- 12.07.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №27 (9 июль)
- Рубрика: Архив
Һәр кешенең кибеттән искергән, бозылган яки сыйфатсыз ризык сатып алганы бардыр. Күбебез «кеше белән ызгышып йөрмим»не сәбәп итеп, аны мәчесенә, этенә ашата да бу турыда оныта, «хан заманындагы» продукцияне кире тапшырып йөрми. Авыл җирлегендә мондый күренеш бигрәк тә киң таралган. Авыл кешесе, гомумән, басынкырак холыклы була, акчасы җилгә очса да, тавыш куптармый. Әмма юкка. Кулланучы буларак, һәрберебезнең хокуклары бар.
Газетабызга Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зиннур Хөсәенов мөрәҗәгать итте. Быел ул җитәкләгән сыйныф 11не тәмамлаган. Ул укучылары белән берлектә чыгарылыш кичәсенә туң балык сатып алган, әмма аның сыйфаты шикләндергән. Педагог балаларның агулануыннан куркып, бәласеннән баш аяк, дип балыкны алыштырып алмакчы булган. Ләкин кибет җитәкчелеге өзми дә куймый: товарның яхшы булуын тәкрарлаган. Кем хаклы, кем хаксыз – моны ачыклау өчен юлга кузгалдык.
«КЫЛЧЫКЛАРЫ ТЫРПАЕП ЧЫКТЫ»
Иске Җөри урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары, чыгарылыш кичәсендә табынга куяр өчен, азык-төлекне Казаннан ук алып кайткан. Казан гипермаркетларында продукциягә ташламалар булып тора – укучыларның җыешкан акчасын чамалап тоту өчен сыйныф җитәкчеләре Зиннур Хөсәенов үзе шулай тәкъдим иткән. Әмма исемлекләрендәге бер ризык – туң балыкны Сабадагы «Ильвина» кибетеннән алырга булганнар.
– 640 сумга чистартылмаган ике горбуша балыгы алып, пешекчеләргә эшкәртергә бирдем. Бераздан болар мине чакырып алды. «Зиннур абый, карагыз әле – моның рәвеше юк. Бозылган, ахрысы, бу», – диделәр. Килеп карагач, балыкның сыйфатсыз булуын аңладым, итен бөтенләй кисә алмадылар – таралып-таралып китте. Димәк, саклау технологиясе бозылган булырга тиеш. Мөгаен, берничә тапкыр җебетеп, берничә тапкыр туңдырганнардыр, шуңа да продукция сыйфатсызга әйләнгәндер, дип нәтиҗә ясадым, – ди ул.
Билгеле, сыйныф җитәкчесе укучыларына шикле ризык ашата алмый! Шуңа да, ул «Ильвина» кибетенә барып, балыкны кире тапшырырга карар кыла.
Әмма кибет хуҗасы Римма Мөбәрәкҗанова балыкның сыйфатсызлыгын танымаган һәм аны кире кабул итеп, акчасын кайтарудан баш тарткан.
– Ул: «Сез балыкны дөрес эшкәртмәгәнсез, аны туң килеш турыйлар, шулай иткәндә, сөякләреннән аерылып чыкмас иде», – ди. Гафу итегез, мин Мишә буенда үскән кеше, гомерем буе балык тотам, яхшы балык белән сыйфатсызын гына аерам. Искермәгәненең кылчыклары итеннән аерылып китәргә тиеш түгел! Римма Мөбәрәкҗанова минем белән бик тупас сөйләште. «Кычкырмагыз миңа – сез балаларыгызга кычкырып өйрәнгәнсез инде! Башта сыйфатсыз булуын дәлилләгез, аннары акчасын кайтарып бирермен, һәрбер канәгать булмаган сатып алучы акча сорый башласа, нәрсә була монда!» – дип акыра башлады. Ул ханымның кеше белән сөйләшүендә әдәпсезлек күренеп тора – каян ишетте икән ул минем балаларга кычкырганны, шуны аңламыйм. Клиент белән алай сөйләшмиләр! – ди укытучы.
