Сыерның теле бармы?

Сыерның теле бармы?

Сыерларны бетерү сәясәте дәвам итүгә карамастан, авылыбызда сөтлебикәләр байтак. Гаиләне ашатучы эре мөгезле терлекне еллык өмет итеп асраучылар бар. Җир өстенә ашарлык үлән үсә башлагач көтүләр чыга, гадәттә чиратка салып көтүгә йөрибез. Быел көтүне, башка еллардан аермалы буларак, йорт башыннан көтә башладык. Бер терлегең икән, тулы бер көнең көтүдә үтәчәк. әле ул җир-яңгыр, эссе-суыкка чыдау гына түгел, әле син ышандырып көтәргә алынган кырык баш өчен зур җаваплылык та.

Кичке алтылар тулдымы, урамнары эшкә җигелә, көтү кайта башлый. Йорт каршына чыгып сөтлебикәләрне каршы алабыз. Абзарда савым аппаратлары гөрли, койма башындагы чиләкләр кулларга күчә… Тик ул көнне көтү соңарып кайтты, безнең урамга «көтүдә сыер» баткан икән дигән хәбәр таралды. Ихтыярсыз урамга җыелып, яхшыга өметләнеп көтү кайтканын көтә башладык. Сыерлар әкренләп кайта башлады, тик безнең бер сыер күренмәде… Күрше Ринат Хәсанов, сүзебезне тыңлап әнине көтү урынына алып төшеп китте. Безнең сыер батып калганына хәзер инде шигебез юк иде. Бераздан кәрәзле телефоннан әнинең елаган тавышын ишетеп, сеңелем белән көтү урынына йөгердек…

Ул чакта сыерыбызны күреп бөтен очраган кешеләр яшьләрен тыя алмады. Сыерның җиленнәре пычрак, тояклары сынып беткән, бөтен сырты кан, чыбыркы эзләре. Кайта-кайта малкай авызыннан күбекләр җибәрде. Көтүчеләргә чын мәгънәсендә рәнҗеп өйгә таба атладык. Ә аларның исә үз фикере икән:

– Чират буенча көтүдә Мидхәт Мифтаховлар гаиләсе булган. Мидхәт абый үзе белән күршедәге сигезенче сыйныф малаен ияртеп көтүгә киткән. Алар фикеренчә сыер батмаган, бары аяклары авыртып көтүдән соң утырып калган. Терлекне кыйнау түгел, бармак белән дә тотынмадык диләр. Сыер су буеннан менгәндә абынып, аркасы белән шуышып менгән, шуңа сыртта яралар барлыкка килгән дип ышандырдылар. Монысы бөтенләй көлке инде, иптәшләр.

Мидхәт Мифтахов! Сыер батмагач нигә хатыныгыз «сыер баткан» дип кеше эзләп йөргән? Батмаган дип ышандырсагыз да, ник җиленнәре пычракка батып беткән? Сыерны вәхшиләрчә кыйнап, азаплап куып чыгарганчы нигә көтү урынында үзегез калып, малайны кеше чакырырга җибәрмәдегез! Таш гасыр түгел, сәгать карарга булса да телефон алгансыздыр, нигә вакытында кеше чакыртмадыгыз? Гафу итегез, ләкин сезнең хайванны шулай рәнҗетүегез һәм ялганыгыз бернинди кысаларга да сыймый. Моннан соң, хәлегездән килми икән, үзегезнең вәхши хисләрегезне кулыгызда тота алмыйсыз икән, чиратыгызда башка кешене җибәрегез. Терлекне шулай рәнҗеткәч, кешеләргә карата мәрхәмәт хисләрегез булуы хакында шикләнәм мин.

Ул көн көтүчесенә җаваплылык дигән сүз бөтенләй хас түгел бугай. Сыерны ялгызын су буенда калдырып, көтүне алып кайтып киткәннәр. Әле алай гына да түгел, үзләре машинага утырып. Әни сыерны табып, канлы урыннарын су буенда юган. Юганнан соң да җан өшетерлек кыяфәтле сыерның элек нинди булганын күз алдына китерү мөмкин түгел. Без өйгә кайтып җиткәнче кичке тугыз булды. Гафу үтенү өмет тә итмәдек, «сыерыгызны исән-имин алып кайта алдыгызмы» дип сораучы да булмады.

P.S. Сыерыбызны фотога төшергәч, сул ягында 20(!) дән артык яра санадык. Сынган тоякларны, койрык яннарын әйтеп тә торасы юк, канап, чиләнеп беткән. Сыерны шулай вәхшиләрчә кыйнагач, кешеләргә карата нинди мәрхәмәт өмет итеп була. Күзгә карап артка тибәргә теләсәләр дә, шуны әйтә алам: сыерның теле юк, ләкин хайван рәнҗеше барыбер төшәчәк. Яңа үтеп киткән Рамазан ае шаукымыннан арына алмаган күңелләргә шундый таш бәгырьле хисләр килеп керү йөрәкне икеләтә әрнетә…

Алсу Нургатина.

КФУ студенты.

Комментарии