Туры кайтмый буялдык

Туры кайтмый буялдык Үсеп җиткәч, Казанга киттек, укыдык һәм эшли башладык. Шулай бервакыт Гөлүсә исемле дус кызым белән эштән чыктык. Тулай торакка кайтасы

Үсеп җиткәч, Казанга киттек, укыдык һәм эшли башладык. Шулай бервакыт Гөлүсә исемле дус кызым белән эштән чыктык. Тулай торакка кайтасы гына килми бит, көн бик матур. Икебез дә китап сатып алдык та тимер юл вокзалына киттек. Анда бик матур, утырырга урындыклар бар. Килеп утырдык та ихластан китап укыйбыз. Шулай да, игътибар итәбез, кешеләр килеп утыра гына, торалар да китәләр, килеп утыралар, кабат торып китәләр. Иптәш кызым белән бер-беребезгә карашып алабыз да тагын китап укыйбыз. Ярар, җитәр, кайтыйк, дип торып бассак, исебез китте. Бактың исә, урындыклар яшел төскә буялган булган икән. Икебезнең дә киемнәрнең арты аркылыга яшел төскә буялган. Шул киемнәр белән Казан урамыннан тулай торакка киттек. Кайтып кергәч, көлә-көлә кием чистарттык.

Венера ШАКИРОВА.

Арча районы, Якты Көн авылы.

Комментарии