- 12.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №45 (13 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Кама Тамагындагы 76 эшмәкәр Татарстан Президентына ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Эшкуарлар район хакимияте чиновникларыннан, шәхсән, район башлыгы Зөфәр Гарәфиевның эш алымнарыннан канәгать түгел. Алар фикеренчә, җир бирү ясалма рәвештә сузыла, хакимияткә каршы сүз әйтүчеләрне тендерда катнаштырмыйлар, эзәрлеклиләр, уйлап чыгарылган штрафлар салына. Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Президент каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов әлегә фактларны тикшерү бара дип белдерде.
ПРЕЗИДЕНТТАН БАШЛАНГАН КИСӘТҮ
Кама Тамагында кече һәм урта бизнес белән проблемалар киң җәмәгатьчелеккә, беренчеләрдән булып, югары даирәнең канәгатьсезлек белдерүеннән башлана. Агымдагы елның 11нче мартында районга сәфәре вакытында Татарстан Президенты җирле түрәләргә шул уңайдан шелтә ясый.
«Районда кече бизнес 16%ны тәшкил итә. Сез бит нефть чыгаручы район түгел. Димәк, эшмәкәрлекне үстерү буенча тиешенчә эшләмисез», – дип гаҗәпләнүен белдерә ул вакытта Рөстәм Миңнеханов.
Тик җирле түрәләр Президент шелтәсеннән сабак алмаган, күрәсең. Минем сорау буенча хакимияттән бирелгән күрсәткечләр чама белән шул ук санны тәшкил итә. Иң гаҗәпләндергәне, җирле түрәләр районда барысы да ал да гөл, дип тәкрарларга тырышты. Әлеге 76 эшмәкәрне алар – провокаторлар дип кенә атый. Ә Президент өчен проблема саналган әлеге сорау аларга вак-төяк кенә мәсьәлә.
КИЛЕШҮ БАР, ҖИРЕ ЮК
Кимсетүләрне, беренчеләрдән булып, хат инициаторы Наил Сираҗиев татый. Ул районда бина һәм аның каршындагы җир участогын 2004нче елда сатып алган. Әмма, аны бүгенгә кадәр рәсмиләштерә алмый.
– Менә минем сату-алу килешүе. Барысы да төгәл язылган. Әмма район хакимиятенең миңа тиешле җир участогын бирәсе килми. Моның өчен алар алдау юлы белән мине ярык тагарак белән калдырдылар, – ди Наил Сираҗиев.
Район хакимиятендә бу мәсьәләне сөенеп аңлатырга керештеләр.
– Суд безнең хаклы булуыбызны раслады, – дип аңлата башлады Кама Тамагы районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Юманов. – Эш шунда, Сираҗиев зур таләпләр куя. Ул җир участогын тагын 30%ка арттырырга теләде. Әмма без кемнеңдер теләге белән генә җирне киңәйтә алмыйбыз.
Мәхкәмәдә оттыруны Сираҗиев түрәләрдән генә күрә. Район хакимияте, кадастр хатасы киткән, дип аны участогын яңадан ызанлаштырырга мәҗбүр иткән.
– Мин район хакимияте кушканча, җирне яңадан ызанлаштырдым, – дип дәвам итә Сираҗиев. – Судны Казанда да, Самарада да оттырдым. Миңа анда болай дип әйттеләр: әгәр участокны аласың килә икән, ник җирне элеккечә калдырмадың, яңадан ызанлаштырдың? Мин хакимият кушканча эшләдем, дидем. Элек ничек булган, шулай җир өчен гаризаңны яз – судны отачаксың, – ди җавапладылар миңа. Хакимият миңа бинаның артыннан җир бирмәкче, ә анда техника белән кереп булмый бит.
АУКЦИОНСЫЗ РАЙОН
Эшмәкәр, шул ук вакытта Кама Тамагы районы советы депутаты Константин Фадеев безгә бер кочак кәгазь күтәреп килеп җитте. Кама Тамагы һәм Татарстан Прокуратурасыннан килгән җавапны күрсәтте ул. Әлеге документ муниципаль карамактагы җир участоклары буенча мәгълүмат бирелмәү һәм тендерларга үткәрмәүне, ә менә соңгы очракта аукционның бөтенләй үткәрелмәвен дәлилли.
– 2008нче елда «Вираж плюс» бернинди тендерсыз юл төзү эшен башкарды. Район башлыгы боларны контрольдә тотмый. Моннан аңа файда керә, дигән фикер килә миңа, – ди Константин Фадеев.
– Узган елдан бирле бөтен тендерлар да электрон сатуларда куела. Ә моңа кадәр без бер өлешен электрон һәм кечкенә өлешен ачык аукционда үткәрдек, – дип акланды Кама Тамагы районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Юманов.
АДМИНИСТРАТИВ КӨЧ АША БАСЫМ
Эшмәкәрләр кайбер очракларны дәлилли алган, ә менә административ ресурс аша хакимлек иткәндә, барысын да раславы кыен. Сөт җыючы Илһам Әскәров, үз вакытында, әздән генә бөлгенлеккә төшми кала. Аның сөйләүләренә караганда, акча түләмәгән «Вамин»га сөт тапшыруны туктатып, башка районга илтә башлагач, Әскаровка район хакимиятеннән административ ресурс аша басым башлана.
– Безгә халык сөт бирми башлады. Кайсы гына авылга барма, үзидарә башлыгы халыкны җыеп, сөт бирмәскә боерган. Сельсоветта безгә, район башлыгыннан өстен була алмыйбыз, дип аңлаттылар. Өйдә балалар утыра, эш тукталды диярлек иде. Югары инстанция аша гына мәсьәләне хәл итә алдык, – дип аныклады эшмәкәр Илһам Әскаров.
