- 11.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №45 (11 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Зәңгәрләрнең, алсуларның үз кичәләрен үткәрә торган клублары барлыгын белә идем. Әгәр андагы “бәйрәм”не күрмәсәм, бу темага язуым тулы булмас, дидем. Инде ният бар, ләкин юлдаш юк. Үзем генә шүрләтә дә, бәйләнсәләр… Ир-егет журналистлар шунда ук баш тартты… Исем ябышмагае, диделәр. Бездә экспериментлардан курыкмаучы, әллә нинди темаларны актарып чыга алучы журналист бар – “Татарстан яшьләре” газетасыннан Гөлнара Сабирова. Ул шунда ук ризалашты. Хәтта “Фараон” клубының кайдалыгын да табып бирде.
Элмә тактасы да булмаган, ябык клуб икән ул. Иртәрәк киленгән, беренче каттагы кафега кереп утырдык. Официант кыздан сорашабыз: нинди клуб ул “Фараон”? Белә икән. Тик безне кертмәячәкләр, дип кисәтте. Без Казан кунаклары гына, иртәгә китәсе, үзебезгә дуслар табып аралашмакчы идек дигәч, администратор белән сөйләшергә вәгъдә бирде, ләкин бераздан әйләнеп килде. “Юк, берәр таныш иптәшегезгә генә иярсәгез”, – диделәр…
– Гөлнара, помадаң бармы? Бәлкем кулына помада тоткан Илфат Фәйзрахмановны кертерләр, – дим.
Ләкин помадалар белән актерланырга туры килмәде, урамда клубны эзләп йөрүчеләргә юлыктык. Арада ерактан ук клуб кешесе икәнлеге күренә торган кеше бар иде. Аларга иярдек. Тоткарлык булмады, ниһаять, без эчтә…
БОЗЫКЛАР ДӨНЬЯСЫНДА
“Фараон”ны эзләү юлында Гөлнараны бер мәзәк белән көлдергән идем.
Ике бабай кызлар янына аулак өйгә барырга җыенган. Шунда берсе әйтә икән:
– Баруын барабыз, кертмәсәләр нишләрбез, оятка калырбыз…
Икенчесе:
– Кертмәсәләр, куркыныч түгел, кайтырбыз да китәрбез. Ә менә кертсәләр, нишләрбез?…
Чынлап та, нишләргә кирәклеген тиз генә абайлый алмадык. Бар да күренә торган уңайлы почмакны сайлап утырдык. Шунда килеп кергән ике кызның кочаклашып үбешә башлаганнарын күреп, авызымны ачып каттым. Гөлнара тиз айнытты, касыгыма төртеп: “Монда ак карга кебек утырырга ярамый”, – дип кисәтте. Чынлап та, администраторның сынаулы күз карашын озак тойдым әле үземдә. Монда зәңгәрләр генә туслана бит. Димәк, уйнарга кирәк булачак.
