- 12.06.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №24 (13 июнь)
- Рубрика: Архив
Арча районы, Мөндеш авылында хуҗалык тирәсендә менә шундый җәнлекләр күренә башлаган. Кыр әрләне (полевой хомяк) булырга кирәк. «Өйлә вакытында малларга ашарга салдым – бернәрсә юк иде. Берничә сәгатьтән тагаракны карасак – күсегә охшаган үлгән ниндидер ике җәнлек ята. Читтәрәк өченчесе дә табылды. Аларны инде үле килеш мәчебез шунда алып кайтып салган икән – икенче көнне алып кайтканын күргәч кенә белдек», – дип сөйләде Рамил Мостафин. Күрше-тирәдә дә бу җәнлекне күргәләгәннәр. Бәрәңге, кишер, чөгендерне ашап бетерде, дип зарланучылар бар.

Комментарии