Хокук яклаучылар милләтара нәфрәтнең артуын фаразлый

Милләтара нәфрәт белән бәйле җинаятьләр арта, дип чаң кага хокук яклаучылар. “Сова” аналитик үзәге башлыгы Галина Кожевникова “Интерфакс” агентлыгына: “Русиядә быел ксенофобия аркасында 39 кеше үтерелде, 191 кеше яраланды”, – диде. Аның сүзләренчә, Русиянең 32 төбәгендә читтән килүчеләрне күрә алмау аркасында һөҗүмнәр булган. Иң күп җинаятьләр Мәскәү, Петербург һәм Түбән Новгородта теркәлгән.

Хокук яклаучылар һөҗүмнәрнең артуын финанс кризис белән бәйләмәскә чакыра. “Неонацистлар даирәсе аерым яши һәм тышкы тәэсиргә бәйле түгел”, – диде хокук яклау оешма вәкиле. “Сова” аналитик үзәге башлыгы көзен һөҗүмнәр санының артуы мөмкин, дип фаразлый. Кожевникова, такырбашларның хәрәкәте активлашуын кешеләрнең ялдан әйләнеп кайтуы, чит илләрдән студентларның укырга килүе белән аңлата.

Хокук яклаучылар исәпләп чыгарганча, Русиядә берничә дистә мең радикаль-милләтче оешма эшләп килә. Алар күбесенчә Кавказ һәм Үзәк Азия илләреннән килүчеләргә һәм башка социаль катлам вәкилләренә һөҗүм итә.

Хокук яклаучылар хәзерге вакытта Русиянең милләтара нәфрәт булдырмау өчен күрелгән чараларын соңарган дип саный.

Инспекторлар әдәпле буласы

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре яңа һөнәри намус кодексын белү буенча тотачак. “Гаишник” хәзер хәрәкәтне туктату белән генә чикләнмичә, юл аркылы чыгарга да булышырга тиеш. Эчке эшләр министрлыгының административ регламенты буенча, инспекторларының игътибар үзәгендә инвалидлар, балалар һәм өлкәннәр булачак.

Әгәр юлда авария сигналын кабызып тик торган күренсә, ЮХИДИ инспекторы 1 сентябрьдән аның янында тукталырга, төзәтеп бирә алмаса да, ярдәм итәргә, юлны бушатыр өчен бар мөмкинлекләрне дә эшләргә тиеш. Элек инспекторлар юл-патруль хезмәтенең 1999 елгы инструкциясе буенча эшләде. Хәзер аны Эчке эшләр министры приказы буенча яңа регламент алыштыра. Ул эчке куллану өчен һәм йөзләп биттә, инспекторның төрле ситуацияләрдә ниләр эшләргә тиешлеген тәфсилләп аңлатып бирә. “Бу кагыйдәләр турындагы законны киңәйтеп, тирәнрәк тәгаенли. Монда юл-транспорт һәлакәтләре булганда, инспекторның ниләр эшләргә тиешлеге тәфсилләп аңлатыла”, – ди Химки шәһәр округының ЮХИДИ эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары Николай Романцов.

1 сентябрьгә кадәр ЮХИДИның барлык инспекторлары да яңа кагыйдәләрне белүенә имтихан тотарга тиеш. Тапшыра алмаганнар эшкә кертелмәячәк.

Айныткычта ниләр булган?

Узган елның 29 июнендә 24 яшьлек Артем Яруллинны милиционерлары Идел буе районы айныткычына китерә. Артем сүзләренчә, аны төнлә коридорга алып чыкканнар һәм кинәт уң кулын каты итеп артка каерганнар. Нәтиҗәдә егеткә больницада уң кулбашы сөягенең сынуы турында диагноз куела. Катлаулы, кыйммәтле операция ясала. Аннан соң ул сөяккә куелган тимер белән йөрергә мәҗбүр була…

Ләкин РФның буенча прокуратурасы каршындагы тикшерү идарәсенең районара үзәк тикшерү бүлеге айныткыч хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачу турындагы гаризаны дүрт тапкыр кире бора. Зыян күрүчеләр тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырылмый. Җинаять эше кузгалтмау турындагы карар да күрсәтелми, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге матбугат хезмәте.

Үзәк юристы Регина Шакирова ярдәме белән Артем Яруллин судка мөрәҗәгать итә. Идел буе район суды тикшерү материаллары белән таныштыруны тоткарлауны законсыз дип тапты.

Машиналарны ышаныч язуыннан башка да йөртеп булачак

ЛДПР депутатлары транспорт хуҗаларын мәҗбүри иминиятләштерү турындагы законга үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Закон проектында, әгәр иминият полисында ул кеше язылган икән, аңа ышаныч кәгазе тутыру кирәк түгел, диелә.

Мондый закон проектлары элек тә тәкъдим ителгән иде. Ләкин хөкүмәт аның белән килешмәде. Чөнки, юридик яктан, ышаныч язуы иминият полисына караганда төплерәк мәгънәгә ия.

Һөнәри машина йөртүчеләргә сәламәтлек таләпләре кырыслатыла

Соңгы вакытта Русиядә автобуслар, йөк машиналары, маршрут таксилары катнашында зур юл казалары артып китте. Шунлыктан Русиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы һөнәри машина йөртүчеләргә медицина тикшерүе таләпләрен кырыслата. Һөнәри йөртүчеләрнең сәламәтлеге ел саен тикшереләчәк. Машина йөртү тыела торган авырулар исемлеге дә артачак. РФ Сәламәтлек саклау министры Татьяна Голикованың нияте барып чыкса, алар медицина белешмәсен үзләре янында йөртергә тиеш була.

