эшлибез – Казанны Универсиадага әзерлибез. Рәхмәт юк, начальство килеп аты-юлы белән сүгеп кенә китә, – диләр тулай торак янына җыелган эшчеләр.

– Шушындый уттай эш вакытында сүгенүләрен аңлыйм, әмма премия кисүне аңламыйм, – дим.

– Бөтен кешегә дә түгел, бүлмә хосусыйлаштырырга йөрүчеләрнекен генә кисәләр. Менә минем иремнең алган хезмәт хаклары, – дип, Гүзәлия ханым кулыма Рияз Җамалетдиновның хезмәт хакы алган кәгазьләрен китереп тоттырды. – Февраль аенда 11 мең 600 сум 80 тиен исәпләгән булганнар. Салым, профсоюз, 4 мең 348 сум квартплата түләгәч, кулына 2 мең 348 сум акча кергән. 4 мең сум авансны кушсаң да, бу акчага яшәп булмый. Апрель аенда ул 6 мең аванс һәм 2 мең 115 сум хезмәт хакы алган. Премияләр графасы буш тора, – дип зарлана ул.

Ә менә трест юристы Фәрит әфәнде бу хезмәт хакларының азлыгын каныгу белән бәйле түгел дип саный.

– Юк, монда беркем каныкмый. Кешеләр бит законлы юл белән эшләп карадылар – барып чыкмады. Барысы законлы, бездә хезмәт хаклары билгеләнгән бәяләр буенча түләнә. Әлбәттә, бүлмә өчен түләү, элек алган ссудаларны тотып калулардан соң кулларына күп эләкмидер, әмма бездә хезмәт хаклары башка җирдән түбән түгел, әле күбрәктер дә. Уртача 18-20 мең чамасы алалар булыр, – ди ул.

Килешәм, бәлки бөтен хезмәткәрләрнең, мастер һәм бригадирларның, җитәкчелекнең хезмәт хакларын кушсаң, уртача шулай чыгадыр. Бу инде берәүләр ит, икенчеләр кәбестә ашауның уртачасын чыгару кебегрәк килеп чыга: бөтен халык голубцы белән туклана дип әйтергә була. Яки трест җитәкчесенең 888 номерлы затлы «Лексус»ын һәм чәчәк утыртучы йөргән «Ока»ны кушсаң, барча хезмәткәрләр «Тойота»да йөриләр кебек килеп чыгамы? Юк шул! Ит–ит, кәбестә – кәбестә булып, ә «блатной» номерлы «Лексус» үз урынында кала. Әгәр хезмәт хакы алу квитанцияләренә 2 мең 115 сум дип язылган икән, аның аша 18-20 мең сумлык хезмәт хакларын күрә алмадым. Гафу итәрсез инде, яме…

КӨН АРАЛАШ КЫНА ЮЫНАСЫ…

Минем бер танышым 120 квадрат метрлы затлы фатирда балалары вә оныклары белән яшәп ята һәм шуның өчен аена 5 мең чамасы фатир бәясе түли. Ә менә ирле-хатынлы Ибәтәевләр гаиләсе бер балалары белән Сафиуллин урамындагы 10нчы йортның 24 квадрат метрлы бүлмәсендә яшәп яталар. Алар уртак кухняда ризык әзерлиләр, уртак коридорда кер юу машинасы тора, душ 9 катлы йортка берәү генә. Беренче катта гына эшләүче бу душта бер көн ирләр, бер көн хатын-кызлар юына. 30 градуслы эсседә Казан урамына агач, чәчәк утыртып, су сибеп, тирестә, балчыкта актарынып кайткач, көн аралаш кына юынуның ни икәнен чамалыйсызмы? Менә шушы «олуг бәхет» өчен Илфакның хезмәт хакыннан март аенда 3 мең 250 сум тотып калганнар. Ә аннан биш тапкыр зуррак фатирда яшәүче танышым гаиләсе зуррак булса да, нибары 5 мең ярым сум түләде. Ник фатир зурлыгында аерма биш тапкыр, ә ул нибары 2 мең сумга гына артык түли? Әллә соң бу «Горводзеленхоз» тресты тулай торагында яшәү дәрәҗәлерәк саналамы? Әллә күңелле тормыш өчен өстәмә түләтәләрме?

Моңа тагын юрист Фәрит Хәмит улының җавабы бар.

– Анда төп бәя – кайнар су өчен. Беренчедән ул безгә «Теплосбыт» оешмасыннан кыйммәткә бирелә, икенчедән, ир-атлар душка керер алдыннан ике сәгать алдан бөтен кайнар су краннарын ачып куеп бүлмәне кыздыралар, чабыныр дәрәҗәгә җиткерәләр. Нәтиҗәдә, су өчен бик күп түләү килә. Әле без бу тулай торак өчен трестның табышыннан алып артыграк акча да түлибез. Тулай торакта яшәүче 420 кешенең 165е генә бездә эшләсә дә, дотация башкаларга да бирелә булып чыга, – дип аңлатты ул.

Дөресен генә әйткәндә, мин аны чынлап та бәяләрнең кыйммәтрәк булуы белән килешер, һичьюгы эшчеләрнең хәленә керергә тырышуны уйлар дигән идем. Гәрчә, дипломатия кагыйдәләре шуны таләп итә кебек… Ләкин, үзегез күрәсез, бу тулай торак бүлмәләрендә көн аралаш кына юынып яшәү хокукына ия, үтә бәхетле 420 кеше көн-төн «Горводзеленхоз» тресты җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп торырга һәм күрсәткән игелеге өчен догадан калдырмаска тиеш булып чыкты… Әйтәм аны, быелның февраль ае өчен ике баласы һәм хатыны белән 24 квадрат метрлы бүлмәдә рәхәтләнеп яшәп ятучы Рияз Җамалетдиновтан 4 мең 57 сум 80 тиен фатир хакы тотып кына калмаганнар, әле квитанциягә гыйнвар өчен һәр кешегә 160ар сум чыгым булуын да язып куйганнар. Ягъни, 4 кешелек гаилә өчен әле 640 сумны трест өстәп түләгән булып чыга! Ай, рәхмәт яугыры!!! 120 квадрат метрлы гаиләдә яшәүче танышым өчен артык акчаны кем түли икән ул?

Ә инде душ бүлмәсендә кайнар су краннарын ике сәгатькә ачып куеп мунча чабынып ятучы ирләрне тотып сүгәргә дип торам әле. Ник алар трестның акчасын әрәм-шәрәм итәләр? Кызык, тулай торак бәяләре мәсьәләсендә башка сылтау уйлап чыгарып булмадымы икән? Кран ачып куялар – ха-ха-ха…

КАЙЧАК ФАЙДАСЫ ТИЯ!

Гомумән, бу тулай торакта халык белән ике тапкыр очрашып сөйләштем, берсендә «Рен-ТV» телеканалы өчен камерага төшереп алдым, әмма юньле тәэсирләр калмады. Бу кешеләрне эш атлары урынына тоталармы шунда… Ә алар риза булып яталар…165 кешенең 18енә генә бу тормышта нидер кирәк, калганнары битараф. Үз-үзеңә битараф булудан да зур җинаять бармы икән ул?

Әллә барысын курку басканмы? Эзәрлекләрләр дип шүрлиләрме? Юк, эзәрлекләмәсләр, әнә бит юрист үзе әйтеп тора. Ул бит үзе тикшерү органнарыннан200 литрсолярка урлауда гаепләнүче Госман Саттаровка җинаять эше ачмауны, җиңелрәк җәза бирүне сораган, рәхмәт төшкере. Шуңа да, җинаять эше ачылмаган. Тик менә Идел буе районы прокуратурасы гына эшне соратып алган ди әле… Гомумән, «Горводзеленхоз» трестында иллә дә шәп җитәкчеләр, кеше зарын аңлаучы юристлар, үзләренекен өзеп бирергә әзер торган бухгалтерлар эшли дип аңладым. Яңа гына ике балалы гаиләне, авырга узган ирсез хатынны да бары тик изге ниятләр белән генә урамга куганнардыр, рәхмәт яугырлары. Бары тик гөлбакчадай тулай торакта көн күрүче гади эшчеләр генә бераз көйсезрәк икән. Әле аларның да барысы да түгел – бары тик бүлмә хосусыйлаштырырга йөрүчеләре генә…

Кыскасы, барысы да шәп. Әмма, миңа калса, күпмедер вакыттан бу тулай торак кешеләргә өләшенер. Чөнки Кремлендә ил халкын тулаем тораклы итү хакында көн-төн баш вата торгач, күз буяу ысулын уйлап таптылар: хәзер бакча йортларын да торак йорт итеп теркәргә мөмкин булуы бар. Ә мондый тулай торакларны читтә калдырулары икеле – бу бит берьюлы никадәр халыкны «фатирлы итү» дип саналачак. Кайчакта Кремльнең күзгә төтен җибәрүеннән дә гади халыкка файда тиеп куя шул…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии