- 11.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №39 (6 октябрь)
- Рубрика: Архив
Башкортстанда яшәүче татарларны, шул исәптән керәшеннәрне халык санын алу вакытында башкорт дип язсалар, суд эшләре башланырга мөмкин. 2002 елгы җанисәптә башкортлар саны 864 меңнән 1 миллион 222 меңгә җитте. Күзәтүчеләр фикеренчә, бу сан татарларны башкортлаштыру аркасында артты.
Татарлар исә 130 меңгә кимеде. Бигрәк тә Башкортстанның көнбатыш районнарында – татарлар күпчелек яшәгән җирләрдә татарлар сизелерлек азайды. Мисал өчен, Бакалы, Бәләбәй, Илеш һәм башка барлык районнарда диярлек 1989-2002 еллар арасында 3-8 мең татар юкка чыккан. Шул ук вакытта һәр районда башкортлар сизелерлек арткан. Һәм иң кызыгы шул: татарлар кими, ә башкортлар арта. Мисал өчен, Бакалы районында 3383 татар кимесә, башкортлар шул ук районда 3560 кешегә күбәйгән.
Бу урында шунысын әйтергә кирәк: Башкортстанда яшәүче керәшеннәрне шул республика хакимияте шахмат кырындагы фигура итеп кулланырга, аларның аерым халык булуын аңлатырга тырышты. Әмма бу вакытлыча булды. Тора-бара башкорт галимнәре “керәшеннәр – чукындырылган башкорт” дигән теория уйлап чыгарды. Башкорт галиме Рәшит Шәкүров фикеренчә, Бакалы керәшеннәре Казан татарларының этнографик төркеме булып саналса да, аларның килеп чыгышы башкортларга бәйле. “Керәшеннәр – чукынган татарлар түгел, ә чукындырылган башкорт”, – ди ул. Рәшит Шәкүров бу фикерне тагын да үстереп, Чиләбе өлкәсендә яшәүче керәшеннәрне – нугайбәкләрне дә башкортлаштырып куя. Хәтта аларны да керәшен башкортлары дип атый.
Рәшит Шәкүров “нугайбәк” сүзенең килеп чыгышын да башкортларга бәйли. Янәсе, исем аларга Нугайбәк атлы башкорттан ябышып калган. Әмма бу урында шунысын әйтергә кирәк: нугайбәкләр Башкортстан җирләренә хәзерге Казан артыннан күчерелә, ә аннан Чиләбе өлкәсенә җибәрелә. Шуңа күрә монда аларны һич кенә дә башкортлар белән бәйләп куеп булмый. Алар үзләренең Нугай бәктән таралуын да әйбәт белә. Башкорт җәмәгатьчелеге нугайбәкләрне башкорт тамырлы итеп күрсәтү эшен күптән алып бара. 1983 елда ук Яныбай Хамматов “Төньяк амурлары” китабында нугайбәкләрнең башкортча җырлавын, курайда уйнавын, башкорт милли киемен киюен яза. Соңгы вакытта керәшеннәрнең башкорт тамырлы икәнен исбатларга тырышу көчәйде һәм конкрет эшләр дә эшләнә. 2010 елның гыйнвар аенда “Башкортстан” газетасы (республиканың төп басмасы) Бакалы районындагы керәшен авылларын башкортларныкы дип язып та чыкты.
Быелгы җанисәп вакытында Башкортстанда ни күзәтелер икән? Шул турыда юрист, кеше хокукларын яклаучы, башкортлаштыру сәясәтенә каршы көрәшүче Бакалы керәшене Леонид Чернов белән сөйләштек.
– Леонид Геннадиевич, бер атнадан Русиядә халык исәбен алачаклар. Башкортстанда хәл нинди, халыкны нәрсә борчый?
– Шушы көннәрдә татар оешмасы белән статистика идарәсе каршында пикет ясап алдык. Башкортстан татарларының халык санын алу алдыннан җыены узды, анда Президент аппараты кешеләре дә килде. Аларга халык санын алуны федераль законнарга таянып үткәрү кирәклеге турында бик каты әйтелде.
