- 11.10.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №40 (8 октябрь)
- Рубрика: Архив
Автомәктәпләргә 25-50%ка бәяләр арту күсәк белән китереп сылагандай булды. Һәм беренче чиратта аерым кешеләр түгел, ә автомәктәпләр үзләре зыян күрә. Алар башта яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек үрчегән булса, хәзер киресенчә, гөмбәләрне чүпләү башланды – мәктәпләр берәм-берәм ябыла бара.
Әйтик, Мәскәүдә ел башында 300 автомәктәп булган. Шуларның икесе генә (!) Дәүләт автоинспекциясеннән «В» категориясендә йөртергә укытырга мөмкин, дигән рөхсәт кәгазе алуга ирешкән. Беренчесендә укыту – 40 мең, икенчесендә 42 мең сум. Болары рәсми лицензия алган мәктәпләр. Ә «кара» базарда бәяләр бермә-бер арзанрак – 16 меңнән 20 мең сумга кадәр. Дөрес, болар башкала бәяләре, ә анда, билгеле булганча, бар да кыйбатрак йөри. Тик төбәкләрдә дә бәяләр сизелерлек артты. 40 меңгә үк җитмәсә дә, бездә дә бәяләр 28-35 мең сумга кадәр сикерде.
Күпчелек автомәктәпләр хәзер психология буенча укытучылар эзләү белән мәшгуль, чөнки программада машина йөртүче һөнәренең психологик нигезләре дигән фәнгә дә сәгатьләр бүлеп бирелгән. Ә кайбер автомәктәпләр хәйләкәр ысул белән эш итә: юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче укытучы үзе үк психолог та була. Нәрсәгә кеше эзләп азапланырга?!
Автомәктәпләрне борчыган тагын бер проблема – машина йөртергә өйрәтү мәйданчыгы. Яңа нормативлар буенча аның зурлыгы 0,24 гектардан да кечерәк булмаска тиеш.
Илнең башка төбәкләрендә дә хәл җиңелрәк түгел. Әйтик, Нижгар өлкәсендә 84 автомәктәпнең 14е генә ЮХИДИ тарафыннан хуплау алган, Башкортстанда 256 мәктәпнең 8енә генә ачылырга рөхсәт бирелгән. Октябрьнең бишесендә Татарстан автомәктәпләрендә тикшерүләр дәвам итә иде әле. Республикада барлыгы 260 автомәктәп булуы билгеле. Шуларның ничәсе ЮХИДИ тикшерүен исән-имин чыгар – әлегә әйтүе кыен. Шулай да кайбер нәтиҗәләр билгеле инде. Әйтик, Казанда рәсми рәвештә 3 кенә автодром эшләп килгән. Аларның һәрберсе 20ләп автомәктәпкә хезмәт күрсәткән. Аңлашыла ки, мондый «юмарт» гамәл машинада йөрү дәресләренең сәгатен шактый киметкән.
Сентябрь уртасында ачылырга ярый дигән мөһер сугылган мәктәпләр бөтен Русия буенча 22 генә булган. Эшнең шулай акрын кыймылдавына күпчелек төбәкләрдә ЮХИДИ үзе гаепле, дип белдерә Дәүләт автоинспекциясе.
Гомумән, автомәктәпләрдә укыту нормативлары үзгәрү уңаеннан фаразлар һаман да тынмый. Әйтик, уку бәясе 100 мең сумга кадәр күтәрелергә мөмкин, дигән сүзләр дә йөргән иде. Шөкер, әлегә бу хәбәр гайбәт дәрәҗәсендә генә кала бирә. Уйламыйча эшли торган гамәл түгел шул. Бәяләр 30-40 мең сум булганда ук бушап калган автомәктәпләрнең, түләү тагын да күтәрелсә, бөтенләй кирәге булмаска мөмкин.
ОСАГО тарифы кыйммәтләнә
1нче октябрьдән «Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында»гы (ОСАГО) законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан машина хуҗасының иминиятләштерүчедән 400 мең сумга кадәр компенсация алу мөмкинлеге булачак. Моңарчы чик 120 мең сумда төгәлләнә иде.
Тик бу кагыйдә ОСАГО килешүен 1нче октябрьдән соң төзүчеләргә генә кагыла. Үзгәрешләр кабул ителгәнче үк килешү имзалап куйган машина ияләре исә аны кабат төзи ала. Компенсация түләгәндә исәпкә алына торган автомобильнең максималь тузганлылык коэффициенты да 80%тан 50%ка кала.
Документның имзаланмаган, ләкин эшләнү процессында булган тагын бер өлеше бар. Аның буенча, авария булу турында европротокол тутырсаң, ягъни проблеманы ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртмый гына хәл итсәң, 400 мең сумга кадәр компенсация алырга мөмкин. Әлегә бу сумма 50 меңнән артмый иде.
Автосөючеләр белә булыр: 1нче сентябрьдән шулай ук яңа кагыйдәләр кабул ителгән иде. Аның буенча зыян күргән машина хуҗасы иминиятләштерү компаниясеннән акчалата компенсация яки ремонтка юллама алырга хокуклы. Ә киләсе елның 1нче апреленнән авариядә сәламәтлеккә һәм гомергә зыян килгәннән түләнә торган компенсация күләме дә артыр дип көтелә. Хәзер ул күп дигәндә 160 мең сум булса, апрельдән 500 мең сумга җитәргә мөмкин.
Яңа кагыйдәләр ОСАГО тарифының да үсүенә китерергә мөмкин, дигән фаразлар да булган иде. Иминиятләштерү компанияләре фикеренчә, ул 40%ка артачак. Ә Үзәк банк тариф күп дигәндә 24%ка үсәр, дип белдерә. Бер чыганак буенча, ОСАГО полисы октябрьдә үк кыйммәтләнәчәк, башка мәгълүмат чаралары исә тариф 2015нче елның 1нче гыйнварыннан үсәр дип фаразлый.
Машинаң юл өстендә калса…
Екатеринбургта юл төзекләндерүчеләр бер машинаны битум белән катырып куйган. Эш булмаганнан гына шулай кыланмаган алар, билгеле. Төнлә шәһәр уртасында юл төзекләндерү эшләре барган. Бер машина нәкъ эшчеләр үтә торган юл өстендә калдырылган икән. Төн уртасында ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртып, аларның килгәнен көтеп эшсез тормассың бит инде! Чарасын тапкан эшчеләр: битумны машина өстеннән «сылаганнар».
Бу вакыйга уңаеннан Екатеринбург халкының фикере икегә бүленгән. Берәүләр, юл өстендә калдырмасын иде, башкаларга сабак булыр, дисә, икенчеләр юл төзекләндерүчеләрне гаепләгән. Мескен машинаның хәзер хәле ничектер – ул турыда чыганакта бер сүз дә әйтелмәгән.
Номерыңны каплама
Дәүләт Думасы ЮХИДИ хезмәткәрләренә машинаның номерын салдырып алуны тыйды. Кирәгеннән артык «каралткан», ягъни тонировка ясаткан яки иминиятләштерү кәгазеннән башка хәрәкәтләнгән «тимер ат»ны туктатып, номерын алып калу ЮХИДИ тарафыннан яратып кулланыла торган җәза иде. Хәер, номер салдыру очраклары моның белән генә дә чикләнми әле. Исемлектә шулай ук законсыз рәвештә махсус сигнал урнаштыру, таныклыксыз йөрү, кулланылыш вакыты чыккан ОСАГО полисы белән хәрәкәтләнү һәм шуның ише дистәләгән кагыйдә бозу бар иде. Күрәсең, бу хәл ДәүДума вәкилләренең дә эчен пошыра башлаган. Хәзер административ хокук бозулар турындагы кодексның «Транспорт чарасын эксплуатацияләүне чикләү» дип аталган 27.13нче маддәсенең 2нче өлеше гамәлдән чыгарыла.
Бер мөмкинлекне алгач, икенчесен бирми булмый бит инде. Дәүләт Думасы да моны күздә тотып эшләгән. Әйтик, механик «пәрдә» ярдәмендә машина номерын капларга теләгән шофер бөтенләй автомобиль йөртү таныклыгыннан колак кагарга мөмкин. Номерны видеокамерадан каплауга шулай ук күз йомарга җыенмыйлар. Бу гамәл өчен 5 мең сум штраф чәпәргә яки машина йөртү таныклыгын алырга мөмкиннәр. Номерны каплау дигәндә, чүпрәк, кәгазь яки фанер кисәге ише «пәрдә»ләр элү күз алдында тотыла.
Законга үзгәреш керерме?
РФ Хөкүмәте юлларда видеотеркәгеч (видеорегистратор) төшергән сурәтләрне судта дәлил буларак куллануны хуплады. Шулай итеп, депутатлар судта гаделлеккә ирешү очракларын арттырырга уйлый.
Хәер, бу депутатларның икенче тапкыр тырышуы инде. Беренче тапкырында закон проектын Дәүләт Думасының профильле комитеты кире каккан иде. Хөкүмәттәгеләр өметен өзмәгән, икенче тапкыр тырышып карарга булган.
Сүз административ хокук бозулар турындагы кодексның 26.7нче маддәсенең 2нче өлешенә үзгәреш кертү турында бара. Анда дәлил буларак игътибарга алына торган документлар саналган. Фото һәм видео материаллар «каралырга мөмкин» дип тамгаланган. Депутатларның нияте менә шул «мөмкин» дигән сүзне алып атып, «карала» дип кенә калдыру.
Әлеге үзгәреш кертелә калса, беренче чиратта машина йөртүчеләр отар иде. Видеотеркәгеч һәр «тимер ат»та диярлек бар. Авария булганда яисә ЮХИДИ хезмәткәре белән аңлашылмаучанлык килеп чыкканда, ул төшергән материал ярдәм итеп куяр иде. Тик әлегә судта аларга дәлил буларак игътибар юк дәрәҗәсендә.
Закон проекты хәзер Думада карала. Кем белә, бәлки, икенче тапкырында кабул да итеп куярлар.
Чыкма юлыма, эвакуатор!
Депутатлар түләүле эвакуацияне бетерергә тәкъдим итә. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасында карала да башлады инде.
Хәзер эвакуатор ничек эшли? Дөрес җиргә куелмаган машиналарны «чүпли», «тимер ат» хуҗасы аны акча түләп килеп алырга тиеш. Бу кемгә ошасын инде: берникадәр вакытка машинасыз да кал, өстәвенә, акчаңнан да колак как. Закон проектын эшләүчеләр дә җитди сәбәп күрсәткән: эвакуаторларның бу гамәле кагыйдә бозуның кимүенә түгел, ә күпчелек очракта гаепсез кешеләрне икеләтә җәзага тартуга китерә, дип белдергәннәр.
Закон проектында машинасын дөрес җиргә куймаган кешеләрне башкача җәзаларга киңәш ителгән. Дөрестән дә, чит илләр практикасы мондый очракта башка төрле алымнар белән дә нәтиҗәле эшләп булуын күрсәтә.
Һәлакәт урынын калдырып китәргә ярый
Машина йөртүче авария урынын полиция хезмәткәрләрен чакырмаган килеш калдырып китә ала торган очраклар арттырылды. Юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән тиешле үзгәрешләр «Российская газета»да басылып та чыкты инде.
Бүген, закон буенча, машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте булган урынны бары бер очракта гына калдырып китә ала: авария ике автомобиль катнашында булып, аларның икесе дә ОСАГО буенча иминиятләштерелгән һәм һәлакәттә кешеләр зыян күрмәгән булса. Аңлашыла ки, бу очракта машина хуҗаларының бер-берсенә дәгъвасы булмаска тиеш. Ә яңа кертелгән төзәтмәләрдән күренгәнчә, кешегә зыян килмәгән теләсә нинди очракта һәлакәт булган урыннан китәргә ярый. Милеккә салынган зыян да чикләү була алмый. Мисал өчен, багана яки агачка бәрелгән шофер да полиция чакырып тормый гына вакыйга булган урыннан китә ала. Бу очрактан зыян күрүчеләр булмаганда, билгеле.
Белгечләр фикеренчә, әлеге төзәтмәләр юллардагы бөкеләрдән котылырга ярдәм итәчәк. Ник дигәндә, хәзер зур булмаган һәлакәттән соң да полиция хезмәткәрләрен көтеп, бөтен юлны томалап, калган машиналарга хәрәкәтләнергә комачаулап торган очраклар адым саен диярлек. Шулай ук Дәүләт автоинспекциясе эшчеләренең дә эше җиңеләячәк.
Төзәтмәләр юл һәлакәте урынын калдырып киткән машиналарның һәрвакыт бертөрле җәза алуына да чик куярга тиеш. Хәзер мондый гамәл өчен 1-1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан колак кагу яисә 15 тәүлеккә кулга алыну яный. Бу төзәтмәләр тулы көченә эшли башласын өчен, иминиятләштерү компанияләренең эчке кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүе мәслихәт. Бүген, КАСКО буенча компенсация алу өчен, юл-транспорт һәлакәтен полиция хезмәткәрләренең теркәве кирәк. Тиешле төзәтмәләр 2015нче елның 1нче июленнән гамәлгә керергә тиеш.
Йөк машинасы алмыйлар…
Статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә ел башыннан алып августка кадәр йөк машиналары сату 16,4%ка кимегән. Моны җиңел машина алуның да кимүе белән бәйләп аңлаталар.
Илдәге автобазарның яртысын тотып тора торган «КаМАЗ», «Газ», «Урал» кебек йөк машиналарын сату 6,1%ка кимесә, үзебездә җыелган чит ил маркаларын урнаштыру 7%ка кыенлашкан.
Чит илдән керә торган йөк машиналары да кимегән, белгечләр анысының процентын 27,4 дип күрсәтә. Белоруссиядә эшләнә торган «Маз» Русиягә 29,3%ка азрак кертелә башлаган.
Ашыкма – штраф
Иванов өлкәсе депутатлары тизлек арттыру өчен штраф түләү чиген киметергә тәкъдим итеп ДәүДумага мөрәҗәгать иткәннәр иде. Русия депутатлары төбәкләргә федераль кануннарны бозмый гына вәзгыятьне үзләренә көйләргә тәкъдим итә. Ә моны бик җиңел хәл итәләр. Хәзер юл билгеләрен 10–20 берәмлеккә киметеп чыктылар. Ерак араларга йөрүче шоферларның сүзләренә караганда, бу нисбәттән Татарстан «алдынгы»: федераль канун кабул иткәнче 60–70 км-сәгать торган бик күп урыннарда бүген 40 саны тора.
Сәхифәне Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде.

Комментарии