«Кулланучылар хокукын яклау турында»гы федераль законның 18нче маддәсе буенча, сатып алучы товарның сыйфатыннан канәгать булмый икән, аны кибеткә кайтарып бирергә һәм яки алыштырып бирүләрен, яки акчаны кайтаруларын таләп итәргә хаклы. Бу очракта клиентның таләпләре үтәлергә тиеш. Мөгаен, «Ильвина» кибете җитәкчелеге бу законның барлыгын белмидер, белсә, аңа буйсыныр иде. Әллә Саба кибетчеләренә законнар барыберме?
Зиннур Хөсәенов кибет хуҗасыннан балыкка сертификат сораган, әмма аңа аны күрсәтмәгәннәр, икенче көнне килергә кушканнар.
«Ильвина» кибетеннән алынган балыкның сыйфатыннан, аны эшкәртергә алынган пешекче Эльвира Вахитова да зарланды:
– Тышкы кыяфәте ярыйсы кебек иде, эчләрен алып ыргытуга, кылчыклары тәненнән аерыла башлады. «Балыкның озак ятканы күренеп тора. Табынга мондый ризык куя алмыйбыз, бу иске балыкка охшаган, моны кыздырып булмый», – дидем.
КИБЕТ КИШТӘЛӘРЕ ЯРЫМБУШ ИДЕ
Балык белән бәйле бу хәлне зурга җибәрмәс өчен, мөхәрриребез Илфат абый Фәйзрахманов телефон аша кибет хуҗасы Римма Мөбәрәкҗанова белән элемтәгә кергән һәм аңлашырга тырышкан. Сәүдәгәрнең редактор белән сөйләшүе дә әдәпсез тонда үтә. Диалог барып чыкмагач, Илфат абый кибет хуҗасына журналист киләчәген әйткән. Бу турыда ни өчен язаммы? Зиннур Хөсәенов сүзләренчә, алар балык сатып алган көнне кибет киштәләрендә срогы чыккан башка товарлар – тортлар да булган. Икенче көнне үк юлга кузгалдым, әмма кибеттә срогы чыккан, искергән товарлар күрмәдем. Шулай да тортлар, сөт продуктлары саклана торган киштәләрнең ярымбуш хәлдә булуы сәерсендерде. Әллә иске товарны алып куйдылармы икән дигән шик туды, чөнки, инде язганымча, «Ильвина»да журналист килергә тиеш булуы турында беләләр иде.
Аннан соң мин озаклап балыклар саклана торган суыткычтан горбуша эзләдем, ләкин тапмадым, ярдәм сорап сатучыларга мөрәҗәгать иттем – алар балыкның беткән булуы турында әйтте. Бәлки, чынлап та, 1 төн эчендә алып бетергәннәрдер, ә бәлки…
«БЕЗГӘ РЕПУТАЦИЯБЕЗ КАДЕРЛЕ»
«Ильвина» кибете җитәкчесе Римма ханым Мөбәрәкҗанова белән уртак телне тиз таптык. Әмма килеп чыккан хәлне ул ниндидер аңлашылмаучанлык дип атады. Аның сүзләренчә, балыкның сыйфаты яхшы булган.
– Кичтән кайткан балык иде ул. «Пласт»ларда, боз белән алып кайттык. Кызлар аны суыткычка бозлы килеш тутыра алмый, чөнки ул сына, шуңа аларга балыкны җебетә торган җайланма сатып алып бирдем. Ул 8-9 сәгать буена эри. Балыкның сыйфаты начар булса, берәрсе килеп зарланмас идеме? Бөтен кеше канәгать, беркем дәгъва белдермәде. Илфат Фәйзрахмановка үз репутациясе кадерле булган кебек, миңа да үз репутациям кадерле. Әгәр дә продукциянең сыйфатсыз булуын күреп торам икән, әлбәттә, мин аны алам һәм акчасын кире кайтарам. Ә бу очракта – мин ул балыкны күрдем – ул яхшы хәлдә иде. Монда сатып алучылар үзләре дөрес эшләмәгән. Алар балыкны җебетеп тураган. Җебегән килеш горбушаны кисеп булмый берничек тә! Аны туң килеш кенә эшкәртергә мөмкин.
Үземнең дә балык кыздырганым бар, әллә инде белеп бетермимме икән дип, интернеттан да эзләп карадым – таныш-белешләрдән дә сораштырдым – ләкин бер генә җирдән дә горбуша балыгын җебетеп турарга ярамый дигән мәгълүмат тапмадым. «Дөрес эшкәртмәгәннәр», – дип, җитәкче җаваплылыкны үз җилкәсеннән башка кешегә генә аудармакчы булды бугай.
– Репутациям кадерле, дидегез. «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы федераль канун нигезендә, әгәр сатып алучы сезнең товарыгызның сыйфатыннан канәгать булмаса, сез аңа акчасын кире кайтарырга тиеш…
– Кеше аның сыйфатсыз булуын каян белә? Менә сез мине дә аңлагыз – күп кеше кире алып килә товарны, аларның күбесенә акчасын кире кайтарам. (Күп кеше товарны кире китергәч, зарланучылар күп булгач, димәк, бозылган нәрсәләрне еш саталардыр инде бу кибеттә. – А.З.). Клиентларны югалтмас өчен, мин шулай эшлим. Әмма миңа шалтыратып, кимсетәләр һәм дорфа сүзләр әйтәләр икән… Әгәр Зиннурга ошамый икән, ул сөйләшергә өйрәнсен башта – минем янга килеп, матур гына сөйләшсен. Кызлар, шушындый хәл иде, зинһар өчен дип әйтсә, аны, бәлки, алган да булыр идем. Әмма мин 100 процент ышанып әйтә алам – ул горбушаның сыйфаты бик яхшы иде. Минем рестораннарым бар. Продукция белән ничек эшләргә кирәген әйбәт беләм. Әгәр дә алар балыкны кыздыра алмаган икән, бу әле горбушаның сыйфаты начар дигән сүз түгел. Ул балыкны көне буе күтәреп йөргән, балык җебеп беткән. Мин аңа әйттем – туңдырыгыз башта, аннары кыздырыгыз дидем, ә ул һаман үзенекен сөйләде.
– Балык чыгарылыш кичәсенә алынган булган. Укытучы сезгә аның сыйфатсыз булуын әйткән, әмма сез товарны кире кабул итеп алмагансыз. Балалар агуланыр дип уйламадыгызмы?
– Агуланса, ярты Саба халкы агуланыр иде. Хәзер җәннәттә яшибез, кибетләр продукциядән сыгылып тора! Шуңа да ризыкның кадерен белмибез – гаеп табабыз. Украинадагы кебек бездә сугышлар барса, бер телем ипигә тилмерсәк, балыкларны алай күтәреп йөрмәсләр иде безгә!
– Сез ни өчен сатып алучыга товарга сертификат күрсәтмәдегез?
– Мин кайда нәрсә ятканын бөтенесен дә белеп бетермим – документлар хисапчы бүлмәсендә. Ул сертификат сораганда, кичке сәгать тугыз иде. Шуңа күрә, иртә белән килегез, дип әйттем. (Узган кичтә Илфат абый белән телефон аша бу сораулар бирелгәндә кичке 7ләр тирәсе булган. А.З.иск.)
Әңгәмә ахырында җитәкче миңа да бер сорау бирде:
– Менә хәзер минем кибеттән алган продукция ошамаган саен, сезгә шалтырата башласалар, сез гел-гел миңа кайта башлыйсызмы? Моның берәр чиге булачакмы соң?
Әлбәттә, чиге була. Әгәр сыйфатлы продукция сатсагыз, «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы законны бозмасагыз, беркем дә кайтып тикшеренеп йөрмәс иде.
БАЛЫК ЧЫНЛАП ТА ЯХШЫМЫ?
Укучылар балыкны шул ук көнне мәктәп туңдыргычына куйган. Ә без икенче көнне туң килеш Казанга алып киттек. Балыкның кеше организмына куркыныч булу-булмавын ачыкларга кирәк иде. Беренче чиратта, бер өлешен федераль дәүләт бюджет учреждениесе «Татарстан төбәкара ветеринар лабораториясе»нә тикшерүгә тапшырдык. Тикшерү нәтиҗәләре бары тик бер атнадан соң гына билгеле булды. 6 төрле микробиологик күрсәткечне тикшергәннән соң, балыктагы гомуми микроорганизмнар саны (КМАФАнМ дип атала. – А.З.) 40 тапкырга күбрәк булуы ачыкланды. Бу микроорганизмнарга бактерияләр, күгәрек гөмбәчекләре керә. КМАФАнМ тикшереп, без продукциянең микроблар ягыннан куркынычсызлыгын белергә теләгән идек. Бу тикшерү төренең күрсәткечләре балык итенең никадәр чиста, саф, сыйфатлы һәм кеше организмына куркынычсыз булуын күрсәтә. Әгәр дә сан микроорганизмнар күрсәткече нормадан артып киткән икән, димәк, монда продукцияне алып кайту, саклау, сату барышында хилафлыклар булган дип уйларга нигез бар. Икенче төрле әйткәндә, микроорганизмнар үрчү өчен яхшы шартлар тудырылган дип фаразлый алабыз. Лабораториянең ветеринар табибы Наилә Хәбибуллина сүзләренчә, без китергән «Ильвина» кибетеннән алынган горбуша балыгын яхшы сыйфатлы дип әйтеп булмый:
– Балык «сәлперәйгән» һәм баш өлеше бераз көлсу элпә белән капланган. Тикшерү вакытында бактерияләр һәм гөмбәчекләр санының нормадан артыграк булуы ачыкланды. Аларның барысы да кеше организмына куркыныч тудырмый, чөнки әйләнә-тирәбездә дә алар бар. Бу балыкны пешереп ашарга гына ярый. Әмма өздереп, бу начар балык дип тә әйтә алмыйм, чөнки лабораториягә аны сез үзегез алып килдегез. Башка юлы безнең лабораториядән белгечләр үзе барып тикшерсә, яхшырак булыр. Безгә хәбәр итәргә кирәк. Чөнки сез алып килгән арада да балыкның сыйфаты үзгәрә ала, – дип аңлатты ул.
«БУ ВАКЫТТА МЕНЮДА ГОРБУША ЮК»
Балыкның икенче өлешен Казандагы шактый билгеле бер кафега алып бардык. Исәбебез – аны аш-суга якын кешеләргә тагын бер мәртәбә күрсәтеп карау иде. Кафеның администраторы Миләүшә ханым Әхмәтҗанова балыкны төрле яклап тикшереп карады.
– Беренчедән, горбуша бу вакытта тотылмый – бу төр балыкны көз тоталар. Аннан соң ул туңдырылган килеш ята. Кафега җәй көне үзебез дә горбуша алмыйбыз, чөнки хәзер ул искергән була. Менюга аны бары тик көз көне генә кертәчәкбез. Ә бу балыкның нәрсәсе миңа ошамый – аның ите сөягеннән аерылган. Димәк, балык свежий түгел. Бу – берничә кат эретелеп, берничә кат кире туңдырылган. Пешереп ашаганда, агуланмаячаксың. Әмма бер дә матур балык түгел инде. Газета укучыларга да, үзеңә дә киңәш булсын: киләчәктә туңдырылган балык алырга уйласаң, аның күзенә карарга өйрән – күзе тонык булса, бозылган була. Ә моның күзләре әлегә тонык түгел, әйткәнемчә, озак ятканга, ите сөягеннән генә киткән.
РОСПОТРЕБНАДЗОР НИ ДИ?
Лаборатория тикшеренүе нәтиҗәләре әзер булганнан соң, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә (Роспотребнадзор) мөрәҗәгать иттем.