– Башкортстан керәшеннәре халык исәбен алуга ничек әзерләнә? Башкортлаштыру аларга да кагыла бит. Башкорт галимнәренең “керәшеннәр – чукынган башкорт” дигән теориясе дә бар.
– 1989 елгы җанисәптә керәшеннәр 8 мең булган, ә 2002 елда 4 меңгә генә калган, ике тапкыр кимегән. 4 мең керәшен кая киткән? Әллә ислам диненә күчергәннәрме? Алай дисәң, Бакалы районында мөселман татарлар саны да кими. 1989 елда Бакалы районында 21 мең татар булса, 2002 елда бу сан 16700гә кала. Иң кызыгы: Бакалыда 7 меңгә якын башкорт килеп чыга. Моның яртысыннан күбесе керәшеннәрдән алынган. Бу турыда керәшен авылларында аңлатулар да алып бардык.
Башкортстанның Яңа Илек авылында керәшеннәр генә яши. Шул авыл мәктәбендә башкорт теле укыта башладылар. Аның укытучысы да керәшен әле. Бу мәсьәлә белән прокуратурага да бардым. Әмма мине моңа караганда, 29 гыйнварда “Башкортстан” газетасында басылган язма хәйран калдырды. Анда “Бакалы башкортларында милли үзаң көчле” диелгән. Монда 12 керәшен авылын: Бакалы, Ахман, Әрнәш һәм башкаларны башкортныкы дип язганнар, җитмәсә, чуаш һәм чеп-чи рус авылы да аларныкы булган. Бу турыда Башкортстан прокуратурасына хат яздым. “Монда экстремизм юк”, – дип кенә җавап бирделәр.
– Халык санын алуда керәшеннәр ничек язылачак? Аларны башкорт дип язмаслармы?
– Керәшеннәрнең күпчелеге керәшен, керәшен татары дип язылабыз, ди. Дөрес, керәшен татарлары булып язылучылар күбрәк.
– Хәзер бит Башкортстанда яңа Президент. Уңай якка үзгәрешләр көтмисезме?
– Әлегә ул бу турыда әйтмәде. Рөстәм Хәмитов безгә, татар халкына, җанисәп алдыннан мөрәҗәгать итәр, аны федераль законнар нигезендә, Конституция кушканча үткәрергә кирәклеген әйтер дип исәплим.
– Әмма Рөстәм Хәмитов “Коммерсантъ” газетасына биргән интервьюсында татар телен башкорт теленең диалекты дип атады. Сез моны ничек кабул иттегез?
– Бу фикерне берничек тә кабул итә алмыйм. Ул бит техник, шуңа тарихны, этнографияне белеп тә бетермидер.
– Керәшеннәрнең “Туганайлар” газетасына июль-декабрь айларына Бакалы районында беркем дә языла алмаган. Язылырга теләүчеләргә бу газета инде чыкмый дип әйткәннәр. Башкортстан хакимияте ике республика керәшеннәре аралашуын яратып бетермиме?
– Халык үзе язылмаган дип уйлыйм. Бүген авылларда хәерчелек, эшләгән халыкка акча түләмиләр. Бу хәл башка төбәкләргә дә хас. Элек авылга кайтканда ТНВ күрсәтә иде, хәзер юк, дип әйттеләр. Сәбәбен белмиләр.
– Бакалы районында керәшеннәргә башкорт телен укыта башлау аркасында, алар татарча да, башкортча да яхшы итеп укый-яза белми, диләр.
– Бу тел бозу. Башкорт телен укыту аркасында керәшен татарларының теле бозыла башлады. Үзем татар мәктәбендә татарча укыдым. Аннан балаларга алтышар сәгать башкорт телен өйрәттеләр. Хәзер аны ике дәрес кенә калдырганнар, яңадан татар теле кертелә икән. Мөгаен, өстән шулай кушканнардыр. Балалар болай татарча сөйләшә, башкорт телен яратып бетерми.
– Башкортстан керәшеннәреннән чыккан зыялылар да үзләрен башкорт дип йөртә башлады. Бу нилектән?
– Бүген Президент аппаратында да, Министрлар Кабинетында да бер генә керәшен татары да эшләми. Бакалы районы башлыгы гына керәшен. Аның турында күпләр: бәлки, ул башкорттыр яки рустыр, шуңа тоталардыр, ди. Башкортстанда керәшен татарлары үзләрен күрсәтә алмый, шуңа күпләр башкорт дип языла. “Керәшеннәрне башкорт дип язабыз, безгә керәшеннәр кирәкми, аларны бетерәбез”, – дип уйлаулары дөрес түгел. Керәшеннәр барыбер бетмәс. Берничә булса да сакланыр. Мин керәшен татары булып калачакмын.
– Мамадыш районы Җөри авылында узган Питрау бәйрәменә быел Бакалы керәшеннәре килмәде. Әлеге дә баягы ике республика керәшеннәрен аерырга тырышумы бу?
– Питрау бәйрәмен үзебездә уздырырга уйлаган идем, ләкин барып чыкмады. Шуны әйтәсем килә: керәшеннәрнең яхшы җитәкчеләре юк. Татарстан җырчыларын Бакалыга кертмәделәр. Мисал өчен, Галина Казанцева бездә концертларын оештыра алмады. Эт койрыкка, койрык беткә дигәндәй, төрле сәбәпләр табып, концертлар үткәрергә рөхсәт бирелми. Яңа Президент моны хәл итәр, каршылыклар булмас.
– Бакалы районында Татарстанның “Бәрмәнчек” керәшен ансамбле дә концерт күрсәтә алмады бит.
– Аны да кертмәделәр. Соңгы вакытта Бакалыга башкорт артистлары гына килде. Шулай да хәзер татар артистлары да килә башлады. Бу сөенечле хәл. Алдагы көннәрдә кеше хокукларын, бигрәк тә керәшеннәрнекен, бозмаслар.
– Татарстанда керәшеннәр һәм мөселман татарлар халык санын алуда үпкәләшеп тә ала. Башкортстанда башкортлаштыру сәясәте башлангач, мөселманнар белән керәшеннәр берләшә башлады кебек.
– Әйе, элек алай ук түгел иде. Бүген бик якынайдык.
– Шулай да халык санын алу Башкортстанда ничек үтәр дип уйлысыз?
– Әгәр дә авылларны башкорт дип язсалар, судлашырга уйлыйбыз.
P.S.Владимир Зорин җанисәп һәм керәшеннәр турында
1 октябрьдә Русиянең этнология һәм антропология институты директоры Владимир Зорин халык санын алу турында интернет аша төрле сорауларга җавап бирде. Зоринга Николай исемле керәшен кешесе дә хат язды. Хат авторы 2002 елда Татарстан җанисәп нәтиҗәләре бозып күрсәтелү, күп керәшенне татар итеп язу, шуңа керәшеннәр саны 18 мең генә калуын яза. “2010 елда мондый хәл булмасмы, керәшеннәр турында нәрсә әйтә аласыз?” – ди Николай.
Владимир Зорин әлеге сорауга интернет аша аңлаешлы җавап биргән. Зорин җавабыннан күренгәнчә, рәсми органнар халык санын алу нәтиҗәләрен бозу турында хәбәр итмәгән.
– 2002 елда Русиядә барлыгы 24 мең 668 керәшен теркәлгән. Шуларның 18760ы – Татарстанда, 4510ы – Башкортстанда, 650е – Удмуртия Республикасында. Керәшеннәр беренче тапкыр 1926 елгы халык исәбен алуда теркәлә. Ул вакытта алар 101400 кеше була. Керәшеннәр “төгәл билгеләнеп бетмәгән халыклар” графасында саналган. Хәзерге галимнәр фикеренчә, керәшеннәр – православие динен тотучы татарлар. Совет чорында, атеизм вакытында керәшеннәрнең христиан динен тотуы гына аларга аерым халык булырга мөмкинлек бирми. Шуңа алар халык исәбен алуда теркәлми. Керәшеннәр беренче тапкыр 2002 елда татарлар составында күрсәтелде. Халык санын алуда халыклар барлыкка китерелми һәм юкка чыгарылмый, ә халыкның җаваплары искә алына, – диде ул.
Саша ДОЛГОВ
Комментарии