Балага Олимпиада дип исем кушып кына эш бетми

Балага Олимпиада дип исем кушып кына эш бетми

Сочида яшәүче гаилә Яңа ел төнендә туган кызларына Олимпиада дип исем кушты. Бу хакта шәһәрнең Үзәк районы ЗАГСы җитәкчесе белдерә. Ул баланың фамилиясе һәм әти-әниләренең кемнәр икәне хәбәр ителми.

Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Борис Хафизов сүзләренчә, Русиядә балага Олимпиада дип исем кушу элек тә булгалаган. Сочидагы бу исем турында хәбәр таралгач интернетта төрле сәхифәләрдә: «Бу исем яңалык түгел, элек тә булган һәм хәзер сирәк кенә булса да кушыла», «Минем дус кызымның исеме Олимпиада», дип язучылар булгалады.

«Олимпиада исемле беренче күренекле хатын-кызларның берсе Александр Македонскийның әнисе булган, ул ире Филипп борынгы Олимпия уеннарында җиңгәнгә бу исемне алган», дип яза Википедия.

Сочи Олимпиадасына карата төрле фикерләр бар. Бу халыкара спорт чарасына әзерлек эшләре барганда, дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан тәнкыйтьләр дә яңгырады. Русиядә гей һәм лесбияннарның ирекләре кысылу, сәяси тоткыннар булу, Олимпиада акчаларының урлануы өскә калыкты.

Хафизов тарихта кала торган вакыйгаларга бәйле исемнәрне кушарга теләүчеләргә алдан ныклап уйларга киңәш итә.

– Бу исем Олимпиада үткәрелү уңаеннан кушылгандыр, бәлки. Әмма балага исемне бүгенге көн күзлегеннән чыгып кына кушарга ярамый. Иң беренче чиратта баланың киләчәге, аның шушы исемне гомере буе күтәреп йөриячәге турында уйларга кирәк. Исемнең эчтәлеген аңлый белү дә зур әһәмияткә ия, – ди Хафизов. – Без соңгы биш ел эчендә кушылган исемнәрнең барысын да карап чыктык, әмма бер бала да Универсиада дип аталмаган.

Шулай да Татарстанда 2013нче елда бөтенләй көтелмәгән исемнәр, мисал өчен, Аделиада, Арманда, Божена, Афина, Зара, Ирода дигән исемнәр белән атаучылар булуын да әйтә ул.

Хафизов татарстанлыларның бүгенге сәясәттәге шәхесләр, дәүләт җитәкчеләренең, мисал өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия Президенты Владимир Путин исемнәре шаукымына бирелмәүләрен белдерә.

– Бу исемнәр элек-электән килә. Аларны ел саен бер чама кушалар. Татарстанда 2013нче елда 85 малайга – Рөстәм, 121 балага Владимир исеме кушканнар. Узган ел алты баланы Минтимер дип атаганнар. Минтимер исеме соңгы биш ел эчендә 19 мәртәбә кушылган. Моңа охшаш булган Тимур исеме хәзер бик популяр. Ул икенче урында тора. Узган ел 850 балага кушканнар аны, – ди Хафизов.

Узган ел Татарстанда Әмир исеме беренчелекне алган, бу исем 980 балага кушылган. ЗАГС белгече Кәрим исеменең дә бик популяр булуын әйтә. 663 баланы Кәрим дип атаганнар. Аннан соң Данил һәм Камил исемнәре килә.

Хафизов кызларга ниндидер бер исемне генә күпләп кушмауларын, бик популяр исемнәрнең малайларныкы белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк булуын әйтә. Узган ел 578 кызга Азалия, 571 кызга Әминә дип исем биргәннәр. Соңгы вакытта Самира, Ралина дигән исемнәр популярлаша башлаган. Алар 2013нче елда 500 чиген узган. «Кызлар арасында элеккеге исемнәр сирәк очрый хәзер», – ди Хафизов.

2013нче елда беркадәр Фирүзә исеме дә кушылган. «Мөгаен, телесериал йогынтысы булгандыр», – ди Хафизов.

Наил АЛАН.

Болгарда беренче тапкыр Мәүлид узды

12нче гыйнвар кичендә Татарстанның Болгар тарихи шәһәрчегендә Мәүлид билгеләп үтелде.