Гөлнарага кызыгучылар тиз табылды. Күрше өстәлдә исерешеп беткән кызлар аңа тәкъдим ясады. Каядыр кереп чыгарга да мөмкин, диделәр. Гөлнара, бераз соңрак, дип көч-хәл белән котылды. Тегеләр: “Соңрак соң булырга мөмкин, үкенечкә булмасын”, – дип тә карады. Хәер, бу залда бер Гөлнара гына күз төшәрлек иде, ахры. Хатын-кызның бу кадәр ямьсез була алуын күз алдына китерә алмый идем. Юынмаган, макияжсыз бит, жобалгы кием, кулда – сигарет, башта – кепка, авызда – кофедан, тәмәкедән каралып беткән тешләр… Нәфис зат булырга яратылганнар ничек шулай үзләрен гарипләндерә ала торгандыр, дип уйлап бетермәдем, иске танышларыбыз – безне клубка алып кергән пар – үз яннарына чакырды. Кушылдык табыннарына. Алар да алсуларны яратмауларын баштан ук искәртте. “Син аларга охшамаган, бу залда бердәнбер үзен караган кыяфәтле хатын-кыз, шуңа сезнең белән аралашабыз”, – диделәр Гөлнарага. Алсу (лесбиянка) кызларның бик тотнаксыз, хәтта хулиган булулары турында мисаллар санап киттеләр. Ә мин бу пар өчен конкурстан тыш идем…
Чынлап та, пар булып чыкты болар. Икесе дә Казан кешеләре, ләкин Мәскәүдә танышканнар. Инде 6 ел бергә “ирле-хатынлы” яшиләр икән. Берсе минем адаш – Илфат, татарча да сөйләшә, икенчесе – Роман. Илфат артыграк кәнфитләнә, ләкин килешмәсә, ошамаса да түзәргә кирәк безгә. Әле түзәргә генә түгел, үзебезгә дә әкият сатарга, рольгә керергә. Инде буташып кына бетмәсәк…
– Без, ирле-хатынлы, дим. Менә минем хатынга әйтегез әле. Ул чит хатыннар белән хыянәт итүемне гафу итми, ә менә егетләр белән булса, хыянәткә санамый, – дим.
Шул гына кирәк иде танышларыбызга. Алар үз гаиләләренең идеал булуын, хәтта Илфатның (мин түгел, Мәскәүдән) әти-әнисе дә (Романныкы юк икән) килешеп: “Сез бик бәхетле, бергә торыгыз”, – диюләрен сөйләп киттеләр. Болар өчен дә хатын-кыз белән булса хыянәт санала, ә ирләр булса, алар бер-берсенә рөхсәт итә. Шунда куркып калдым. Гөлнарага СМС юлладым: “Әзер бул, боларга секс кирәк булса, ничек котылырга?”. Гөлнара да СМС җаваплады: “Бүген кәеф икенче, башка чакта, диярбез…”
Танышларыбызны куркытмый гына әкият уйлап табып, сорауларны яудыра торабыз.
– Үзем дә, хатын да – нормаль кеше, ягъни гей һәм лесби түгел. Тик ара-тирә фантазия булгалый. Бәлкем, шуңадыр, аңлап та бетермибез инде. Ничек инде ике ир бергә яши ала?! Әйтик, минем носкием гел идән уртасында кала. Аны кем алып куя, кем юа? Мин күкәй генә кыздыра беләм. Ашарга кем пешерә? – дим.
– Бездә бу яктан тулы гармония. Бер-беребезнең артыннан җыясы юк. Икебез дә. Тормышта да, ятакта да тулы аңлашу…
Аңлашуы ничектер, ләкин бу сөйләшүдән, хәтта кайбер ишарәләрдән косасы килсә дә һаман сораштырабыз. Романның 24 яшьлек улы барлыгын да белдек. Дөрес, ул аны әтисе дип белми икән. Ә әнисе ялгыз калмас өчен, 38 яшьтә тапкан. Ә Романга ул чакта 18 генә булган.
– Улың зәңгәр түгелме соң? – дим.
– Чын гей, – ди 42 яшьлек Роман, горурланып. – Күрешеп торабыз. Әле беркөнне чүттән генә бергә булмый калдык. Миңа бит үз улым белән яхшы түгел, дип кенә тукталдым…
– Еллар үтәр, гаиләгез олыгаер. Сез бит ялгыз каласыз. Балалар да булмаячак…
– Бәлкем, мин Романга берәр бала таба алырмын, – дип сүзгә кушыла нәзәкатьле генә кулын ишарәләп Илфат.
– Мин берәр 16 яшьлек чибәр генә үсмерне уллыкка алырга каршы түгел, – дип март мәчеседәй күзләрен елтыратып елмая Роман.
Эчтән генә куркып куйдым. Бу бәндәләр күпме кешене юлдан яздырырга сәләтле, алар моны яманга санамый да. Бары хайвани теләк яшәтә боларны.
Сөйләшә торгач, аерым темаларга күчелде. Гөлнара белән Илфатның сүзләре килеште. Бу хатын-кызны кызыксындырган макияж, прическа, кремнар темасы иде. Илфат хатынша кеше буларак үзен карап яши. Җыерчыкларга игътибар итә. Нинди крем, чәчкә нинди буяу килешә… Зур белгеч икән. Әле мине дә шаккаттырды: баксаң, бар кремнар составында төп ингредиент мәни суы (сперма) икән. Ул болай да биткә бик файдалы, имеш… Шулкадәр тәфсилләп аңлата башлагач, укшый яздым хәтта.
Ә Роман күңеленә мин хуш килдем. Танымасыннар тагын дип хамелоен күзлегемне кигән идем (юкка, мин таныганнар очрамады, таныганнарын да сизмәдем). Бер салып кына алдым, тәмам гашыйк булган бу. Бөтенләй салдыртты. “Бу күзлек сине бик картайта. 50 яшь бирергә була алайса. Ә болай яшь чибәр егетсең (белми шул ул миңа, чынлап та, 50 тулып килгәнен)…” – ди. Прическам да “тулыксыз” икән. “Мин бик җитди эштә. Бездә шулай киенергә, чәчне дә шулай тарарга кирәк”, – дип котылмакчы идем дә, “Мин Илфатның да, башка дусларның да чәчен алам, ничек кирәген яхшы беләм”, – дигәч, рәхмәт әйтеп, киңәшен истә тотарга вәгъдә бирүдән башка чарам калмады.
Роман белән “Фараон” клубында озак кына көзге дә эзләдек (монда кеше үз кыяфәтен күреп, хурланмасын дипме, ул тәмәке төтененә балта элеп куярлык булган зәңгәр бүлмәдә генә икән, көчкә таптык). Әллә Мәскәү кунагының көзге эзләү нияте артында башка максаты булдымы, Аллага шөкер, мин исән. Көзге каршына басып, үземә нинди прическа кирәклеген аңладым. Аны ясатсам, бөтен зәңгәрләрнең күзе төшәр дип уйлыйм…
Сәгать бик акрын бара. Махсус программа буласы, диделәр. Кызыксындым, ул төнге бердә генә башланасы икән. Гөлнараны көтәргә көчкә ризалаштырдым. Көттек. Бию залына төшеп бастык. Ләкин микрофон алдында гаурәтләре белән боргаланучы ир белән хатын-кыз арасындагы затны күреп, инде мин дә башка түзәр әмәлем юклыгын аңладым. Әле ярый, Гөлнара акыллы, ул киемнәребезне алып төшәргә тәкъдим итте. Озак басып тора алмадык. Бар да стриптиз көтә. Ә без – ирек… саф һава… Мин әйдә диюгә, Гөлнара шатланып ишеккә борылды. Алдан разведка үткәрдем, теге танышларыбыз әле төшеп өлгермәгән… Һәм без иректә, үзебез белән үзебез… Без бәхетле! Якындагы машинага кунакладык. Гөлнарадан: “Иртәгә киләбезме?” дип соравыма, “Илфат абый, бу минем гомеремә җитәрлек тәэсир булды. Миңа башка кирәкми!”. Шунда шоферның көзгесе аша игътибарын сиздем. Турыдан бәрдем:
– Әллә таныдыгыз?
– Әлбәттә, таныдым. Мин бит татар малае. Телевизор карыйм. Чыгуга ук монда клуб кешесе буларак килмәвегезне аңладым.
– Гел шушында кеше ташыйсызмы?
– Әйе. Әле мин “Шүрәле” клубында сакчы да булып эшләдем.
– Бүген бу клубта минем күңелдә шик уятмаган чын ориентирлы салкын карашлы кеше – сакчы Вадим гына тоелды. Ул нормальме соң?
– Нормаль кеше ул.
– “Шүрәле”дә эшләгәндә хурланмый идеңме?
