- 13.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №45 (13 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Газетабызда басылган «Алмый түләнүче… кредит» (№43, 30 октябрь, 2013 ел) язмасыннан соң шалтыратулар байтак булды.
Исегезгә төшерәбез, ул язмада Кукмарада яшәүче Асия Сөләйманованың «бурычка акча бирәм» дип газеталарга игъланнар бастыруы, кешеләргә кредит алырга ярдәм итеп, шул кредитның бер өлешен үзенә тотып калуы яки ул акчаны бөтенләй иясенә бирмәве хакында язган идек. Иясенә бирмәсә дә, түләү кәгазьләре шул кешенең үзенә килеп, ул бөтенләй алмаган акчасын түләргә мәҗбүр була икән. Язма ахырында укучыларыбыздан ярдәм дә сорадык. Бу хатыннан зыян күрүчеләр язма астында күрсәтелгән телефон номерына шалтыратып, үзләре хакында хәбәр итәргә тиеш иде.
Шалтыратучыларның кайберләре сөйләгәннәрне, исем-фамилияләрен үзгәртеп кенә, биредә язарга булдым. Ә инде чын исемнәре һәм телефон номерлары, үз ризалыклары белән, бу эшне алып баручы дознавательгә тапшырылачак. Хәер, исемен әйтергә курыкмаучылар да бар иде арада!
ЭШСЕЗ КЕШЕ ОСОБНЯК САЛГАН?
Газета чыкканның икенче көнендә үк, иң беренчеләрдән булып бер хатын шалтыратты. Ул үзен Асия Сөләйманованың күршесе дип таныштырды.
– Сез әле Асиянең 1 ел эчендә салган особнягын фотога төшермәгәнсез. Аның тарафыннан алданучы кешеләр күп булды инде. Без күрше генә булгач, анда күпме машиналарда төялеп килүләрен күреп торабыз. Беркайда да эшләмичә, ничек итеп особняк салып була ул, әйтегез әле? Үзе – безнең кебек үк пенсионер. Менә минем кемгәдер акча биреп торырга да, особняк салырга да акчам юк. Ире дә юк, бер малае гына бар. Ул да особняклык акча эшләми. Нишләп аны беркем дә тикшерми безнең Кукмара районында? Башкаларны бер кыек адым атласа да тикшерә башлыйлар. Бу нисбәттән минем үз шикләрем бар, ләкин мин аны сезгә әйтмим инде, үзегез дә аңлыйсыздыр, – диде ул. Әгәр бу эшне Кукмара полициясе түгел, ә башка район полициясе яки «Казанныкылар тикшерсә» ул шаһит сыйфатында барырга курыкмавын да җиткерде.
«КЫЗЫМ ШУНЫҢ АРКАСЫНДА АСЫЛЫНДЫ!»
Балтач районыннан шалтыраткан Сәмирә апа (исеме үзгәртелмәде!) телефонны алуга ук:
– Мин сезнең мәкаләгезне укып, төне буе йоклый алмый яттым, борчылып чыктым, – дип сүз башлады. – Шул хатын аркасында, 3 баласын калдырып, минем кызым асылынып үлде бит! Ирен машина таптап үтергән иде инде, үзе дә озак яши алмады. Кечкенә кызга ул чакта әле 4 яшь кенә иде. Калганнары 13, 14 яшьлекләр. Бу инде 2011нче елда ук булды. Безнең кыз Иске Чыпьядан йорт сатып алды. Ниндидер кредитлары барлыгын мин белмәдем дә, ул үлгәч һәм кәгазьләр килә башлагач кына төшендем. Әле кызымның үлемен кичереп, аның 3е, 7есе, 40ы үткәнче ул кәгазьләрне дә күрер хәлдә түгел идем. Соңыннан телефоннан шалтыратып, акча сорап янаулар башланды. Кызыма да янаганнар икән, мин бит белмәдем. Бу хакта соңыннан гына оныгым сөйләде. Күрәсең, ул шул янауларга түзә алмыйча асылынган инде. «Сезгә егетләр киләчәк, самосуд ясыйбыз», – дип тә яный башладылар.
Кредитның суммасын хәзер төгәл генә хәтерләмим дә инде, 250 мең сум иде ахры. Кызымның ничек кредит алуын беләсем килеп, мин дә бу эшне казый башладым. Ул балалар бакчасында эшли дип кредит рәсмиләштергән икән үзенә. Моңа минем кызымның гына башы җитмәгәнен белә идем инде. Кредит турындагы кәгазьләрне тотып үзебезнең районның полиция башлыгына киттем. Шуннан соң янаулар туктады, ләкин ул хатынга берни дә булмады. Мин хәзер полициягә дә ышанмыйм инде, сеңлем, Татарстан коррупциягә кереп баткан бит ул. Кировта алай ук түгел әле. «Кредит» сүзеннән үк куркам хәзер. Әгәр бу эшне берәрсе тикшерә башласа, безнең хакта да әйтергә онытмагыз, без дә бар әле, – диде ул елый-елый.
РӘХМӘТЛӘР ИРЕШТЕ…
Газета чыгып ике көн узмагандыр, узган язмабыздагы төп герой – Гашура апа Газизуллина шалтыратып елый-елый рәхмәт укыды. Ниһаять, аны да полициягә чакырып сорау алганнар икән.
«Сабада эш башланган ахырысы, чөнки миннән сорау алдылар, әле Асия миңа 20 мең сум акчаны да кире кайтарды», – диде ул. Нинди 20 мең сумлык «вак-төяк» хакында сүз барганын аңламадым, чөнки узган санда гына бик зур суммалар хакында язган идек. Алай да укучыбызның рәхмәт сүзләрен ишетү йөрәккә сары май булып ятты.
Аннан соң Саба районы Олыяз авылыннан Равилә апа да шалтыратып үзеннән сорау алуларын хәбәр итте, рәхмәтен җиткерде.
– Асия дә шунда иде! Миңа ишетмәгән сүзләрне ишеттерде, хәзер инде мин бу эшнең ахырына чыгарга тиешмен, Ходайның нинди изгелекләре бар, барысын да тормышыгызда күрегез, рәхмәт яусын, – диде ул бик дулкынланып.
ПОЛИЦИЯДӘН ШИКЛӘНӘМ
Кукмарадан шалтыраткан Фәридә апа да инде 8 ел дәвамында Асия Сөләймановадан акчасын ала алмый йөрүен хәбәр итте.
– Зинһар өчен, Кукмара полициясенә исемемне әйтмәгез, әгәр алар тикшерә икән, минем аларга бер тамчы да ышанычым юк. Әле алар үзләре үк шул Асия белән бергә эшләмиме икән дигән шигем бар. Без Кукмарада бик күп, барыбыз да монда сүз әйтергә дә куркабыз, чөнки Кукмара полициясе барыбер тикшермәячәген беләбез. Алар бу язманы укыгандырмы, юкмы, белмим. Минем балаларым бар һәм көн саен ут йотып аларның өйгә кайтып керүен көтәм, чөнки миңа инде янаулар да булды. Асия Сөләйманова өстеннән шикаять язгач, үземне үк гаепле итеп калдырып, ялган донос өчен дип штраф салдылар. Хәзер мин инде штраф түләп ятам. Ул штрафны инде ике тапкыр түләттеләр, ялгышып. Суд приставлары хезмәт хакымнан да тотып калдырды, ул чакта түләгән идем инде. Кире кайтарабыз диделәр, кайтарган кеше юк. Кредитны 85 мең сум итеп алам дигән иде, миңа 65 меңен генә бирде. Калганы үзенәме?!
– Әгәр дә мин сезне шаһитләр исемлегенә кертсәм, сез каршы килмисезме?
– Зинһар дип сорыйм, Кукмара полициясенә әйтә күрмәгез минем хакымда, зинһар! Башкалар тикшерсә генә нәрсәдер әйтергә ризамын, ләкин Кукмарада бу эшне тикшермәячәкләр, мин бит инде беренче генә очрак түгел, күпме кеше барып карады бит инде Кукмарадагы полициягә!
РАСПИСКА – ЮГАЛГАН АКЧАЛАР ИСТӘЛЕГЕ
Тагын бер хатын ничек итеп мошенниклык корбаны булуын сөйләп шаккатырды.
– Төркия юлында таныштык без ул хатын белән. Асия Сөләйманова бездән зур суммага алтын сатып алды. Ул чакта ул 6 мең доллар иде, иске акча белән 22 млн була. Иптәш хатыннан исә, 5 мең доллар алды. Акча артыннан аның өенә дә берничә тапкыр килеп карадык. Бервакыт акча сорап килгәч, урамга чыксак, әзмәвердәй 5-6 ир каршыбызда тора. Шуларның берсе мине белә иде. «Фәлән апа, нишләп йөрисең син монда?» – дип сорады. Шуннан соң акчалар турында сөйләдем инде. «Син бу акчаны моннан ала алмыйсың инде, әгәр дә мин сезне белмәгән булсам, сез бүген өегезгә әйләнеп кайтмый идегез», – диде. Шуннан соң бүтән ул акчалар артыннан йөрмәдем дә, курыктым. Әле сезнең газетаны күргәч тә бу язманы 3 тапкыр укып чыктым, үз күзләремә ышанмыйм әле дә! Бу хатын әле дә шулай кеше алдап йөри икән дип бик аптырадым. Әгәр бу эш тикшерелсә, мин бер дә курыкмыйча үз күрсәтмәләремне бирәчәкмен. Аның миңа язган распискасы әле дә тора, шуңа күрә күрсәтерлек дәлилем дә бар, – диде бу апа.
КҮРШЕҢ ҮЗЕҢНӘН ЯХШЫРАК БУЛСЫН
Асия Сөләйманованың тагын берничә күршесе шалтыратып, күргән-белгәннәрен түкми-чәчми сөйләделәр. Һәркайсы Кукмара полициясенә ышанмауларын да әйтергә онытмады!
– Кукмарадан шалтыратам, – дип башлады сүзен бер хатын. – Газета бүген генә кулыма эләкте. Аның турында бик күп язарга кирәк, болай гына түгел, сеңелем. Күкшелдән килгән хатыннар аның белән елый-елый талашты. Нократ аланыннан Наталья Киршинова дигән хатынга килгән саен 1-3 мең сум биреп җибәрә, ул да ничек алдануын сөйләп шаккатырган иде. Күршесенең кияве машинасына йомыркалар атып, монда нинди хәлләр ясавын күрсәгез! Анысы әллә ни мөһим түгел инде. Менә Уразай авылыннан бер ирне куркытып җибәрде, зур суммаларын алып калды. Авыл кешеләрен алдау җиңел бит ул, – диде бу хатын. Менә шулай ул, җәмәгать, күршеләр дә сукыр һәм телсез түгел.
Икенче бер күршесе дә шалтыратып, Асия Сөләйманованың дорфалыкларын сөйләп, әле дә шул эшчәнлекне дәвам итүен сөйләде.
– Күршесе мин аның. Яңадан килә калсагыз, миңа керегез, барысын да сөйлим аның турында. Күрмәгәнем калмады аннан. Аңа күптән инде 10 мең сум тирәсе акча биреп торган идем, көчкә алдым. Әле менә һаман да бертуктамый аңа машиналар агыла. Ул үз эшен туктатырга җыенмый ахры, – диде ул.
400 МЕҢ СУМГА АЛДАНГАН
Тагын бер егет шалтыратып, Асия Сөләйманова белән күптән таныш булуын һәм аның аша ике тапкыр кредит алуын бәян итте.
– Аның белән мине дустым таныштырды. Кредитлар алырга ярдәм итә иде ул. «Менә бер банк бар, шуннан кредит аласыз һәм түләмисез», – диде бу безгә. Паспортымны һәм ИННны бирдем дә, ул шуннан соң «трудовой книжканы» да, НДФЛ белешмәләрен дә үзе ясады инде. 100 мең сум кредит алып бирде. Банктан шалтыратулар башланды, янаулар китте һәм соңрак аларда ниндидер акция кебек әйбер булды. 80 мең сумны алып киләсең дә, синең кредитны ябалар. Шунда акча алып барып бирдем инде аннары. Бервакыт миңа акча кирәк булды. Кредит тарихым бик үк яхшы булмагангамы, миңа бер җирдә дә кредит бирмиләр иде инде. Шуннан соң мин тагын шушы Асия Сөләймановага бардым. Ул һаман: «Акчагыз юк, күчмәгән», – дип йөри башлады. «Открытие» (Гашура Газизуллина да шул ук банк аша алданган иде – авт.) дигән банктан белешкән идек, акчам күчкән булып чыкты. Шуннан соң түләү кәгазьләре килә башлады. Асия 400 мең сум кредит алган да минем исемнән, миңа бирмәде. Кукмара полициясенә бардым, берни эшләмәделәр, алар аның яклы кебек тоелды. Шуннан соң Казанга чыгып киттек. Анда да тикшергән кеше юк кебек. Әле әйтергә онытканмын: шушы түләү кәгазьләре килә башлагач, Асия 60 меңне түләргә кушты, шуннан соң акчаны бирәм диде. 60 мең сумны түләдек, ә ул акчаны барыбер бирмәде. Әгәр тикшерү башласалар, мине дә бу исемлеккә кертсәгез иде, – диде ул.
ПОЛИЦИЯГӘ РӘХМӘТ ӘЙТӘБЕЗ!
Эчке эшләр министрлыгының «Саба» муниципаль бүлекчәсе җитәкчесе Васил Шәрифулла улы Исмәгыйлев белән элемтәгә чыгып, бу эшләрнең ничек тикшерелүе белән кызыксындым.
– Тикшерү бара һәм сез әйткән Гашура Газизуллина миңа да шалтыратып рәхмәт сүзләрен әйтте, – диде ул һәм үзе дә бу хәлләр белән кызыксынып торачагын, булдыра алганча ярдәм итәчәген, безнең белән элемтәдә торачагын белдерде.
Теләктәшлек күрсәтүе өчен аңа мең рәхмәт! Гомумән, хокук саклау органнары әйбәт булса, без дә бергә-бергә бик зур эшләр майтара алыр идек тә бит, ләкин, ни кызганыч, һәр районда шундый итагатьле җитәкчеләр очрамый шул.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
P.S. Кукмара халкы игътибарына! Әгәр сез бер-бер артлы шалтыратып, җирле полициягә ышанмау турында әйткәнсез икән, димәк… утсыз төтен булмый. Андый очракта, сез кайсы банк аша кредит алып төп башына утырсагыз, шул банк территориясендәге полиция бүлекчәсенә барсагыз да була. Әйтик, «Открытие» банкы Казанда урнашкан һәм шуңа күрә бу эш Сабадан «Ямашевский» полиция бүлекчәсенә җибәрелгән. Сез дә гаризагызны үз районыгызда гына түгел, менә шулай читкә дә яза аласыз. Ә иң зур теләгем: тимерне кызуында сугыгыз! Бергә-бергә бу эшне ерып чыгарбыз, Алла теләсә!
АЛМЫЙ ТҮЛӘНҮЧЕ... КРЕДИТ – 2,

Комментарии