35 чакрым йөреп уку?

35 чакрым йөреп уку?

Авыр җинаять кылганнарга да мәхкәмә вакытында соңгы сүз әйтү мөмкинлеге бирәләр, чөнки язмышы хәл ителгәндә, кеше үз сүзен әйтеп калырга хаклы. Ә менә Буа районында җитәкчелек халыкның сүзен тыңлау, аның мөрәҗәгатенә колак салу кебек «мәшәкатьле эшләр»дән ерак тора икән. Чувашия Республикасына кереп урнашкан Исәк авылындагы 11 еллык мәктәпне ябып, аны башлангыч белем бирү йорты итеп калдырганнар һәм Әлки авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе филиалы иткәннәр. Әлеге карарга районның башкарма комитет җитәкчесе Сәлим Даутов 30нчы июнь көнне үк кул куйган. Әмма халыкка бу хәбәрне бары тик июль ахырында гына җиткергәннәр. Бернинди җыелыш-мазар да, ата-аналар белән киңәшүләр дә булмаган. Хәер, соң булса да уң булсын дипме, 7нче июль көнне район башлыгы Азат Айзетуллов авыл кешеләре белән очрашу уздырды анысы. Үземә дә анда катнашырга туры килде. Әмма эш узгач, күлмәк тузгач, мондый «собрание» үткәрүләренең кирәге булдымы икән?

35 ЧАКРЫМ ЙӨРЕП УКЫРГА

Исәк урта мәктәбен районда алдынгы урыннарда исәпләнгән дип сөйлиләр. Укучылары республика, илкүләм олимпиадаларда катнашып урыннар алган, райондагы башка мәктәпләр белән чагыштырганда, БДИ нәтиҗәләре буенча да ул берничә баскычка югары тора. Белем алу йортының укучылар саны буенча гына күрсәткечләре аксый – мисал өчен, узган уку елында бу мәктәптә нибары 24 укучы гына белем алган булса, быел балалар саны тагын да азрак – 20 генә.

Моннан ике ел элек Исәк урта мәктәбе 100 яшен бәйрәм иткән. Тантана вакытында район җитәкчелеге әле бу мәктәп тагын бик озак еллар яшәр дип өметләндергән. Әмма быел уку йорты башлангычка гына кала. Сүз уңаеннан, анда нибары ике укучы укыячак.

Мәктәп ябылу үзе белән бергә күп проблемалар да алып килгән. Урта сыйныфларны 7 чакрым ераклыктагы Әлки авылына – 9 еллык мәктәпкә җибәрәчәкләр. 10нчы һәм 11нче сыйныфтагылар бик зур сайлау алдында калган. Якын-тирәдә урта мәктәпләр башка юк, иң якыны 35 чакрым ераклыкта, район үзәгендә урнашкан. Нишләргә? Буага йөреп белем алуыңны дәвам итәсеңме, әллә якын-тирә шәһәрләрдәге колледж һәм училище ишекләрен шакыйсыңмы? Югары белем алу турындагы хыялларыңны онытырга туры килмәсме? Бу сораулар укучыларның гына түгел, ата-аналарның да баш авыртуына әйләнгән.

Мәктәптә укыткан 14 укытучының берсен дә эшсез калдырмаганнар анысы. Кайсын Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбенә, кайсын Буадагы мәктәп-гимназияләргә урнаштырып бетергәннәр. Әмма бер шарт белән. Үзе дә биредә укытучы булып эшләгән берәү (исемен язмыйм – зыян килмәсен. – А.З.) әйтүенчә, районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Абзалов укытучыларны каты гына итеп кисәткән: «Әгәр дә тавышланып, мәктәп ябыла дип гауга чыгарып йөрисез икән, эшсез калачаксыз». Шуңадырмы, Исәк мәктәбендә миңа зар-моңын сөйләү өчен җыелган кешеләр арасында бер генә укытучы да юк иде. Аның каравы ата-аналар үз фикерендә нык тора: «Мәктәпне ябып, җитәкчеләр зур хата ясый».

