- 13.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №07 (14 февраль)
- Рубрика: Архив
Чаллы укытучысы Рамил Хөснуллин улы Булат укыган 32нче мәктәп җитәкчелеген татар теле укытуны киметүне шикаять итеп мәхкәмәгә биргән. Мәхкәмә көне әлегә билгеле түгел.
2017нче ел Русия Президенты Путин башлангычы белән татар телен эзәрлекләү, аны кимсетү һәм мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны тыю гамәлләре белән тарихка кереп калды. Тарих шуны да күрде – татар телен бетерү сәясәтенә татар халкы үзе дә битараф булды. Зур каршылык чаралары оештырылмады. Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытучылар һәм дә укучылар рухи зыян белән бергә матди зыян да күрде. Татар телен укытуны кысуга каршы бары тик Казандагы мәктәп мөдире Павел Шмаковның гына каршы чыгуы, мәхкәмәләшүләре истә калды.
Шушы көннәрдә Чаллының шахмат-шашка мәктәбе тренер-укытучысы Рамил Хөснуллин улы Булат укыган 32нче мәктәп җитәкчелеген мәхкәмәгә бирде.
«Быелгы уку елы, ягъни 2017-18нче ел укыту планы буенча 3нче сыйныфта укучы улым Булат туган теле булган татар телен атнасына 6 сәгать (грамматика һәм әдәбият) укырга тиеш иде. Ноябрь аена кадәр шушы күләмдә укып килде. Шушы айда билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә, ата-аналар ризалыгын сорашмыйча гына татар телен укытуны 3 сәгатькә калдырдылар. Аның каравы элек урыс телен шулай ук 6 сәгать укысалар, хәзер 9 сәгать укыйлар. Башка фәннәр шулай ук урыс телендә генә укытыла», – диде ул Азатлыкка.
Рамил Хөснуллин татар телен тиешле күләмдә укытуны таләп итеп мәктәп идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Татар телен киметү турында ниндидер карарлар, боерыклар булырга тиеш. Ул шуларны да таләп иткән. «Миңа нигезсез рәвештә шундый күрсәтмәләр-документларны бирүдән катгый рәвештә баш тарттылар. Минем улымның гомум урта белемне туган телендә алу хокукы бозылды һәм шуның белән аның уку иреге дә кысылды», – дип саный Рамил Хөснуллин.
Үзенең шикаятендә Рамил әфәнде туган телдә уку хокуклары буенча Русия һәм Татарстан Конституцияләренә, кануннарына таяна.
Рамил Хөснуллин улы укыган мәктәп идарәсе белән низагка керергә теләмәвен, аларны мәхкәмәгә бирергә ашкынып тормавын да әйтте. «Ләкин минем башка чарам калмады. Бу мәктәптә татар телен укытуны яртылаш киметүне һәм урыс телен укытуны күпкә арттыруның сәбәпләрен күрсәтергә, аңлатырга тиешләр», – дип саный ул.
Чаллы мәхкәмәсе Рамил Хөснуллинның шикаятен кабул иткән һәм 8нче февральдә кайбер өстәмәләр сораткан. Мәхкәмә көне әлегә билгеләнмәгән.
* * *
16нчы гыйнвар Лаеш районы мәхкәмәсе прокуратура күрсәтмәсе нигезендә сәгатьләре кыскартылган татар теле укытучысы Мөнирә Садыйкова гаризасын карап, моны канунсыз дип таныган карар чыгарды.
Гафиулла ГАЗИЗ
Алабуганың урыс мәктәбендә балалар татар телен сайлый
Алабуга шәһәренең 10нчы урыс мәктәбендә укучыларның күпчелеге татар телен ана теле буларак сайлаган. Мәктәп Алабуганың яңа бистәсендә урнашкан, ике бинадан тора һәм биредә 1963 бала белем ала. Аларның 1600е татар телен ана теле буларак өйрәнә. «Көчкә генә ике сменага сыябыз, – дип әйтә мәктәп мөдиренең милли эшләр буенча урынбасары Гөлнара Хөсәенова. – Татар телен ихтыярига калдыру безнең мәктәп өчен аяз көндә яшен суккан кебек булды. Ләкин безнең мәктәп җитәкчесе бер татар теле укытучысын да кыскартмады. 23 татар теле укытучысы ничек бар иде, бүгенге көндә дә шулай, әмма аларның сәгатьләре кимеде. Хәзер 18-20 сәгатькә генә калды, ләкин дәресләре 18 сәгатьтән дә аз булган укытучы юк.
Бу хәлдә ата-аналарның да роле зур булды. Гаризалар җыйдык, урыс мәктәбе булуга карамастан, бездә меңнән артык бала татар телен сайлады. Әле бүгенге көнгә кадәр урыс телен сайлаган әти-әниләр йә аларның балалары, татар теленә күчәбез, дип, гаризалар тотып килә. Татар телен кирәк дип саныйлар, әмма араларында кире уйлаучылар да бар, әлбәттә.
Хәзер безнең мәктәптә татар теле атнасына – өч, ә 10-11нче сыйныфларда бер дәрес калды. 11нче сыйныфларга БДИга әзерләнү кирәк, ә алар бердәм булып татар телен сайлады», – дип сөйләде Хөсәенова.
Гөлнара ханым балалар татар телен яратсын, кызыксынып укысын өчен күп нәрсәнең укытучыдан торуын әйтә. Гаризаларны китергән вакытта ата-аналар: «Баламны Рәмилә ханым төркеменә бирегез әле», – дип сораган. Хезмәттәшләре дә аның дәресләре бик кызык үтә дип әйтә.
25 ел татар теле һәм әдәбият укытучысы булып эшләүче Рамилә Әхмәтова хәзер яңа уку елы башындагы беренче дәресләрен елмаеп искә ала.
«4нче сыйныфларны укытырга диделәр, ә анда тулысынча урыс балалары. Килеп кердем дә, сыйныф җитәкчесе минем төркемдә калачак балаларның фамилияләрен атады. Миңа бирелгән балалар белән дәрес башладым. Балалар үзләре шундый тиктормаслар булып чыкты, аларның китап та укыйсы килми. Шуннан мин: «Балалар, без бит бүген сезнең белән рэп җырлыйбыз», – дим. Балаларның күзләре шакмак булды. Шулай итеп, укучылар үзләре турында рэп формасында сөйләде.
Беренче дәрес безнең арада гына сер булып калсын, дип әйттем, әмма балалар моны сер итеп калдыра аламы соң? Икенче дәрескә килеп керсәм, бөтен сыйныф белән дәресемә кереп утырганнар. Киләсе елга сезне дә тулысынча алам, дип сөйләштек», – дип сөйләде Әхмәтова.
Әхмәтова укыткан бүлмәгә килеп керүгә үк күзләр чигүле кулъяулыкларга һәм почмакта торган иске сандыкка төшә. Бүлмәнең бер почмагы музей кебек эшләнгән. Барлык экспонатларны да Рамилә ханым туплаган.
Дәрес темасын укучылар кроссворд чишкәч кенә белде. Теманың туган илгә багышланганын ачыклагач, балалар бергәләшеп Татарстан гимнын башкардылар, аннан республикада булган шәһәрләр, елгалар, яшәгән халыклар турында сөйләделәр. Дәрес уен рәвешендә иде, җырлар белән үрелеп барды.
Рәмилә ханым сүзләренчә, укытучы ихлас, балаларны ярата һәм үз фәненә мөкиббән икән, балаларда да татар теленә кызыксыну һичшиксез артачак.
«Укытучы баланы чын күңеленнән яратырга тиеш, ишекнең теге ягында «мин монда акча эшләр өчен генә йөрим», дисәң, сыйныфка елмаеп керсәң дә укучы синең эчеңдәгеләрне барыбер аңлаячак. Аннан соң татар телен кагыйдәләр ятлатып, өй эшен күп итеп биреп кенә өйрәтү дөрес түгел, минемчә. Татар телен балаларга аңлатыйм дисәң, иң беренче аның кирәклеген төшендерергә кирәк. Дәресне уен формасында алып баргач, минем укучылар аны җиңел итеп, уен кебек кабул итә. Шунлыктан өйрәнү дә җиңел тоела аларга», – ди укытучы.
Татар теленең дәрәҗәсе төшүнең сәбәпләрен Әхмәтова татар мохите булмауда күрә. Аның фикеренчә, халык, татар телен белмәсәм дә яши алам, дип уйлый. Кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора, ди ул.
Әлеге мәктәпкә 25 ел җитәкчелек иткән Роза Салихова, татар теле белән бәйле булган хәлләр мәктәпнең, укучыларның, ата-аналарның бердәмлеген сынады, ди. Бөтенләй урыс булган ата-аналарның татар телен укыту яклы булулары бу сынауда җиңелмәскә ярдәм итте, ди ул.
Алсу ӘХМӘТ
Себердә газ кермәгән татар авылы халкын сайлауга бармаска өндиләр
Төмән өлкәсенең Кече Акъяр авылына инде унбиш ел дәвамында газ кертелми. Моңа җавап итеп, халыкны президент сайлауда катнашмаска өндиләр. Инициатив төркем авыл халкына сайлауга бармаска өндәүче кәгазьләр тараткан.
«Төрле дәрәҗәдәге хакимияткә күп тапкырлар мөрәҗәгать ителсә дә, нәтиҗәсе юк, һаман алдап-йолдап, вәгъдәләр биреп кенә котылалар», диелгән язмада.
Төмән районындагы әлеге авыл халкы өйләрен утын ягып җылыта, түрәләр аларның үтенечләренә колак салмый. «Түрәләр урманда безгә бирерлек утын юк, ди. Утын яздырып алыр өчен әллә нинди кыенлыклар аша узарга, аннан соң да әле ул утынны җәһәннәм читеннән барып алырга туры килә. Шулай булгач, безгә бу сайлауда катнашу ниемә кирәк? Түрәләр барыбер безнең өчен берни эшләми, безнең мәнфәгатьләребезне кайгыртмый», диелгән авыл халкына таратылган кәгазьләрдә.
