- 11.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №40 (8 октябрь)
- Рубрика: Архив
Үзебезнең колхозда эшләп йөргәндә, урманга агач утыртырга барырга куштылар. Мин сөенә-сөенә киттем. Саф һава, кошлар сайрый, әз булса да, акчасы була дим. Бераз эшләгәч, акча китерделәр. Ул акчаның ничә сум икәне дә истә калмаган инде. 66 ел гына үткән бит югыйсә. Шул акчага стенага элә торган унлы лампа алдым. Сугыштан соң әйбер яңа чыга башлаган чак. Өстәлгә утыртырга матур көзге алдым. Тагын әз генә акча калды. Бокал алыр идем, акча бер бокаллык кына. Ә без өчәү бит: әни, мин, энем. Әти сугыштан кайтмады. Шулай да бер бокалны алдым бит. Кайткач, әнигә бүләк иттем. Әнием шунда бик тә сөенеп, кочаклап үпте. Җылы булып хәтердә калган шул – искә төшсә, хәзер дә йөрәккә рәхәт булып куя.
Оркыя ХӨСӘЕНОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Комментарии