Гей-парад Казанда үтмәс

Казан шәһәр хакимиятләре гей-парад үткәрү гаризасын кире какты. Казан кешесе Дима язган хатка Казан шәһәр хакимиятенең телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр урнаштыру бүлегеннән рәсми җавап килгән. Анда, Казан хакимиятләре мондый чараларны үткәрүгә каршы, диелә.

Дима исемле Казан кешесе үзе дә, мондый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә үк, аңа уңай җавап килүенә шик белдергән иде. Бу хакта ул мәгълүмат чараларына әйткән. Гей-парад үткәрүгә каршы гомосексуаллар оешмасы вәкилләре, мөселман һәм православ җәмәгатьчелек вәкилләре каршы чыкты.

Мәскәүдә гомосексуаллар хәрәкәте ел саен парад үткәрү үтенече белән чыга һәм рөхсәт ала алмый. Алар үткәргән җыеннарны милиция куып тарата.

18 яшьтән депутатлыкка

президенты Дәүләт Думасына канун өлгесе тапшырды. Ул җирле хакимият оешмаларына сайлану яшен 18гә кадәр төшерү турында. Әлегә Русиянең кайбер төбәкләрендә җирле хакимияткә 19 яшьтән, кайберләрендә 20 яшьтән генә сайлану мөмкин.

Төркиягә бару кыенлаша

Хәзер туристлар Төркиягә килгәннән соң кире китәргә төгәл датасы язылган билет та күрсәтергә тиеш. Шулай ук кайда буласыларын да төгәл күрсәтү мәҗбүри.

Анталия аэропортында, әгәр шундый билет булмаса, турист бинадан чыгарылмый. Әлеге кагыйдәне Төркиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы булдырды. Ул дуңгыз гриппы таралуга юл куймас өчен күрелгән чара.

Алабугада Суворов хәрби мәктәбе ачылырга тиеш

Русиядә Русия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы тагын өч Суворов мәктәбе ачылачак. Алар Әстерхан, Алабуга һәм Читада урнашачак. Бу хактагы боерыкны Русия премьер-министры Владимир имзалаган, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы. Шушы 3 хәрби мәктәптә 525 бала укыр дип көтелә. Министрлык бу уку йортларына 2009 елда 150 миллион сум бүлеп бирмәкче.

Хәзерге вакытта Русиядә Эчке эшләр министрлыгының ике хәрби мәктәбе бар, шулай ук Саклану министрлыгы каршында 8 Суворов хәрби мәктәбе эшләп килә. Бу уку йортларына урта гомум мәктәпне тәмамламаган балаларны кабул итәләр. Алар шушы Суворов мәктәбеннән соң, югары хәрби уку йортларына укырга керә ала.

БДИда һәр дүртенче эш ялган

Русия мәгарифен күзәтүче оешма быелгы бердәм дәүләт имтиханында 100 баллы нәтиҗәләрнең чиреге ялган дип белдерә. Оешма җитәкчесе Любовь Глебова әйтүенчә, 100 балл җыйган укучыларның барысының да эшләре тикшерелгән һәм аларның чирегенең чынлыкта 100 баллык булмавы ачыкланган.

Русиядә бердәм дәүләт имтиханында барлыгы 2200 укучы 100 балл җыйган.

Эчәр су программасы акчасы дөрес тотылмаган

Татарстанның хисап палатасы “2006-2008 елларда Татарстанда эчәр су” программасына бюджеттан бүленгән акчаларның ничек тотылуын тикшерде.

Палатаның матбугат хезмәте белдерүенчә, 465 миллион сумның дөрес тотылмавы яки югалуы ачыкланган. Кайбер эш башкаручыларга рөхсәт ителгәннән арттырып түләү очраклары булган. 3 корылма өчен бүленгән акчаның 7,4 миллион сумы артып калган һәм бюджетка кире кайтарылган. Курсант үлде

Петербургта Хәрби физик тәрбия институтының 3 курсында укыган Максим Невзоров вакытында медицина ярдәме алмавы аркасында үлгән.

“Петербургның солдат аналары” хокук яклау оешмасына Максим белән бергә укыган егетләр шалтыратып, аның соңгы атнада бик авыр йөргәнен сөйләгән. Максим биле авыртуга зарланган, хастаханәгә яткыруны сораган. Табиб аңа остеохондроздан дару эчәргә кушкан. 26 июльдә Максимга ашыгыч ярдәм чакыртылган. 27 июльдә курсант вафат булган.

“Максим белән бергә укыган курсантлар аның сидегендә кан булганын сөйләде, моны тикшерер өчен җинаять эше дә ачылырга мөмкин, бу кыйнау була ала”, – диде хокук яклау оешмасы рәисе Элла Полякова.

Хәрби физик тәрбия институтында табибка барыр өчен медицина хезмәте башлыгыннан рөхсәт алып, факультет җитәкчесенә гариза язарга кирәк. Гаризаны институт ректоры раслагач кына, курсант табибка җибәрелә ала. Шуңа күрә авыручы курсантларга башта дару бирәләр.

Комментарии