Кече Акъяр – зур булмаган авыл, 40лап йорт бар, анда 61 сайлаучы. Күбесе татарлар, алар тавыш-гауга куптарып йөри торганнардан түгел. Җирле хакимият, авылга газ кертелергә тиеш ди, аның 2018-2020нче елларга планы да төзелгән. Ләкин күп кенә кешенең газ кертергә акчасы юк. Торбалар үткәрү 100 мең сумга төшә. Шуңа күрә газны кешесе күбрәк булган һәм халкы газ кертергә акча таба алган авылларга алданрак сузалар.
Төмән өлкәсе Җәмәгать пулаты әгъзасы Андрей Шуклин сүзләренә караганда, авылны газга тоташтыру мәсьәләсен хакимият 15 ел буе хәл итә алмый, шул ук вакытта күрше Зур Акъяр авылына газ кертелгән инде.
Уфада «Ана даны» медален кире кайтарган күп балалы ананы торак сертификатыннан мәхрүм иткәннәр
Сигез бала анасы Юлия Вольф, үзенә кайчандыр бирелгән «Ана даны» медален протест йөзеннән Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка кире кайтарганнан соң, торак сертификатыннан мәхрүм ителде. Аңа хәтта Уфа мэры Ирек Ялаловның төзелеш өлкәсендәге җитәкчелеккә мөрәҗәгате дә ярдәм итмәгән.
Хакимияттән Вольфка килгән җавап хатында: «2018нче елга расланган исемлектә Вольф гаиләсе алдында чиратта күп балалы тагын 107 гаилә тора», – диелгән дип хәбәр итә «Проурал.инфо».
«Сезнең гаиләгә торак сертификатын чиратсыз бирү канун бозуга китерәчәк һәм әлеге күп балалы гаиләләрнең хокукларын бозачак», – диелә документта.
Ел башында Юлия Вольф республика җитәкчесенең кабул итү бүлмәсендә үзенең «Ана даны» медален калдырып киткән иде.
Вольф сигез баласы белән урамда калырга мөмкин – шушы аяныч хәл ана кешене кискен адымнарга барырга мәҗбүр иткән. Ул вакытта ватандашлар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү белән шөгыльләнүче идарә башлыгы Искәндәр Әхмәтвәлиев журналистлар алдында Вольфка медален кире кайтарып, аңа мөшкел хәленнән чыгарга ярдәм итәргә вәгъдә биргән иде. Хат башта республика вице-премьеры, Төзелеш һәм архитектура комитеты рәисе Андрей Трухановка җибәрелде, ә аның кабул итү бүлмәсеннән Башкортстанның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына китте.
Моннан тыш, портал язуынча, Уфа мэры Ирек Ялалов та, хатынга ярдәм итүне сорап, Трухановка хат җибәргән булган.
Сигез бала тәрбияләүче Юлия Вольф инде озак еллар дәвамында үз хокуклары өчен көрәшә. Гаилә җимерек торакта яши, аларга, канун бозып, тиешледән кечкенәрәк мәйданлы фатир тәкъдим итәләр.
Хәзер гаилә тору урыныннан бөтенләй мәхрүм калырга мөмкин. 2018нче елның 12нче гыйнварында Уфаның район мәхкәмәсе Вольфның гаиләсен фатирыннан чыгарырга дигән карарны гамәлдән чыгарудан баш тартты. Шулай итеп, гаиләнең торак алуда өстенлекле хокукы кире торгызылмады. Җимерек торакта яшәүче күп балалы гаилә буларак, аларга торак сертификаты бирергә тиеш булганнар.
Русия хәрбиләренә социаль челтәрләр куллануны тыймакчылар
Русия Саклану министрлыгы хәрбиләргә интернетта үз-үзләрен тотуда киңәшләр чыгарган һәм социаль челтәрләр кулланудан баш тартырга тәкъдим иткән. Киләчәктә әлеге киңәшләрне махсус канунга кертергә җыеналар. Канун бозучылар җинаять йә административ җаваплылыкка тарттырылырга мөмкин, дип яза Известия.
Хәбәр ителүенчә, әлеге киңәшләр 2017нче ел ахырында булдырылган, ә хәзер Саклану министрлыгы аны гаскәрләргә җибәргән. Алар плакатлар һәм белешмәлек формасында ясалган. Солдатларга һәм офицерларга Одноклассники, ВКонтакте, Фейсбук һәм башка шундый социаль челтәрләрне кулланудан баш тартырга, үзләренең хезмәтләре турында мәгълүмат бирмәскә һәм телефоннарында геолокацияне сүндерергә киңәш ителә.
Чит ил сайтлары шәхси мәгълүматларны карый ала, ә чит илләрнең махсус хезмәтләре хәрбиләрнең сәхифәләрен даими күзәтеп бара, дип кисәтә документ авторлары.

Комментарии