- 12.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №1 (12 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Ун көнгә сузылган Яңа ел бәйрәмнәрендә эчкечелектән 132 кеше зыян күргән. Шуларның 38ендә алкоголь психозы, ягъни халык теле белән әйтсәк, “белая горячка”. Шешә белән мавыгып сәламәтлеген какшатканнар арасында яше алтмыштан узучылар да, хатын-кызлар да бар. Коткару хезмәте вәкилләре әйткәнчә, хәмер белән уйнау шактый янгыннарга да сәбәпче булган. Утта бу ял көннәрендә 16 кеше җан тәслим кылган.
Вәхшилек
7 гыйнварда Әгерҗе тимер юл станциясенең ташландык базасында 8 яшьлек кыз бала мәете табылды. Тикшерүчеләр ачыклаганча, аны көчләгәннәр, каты кыйнаганнар һәм буып үтергәннәр. Хәзер вәхшилек кылучыны ачыкларга маташалар. Ә менә Мари Илендә 24 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды инде. Ул 5 гыйнвар кичендә үзенең 9 яшьлек кызын көчләгән.
Пенсияләр күпмегә артыр?
1 февральдән Русиядә пенсияләр арта. Страховкалау өлеше 8 процентка күтәреләчәк. Хәзер республикада уртача пенсия күләме 7240 сум. 1 февральдән ул 7820 сумга җитәргә тиеш, диләр. Чираттагы арту 1 апрельгә билгеләнгән, ул шулай ук 8 процент тәшкил итәчәк.
Ризык кыйммәтләнә
Узган елда Русиядә төп азык-төлек продуктлары ике тапкырга кыйммәтләнгән. Бу исемлектә беренчелек карабодай ярмасы, бәрәңге һәм кәбестә кулында икән. Берләшкән милләтләр оешмасы вәкилләре әйткәнчә, шундый ук хәлләр дөнья күләмендә дә бара. Соңгы ун елда азык-төлеккә бәяләр 80 процентка арткан. Һәм биредә иң төп сәбәп – корылык түгел, ә базарны үз кулларына алып бетергән эре алыпсатарларның спекуляция белән шөгыльләнүе.
Хакимиятне мыскыллаучы әкият
Камчаткада җирле хакимият балачактан таныш “Золушка” әкиятен күрсәтүне тыймакчы. Җирле драма театры аны махсус Яңа ел бәйрәмнәренә әзерли. Бер тамашага губернаторның беренче урынбасары Ирина Третьякова да килә. Ләкин әкият аңа ошамый. Түрә анда хакимиятне мыскыллау чаткыларын күрә. Сәбәбе – патша улының, Золушка төнге уникедә китмәсен, озаграк торсын дип, сәгать укларын бер сәгатькә артка күчерүе. Эш шунда ки, Президент Медведев карары белән илнең берничә төбәгендә, шул исәптән Камчаткада сәгать чикләрен киметү кампаниясе бара. Камчаткада исә халык моңа каршы, күнегелгән вакыт буенча яшәргә тели. Третьякова әкияттә шуннан көлүне күргән бугай. Бер тамашаны хакимият өзәргә дә маташа, ләкин тамашачы басымы астында чигенергә мәҗбүр булган.
Познер демократияне тоя
Танылган тележурналист Владимир Познер Русия телевидениесендә ирек барлыкка килүен белдерде. Моны ул Президент Медведев исеме белән бәйли. Аның сүзләренчә, хәзер тапшыруларга теләсә кайсы кунакны чакырырга һәм уйлаганыңны әйтергә мөмкин. Медведевны мактап, Познер аның Путиннан аермалы ягы дип, органнарда хезмәт итмәвен әйтә. Тележурналист сүзләренә ышанганда, Беренче каналда чыгучы “Времена” тапшыруын да ул Путин системасының басымын тоеп, үз теләге белән япкан. “Кайбер темаларга кагылырга, кайбер нәрсәләрне әйтергә ярамый башлагач, тапшыруым минем үземә ошамый башлады”, – ди ул. Шул ук вакытта, күптән түгел генә Познерның тапшыруын эфир алдыннан “тураклаганнар” иде, ләкин ул бу хакта ләм-мим сүз әйтмәде.
Сарбаевны – судка?
Башкортстанның элеккеге премьер-министры Раил Сарбаевка карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Ул вәкаләтләрен үз файдасына куллануда шикләнелә. 2009 елның декабрендә Сарбаев, Мортаза Рәхимовның улы Урал белән очрашу өчен, Австриянең Вена шәһәренә самолет яллап барып кайта. Әлеге очыш премьер-министрның эшенә берничек тә бәйле булмый, ләкин 1,5 миллион сумлык чыгымнарны бюджет күтәргән. Хәзер тикшерү бара.
Сабак булган…
Казан мэры Илсур Метшин сишәмбедә үткәргән киңәшмәдә шәһәрне кардан чистарту системасының тәмам искергән һәм таушалган булуын белдерде. Техника иске, яңасын алырга кирәк. Декабрьдәге мәхшәрдән сабак алырга чакырып, мэр тиз арада яңа комплекслы чаралар уйлап табарга кушты. Шул ук вакытта башкала түрәләре соңгы 100 елда бу кадәр карның булмавын янәдән искә төшерде. Синоптиклар исә чәршәмбедән янә буран чыгасы дип кисәтә…
Утсыз калмагаек
Татарстанда быел электр челтәрендә яңа һәлакәтләр булырга мөмкин. Бу хакта Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре кисәтә. Декабрь аенда республикада 200 мең кеше утсыз калган иде инде. Ул вакытта өзелгән чыбыкларны ялгауга бер атна чамасы вакыт китте. Шуңа күрә шәмнәр һәм керосин лампаларын алып кую хәстәрен күрү бер дә артык булмас кебек…
Кошлар ник үлә?
Төркиядә шушы көннәрдә сыерчыкларның күпләп һәлак булу очрагы ачыкланды. Белгечләр моның сәбәпләрен ачыкларга маташа, ләкин әлегә рәтле-юньле аңлатма яңгыраганы юк. Соңгы вакытта кошлар үләксәсен торган саен ешрак табалар. Яңа ел алдыннан Кушма Штатларның берьюлы берничә штатында меңәрләгән кош берьюлы һәлак булды. Шундый ук хәлләр Швеция, Италия һәм Канадада да күзәтелде. Узган җәйдә Яр Чаллы һәм Казанда билгесез сәбәптән күгәрченнәр үлгән иде.
Хайваннар санын алу?!
1 гыйнвардан 15 февральгә кадәр Башкортстанда кыргый җанварларны исәпкә алу уза. Урманчылар кардагы эзләр буенча республикада күпме һәм нинди җәнлек, кош-корт яшәгәнен ачыкларга тиеш. Әлеге эш табигый байлыкларны саклау өчен кирәк, диләр.
Комментарии