- 14.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №22 (9 июнь)
- Рубрика: Архив
Матур җирдә урнашкан безнең Яңа Сала авылы. “Туган ягым –яшел бишек”, “Җидегән чишмә”, “Намус” романнары һәм повестьлары белән танылган бөек әдип, халык язучысы Гомәр Бәшировны биргән ул. Табигате сокланырлык, урман, күлләргә, чишмәләргә дә бай. Кешеләре уңган, тырыш, ярдәмчел. Татар, керәшен халкы, чит төбәкләрдән килеп урнашкан кешеләр дус, тату яши, бергә күңел ача.
Клуб мөдире Гөлназ Исмәгыйлева “Урам көннәре” уздырабыз дигәч, һәр урам үз талантларын барлады. Һәрберсе зур җаваплылык белән үз урамы данын яклау өчен тырышты. Башкалар алдында ничек тә сынатмаска кирәк бит.
Авыл сәхнәсендә “Үзәк” урам үзешчәннәре. “Йолдызлар яңгыры” тапшыруын Гөлнара һәм Айрат Сафиннар матур җырлары белән башлап җибәрде. Узган концертта үз урамы кешеләрен мактап язган шигырен Саҗидә апа сөйләгән иде. Ә бу урамнан безнең авыл килене, Наласа кызы Вәсилә апа икән шигырь язу остасы. Гүзәл табигать кочагында, чишмәләрнең саф суын эчеп яшәгән кешенең нечкә күңелле, хискә бай, шигъри җанлы булуы гаҗәп түгел. Бу урам баянчылары белән дә данлыклы. Үзәк урамда туып-үскән, хәзер Арчада яшәүче оста гармунчы Хаҗи абый Фәтхуллин оештырган гармунчылар ансамбле татар халык көйләрен өздерде. Электән авыл халкын биетеп-җырлатып килгән ике гаилә – Роберт Чигашов, Ринат һәм Айрат Сафиннарның гармунда өздереп уйнауларына авылдашлары тагын бер кат сокланды. Шундый гаиләләрдә үсә инде талантлы балалар. Үзләре җырлый, үзләре гармунда сыздыра.
Башка концертларда тамашачы булып кына утырган өлкән апалар бүген үзләре сәхнәдә. Сәкинә апа, Нурания апа, Гөлсәрия апа, Мөнҗия апа, Нурия апа Мөхәммәтҗанова, яшьлекләрен искә төшереп, авылдашларына матур җырларын юллады. Хөрмәтнең иң зуры бүген аларга. Яше-карты тын калып, аларның моңлы җырын тыңлады, алкышлады. Ә Рая апа җитезлеге белән биюгә осталыгын күрсәтте. Лена апа Сәмигуллина яшь вакытта яратып җырлаган “Яран гөл” җырын башкарды.
Яшьләр дә үзләренең нинди талантлы икәнлеген күрсәтте. Яшь парлар Рәмис һәм Оксана чыгышлары белән бар кешене шаккаттырды. “Рус әбиләре” артистларыннан да уздырдылар бугай. Ләйсән белән Оксана да матур җырларын бүләк итте. Кунакка кайткан Гөлсинә апа Даутова сәламнәрен, сагынуын җырлары аша җиткерде. Үзәк урамга килен булып төшкән Гөлнара Сафина – оста биюче. Укучылары белән башкарган биюләргә таң калмый мөмкин түгел иде.
Кичәне алып баруда китапханәче Фәридәнең дә өлеше зур булды. Матур шигырьләр, җылы сүзләре белән авыл халкы күңелен күрде. “Яшьләр” урамы үзешчәннәре дә сынатмады. Нурия апа Каширова моңлы җырларын сузды. Кызлары, киленнәре, авылдашлары аны юбилее белән котлады. Кызы Айсинә белән Фәния, апалы-сеңелле Рәсимә белән Рәмзия апа, Данил Хаҗиев, Нурфия һәм Рөстәм Борһановлар, Гөлназ һәм Эльвиралар чыгышлары белән урамнары данын яклады.
Рәхмәт сезгә, авылдашларым! Шундый матур кичләрдә рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, бер-берсе белән аралашты авыл халкы.
Сабантуйлар да җитте. Бәйрәмнәр белән! Һәрбарчабыз исән-сау булып, кайгы-борчуларсыз, һәр туасы таңга куанып, күңел күтәренкелеге белән эшләргә, яшәргә язсын!
Сөмбелә ӘҮХӘДИВА.
Комментарии