Мөстәкыйльлеккә өндәү җинаять?

Мөстәкыйльлеккә өндәү җинаять?

Думадагы «Бердәм Русия» фиркасеннән ике депутат һәм «Гадел Русия» вәкиле күптән түгел парламентка сепаратистлыкка каршы канун өлгесен кертте. Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәр иткәнчә, канун өлгесе авторлары Русия җинаять кодексына төзәтмә кертергә тәкъдим итә.

Аның нигезендә сепаратистлык, ягъни Русиядән аерылып чыгу идеяләрен пропагандалаучыларны 3 елдан алып 6 елга кадәр, ә сәяси хәрәкәтләр оештырып, халыкны җәлеп итеп чаралар оештыручыларны һәм аларга акчалата ярдәм күрсәтүчеләрне 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Шулай ук Русиянең бербөтенлеген саклау кирәклеген инкарь итү, мәгълүмат чаралары яки интернет аша кешене җәлеп итеп, киңкүләм чаралар оештыру өчен 20 елга кадәр утыртырга тәкъдим итәләр.

МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕКНЕҢ «М» ХӘРЕФЕН ДӘ ӘЙТЕРГӘ ЯРАМЫЙ

Татарстандагы рус милли оешмалары татар милләтчеләрен сепаратистлар дип кенә йөртә. Алар үзләре исә сепаратистлык гаепләүләрен кире кага. Әмма Татарстанның бәйсезлек хыялы татар милләтчеләрендә дә, зыялылар арасында да яши. Бу беркемгә дә сер түгел.

Әле күптән түгел бәйрәме билгеләп үтелгән Татарстан Конституциясе республиканың статусы хакындагы 1992нче елгы референдумга нигезләнеп язылган иде. Ул вакытта «Татарстан суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия һәм башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне шартнамәләр нигезендә төзи» дигән сорауга республика сайлаучыларының күпчелеге «әйе» дип җавап бирде. 2002нче елда Татарстан Конституциясе үзгәртелде, аннан суверен дәүләт төшенчәсе алынды.

Татарстанда 30нчы август бәйрәме хәзер күбрәк шәһәр көне буларак билгеләп үтелсә дә, 1990нчы елда бу көнне Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы декларация кабул ителүен дә хәтерләүчеләр байтак.

Октябрьдә үтә торган Хәтер көнендә татарның дәүләтчелеге искә алына. Алай гына да түгел, ачыктан ачык «Максатыбыз – бәйсезлек!» дигән шигарьләр күтәрелә.

Берничә дистә еллар буе татар иҗтимагый үзәгенең һәр чарасында «Азатлык» яшьләр берлегенең пикетларында, урам җыеннарында, чәй мәҗлесләрендә дә, теге яки бу формада милли азатлык турында хыяллар чагылыш табып килде.

Хәтта «Азатлык» яшьләр берлегенең Вконтакте челтәренең рәсми төркемендә беренче биттә «Татарстан бәйсез булырга тиешме?» дигән сораштыру тора. Анда җавап биргән кешенең күпчелеге, «әйе» дигән.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт әлеге канун өлгесенә бәя биргәндә: «Бу империянең таркалуы алдыннан утта януы», – дип белдерде.

Татар иҗтимагый үзәге дә, татар яшьләре дә бу канунга каршы чыгачак, авыз йомып тормаячак, диде ул. Канун кабул ителгән очракта да, татар милләтчеләре чараларын, мөстәкыйльлек турында белдерүләрен туктатырга уйламый, дип белдерде Галишан Нуриәхмәт.

– Азатлык һәр милләткә Алладан бирелгән. Ул милләт булганлыктан ирекле дә, бәйсез дә булырга тиеш. Беркем дә кол булып тумый. Миңа куркасы түгел, мин инде 85 яшькә җитеп киләм, яшьләр дә үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр, – диде Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт.

ТӨП СЕПАРАТИСТЛАР МӘСКӘҮДӘ

Элек Татарстан Президентының сәяси киңәшчесе булып эшләгән Рафаил Хәкимов сепаратистлыкны пропагандалауга каршы канун өлгесен ахмаклык дип саный.

– Бу канунны кабул итүдән мәгънә дә, файда да юк. Ул республикаларны котырту гына. Бүгенге көндә Русиядән аерылырга теләгән беркем дә юк. Татарстанда да, Кавказда да. Бу ясалма рәвештә уйлап чыгарылган нәрсә. Мондый кануннар белән илне җыеп булмый. Бүгенге көндә тимер юл тарифларын киметсәләр, Русия ныгыр иде. Русиянең төп сепаратистлары – тимер юлчылар килеп чыга. Бәяләр шул хәтле үсте. Шуңа төп сепаратистлар Мәскәүдә утыра, Казанда түгел, – диде «Азатлык»ка сәясәт белгече, Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов.

Бикә ТИМЕРОВА.

Җимереләсе йорт хуҗалары пикеты

11нче ноябрьдә Татарстан хөкүмәте бинасы алдында Казанның Яңа Сосновка бистәсендә яңа төзелгән йортларны җимерүгә каршы пикет үтте. Йорт хуҗалары бу гаделсезлек аларның җирләрен тартып алу максатыннан эшләнә дип белдерде.