Әскаров санэпидемстанциядән бер белешмә өчен 7 тапкыр йөгерергә туры килүен дә искә төшерде.
– Район җитәкчеләре шул хәтле сөенеп утырды. Безгә ул белешмәне бирмәсәләр, эшебез туктала иде чөнки, – ди Илһам Әскаров. – Санэпидстанция төрле сәбәпләр табып, кәгазьне бирмәскә тырышты. 7 тапкыр чапканнан соң, Казанга киттек. Шуннан башкаладан идарә җитәкчесенә шалтырату булгач кына бирделәр. «Миңа глава шулай кушкан иде бит?» – дип сөйләде ул.
Моннан тыш, башка мисаллар да бар. Күп белсәң, биредә тиз картаймыйсың, ә кесәңне генә бушатасың. Мәсьәләне аңлап, шул хакта әйтүчеләргә биредә штраф карала. Хат инициаторы Наил Сираҗиев белән соңгы очрак – район хакимияте территориядә чүп калдырган дип 500 мең сумга штраф сала. Әмма суд бу гамәлне законсыз дип таба.
Чираттагы проблема – район үзәгендә пәнҗешәмбе үткәрелүче ярминкә-базарын башка урынга күчерергә җыенулары белән бәйле. Мөрәҗәгатькә кул куючыларның бер өлеше шунда сәүдә итә.
– Без тегендә-монда сикереп йөрүдән туйдык. Сатучылар да, халык та ияләштек бу урынга, – ди базарда сатучы Наилә Петрова.
Сүз уңаеннан, район хакимияте 76 эшмәкәр дигән санны дөрес түгел дип атый. Беренчедән, аның бер өлешен Кама Тамагында яшәүчеләр тәшкил итми. Әмма аларның да эшләрен районда алып барып, салымны биредә калдыруларын онытканнар күрәсең хакимияттә. Икенчедән, кул куючылар арасында эшмәкәрләр генә түгел, гади халык та бар. Шуңа да бу мөрәҗәгатьне эшмәкәрләр исеменнән дип кенә атау хаклы түгел, бу яктан администрация дөрес сүз сөйли, әмма үзенә үзе кое казый.
«Ул безнең белән диалогка бармый. Янына килсәм, кабул итмәскә тырыша. Очрашкан вакытта безнең сөйләшүләр бик кызу була, бер вакыт чактан гына сугышмый калдык», – дип зарлана эшмәкәр Константин Фадеев.
ЗӨФӘР ГАРӘФИЕВ ҖАВАП БИРҮДӘН БАШ ТАРТТЫ
Эшмәкәрләрнең барысы да гаепне район хакимияте һәм аның башлыгы Зөфәр Гарәфиевтан күрә. Без Кама Тамагына килгән вакытта, ул районда юк иде. Әмма без аны профессиональ квалификация үстерү курсларында очраттык. Биредә безгә җавап бирүдән баш тартса да, соңыннан Президент каршында ул әлеге мәсьәләне үзе күтәрә.
– Соңгы 5 елда бездә 5-6 кешедән торган төркем барлыкка килде. Аларның чыгышлары район имиджын төшерә. Халык ник ул төркемне туктатмыйсыз, дип гаҗәпләнә?! Бу безнең борчый торган мәсьәлә, – дигән фикерен белдерде Зөфәр Гарәфиев.
Татарстан Президенты мәсьәләгә үзе кушылды. Бизнесменнарның ни өчен баш күтәрүен сораса да, Гарәфиевка ул күбрәк риторик сорау булып калды кебек. Тема башкага борылды.
Шуңа да бөтен җаваплылык аның урынбасарына төште.
– Әлеге эшмәкәрләр бары район башлыгын вазыйфасыннан алырга тели. Теләсә кайсы мөмкинлекне файдаланалар, – дигән аңлатма ишеттек Кама Тамагы районы башлыгының беренче урынбасары Газинур Габидуллиннан.
ХАКИМИЯТ БИНАСЫНДА ТАРТКАЛАШ
Түрәләр әлеге хатта базарда сатучыларның имзалары гына дип бара. Безгә, башкалар белән дә сөйләшегез, дип хакимият үз бинасына бер төркем эшмәкәрне чакырды.
– Хакимият тарафыннан бернинди дә бюрократия юк. Эшләгән кешегә һәрвакыт эш бар, – дип сөйләде эшмәкәр Рим Хөснетдинов.
Әмма хакимияткә лояль эшмәкәрләр белән аралашу озакка бармады. Президентка мөрәҗәгать итүче оппозицион эшкуарлар, көтмәгәндә, чакырылмаган кунак кебек, бинага үтеп керә. Тарткалашны хакимият вәкилләре генә тыярлык хәлдә түгел. Кычкырыш, талашларны, кизәнүләрне һәм хәтта чактан гына сугышмый калуларны сүзләр белән генә тасвирлап та булмый. Ике фронтка бүленгән оппозицион һәм администрациягә лояль эшмәкәрләр арасындагы бәхәснең бинада гына түгел, аннан тыш та әлегә чишелеше күренми. Бу гади аңлашылмаучанлыкмы? Әллә, хатта күрсәтелгәнчә, районда кече һәм урта бизнес белән кризис вәзгыять туган? Тиздән эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Президент каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Ногъмановның урынга барып мәсьәләне тикшерүе көтелә. Бәлки, шуннан соң, Кама Тамагында күзәтелүче мәзәк вә сәер хәлләргә берникадәр ачыклык керер.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Казан – Кама Тамагы – Казан.

Комментарии