КХЛ әрәмтамаклар җыючымы?

халкы хоккейсыз тора алмый. Инде бозда яңа тормыш башланырга ай ярымнан кимрәк вакыт калды. Ә хәзергә җанатарлар трансфер чорын ─ кемнең кайсы командадан киткәнен, яки нинди килешү төзегәнен күзәтә. Үз командаңның яңа сезонда ни хәлдә булуын белеп тору бик әһәмиятле. Әле узган ел оешып киткән КХЛда трансфер шаукымы былтыргысыннан ким түгел. Заманасы да башка: узган ел КХЛ командалары берьюлы дөньяның иң оста хоккейчылары белән берничә елга контракт нигезендә килешү төзеде. Бу инде элекке Суперлига сезоннары кебек акча эшлим дип, бер сезон өчен генә килү түгел. Дөрес, спортчыларга башка континентларга караганда, бигрәк тә, дөньяның иң көчле лигасы саналган НХЛдан да артыграк акча тәкъдим итте. Һәм… Былтыр яшен суккан кебек, Русиягә дөньяны дер селкеткән уенчылар килде: хоккей тарихына исеме уелып калган Ягр, оста техник, тәҗрибәле уенчы капитан Яшин, 2007 елның Стэнли Кубогы финалисты Эмери, НХЛда яшь лидерларның берсенә әверелгән Радулов һ.б.

Инде КХЛ, чын мәгънәсендә, НХЛга көндәшлек тудырырга омтыла. Әйтик, элек күзәтелмәгән манзара: хәзер Русиядә тәрбияләнгән техник оста уенчыларның элекке еллардагы кебек Америкага да, Европага да китү шаукымы бермә-бер кимеде. Ә НХЛчы хоккейчылар беренче эш итеп булмаса да, НХЛ белән КХЛ контракт тәкъдимен бер дәрәҗәдә сайлый башлады. Инде танылган НХЛ хоккейчылары да КХЛ белән кызыксынуларын яшерми. Чөнки акча “исе” тиз тарала.

КХЛНЫҢ КЫЙБЛАСЫ БАРМЫ?

Дөрес, әлегә Русиягә былтыргы сыман Ягр кебек атаклы йолдыз-хоккейчылар күп килмәде. Сергей Федоров, Сергей Зубов бар — тик бу хакта соңрак. Әмма командаларында (НХЛ турында сүз бара. — А.Ш.) лидер саналган һәм, әйтик, урта звено спортчыларның килүдән туктамавы ап-ачык күзәтелә. Онытмаска кирәк, НХЛның урта звено хоккейчысы да Русиядә төп лидерларның берсенә әверелергә мөмкин. Мисал өчен, Морозовны күпме генә мактамасыннар, Америкада уйнаганда ул «Питсбург» командасының дүртенче-бишенче хоккейчысы булып саналды. Тик хәзер аны Русиянең хоккей короле дип атыйлар. Ә НХЛдагы Морозов кебекләр бер-бер артлы Русиягә кайта башлады. Димәк, җирле лидер-хоккейчылар белән океан артыннан һәм Европадан килгән спортчылар арасында конкурентлык артачак. Моның зыянлы ягы да бар, дип пошына белгечләр. Чөнки тренерлар «кем яхшырак, шул урын били» дигән система белән эш итә. Бу бездә тәрбияләнгән җирле уенчыларның башкалар арасында «эреп югалуы»на китерергә мөмкин.

ӘРӘМТАМАКЛАР КИЛӘ!

Өметле яшь хоккейчылар барыбер НХЛга ашкына, ә инде “комы коелган” йолдыз-хоккейчылар КХЛны күзли. Берсүзсез, КХЛга беренче чиратта акча эшләргә киләләр.

Уртакул хоккейчылар хакында да берничә сүз әйтик. «Детройт» һөҗүмчесе Иржи Гудлерның ике елга Мәскәүнең «Динамо» командасын сайлавы очраклы түгел. Ул елына 2 млн доллар алачак. Алай гына түгел, НХЛга китәргә җыенган Йохан Харью белән Линус Умарк та алдагы ике елын «Динамо»да үткәрәчәк. Сәбәбе -елына 1,3-1,8 млн долларны башка бер команданың да тәкъдим итмәвендә. «Алар безгә котырган акчалар тәкъдим итте», — дип белдерде Умарк. «Әлбәттә, Русиядә яшәү рәвеше сәеррәк, тик мин бу мөмкинлектән файдаланып, маҗара эзләп киләм», — дип өстәде Харью.

