- 12.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Архив
Арча районының Поч-Поник авылыннан беренче группа инвалидның пенсиясен киметергә мөмкиннәр. Ике кулсыз Сәхәп Хәсәновка инвалидлык акчасын бетерү турында кисәтү хаты килеп төшкән. Аны саклап калыр өчен, 74 яшьлек бабай башкалада медицина-социаль экспертизасы узарга тиеш. Япа-ялгызы гомер кичергән картның Казанга түгел, район үзәгенә дә барырга мөмкинлеге чамалы. Бер сүз белән әйткәндә, Сәхәп Хәсәнов – язмыш һәм бюрократия корбаны. Физик мөмкинлеге чикле кеше ирексездән: «Әллә минем кулым үсеп чыга дип уйлыйлармы?» – дигән сорау куя. Бабайның киләчәге өчен борчылган авылдашлары безгә дә мөрәҗәгать итте.
«АБЗАР ЯГЫП, ӨЙ ҖЫЛЫТАБЫЗ»
Ике кулсыз калган Сәхәп Хәсәнов өенә керүгә, үзеңне узган гасырга күчкән кебек хис итәсең. Пыскыган тәмәке һәм мич ярыгыннан чыккан төтен исенә биредә озак түзеп торып булмый. Санитар таләпләр турында сөйлисе дә юк. 54нче елда салынган йорт бүген акрынлап ишелә бара.
Сәхәп Хәсәнов сөйләшергә хирыс кеше. Шырпы кабызуны, яки савыт бөкесен ачып, су салуны сәламәт кеше кебек башкара. Дөрес, аның өчен бу газаплы эш. 2 ел элек беләзектән 2 кулын һәм аяк бармакларын кисәргә туры килә аның. Шуннан соң тормыш тамырдан үзгәрә. Өстәвенә, өйгә газ кертелмәгән, караучысы юк. Алай да, япа-ялгызы калган өлкән кешегә күршеләре ярдәм итә.
– Мичкә ягарга утын алып керәләр, – ди үпкәләгән йөз ясап, 1нче группа инвалид Сәхәп Хәсәнов. – Хәзер утын да, черт та юк. Бары күршеләр карый. Шулар ягып өйне җылыта. Утын булмагач, киртәне һәм абзарны сүтә башладык.
Шуннан күршеләре кушыла.
– Кибеткә кайткан итләрне пешерәм, шулпа ясап кертәм, продукция китерәм, – дип тезеп китте Рәдинә Бәшәрова. – Икенче күрше Володя утын кисеп яга. Анысы ялгыз әнисен дә карый. Аның кыш көннәрендә булышлыгы күп инде. Башта аны күрше бабай карый иде, анысы авырып ярдәм итә алмый башлады. Бөтен эшен безгә башкарырга туры килә. Су кертеп, сулар түгеп ярдәм итеп торабыз.
Башка күршеләре сөйләвенчә, Сәхәп Хәсәновның тормышы шушы 4 почмаклы йорт эчендә генә уза икән. Кышын ул урамга чыкмый диярлек. Аның өчен иң мөһиме – җылы мич һәм өстәлдә ипи булсын.
– Үзе сайлап алган язмыш, – дип башлады сүзен безнең янга килеп җиткән Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина. – Күрәсез, тормыш шартлары бик начар. Һәркем бәхетен үзе төзи. Ул абый (Сәхәп Хәсәнов) элек-электән әнисен дә, апасын да тәрбияләмәде дип әйтәсем килә. Бәлки, бу аның үзе сайлап алган әҗередер. Мин моны сезгә гыйбрәт булсын өчен әйтәм. Тормышын дөрес алып бармады, еш кына салырга яратты.
«ӘЛЛӘ МИНЕМ КУЛЫМ ҮСӘ ДИП УЙЛЫЙЛАР МИКӘН?»
Тик безне аптыраткан мәсьәлә башка – күптән түгел Сәхәп Хәсәновка Пенсия фондыннан хат килә. Анда 1нче группа инвалидлык срогы чыгуы һәм пенсия акчасының яртысы гына килә башлаячагы хәбәр ителә. Вакытында инвалидлык артыннан Сеҗе фельдшер-акушеры Резидә Әскәрова йөргән.
– Аның бөтен документы миндә. Паспорты да, полисы да… Ул вакытта ВТЭК Арчада иде. Аңа узган ел инвалидлык алып бирдек, – ди Сеҗе авыл җирлегендә фельдшер-акушер пункты мөдире Резидә Әскәрова.
Группа бирү-бирмәү мәсьәләсен район хәл итми. Хәзер Сәхәп Хәсәновка яңадан Казанга – республика медицина-социаль экспертизасының төп бюросына барып, комиссия үтәргә туры киләчәк. 1нче группа инвалид бюрократик каршылыкларга аптырый.
– Белмим инде, нәрсә өчен бирмиләрдер? Кул, аяк үсә дип уйлыйлар микән әллә? Аптырап, Арчага, Казанга барырга кушалар. Кая йөрим инде мин? – ди гаҗәпләнеп Сәхәп Хәсәнов.
БЮРОКРАТИК ҺӘМ МОШЕННИКЛЫ МЕДИЦИНА-СОЦИАЛЬ ЭКСПЕРТИЗАСЫ
Озын сүзнең кыскасы, инвалидлыкны дәлилләүче хезмәткәрләр эшчәнлеген контроль астында тоту кирәклегенә ел башында Татарстан буенча медик-социаль экспертиза бюросының еллык утырышында басым ясап әйтелгән иде. Моңа мисал буларак – быелның гыйнвар аенда Казанның Вахитов районы судында экспертиза бюросында хирург булып эшләүче Андрей Новоселов эшен тикшерделәр. Ул алдау юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнде. А. Новоселов инвалидлыкны дәлилли торган белешмәне бирү өчен, зыян күрүчедән берничә тапкыр акча сораган. Суд карары нигезендә, хирургны 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр.
«Ул хатын-кызга инвалидлык бирелгән булган. Экспертиза хирургы шуны белә торып, инвалидтан акча алырга тырышкан. Ул – мошенник. Зыян күрүче башта безгә мөрәҗәгать итте. Аның гаризасын алып эчке эшләр бүлегенә юлладым. Хокук саклаучылар бу эшнең очына чыктылар» – дип белдергән иде Татарстан медик-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе Ригель Низамов.
Мондый мисаллар булып торганда кулсыз калган Сәхәп Хәсәновның киләчәгенә дә зур өметләр уянмый. Яшәү шартлары начар булганлыктан һәм ярдәмчесез калганга күрә, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы узган ел аны картлар йортына җибәрү артыннан йөргән. Моңа риза булган Сәхәп Хәсәнов соңгы чиктә баш тарта.
КАРТЛАР ЙОРТЫ…
– Бу кешенең киләчәген картлар йорты көтә. Аны анда урнаштырмыйча безнең башка мөмкинлек юк. Мин аңа йорт та сала, өемә алып кайтып та тәрбияли алмыйм… – ди аптыраганлыктан Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина.
– Җәйне монда уздырырмын инде, – дип йомгаклады сүзен 1нче группа инвалид Сәхәп Хәсәнов. – Кышка картлар йортына китәргә иде инде. Хәзер утын да бетте. Җәйгә чыккач утынсыз да торырбыз әле. Менә шундый планнар. Тагын нәрсә әйтә алыйм инде?!
Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ.
Казан-Арча-Казан.

Комментарии