- 12.02.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №6 (13 февраль)
- Рубрика: Архив
Майя календарендагы ахырзаманнан исән котылып Кытай календарендагы елан елына кердек. Русия тарихындагы зур үзгәрешләр елан елына туры килгән.
12 ел саен кабатланучы елан елы яхшылардан саналмый. 11 сентябрь һөҗүмнәре дә, Тяньаньмэнь мәйданындагы күпләп үтерү дә, Бөек депрессиянең башлануы да елан елларына туры килгән. Өстәвенә, 2013тәге елан елы – Кара су еланы елы. Кара су еланы елы 60 елга бер мәртәбә була һәм күп кенә астрологик күренешләрнең бергә туры килүе бу елдагы вакыйгаларны аеруча катлауландырырга мөмкин, дип фаразлана.
Тарихка карасаң, Русиядәге зур үзгәрешләрнең дә күбесе елан елына туры килгән.
Русиядәге күренекле астролог һәм Темпораль тикшеренүләр фонды җитәкчесе Павел Свиридов: «Елан елы башка еллардан аерыла, Русия өчен ул һәрвакыт бик мөһим ел булган, тирән социаль һәм сәяси үзгәрешләр алып килгән. Тагын 12 ел узды һәм без 2013 елан елына кердек. Бу елда илебездә зур үзгәрешләр башланачак», диде.
Чыннан да, тарихка әйләнеп баксаң, ХХ гасырда хәлиткеч вакыйгалар елан елында булган. (XIX гасырда Александр патшаның үтерелүе дә елан елына туры килә).
1905 елда Русиядә беренче инкыйлаб була. Эшчеләр күтәрелеше белән Русиядә патша хакимиятенең ахыры башлана. Тагын 12 ел үткәч Октябрь инкыйлабы җиде дистә елга сузылган коммунистлар чорын башлый. 1929 елда Советлар Берлегендә күмәк хуҗалыклар төзү башлана. Бу чара халыкны күпләп Сталин лагерьларына озату, халыкның ачлыктан күпләп кырылуы белән тарихка кергән.
Тагын 12 ел узгач, 1941дә сугыш башлана. 1953 елда Иосиф Сталин үлә. ХХ гасырның соңгы елан елында, 1989да Көнчыгыш Европа илләрендәге инкыйлаблар белән коммунистик хакимият җимерелә башлый.
Чираттагы елан елына керү белән Русиядә быел нинди үзгәрешләр булыр дигән сөйләшүләр җанланып китте. Күп кенә астрологлар быел Русияне инкыйлаб көтмәсә дә, тирән финанс кризисы башланырга мөмкин, дип фаразлый. Шулай да, кайберләре Русиядә зур үзгәрешләр булмас, дип исәпли.
Наиф АКМАЛ.
Балалар йортларындагы гарип ятимнәрне яклау туктамый
Күренекле актриса һәм «Тормыш бүләк ит» хәйрия фонды җитәкчеләренең берсе Чулпан Хамматова Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, Кушма Штатлардагы булачак әти-әниләре белән танышырга өлгергән ятим балаларга ташлама ясарга сорады.
Билгеле булганча, ятимнәрне АКШ ватандашларына уллыкка-кызлыкка алуны тыйган канун кабул ителгәнгә, булачак әти-әниләре белән танышырга өлгергән, гаиләле булам дип өмет чаткысы кабынган, чит илгә җибәрү өчен рәсми документлары әзерләнә башлаган күпләгән авыру ятимнәр дә китә алмаячак.
Пәнҗешәмбе көнне үткән «Ятимнәргә чикләр юк» дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүендә Хамматова, әгәр бала балалар йортыннан үзен алачак әнисен көтә икән һәм көтеп ала алмаса, үсә төшкәч ул «бу илгә нәфрәт белән караячак», дип белдерде. Актриса өч ел буе Русиянең төрле хөкүмәт оешмаларының ишекләрен таптаган, әмма рәсми документлары эшләнеп бетмәгән әниләргә балаларын алырга рөхсәт бирергә кирәк дип тәкъдим итте.
«Без барыбыз да канунның көченә керәчәген аңлыйбыз. Хәзер бер-берсен күрергә өлгергән әни-балаларга чыгарма сорарга гына мөмкинлегебез кала, чөнки төзәтеп булмаслык хәлләргә китерергә мөмкин. Безнең башкалар язмышына керешергә хакыбыз юк», – диде Хамматова.
Американ гаиләләренә Русиядән балалар алуны тыю темасына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә сәнгать әһелләре, ятимнәрне инде тәрбияләүче АКШ ватандашлары да катнашты. Бу чара вакытында 81 американ гаиләсенең Русия җитәкчелегенә балалыкка алу документларын эшләп бетерү мөмкинлеге бирү үтенече язганлыгы да билгеле булды.
Гыйнвар башында Путин имзалаган Русиядән авыру ятимнәрне Кушма Штатларда гаиләле итүгә каршы канун киң җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудырды. Иҗади интеллигенция дә авыру ятимнәр язмышы белән уйнаган канунның әхлаксыз булуын, кеше хокукларын бозуын әледән-әле белдереп килә.
Бер ай чамасы элек Русиянең билгеле артисты Татьяна Догилева да, Русия думасында бу канун кабул ителгәч, үзе белгән дума депутатлары: гимнаст Алинә Кабаева һәм режиссер Владимир Борткога видеомөрәҗәгать юллаган иде.
«Мин актриса, сәясәт белән шөгыльләнмим, әмма аның белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә торган кешеләр бар. Бу аларның эше. Әмма балаларны нигә аңа тартырга? Үзләренең олыларча, куркыныч һәм ямьсез уеннарына? Нигә йортсыз, яклаучысы булмаганнарны үлемгә дучар итәргә? Минем хәзер дума депутаты, гимнаст булган чакта мин белгән Алинә Кабаевага мөрәҗәгать итәсем килә. Алинәнең артист буласы килеп минем белән киңәшергә дә килгәне бар иде… Алинә, нигә син бу канунны якладың? Син бу бәхетсез һәм авыру балаларны күз алдына китерәсеңме! Сиңа алар кызганыч түгелмени? Алар үләчәк бит! Уяныгыз! Үз акылыгызга килегез!» – диде Догилева.
Билгеле булганча, 2013 ел башына кадәр мәхкәмә карары кулларында булган американ ата-аналары гына балаларны алып китә алачак. Документларны ахырына җиткерә алмаган башкалар, балалар белән инде берничә тапкыр күрешкән булуга карамастан, бергә булу мөмкинлегеннән мәхрүм булачак.
Мәхкәмә карары булып, әмма ул көчкә керергә өлгермәгәнгә, берничә американ гаиләсе бигрәк тә авыр хәлдә калды. Берничә пар үз хокукларын яклап Европада кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Алар балаларны алып китәргә формаль рөхсәт булса да, 1 гыйнвардан соң эшләрнең тоткарлануын шикаять итә. Русия әлеге мәсьәләдә 18 февральгә кадәр җавап бирергә тиеш.
Наил АЛАН.
Полициягә электр коралы тарату оппозициядә шик уята
Русия эчке эшләр министрлыгының ашыгыч рәвештә электрошокерлар сатып алуын интернетта фикер алучыларның күпчелеге халык күтәрелешеннән курыккан хакимиятнең протест белдерергә чыгучыларны бастырырга әзерләнүе дип бәяләде. Министрлык бу елда 6800 электрошокер сатып алуга 57 миллион сум чамасы акча бирә.
Тиздән полиция хезмәткәрләре кулына эләгәчәк АИР-107У шәкелендәге электрошокерлар иң көчле электрошокерлардан санала. 70-120 киловольт белән сугучы электр коралын 4-5 метрераклыктан да кулланып була. Бу корал40 сантиметрчамасы озынлыктагы, авырлыгы ярты килограммнан бераз гына артыграк булган таяк рәвешендә ясалган.
Полиция бу корал көчләр тигезсез, шул ук вакытта утлы корал куллану өчен нигез булмаган очракта җинаятьчене тоткарлау өчен кирәк, дип белдерә. Мисал өчен, электрошокер хәмердән яки наркотиктан исереп агрессив кыланганнарга, этләргә каршы нәтиҗәле корал булачак, диелә. Министрлык әйтүенчә, электр коралы, мисал өчен, өч полиция хезмәткәренә биш кешелек төркем һөҗүм иткәндә дә нык файдалы булачак. Бу корал кешене 15 секундтан алып 15 минутка кадәр вакытка нейтральләштерә. Аның никадәр көчле тәэсир итүе кеше организмының никадәр нык булуына бәйле.
Табиблар әйтүенчә, йөрәкләре ныклы булмаган кешеләр, бу электр сугуы күкрәк өлешенә туры килгән очракта, үләргә мөмкин. Форумнарда фикер алышучыларның кайберләре бу корал полиция кулына эләккәннән соң йөрәк авыруыннан үлүчеләрнең артачагын фаразлый. Бер фикер алышучы полиция хезмәткәрләренең аны тизрәк берәр кешегә карата сынап карыйсы киләчәк, дип халыкны сак булырга чакыра. Шул ук фикерләшүдә катнашучы икенче берәү: «Хәзер инде хаксызга да, хаклыга да эләгәчәк. Бернәрсә булдымы – мә, сиңа. Ә бит кемгәдер карата бу коралны һич кулланырга ярамый – йөрәге түзмәячәк. Полиция бу коралны кемгә карата кулланырга яравын, кемгә ярамавын каян белсен?» дип яза.
Башка берәүләр электрошокерны шампан шешәсен алыштырачак азаплау коралы итеп күрә. Алар фикеренчә, шампан шешәсе кулланганнан соң тупас азаплау эзләре калса, электр коралы белән азаплау нәтиҗәләре бик күренмәячәк.
Күпләр полиция хезмәткәрләренә бу яңа электр коралын таратуны халыкның протест чараларын бастыруга әзерлекнең бер өлеше итеп күрә. Электрошокерларны оппозициянең җәйге активлашу чорына өлгертерләр, диләр. «Путин хакимияте яхшы да инде, полицияне халыкка каршы коралландыра… Эх, күрсәтәчәкләр инде гади халыкка» дип яза Vinsenty тәһәллүсе алган форумчы. Тагын бер фикер алышучы: «Бу әйбер кораллы бандитка каршы нәтиҗәле корал булыр дип уйламыйм. Ә коралсыз кешеләргә чыннан да көн бетте. Илдә гадәттән тыш вазгыять игълан итәселәре һәм тәүлек буена комендант вакыты тәртибе кертәселәре генә калды», ди.
Наиф АКМАЛ.
БДИдан курыккан укучылар мәктәптән кача
Киләчәктә татар балалары арасында югары белемлеләр кимергә мөмкин. БДИдан куркып, укучылар 9нчы сыйныфны тәмамлагач ук, мәктәптән китү ягын карый.
2010 елдан башлап дәүләт имтиханын 9нчы сыйныфны тәмамлаганда ук бирергә кирәк. Ул дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) дип атала. Аны икенче төрле «кече бердәм дәүләт имтиханы» дип тә йөртәләр. 9ны тәмамлаганда ГИА нигезендә урыс теле һәм математиканы бирү мәҗбүри, ул БДИ кебек тест рәвешендә башкарыла. Моннан тыш Татарстанда дәүләт теле буларак татар телен бирәләр һәм ике фәнне укучы үзе сайлап ала.
Әлеге имтиханнарны сынап карау инде уку елы тәмамланганчы ук оештырыла һәм күп укучылар югары балл җыя алмаганга, 11нче сыйныфтан соң Бердәм дәүләт имтиханы тагын да авыррак булачагын чамалап, тугызны тәмамлап, мәктәптән китеп берәр урта һөнәри белем алу карарына килә. Мисал өчен, Буа районының бер авылында 9нчы сыйныфны тәмамлаучы Рания быел Тәтеш педагогика техникумына китәчәген әйтә. Бишле билгеләренә генә укучы кыз Бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркуын яшерми.
«Укытучы да буласым килә. Техникумны бетергәч читтән торып югары белем алырмын әле. 11нче сыйныфны тәмамлаганда инглиз телен тапшыру мәҗбүри. Ул шактый авыр», – диде Рания.
Аның кебекләр Татарстанда шактый икән. Укытучылар яхшы билгеләренә генә укучыларның мәктәптән китүенә борчыла, хәтта ата-аналардан да балаларын мәктәптә калдыруын үтенә. Мисал өчен, Татарстан районнарының берсендә яшәүче Гүзәл ханымнан да улын 9нчы сыйныфтан соң да калдыруын сораганнар. Әмма ана кеше моңа каршы. «Ул алай яхшы укымый. Бердәм дәүләт имтиханын бирә алмаса, 11не бетерү турында аттестат ала алмаячак. Шуңа ветеринар техникумга гына җибәрербез. Эретеп ябыштыручы яки газ белгечлеге алыр да, аннары армиягә китәр. Армиядән кайткач, үзе карар», – диде Гүзәл ханым.
Ул шулай ук укучыларның күбесе 9нчы сыйныфны бетергәч үк улы белән бергә мәктәптән китәчәген әйтте.
Элек югары уку йортына кергәндә авыл балаларының белемнәре түбәнрәк булуын, әмма тырышлыклары аркасында 2-3нче курска җиткәч шәһәрдәгеләрнекен хәтта уздырып та җибәрүен әйтәләр иде. Хәзер инде мәгариф өлкәсендәге яңалыклар сәбәпле, авылдагы татар балаларына югары белем алу юлы авырлаша. «Президент та авылдан чыккан, югары урындагы җитәкчеләрнең күбесе авылдан» дип әйтергә яратсалар да, киләчәктә бу инде алай булмас кебек.
Ландыш ХАРРАСОВА

Комментарии