Анализ нәтиҗәләренә таянып, идарә балыкның сыйфатын шулай ук начар дип тапты. Миңа җавап буларак җибәрелгән хаттан күренгәнчә, продуктның сыйфатында берникадәр үзгәрешләр барлыкка килгән һәм ул бозыла башлаган. «Микроорганизмнарның нормадан артып китүе – агулануга, эч китүгә һәм көчле эч авыртуларына сәбәпче булырга мөмкин», – дип язылган анда. Әмма лабораториягә балыкны үзебез алып килгәнгә күрә, аның аңа кадәр кайда саклануы турында төгәл мәгълүмат булмау сәбәпле, идарәдән сатучының гаебен раслап булмый дип хәбәр иттеләр.
Шулай да, балыкның укучылар табынына куелмавы, бәлки, яхшыга да булгандыр. «Ильвина» кибетенең хуҗасы Римма Мөбәрәкҗанова «100 процент ышанып әйтә ала торган сыйфатлы балык»ның ите бер дә патшалар табынына куя торган булып чыкмады. Һәрхәлдә, анализ нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
Иске Җөри мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсенә алган горбушасы сыйфатка җавап бирми торган булган. Роспотребнадзордан килгән җаваптан күренгәнчә, мондый очракларда сатып алучы яки шушы ук товарның яхшы сыйфатлысын сорап алырга, яки очсызрак бәягә сатуларын сорый ала. Әгәр дә бу таләпләрен үтәмәсәләр, түләгән акчасын кайтаруны таләп итәргә хаклы диелгән. Аның үтәлеше «Аерым төр товарларны сату кагыйдәләре»нең 27нче пункты белән контрольдә тотыла. Шушы ук кагыйдәләр җыелмасының 12нче пунктында исә, сатып алучы сораган вакытта, сатучы товарга сертификат, таләпләргә туры килү декларациясе һәм товарга накладнойлар күрсәтергә бурычлы диелә. Әлеге кагыйдәләр бозылган очракта, сатучыларга – 1-3 мең, юридик затларга исә 10-30 мең сум күләмендә штраф яный. Шушы ук җәза төре срогы чыккан продукция сатучыларга да каралган.
КУЛЛАНУЧЫ ҺӘРВАКЫТ ХАКЛЫ
Кибеттән сыйфатсыз, срогы чыккан продукция яки товар сатып аласыз икән, башта сатучыга мөрәҗәгать итегез. Чегыгыз сакланмаган булса да, сезгә акчаларыгызны кайтарып бирергә тиешләр. Әгәр дә сезнең дәгъваларны кабул итәргә теләмиләр икән, продуктны яхшылап целлофан пакетка төрегез һәм суыткычка яки туңдыргычка куегыз. Әгәр дә ризыкны ашап агуланырга җитешсәгез, табибның дәвалану өчен язып биргән рецептын һәм сатып алган даруларыгызга чекларны саклап барыгыз. Товарны Роспотребнадзорга яки лабораториягә экспертизага бирегез. Әгәр ризыкның сыйфатында хилафлыклар барлыгы ачыкланса, кулланучылар хокукларын яклау җәмгыятенә яки судка мөрәҗәгать итегез. Бу мөрәҗәгатегезгә анализ нәтиҗәләре, товарны сатып алуыгызны раслаучы чек, әгәр дәваланган булсагыз, табибтан белешмә һәм матди, әхлакый зыянны каплауларын сорап язылган язмача мөрәҗәгать булырга тиеш.
Хокукларыгызны яклаудан курыкмагыз, кем әйтмешли – кулланучы һәрвакыт хаклы. Бер авызың пешсә, өреп кабасың, диләр – бер мәртәбә штраф чәпәсәләр, кибетче дә бозылган товарын киштәгә урнаштырганчы, җиде кат үлчәп, бер кат кисәр иде. Авыл, район кибетләрендәге каткан прәннекләр һәм өченче елгы кәнфитләр белән бары тик үзебез генә көрәшә алабыз.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Саба – Казан.
Балыгың нинди, сатучы?,

Комментарии