– Кайда да эшләргә кирәк бит инде. Беренче тапкыр ирләр стриптизы башлангач, чыгып качтым. Аннан ияләндем. Минем ориентация нормада. Миңа тимәсәләр, зыян китермәсәләр, аларда ни эшем бар?!
– Гейларны ташыйсың бит инде син? Алар нормаль кешеме синең күзлектән караганда? Башкалардан юмартракмы?
– Сез белеп торыгыз. Гейлар – начар кеше түгел. Менә пидараслар бар. Аларны бу темадагылар да яратмый. Алар бик шакшы халык. Барысын да булдыра. Юмартлыкка килгәндә, төрлесе бар…
Тик минем сезгә бер үтенечем: зинһар, “Фараон”ны пычратмагыз. Ул кирәкле клуб. Гейларны күрә алмау да ул – чир. Кешегә түзем булу кирәк. Ул язмышын сайлап алмый…
– Сиңа бәйләнмиләрме соң?
– Төрле чак була. Тик мин ничек сакланырга икәнен беләм. Аңлатам. Аңлаганы аңлый. Мин гей түгел. Ләкин аларга җирәнеп карамыйм.
– Без дә гей түгел, борчылма, рәхмәт мәгълүматыңа, клубыңа да зыян китермәслек итеп язарбыз, дип вәгъдә биреп төшеп калдык без Рәдис машинасыннан.
Өйгә каткач та, әле бүген дә гей-клуб тәэсирләрен анализлыйм. Ник, ни өчен, дигән сорауларга җавап эзлим. Һәм тәэсирләрем уңай түгел. Монда бозыклык, монда сәерлек… Дөрес, без җитәкләшеп йөрүче пар егет-кызларны да күрдек. Алар кемнәрдер? Әйтә алмыйм. Ләкин безнең Мәскәүдә яшәүче казанлы танышларыбыз сүзләренчә, клуб яшәргән. Элек анда өлкәнрәкләр йөргән. Ә хәзер үсмер кыяфәтле яшьләр тулган, диде алар. Ә мәскәүле Илфат белә. Ул үзләренең Казандагы гей оешмалары башлангычында торуларын, кайларда, ничек танышуларын тәфсилләп сөйләде. Элек, узган гасырда мондый клублар, интернет булмаган. Ә танышу бәдрәфләрдә барган… Монысы артык пычрак булганга, язмамда бу урынга урын калмады. Ә адашым Илфатка инде, үзе әйтүе буенча, 35 яшь. Дөрес, ул күпкә яшь күренә. Гәрчә “Чәчем агарды, аны буятам”, дисә дә. Мөгаен, яшәрергә крем өчен кулланыла торган “материал” ярдәм итә торгандыр…
Егет-кызларның, студентларның бирегә килүенең сәбәбе сыра белән аракының, керү билетының башка кафелар белән чагыштырганда арзанлы булуы белән дә бәйледер, минемчә. Кеше саны буенча хисаплап карадым, монда табыш алу турында сөйләшү бик бәхәсле… Кем ярдәм итә? Шушы арзанлык белән җәлеп ителгән яшьләр ориентирлары “ялгышкан” бәхетсезләр сафын тулыландырмасмы? Һәрхәлдә, зәңгәрлекнең үсүен теләүчеләр өчен бу клуб – бик файдалы оешма. Гәрчә ул шулай рекламасыз, элмә тактасыз эшләсә дә, аның кайдалыгын ачыклау бүген Казанда кыен түгел. Әле тагын бер клуб ачылган, диделәр. Анысына инде барырга, күрергә кыстый күрмәгез. Мин башка бармыйм.
Темага әле нокта куярга иртә. Вәгъдә иткәнчә, белгечләр сүзен дә ишетәсе килә бит. Анысы киләсе санда. Зәңгәрлек, алсулык табигать ялгышымы, әллә аның феноменымы, дигән сорауга җавап табасы бар ич!
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
(Дәвамы, башы 3 ноябрь санында)
Комментарии