Мөхәммәт пәйгамбәрнең тууы дигән мәгънәгә туры килгән Мәүлидкә 300дән артык кеше катнашты. Болгардагы Ак мәчеттә беренче тапкыр уздырылган бу чарага килгән һәр кеше көчле тикшерү аша гына кертелде. Моны кайбер журналистлар соңгы араларда Татарстанда ислам диненә кагылышлы булган вакыйгаларга бәйләп караса, башкалар президент булган чарада мондый тикшерүләрнең гадәти хәл булуын әйтергә тырышты.

Кичке биштә башланасы чарага күпләр алдан ук килгән булып чыкты. Имамнар чара башланганчы үзара хәл-әхвәл сорашса, түрәләрнең кайберләре фотога төшүне өстен күрде. Бу арада Татарстан мөфтие журналистлар белән очрашып аларның сорауларын җаваплады, Мәүлид Ән-Нәбигә карата үз фикерләрен белдерде.

– Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Әй Мөхәммәт! Әйт аларга, Аллаһның нигъмәтләренә һәм рәхмәтләренә карата шатлансыннар», – дигән. Ягъни, Аллаһы Тәгалә безгә рәхмәтләренә карата шатланырга куша. Аның иң зур рәхмәте исә – пәйгамбәребезнең килүе булып санала. Без дә шуңа күрә Мөхәммәт пәйгамбәрнең дөньяга килүенә шатланабыз, бу көнне бәйрәм итәбез, – дип белдерде мөфти.

Ахшам намазы укылгач, мәчеткә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Аның киләсен белгән җәмәгать мәчет уртасыннан алдан ук юл калдырган иде. Беренче рәттә шулай ук Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка төбәк мөфтиләрен дә күреп булды.

Рөстәм Миңнехановка иң беренче булып сүз бирелде. Ул бары тик татар телендә генә ясаган чыгышын әллә ни озынга сузмады, җыелган халыкны ялыктырмады.

– Мондый бәйрәмнәр белән без Болгар җирлеген тагын да күтәрәбез. Шушы урынның элекке дәрәҗәсен Русиядән, чит илләрдән килгән мөселманнарга, кунакларга ниндидер дәрәҗәле урын итеп күрсәтәсебез килә. Бу бик зур эш. Бүгенге бәйрәм исә безнең милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өстендә эш баруын күрсәтә. Республикада икътисад өлкәсендә зур уңышларга ирешсәк тә, икътисадта ирешкән уңышлар белән генә ерак китеп булмый. Әгәр дә без телебезне, милләтебезне, динебезне сакламасак безнең киләчәгебез юк, – дип белдерде президент үз чыгышында.

Аннан соң үз чиратлары белән Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Русия төбәкләре мөфтиләренең чыгышлары да яңгырады.

Мәүлид барышында салаватлар әйтелде, тәкъбирләр китерелде. Шулай ук, догалар укылып, мөнәҗәтләр дә башкарылды. Өч сәгатькә якын барган чара мәчет каршысында атылган салют белән тәмамланды.

Райнур ШАКИР.

Татарстан митрополитына дәгъвалар арта

Җомга көнне Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий белән очрашты. Соңгы вакытта Татарстандагы православлар башлыгына дәгъвалар артса да, митрополиядә әлеге очрашуны гадәти күрешеп сөйләшү буларак бәялиләр.

Казан һәм Татарстан митрополиясе сәркатибе Александр Павлов «Азатлык»ка белдерүенчә, әлеге очрашу – ел саен уза торган традицион чара. Ул моның соңгы вакытта митрополия тирәсендә барган шау-шулар белән һич кенә дә бәйле түгеллеген әйтә.

Билгеле булганча, декабрь урталарында Урыс православ чиркәвенең Казандагы семинариясе тирәсендә зур җәнҗал купты. Дини уку йорты шәкертләре семинария җитәкчелеге тарафыннан җенси бәйләнүләр турында зарланып шикаять язуыннан соң, Казанга Урыс православ чиркәвенең махсус тикшерү төркеме килде.

Шәкертләр үз шикаятьләрендә аларга җенси яктан булган бәйләнүләрне бәйнә-бәйнә тасвирлап биргән. Хәтта интернетта аның фотолары да пәйда булды. Әлеге хәлдән соң, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий бу зарланулары өчен шәкертләргә шелтә белдергән һәм аның студентлар белән булган сөйләшүенең стенограммасы да кайбер сәхифәләрдә пәйда булды.

Моның барысы да Татарстан митрополиясе, аерым алганда Анастасийның дәрәҗәсен төшерү өчен эшләнгән дип бәяләүчеләр бар.

Павлов әйтүенчә, митрополиягә гаеп ташлаулар республикадан читтән килә һәм ул аңлашылмаучанлык тудыра.

Шул ук вакытта Татарстандагы урыс җәмгыяте дә Татарстан митрополиты эшеннән канәгать түгеллеген әйтеп килә.

– Митрополия эше белән Александр Салагаев канәгатьсез. Алар Урыс православ чиркәвенә ниндидер таләпләр белдерә. Әмма ул урыс җәмгыятендә православ дине белән иң күп дигәндә биш кешене бәйләп буладыр. Калганнары – мәҗүсиләр һәм атеистлар. Шуңа аларның чиркәүгә дәгъвалар белдерүе бик үк дөрес түгел. Бу провокацион гамәлләр. Алар, нигездә, хәл ителгән проблемаларны күтәреп чыга. Чиркәү һәм дини объектлар мәсьәләсе белән без шөгыльләнәбез. Хөкүмәт белән чиркәү җитәкчелеге арасында бу хакта сөйләшү бара, – ди ул.

Билгеле булганча, гыйнвар азагында Казанга Урыс православ чиркәвеннән протоирей Всеволод Чаплин килергә тиеш. Чаплин Татарстанда православларны көчләп ислам диненә күчерү теләкләре барлыгын әйткән иде. Шуннан соң Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев аны республикага чакырган.

Билгеле булганча, Татарстандагы керәшен авылларында чиркәүләр яндырылганнан соң, Казан керәшен иҗтимагый оешмасы Урыс православ чиркәве атакае Кириллдан ярдәм сорап мөрәҗәгать юллаган иде. Чаплинның сәфәре шул мөрәҗәгатькә колак салу буларак та бәяләнергә мөмкин.

Казан һәм Татарстан митрополиты үзе керәшеннәргә үз хокуклары өчен көрәшергә кирәк түгеллеген әйтте. «Без бары догада гына көрәшә алабыз. Безне бары чиркәү берләштерә», – диде ул әлеге хәлгә бәя биреп.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Полиция һәм мөселманнар Русиядә Коръән яндыручыларны эзли

9нчы гыйнварда Мәскәү эчке эшләр идарәсе башлыгы Анатолий Якунин Коръән яндыруны тикшерү өчен махсус оператив төркем оештырырга боерык бирде. Төркем 5нче гыйнварда интернетта барлыкка килгәнвидеоязманың авторларын тиз арада табарга һәм кулга алырга тиеш иде.

Әлеге видеода ЦСКА футбол клубы җанатарларының Коръәнне мәсхәрәләп, аңа ут төртүләре күренә. Соңыннан авторлар метрода Урта Азияле бер кешедән исламнан ваз кичүне таләп итеп, Аллаһка карата нәфрәтле сүзләр әйтәләр. Җанатарлар корбанының алдан кыйналганын күрергә була.

​Видеоязма мөселман җәмәгатьчелегендә кискен ризасызлык уятты. «Русия милли куркынычсызлыгы» партиясенең ингуш төбәге бүлеге башлыгы Висит Цироев Русия баш прокуроры Юрий Чайка, Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин һәм эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка гаеплеләрне җавапка тартуны таләп итеп гариза юллады.

Цироев сүзләренчә, мөселманнар үзләре дә видео авторларын җәзаларга тели. Моның өчен алар социаль челтәрләр аша инициатив төркем булдырган. Активистлар видеодагы җанатарларның исемнәрен, адресларын ачыклаган.

Шулай да, әлегә бу вакыйгага карата җинаять эше ачылу һәм җанатарларга рәсми гаепләү белдерү турында хәбәр ителми.

Шуны да искәртергә кирәк: исламда изге Коръән буларак аның гарәп телендәге нөсхәсе генә санала. Китапның башка телләргә тәрҗемәсе Коръән буларак танылмый.

Илдар ГАБИДУЛЛИН.

Комментарии