Агымдагы елны 19 ел гомерен НХЛда уздырган, 39 яшьлек йолдыз Сергей Федоров «Магнитка» белән ике еллык килешү төзеде. Елына ул 3,8 млн доллар алачак. Узган сезонда «Вашингтон» белән аның килешүе 2 млн долларга корылган иде. Русиягә кайтты исә, ике тапкырга баеды дигән сүз. Кайчандыр командаларында лидер саналган Калинин, Козлов кебек хоккейчылар да Русиягә кайтты. Әле узган ел гына 5,35 млн доллар алган Зубов, быел ярык тагарак алдында калды. Андый акчаларны Америка башка тәкъдим итмәячәк, шуңа да алар КХЛны сайлый. Туган як, Ватан дип кенә түгел, башлыча, спортта безнекеләр юмартрак. Шунысы да бар: НХЛ «комы коелганнар»дан баш тарта, ягъни, әз күләмдә акча тәкъдим итә. Ә КХЛ бераз йортына охшап кала.

«АК БАРС»ТАГЫ ҮЗГӘРЕШЛӘР:

Иң яхшы Европа командасы булып танылган «Ак Барс», бер яктан, Норрена, Мортенссон, Хентунен, О.Петров кебек спортчыларны югалтса да, дилбегәне тотучы төп уенчыларны командада саклап кала алды. Уртакул уенчылардан тыш, командага Яркко Иммонен, Алексей Терещенко һәм Микаэл Теллквист кебек өч оста уенчы өстәлде.

Финляндиянең «Ювяскюля» командасында иң яхшы бомбардирга әверелгән Яркко Иммонен Казанда ике елын уздырачак. Килешүдә елына 1,3 млн евро каралган. Бу исә уенчыга гына түгел, аның элекке Финляндиядәге «Ювяскюля» командасына да табыш китерәчәк. Команданың генераль директоры Сеппанен сүзләренчә, Иммоненны сатып без лигада фаворит командаларның берсе булудан туктамыйбыз. Өстәвенә финанс ягыбызны да отышлы гына кайгырта алабыз, дип белдерде. Бу бер генә мисал түгел, хәзер Европа клублары алдан ук хоккейчылар белән килешү төзи, аннан Русиягә сатып акча эшли. Бу Русия һәм Көнбатыш арасындагы табигый кагыйдә, күрәсең.

Ике ел Уфа өчен чыгыш ясаган Алексей Терещенко «Ак Барс» тәкъдименнән баш тарта алмады. Килешү 4 елга каралган. Терещенко беренче өчлектә Морозов һәм Зарипов белән чыгыш ясар дип көтелә. Билгеле булганча, «Ак Барс» белән беррәттән Терещенко өчен «Динамо», «Салават Юлаев» көрәш алып барды. Уфа кадәр Уфа да үзенең иң яхшы һөҗүмчесен үзендә калдыра алмады. Әлегә Терещенко Русиянең иң яхшы үзәк һөҗүмчесе дип санала һәм аңа елына 4 млн доллар вәгъдә итә.

Тик бер нәрсә бар. Әле күптән түгел генә «Ак Барс»ның рәсми сайтында яңа уенчыларның киләсе сезонда кайсы номер астында чыгыш ясаулары билгеле булды. Тик үзебездә тәрбияләнгән бер спортчы булса икән шулар арасында?! «Казан ─ Русия спорт башкаласы һәм хоккей базалары Русияне генә түгел, Европаны да көнләштерә» дигән сүзләр безнекеләр өчен түгел, ә йолдыз-спортчылар ─ Туринда узган Олимпия-06да чемпион калган капкачы Микаэл Теллквистлар өчен бугай!

КРИЗИС СПОРТТА БАРМЫ?

Бу очракта кризисны телгә алу гөнаһ булыр. Гомумән, әле «Ак Барс»ның ике легионер спортчы сатып алырлык мөмкинлеге бар икән. Һәм җитәкчелек моны да кулдан ычкындырмаска тырыша. Трансфер өлкәсендә КХЛ командаларында былтырга караганда ким күрсәткечләр күзәтелми, киресенчә, алгарыш дәвам итә. Шулай да кризиста КХЛның зәгыйфь яклары бар. Командаларның төп иганәчеләре чыгымнарын киметү турында игълан итү күзәтелергә мөмкин, ди белгечләр. Әмма монысы хакында башка вакытта. Әлегә Русия спортта юмартлыгын яшерми дә, бу хакта уйланмый да кебек. Ә спорттагы кризис шаукымы хакында «Безнең гәҗит»нең киләсе саннарында укый алырсыз.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии