Алюминең булмаса, чүп утыйсың

Алюминең булмаса, чүп утыйсың

Айваз, «Татар радиосы» ди-джее:

Беренче тиеннәремне мин авылда… дуңгыз көтүе көтеп эшләдем. Ул вакытта 5 сыйныфларда укыганмындыр. Хезмәт хакыма sega уен приставкасы алдым. Аннары кечкенә генә шалаш төзеп, өйдәге иске телевизорны чыгарып куеп, шул уен приставкасында малайларны акчага уеннар уйната идем. Дөресрәге алюминга. Алар алюмин кисәкләре алып килә, ә мин уйнарга биреп торам. Аннары җыелган төсле металлны илтеп сатам. Ә алюмин кисәкләре тапмасалар, минем өчен бакчада чүп утый иделәр. Менә шундый бизнес!

Комментарии