Пикетта катнашучыларның күпчелеге бу чарага соңгы мөмкинлек буларак карауларын әйтте. Алар Казан шәһәре хакимияте тиешле органнарының баштарак үзләренә бу җирләрнең кадастр паспортларын бирүен, су, электр, газ кертүгә рөхсәт итүен, әмма алга таба бу җирләрдә йорт төзергә ярамый дип карар чыгаруын аңлый алмый. Араларыннан кайберләре Казан хакимияте әлеге йортларны үзләреннән бу җирләрне тартып алу өчен җимерергә тели, дип белдерде.

Яңа Сосновка бистәсендә йорт җиткергән Рәшит Гатин үз проблемаларына Татарстанда бер генә җаваплы оешманың да колак салмавын әйтте.

– Бу йортларга суны, газны, электрны без үзлегебездән кертмәдек бит. Хакимияттән тиешле рөхсәтләрне алып керттек. Әмма ни сәбәпледер хакимият хәзер безне үзлегебездән йорт төзүдә гаепли. Йортларны җимерергә куша. Кемнәрдер безнең йортларның җирләренә кызыга. Хәзерге вакытта безнең җирләребезне рейдерларча тартып алу бара. Безгә хакимият бернинди компенсация түләү турында да сүз кузгатмый, – дип белдерде ул.

Рәшит Гатин үзләренең мәсьәләсен хәл итмәүдә Татарстан мәхкәмәләрен җаваплы саный.

– Мәхкәмә карарларында безне үзлегебездән бу җирләрне үз милкебезгә күчерүдә һәм әлеге җирләрдә торак төзүдә гаеплиләр. Әмма без бу җирләрне берничек тә үзлегебездән шәхси милкебезгә күчерә алмыйбыз. Заманында бу җирләрне безгә Казан шәһәре думасы депутатлары утырышында кабул ителгән карар белән күчерделәр, – дип белдерде Гатин.

Пикетта 50 гә якын кеше катнашты. Аларның кайберләре кечкенә балалары белән бергә килде. Бер сәгатьтән артык барган пикетта шәһәр хакимиятеннән дә, хөкүмәттән дә ризасызлык белдерүчеләр янына килүчеләр күренмәде. Пикетта катнашучылар үзләре теләгән нәтиҗәгә ирешкәнчегә кадәр ризасызлык пикетларын дәвам иттерәчәкләрен әйтте.

Райнур ШАКИР.

Ваһһабилар коткысы Миңнехановны кармакта тоту өчен таратыла

Татарстанда Тәблигъчылар радикал ислам агымы барлыкка килүе турында Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе бүлгесенең конференциясендә әйтелде. Шунда ук әлеге агымга каршы көрәш турында сүзләр дә куертылды. Аеруча бу өлкәдә Бөтенрусия мөфтияте голәмәләр шурасы рәисе Фәрит Салман бик тырышып чыгыш ясаганлыгы әйтелә.

Кайбер тарафларның республикада яңа ислам агымын ачыклавы инде беркемне дә аптыратмый, чөнки Татарстан халкы ваһһабилар, хизбутчылар, нурчылар һәм тагын әллә кемнәр белән «чарланган».

Соңгы вакытта Татарстанда ваһһабиларның тагын да баш күтәрүе турында сүзләр куертыла. Ул гына да түгел, республикадан Сүриягә гыйсъянчылар ягында сугышырга китүче яшь егетләрнең барлыгы һәм киләчәктә аларның әйләнеп кайтып террорчылар рәтен тулыландырырга мөмкинлегенә басым ясала.

Мисал өчен, «Звезда Поволжья» газетасында Татьяна Сидорова Әлмәттән ислам динен кабул иткән 21 яшьлек Станислав исемле егетнең интернеттагы дәгъватларга ияреп 19 яшьлек йөкле хатыны белән Сүриягә китүен яза. Әлеге егет тәгъфирчылар хәрәкәте әгъзасы булган икән.

Монда нәкъ Әлмәтнең искә алынуы да юкка түгелдер, чөнки нефтькә бай булган бу районны радикал мөселманнарның үзәге булуы турында сүзләр күптән куертыла. Әлмәттә яшәүче Рамазан Шәйхетдинов (исеме үзгәртелде) сүзләренчә, инде шул дәрәҗәгә килеп җиткән, кайчандыр гөрләп эшләгән мәдрәсә ябылуга таба бара, мәчетләрдәге мөселманнарда да төшенкелек хөкем сөрә.

– Хәзер әкрен генә гыйлем учагын сүндерергә уйлыйлар. Дингә дә аяк чалу бара. Ныклы абруйлы хәзрәтләрне азат итеп, алар урынына абруе булмаган, бу җирдәге вазгыятьне аңламаган кешеләрне читтән китереп куйдылар. Гыйлемле хәзрәтләрне мәчет тирәсенә китермиләр.

Наил хәзрәт Сәхибҗановны мөхтәсиблектән кугач, Чаллыдан Рафик хәзрәт Миңнеәхмәтовны китереп куйдылар. Ул килгәч, җәмигъ мәчетендәге татарлар башка мәчетләргә таралып бетте. Ул мөхтәсиб хакимият белән дә «Татнефть» белән дә уртак тел таба алмады. Шуннан соң, күптән түгел, моңарчы Чүпрәледә мөхтәсиб булып торган яшь кенә Фәһим хәзрәтне куйдылар. Ул Әлмәт мөселманнарын яңадан берләштерә алса, яхшы булыр иде. Күп хәзрәтләр Әлмәт булгач, монда акча ява дип уйлый ахры. Яңа куелган дин әһелләре халык белән уртак тел таба алмый. Мондагы халык бик үзенчәлекле, аның үз холкы бар, – ди ул.

«ЗП» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов та Әлмәттә «Татнефть» урнашуы сәбәпле, бай кешеләр яши һәм аларга Казан да, Мәскәү дә указ булмавын әйтә. Әлмәтне ваһһабилар үзәге дип тотрыксызландырып, Мәскәүнең «Татнефть»не кулга төшерергә теләве турындагы кайбер белгечләр фикере белән ул һич кенә дә килешми.

– Әгәр Мәскәү «Татнефть»не алырга теләсә, моңа беркем комачаулый алмас иде. Күрше Башкортстанда элекке президент Мортаза Рәхимовка 70-80 миллиард сум бирделәр дә «Башнефть»ны тартып алдылар. Монда да шулай эшли алырлар иде. Әлбәттә, «Татнефть», «Башнефть» белән чагыштырганда, өч тапкырга зуррак, – ди ул.

Әхмәтов Татарстанда төрле радикал дини агымнарның арта баруы турында лаф ору ул Республика Президенты Рөстәм Миңнехановны кармакта тоту өчен эшләнә дип саный.

– Кешенең кара таплары булса, аның белән идарә итүе җиңел. Совет заманында да шундый гадәт иде. Монда да бу радикал дини агымнар турындагы сүзләрне юк урыннан китереп чыгаралар. Барысы да ясалма.

Универсиада инде күрсәтте. Мәскәүнең Казан үсешеннән куркуы сизелә. Миңнеханов бит чын татар һәм татарлыгын бераз яшерсә дә, уңай вакытта ул тышка бәреп чыгарга мөмкин. Хәтта әле чыгар дип тә уйлыйм, – ди Әхмәтов.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Мигрантларны казаклар тикшерә

Дондагы Ростовта 3-9 ноябрь көннәрендә «Kids Fashion Week» (балалар модасы атнасы) узарга тиеш иде. Чара кысаларында Русиядә беренче тапкыр балалар өчен хиҗап күргәзмәсен оештыру да каралган булса да, моны тормышка ашыру мөмкин булмаган, чөнки балалар модасы атналыгын оештыручы Денис Рудницкийга казаклардан янаулар агыла башлаган. Алар Волгоградтагы хәлләрдән соң, мондый күргәзмәне оештыруга юл куймаячакларын ишарәләгән.

Соңгы елларда Русия җитәкчелеге казакларга аеруча зур игътибар бирә. Мәскәү Кремле ил сәясәтендә чиркәү мәнфәгатьләрен яклау өчен казак партиясен дә төзеде. Казаклар Русия православ чиркәвенең корпоратив гаскәре, яклаучысы буларак хупланып, төрле институт һәм төркемнәр тарафыннан сәяси корал буларак та кулланыла башлады.

Менә хәзер Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгесе башлыгы Владимир Зотов базарлар, яшелчә базаларында даими тикшерүләр уздырып торырга боерды һәм моның өчен ихтыяри дружинниклар, полиция вәкилләре белән бергә казаклардан торган төркем барлыкка килүен әйтте.

Казакларның урыс булмаганнарга тискәре карашта булуы һәркемгә мәгълүм, ә базарда эшләүче мигрантларның нигездә Үзәк Азиядән килүче мөселманнар булганын исәпкә алсак, бу тикшерүләрнең нәрсә белән тәмамланачагын чамалау кыен түгел.

Казаклар шулай ук тиздән Олимпиада узачак Сочида рөхсәтсез эшләүче мигрантларны тикшерү өчен дә җәлеп ителде. Шулай ук казаклар Олимпиада вакытында тәртип саклау өчен дә чакырылган. Моңа Кубань казаклары лаеклы дип табылган.

Җәй көнне атлы казаклар Татарстанда Болгар җыенына да чакырылган иде. Әлегә тәртип саклау өчен түгел, ә җирле үзенчәлекне күрсәтү өчен генә булып чыкты. Казакларның тарихта исламга, татарларга каршы булуына, хәзер дә шовинистик максатларда кулланылуына игътибар ителмәгән, күрәсең.

– Русия хакимияте элек-электән казакларга таянган. Кавказ яклары да казаклар тарафыннан яулап алынган һәм алар ярдәмендә бастырып торганнар. Хәзерге казаклар канунсыз кораллы көчләр булып тора. Әнә шулай итеп дәүләт канунсызлыкка үзе үк этәрә, – дигән иде Азатлыкка тарихчы Нурулла Гариф.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии