- 12.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №1 (12 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Киез итекләр модага кергән икән дигән сүзләрне ишеткәләргә туры килә хәзер. “Мин беркайчан да мода артыннан кумадым, әмма гомерем буе салкыннарда киез итек кидем. Миннән күреп, кызым да алды. Дөрес, аныкы заманча, чигүләр белән. Ул да, нигә элек киез итек кимәдем икән, дип әйтә”, – ди Надежда Дряньзина.
Надежданың аякларында абыйсы баскан итек икән. “Элек авылда күпләр итек баса белгән, минем әтием, хәтта әнием дә бу хезмәтне белә иде”, – ди Надежда. Ә менә киез итекләр тарихына килгәндә, мөгаен, Урал якларыннан килеп чыккандыр, ди ул.
Киез тарихын барлау зарур
Татар дәүләт фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова итек дөньяга төрки халыклар аягы белән атлап киткән дигән карашта. Төрки халыклар белән багланышта булганга Русиядә киез эшләнмәләр көнкүрешкә кереп киткән дигән фикерләр дә бар.
– Тула басу, киез ясау – татарның бик күптәнге шөгыле. Татар киезне сәкесенә дә, идәненә дә җәйгән һәм шул ук киездән бишмәтләр дә теккән. Төрки халыклар һәрвакыт мал белән көн күргән. Сарык тиресен иләп тун иткәнбез, йонын кыркыганбыз – киез иткәнбез. Бу – халыкның бик күптәннән килә торган шөгыле.
Итек шунда ук сатылып бетә
Татарстан халкы быел Кукмарада эшләнгән чигүле, я булмаса тире-мех куеп эшләнгән киез итекләргә мөкиббән китә. Казанда итек сатучы Рамилә Хәлилова: “Киез итекләргә быелгыдай зур ихтыяҗ булганы юк иде”, – ди. Менә 10 ел инде ул итек сәүдәсендә.
– Алып килергә өлгермибез, шунда ук бетә. Фабрикаларда бер ай алдан ук син сораган үлчәмнәр юк. Кукмара фабрикасы бары тик зур ширкәтләр белән генә эшли. Мәскәүгә һәм төньяк илләргә җибәрә. Безгә, Казанга, килеп җитми дип әйтергә була, – ди ул.
Алар үзләре киез итек кәсебе белән көн күрүче Зур Кукмара авылына барып алып кайталар икән. Быел исә әлеге авыл итекчеләре көнне төнгә ялгап эшлибез дип белдерә. Нәрсә кирәген бер-ике ай алдан хәбәр итеп куймасаң, буш кул белән әйләнеп кайтуыңны көт тә тор.
Хәлилова сүзләренчә, Мәскәүдәге киездән заманча төрле аяк киемнәре эшләүче фабрика Кукмара киезе белән көн күрә. Төргәге-төргәге белән җибәрелгән киез Мәскәүдә әллә нинди рәвеш алып, Казанга кире кайта.
“Узган ел белән чагыштырганда, киез итекләргә бәяләр – ике, ә кайбер төрләргә ике ярымга артты”, – дип белдерә Хәлилова. Товар атна саен 25%ка артып кайта икән.
Кукмаралар Парижда Кукмара итеге алган
Кукмара киез итек фабрикасы җитәкчесе Шамил Әхмәтшин сүзне көлкеле вакыйгадан башлады. Татарстаннан Парижга турист булып барган ике кеше аннан бик матур киез итек сатып алып кайта. Һәм Әхмәтшин алдына дөньяда менә нинди итекләр дә ясыйлар дип чыгарып салалар. “Ак итек ул. Астындагы келәймәсен карасак, безнең итек булып чыкты”, – ди Әхмәтшин. Хәзер кайберәүләр Кукмараныкы дип, ялганлап та сата икән. “Йомшак итек басу өчен, 150 еллык традиция кирәк”, – дип белдерә җитәкче. Елына алар – 1 миллион, ә кайбер елларны миллион 200 мең итек баса.
Фабрика 720 кешене эшле иткән. Ел әйләнәсендә киез итек басалар, киез әзерлиләр. Ул киезне Русиядәге аяк киемнәре тегүче зур ширкәтләр сатып ала икән. Мондый метрлы киез Русиядә бер генә җирдә, бары тик Кукмарада гына әзерләнә.
Тарихка килсәк, XIX гасыр урталарында сәүдәгәрләр Вавилов, бертуган Родыгиннар, Комаровлар Кукмарада итек фабрикалары ачып җибәргән. “Бертуган Комаровларга 1889 елда Париж бөтендөнья күргәзмәсендә катнашкан өчен дәрәҗәле бәя биргәннәр”, – дип яза Кукмара районы сәхифәсе.
Наил АЛАН
Казан Мәскәүне алмаштыра аламы?
Русия Президенты Дмитрий Медведев русиялеләрне бер урында гына укмашып ятмаска чакырды. Яңа ел алдыннан Русиянең өч федераль телевизион канал җитәкчеләре белән очрашуы вакытында ул халыкның тигез рәвештә ил буйлап таралып яшәве Русиянең бөтенлеген көчәйтәчәген әйтте. Чыннан да, бүген халыкның күпчелеге зур шәһәрләргә күченеп китү ягын карый. Бу аеруча яшь буынга хас. Әгәр Татарстанда авыллардан яшьләр Казанга агылса, инде югары белем алганнар Мәскәүгә үк китү хәстәрен күрә.
Берничә ел Мәскәүдә яшәп Казанга кайткан “Үзебез” хәрәкәте координаторы Алия Сабирова моны акча эшләүгә мөмкинлекләр зуррак булу белән аңлата.
– Мәскәүдә акча эшләп була дигән фикер таралган. Чөнки анда яшәү дәрәҗәсе чит илдәге кебек. Әлбәттә, Мәскәүдә кыенлыклар да бик күп. Мисал өчен, теркәлү мәшәкатьләре, тормыш итүнең кыйммәт булуы… Ләкин “Күбрәк акча эшләп баеп китәрмен”, – дигән уй кешене һаман да шунда тарта, – ди ул.
Мәскәүлеләр төбәкләрдәге кешеләрнең ничек яшәвен күрми башлады дип саный ул. “Мәскәүдә күптән яшәгән һәм матди яктан тәэмин ителгән кешеләр төбәкләрдәге хәерчелек хакында аңламый да. Шуңа башка төбәкләр дә Мәскәү кебек “күтәрелеп” китсен өчен, Русия җитәкчелегенең бу проблемага җитди каравы кирәк”, – ди ул.
Шул ук вакытта “Итоги” журналы Русиянең яңа башкаласы булырга мөмкин берничә шәһәр исемен тәкъдим итте. Бизнес-online язуынча, алар арасында Мәскәү, Владивосток, Подольск, Пермь, Тверь, Түбән Новгород, Владимир шәһәрләре белән беррәттән Казан да бар. Казан шәһәрен исә Русия Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов яклап чыккан. Аның фикеренчә, башкаланы Казанга күчерү – бик мөмкин хәл. “Ул бик уңайлы урында – ил үзәгендә, Идел һәм Казансу елгасы кушылган урында урнашкан. Шулай ук көнкүреш шартлары да бик уңай. Искиткеч инфраструктура: яхшы юллар, тулаем газлаштыру. Бай мәдәният һәм тарих”, – ди ул. Шулай ук Морозов Бөтендөнья банкы мәгълүматларына таянып, Казанның Русиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда бизнес алып бару өчен уңайлырак булуын искә ала.
Әмма Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич Морозов сүзләрен «сафсата» дип атады. “Аны беркайчан да акыллы кешегә санаганнары булмады”, – диде ул.
Алия Сабирова шулай ук Казанның Русия башкаласы булуы чынга аша торган әйбер түгел дип саный. “Казан шул ук функцияләрне үтәсә дә, барыбер руслар аны беркайчан да башкала итмәячәк, чөнки бу тарихи яктан аларның “эчләрен кытыклый” торган бер әйбер. Әлеге хәл Казанны бер алганнан соң кире биргән кебек була”, – ди ул.
Шул ук вакытта Сабирова Казанның Русия башкаласы булуын теләмәвен әйтә. Чөнки бу очракта ул үз «нурлы» йөзен югалтачак дип саный. Аның сүзләренчә, Казан болай да гел үсештә. Чөнки анда авылдан гына түгел кечкенә шәһәрләрдән дә күчеп киләләр. “Казан фактик яктан шушы Идел буе башкаласы бит инде. Чөнки иң эресе һәм иң көчлесе. Рус кебек халыкларга башкала функциясен үтәүнең кирәге юк. Мин анда элекке Казан ханлыгындагы кебек татарлар, мөселманнар, төрки халыклар, фин-угырлар яшәвен телим”, – ди ул.
Ландыш ХАРРАСОВА
Вакыйгалар дисбесе
Көне-төне телевизор карау, ашау-эчү туйдырып бетсә дә, Яңа ел каникулы узып та китте. 7 гыйнвар – православие дине вәкилләре өчен зур бәйрәм. Алар Раштуа бәйрәмен үткәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү патриархы Кириллны һәм Казандагы архиепископ Анастасийны шушы көн белән котлады.
УТЛЫ СИГНАЛ БИРГӘН
Мөслим районы Яңа Уса авылында яшәүче 35 яшьлек бер адәм үзенә маҗара тапкан. Төнге сәгать 11дә бик каты салмыш хәлдә өенә кайтып барганда, бер йорт каршында учак ягып җибәрә ул. Бу учактан чыккан янгын бер гаепсез гаиләнең абзарлары янып бетүгә сәбәпче була.
Әлеге егет үзенең бертуганы йорты яныннан үтеп барганда, кардәшләренең хәлен белеп чыгарга һәм, мөгаен, бераз “ягулык” өстәргә теләгән. Ләкин аның тәрәзә шакуына җавап булмый. Теге сәрхуш өйдәгеләрнең игътибарын җәлеп итәр өчен, бер кочак салам салып учак яккан. Әйтерсең ул ерактан очкыч көтеп торучы бер партизан. Әмма учак ялкыны беркемнән сорап тормыйча, абзарга үрмәләгән. Янгынны күреп, өй хуҗалары йөгереп чыккач, теге сәрхуш “партизан” үзенең ялгышуын аңлаган. Ул учак яккан йортта аның бертуганы түгел, ә бөтенләй башка кешеләр тора икән бит. Хәер, аларга да бәла кирәкмәс иде. Йорт янмаган, ләкин янып беткән алачыклар 300 мең сумлык икән.
КАЗАН КАРДАН ЧИСТАРДЫ
Һава торышы, ниһаять, тотрыкланып, буран туктагач, Казан урамнарында карларны чистартучы машиналар күренә башлады. Югыйсә йөзләгән кар көрәү машинасы эшләгәне хәбәр ителсә дә, моңа кадәр алар күзгә ташланмады.
ЭТ ҖИГҮГӘ НИ ҖИТӘ!
6 гыйнварда Яшел Үзәндә Русия эт өйрәтүчеләре федерациясенең “Алтын чана-2011” бәйгесе үтте. Казан, Мәскәү, Чиләбе, Ижау, Тула һәм башка яклардан килгән чабыш этләре бик хәтәр ярышты.
Казан эт җигүчеләре бары тик яшьләр, дөресрәге, балалар ярышында гына җиңде. Хәер, Казанда эт җигүчеләр әле икенче ел гына бу спорт белән мавыга башлаган.
МӨФТИ АЛЫШЫНА, ДИЛӘР
13 гыйнварга Казанда Татарстан Диния нәзарәтенең пленумы билгеләнгән. Анда мөфтинең хисабы һәм башка кайбер агымдагы мәсьәләләр тикшерелә, диләр. Соңгы көннәрдә мөфти Госман Исхакыйның үз тарафдарлары белән алдан ук саубуллашуы мәгълүм булды. Ул шушы көннәрдә мөфти вазифасыннан китәргә җыена икән.
Бу турыда рәсми юк, тик имамнар һәм хәзрәтләр үзара шул турыда сөйләшә. Узган ел ахырындагы Чистай, Норлат вакыйгаларыннан соң хөкүмәт каршындагы дин эшләре идарәсе ябылып, Президент аппаратында ачылды. Яңа мөфти итеп тәкъдим ителүчеләр турында да ачык мәгълүмат юк.
Мөфти урынбасары Мансур Җәләлетдин, Ханты-Манси өлкәсе мөселманнар җитәкчесе Таһир Саматов һәм башка кандидатлар искә алына. Әмма Диния нәзарәтенең эш тәртибен белүчеләр пленум утырышында мөфти сайлана алмау турында әйтә. Шулай булгач, мөфти вазифаларын башкару чираттагы корылтайга кадәр аның беренче урынбасары Илдус Фәйзгә күчәргә мөмкин, диләр.
Хәер, республика мөселманнарының иң зур җитәкчесе китү яки калу турында фаразлар беренче тапкыр гына чыкмый.
ӨЧЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫ КАЙЧАН БАШЛАНЫР?
Гыйнвар башындагы сәяси тынлык һәм иҗтимагый торгынлык шаукымы астында әллә нинди көтелмәгән хәлләр һәм маҗаралар булырга мөмкин. Казан уртасындагы Болак буенда урнашкан бер бинада сәяси технологлар җыелды. Анда Мәскәүдән килгән Көнчыгышны өйрәнүче галим Александр Собянин Өченче Бөтендөнья сугышына әзерлек турыда 2 сәгатьлек лекция сөйләде. Кыргызстанда туган, Петербургта укыган, Төньяк Кавказда һәм Үзәк Азиядә эшләгән Александр Собянин заманында Яр Чаллыда “КамАЗ” ширкәтендә тимер кою җиһазларында эшләгән. Соңгы елларда ул Мәскәүдә чик буе хезмәттәшлеге берләшмәсенең стратегик план кору үзәген җитәкли.
Абхазия, Осетия вакыйгаларында катнашкан, йөзе белән кыргызга охшаган, үзен рус кешесе һәм Путин тарафдары итеп игълан иткән бу шәхес дөньяның барлык зур илләре дә берничә елдан башланачак зур сугышка әзерләнә, дип саный. Ул ясаган фаразларның берсенә караганда, сугышның сәбәбе – уран, нефть, газ запасларын кулга төшерү.
Бу сугышта иң әһәмиятле рольне АКШ, Русия, Кытай һәм киләчәк бәрелештә җиңүгә шанслары зур булмаган Япония, Европа Берлеге һәм ислам дөньясы илләре уйный.
Римзил ВӘЛИ
Хәмитов элекке Президентка «тибеп» үтте
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үзенең тәүге Яңа ел котлавын русча ирештерде. Анда ул: “Башкортстан хакимияте күп еллар гади кешеләр мәнфәгатьләреннән ерак торды, үз кануннары белән яшәде, яңа елда безгә хакимиятне халыкка йөзе белән борырга туры киләчәк. Гадел хакимият оештырырга тырышачакбыз”, – диде.
Шулай итеп, Хәмитов чираттагы тапкыр Мортаза Рәхимовка «тибеп» үтте.
Мөнир ВАФИН
Назарбаев мәңгелек түгел
Нурсолтан Назарбаев үзен 2020 елга кадәр Казахстан Президенты итеп калдыруны күздә тоткан референдумнан баш тартты.
Нурсолтан Назарбаевның бу фәрманы илнең массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыкты. Шуңа да карамастан Семипалат дәүләт университеты ректоры Ерлан Сыдыйков җитәкләгән төркем халыктан референдум уздыру турында имза җыюны дәвам итә. Аның сүзләренчә, өч миллионнан артык имза җыелган. Назарбаев тарафдары сенатор Берик Имашев моның халыкта яклау табуын әйтә.
Әгәр референдумда халыкның күпчелеге Назарбаевның вәкаләтләрен озайтуны хупласа, ул тагын ун елга, ягъни 80 яшенә кадәр идарәдә калачак дигәнне аңлата. Чөнки 2012 елга билгеләнгән сайлау инде узмаячак.
Әмма Кушма Штатлар демократик сайлау уздырмыйча гына Назарбаев вәкаләтләрен озайтуны тәнкыйтьләп чыкты. Алар бу илдәге демократия үсешенә аяк чала дип саный. Үз вазифасыннан китүче АКШның Казахстандагы илчесе Ричард Хогланд Астанада узган хушлашу матбугат очрашуында: “Халыкның үз фикерен белдерүгә демократик хокукы булсын өчен, “әйе” яки “юк” дип җавап бирү генә җитми, аларның төрле идеяләр һәм шәхесләр арасында сайлау мөмкинлеге булырга тиеш”, – диде.
Оппозиция исә Назарбаевның референдумнан баш тартуы да нәкъ шул халыкара җәмәгатьчелеккә юнәлдерелгән дип саный. Коммунистлар партиясенең элеккеге җитәкчесе Серикболсын Әбдилдин сүзләренчә, шул рәвешле ул үзенең диктатор, монарх булмавын күрсәтергә тели. “Ахыр чиктә, барыбер, халыкка каршы килә алмыйм дип, референдумнан файдаланачак. Чөнки имза җыю әле дә дәвам итә”, – диде ул.
Оппозициядәге сәясәтчеләр Назарбаевның референдумнан баш тарту карары бу элекке тамашаның бер өлеше генә дип саный. Чөнки элегрәк парламент аңа төрле өстенлекләр булдыруны истә тоткан “Илкүләм юлбашчы” исемен бирү турында канунга төзәтмәләр керткәч, Назарбаев рәсми рәвештә аны имзалаудан баш тартты. Ләкин ул канунга чикләү куймагач, ул берникадәр вакыттан соң автомат рәвештә гамәлгә керде.
Сәясәт белгече Досим Сатпаев бу юлы да шундый хәл кабатлану ихтимал дип саный. “Алар бу референдум һәм Конституцион үзгәрешләр турындагы тәкъдимне Президентка тагын бер кат кертергә мөмкин”, – ди ул.
Күптән түгел депутат Ирак Элексеев Назарбаев баш тартса да, парламентның аны 2020 елга кадәр Президент итеп калдыру турында Конституциягә үзгәрешләр кертергә хокукы барлыгын әйтте.
Көтүче малае Назарбаев 1940 елның 6 июлендә Чемолган авылында туа. Яшьтән үк металлургия корылмасында эшли башлый һәм тиздән илнең коммунист җитәкчеләр рәтен тулыландыра. 1989 елны ул Казахстан Республикасы коммунистлар партиясенең беренче секретаре була һәм бер елдан инде Советлар берлеге таркалгач, ил Президенты итеп сайлана.
Ландыш ХАРРАСОВА
Комментарии