– Бу эш «итәк астыннан» гына эшләнде. Безне алдан беркем кисәтмәде. Март аенда авылга «глава» килгән иде. «Майда тагын бер очрашырбыз, булышырмын, мәктәпне япмаска тырышырбыз», – диде. Кабат килмәде дә, тырышмады да. 11 еллык мәктәпне бетерәләр икән, киләчәктә балаларыбыз югары белем ала алмаячак, димәк. Балалары урта сыйныфларны 7 чакрымга йөреп укыгач, кайсы ата-ана аны кабат 35 чакрымга җибәрсен? Менә минем ДЦП авырулы I төркем инвалид балам бар. Мин аны ничек итеп укырга йөртергә тиеш булам? Көн саен аңа ияреп күрше авылга, Буага торып чабаргамы? Аларда 16 бала укый, бездә – 24. Күчерсеннәр безнең мәктәпкә Әлки мәктәбен!– ди Уммеда Камолова.

Авыл халкы уйлавынча, мәктәпне экономия максатыннан ябалар. 24 бала гына укыса да, аның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре артык күп. Мәктәп бинасына авыл советын, мәдәният йортын, медпунктны, китапханәне китереп кушканнар дип аңлатты авыл халкы. Ә чыгымнарны мәктәп җилкәсенә генә аударып калдырганнар. Халык, мәдәният йорты, авыл советы өчен коммуналь түләүләр акчаларын нишләтәләр икән, дип аптырый.

– Мәктәпне ябып, район җитәкчеләренең нәрсә экономияләүләре аңлашылмый. Ике укучы гына калса да, мәктәпне барыбер җылытачаклар бит. Укытучыларны башка мәктәпләргә урнаштырып бетерделәр, димәк, аларга хезмәт хаклары барыбер түләнәчәк. Ә балаларны башка авылга укырга йөртү өчен автобус, бензин чыгымнары? Мәктәпне ябу – авылны бетерү инде ул. Заманында, динне бетерәбез дип, бу авылда мәчетне дә япканнар. Кирәк булдымы соң? Соңыннан аңладык бит хата эшләгәнебезне. Бу очракта да хаталарын аңлар җитәкчеләр, тик вакытлар узгач кына, – ди Ирада Закирова.

Диләфрүз Шәрәфетдинованың кызы быел 10нчы сыйныфны тәмамлаган. Мәктәп эшләр әле дигән өмет белән, аны 9нчы сыйныфтан укырга җибәрмәгәннәр. Хәзер ана кеше баласының 35 чакрым йөреп Буада белем алачагын өнәми. Быел БДИ тапшырасылары бар, бер ел эчендә андагы укытучыларга күнеп бетә алырмы, дип борчыла ул.

– Безнең район башлыгы итеп билгеләнгәч, Азат Айзетуллов авылга килеп, ник маллары була торып, фермаларыгызны яптырдыгыз, ник алып калмадыгыз, мин үзем колхоз рәисе булып эшләдем, бер генә ферманы да яптырмадым, – дип сөйләде. Берничә елдан районга яңа башлык билгеләрләр. Ул: «Ник сез, укучылары булгач, мәктәбегезне алып калмадыгыз соң?» – дип әйтер. Ферма бетерелгәнгә халык гаепле булган икән, димәк, мәктәп бетерелгәнгә дә берничә елдан халыкны гаепләп калдырачаклар. Ә бит ике очракта да безнең фикерне сораучы булмады, – ди ул.

Исәк мәктәбе директоры Линар Зиннәтуллинны Буадагы бер мәктәпкә директор итеп билгеләгәннәр. Бу уңайдан халыкның үз фаразлары бар. Алар әйтүенчә, директорга, вакыт сузганы һәм халыкны соңгы чиккә кадәр мәктәп ябылмаячак дип өметләндереп килгәне өчен, шул урын вәгъдә ителгән булган.

– Мәктәп ябылу-ябылмау мәсьәләсе яз көне үк карала башлады. Директордан ничек булып бетте соң дип сораган саен, аның җавабы төрле иде. «Калдырдылар, ахры… Бетерделәр, ахры… Калдырдылар, ахры. Ах, гафу итегез, бетерделәр!..» – халыкка ул әнә шулай дип йөрде. Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Искәндәрович безнең мәктәпне япканнан соң, кешеләргә: «Исәк мәктәбен туздырып кайттым әле», – дип сөйләп йөргән. Туздыралар сасы көзән оясын, карга оясын. Ә йөзьеллык тарихы булган мәктәп турында кешеләргә шулай сөйләргә ярыймы? – ди Ирада Закирова.

«МИН НӘРСӘ ӘЙТМӘМ?»

Буа районы башлыгы Азат Айзетуллов хәлне мәктәп ябылмый, ул башлангыч булып кала һәм анда бер генә бала укыган очракта да, ул әле эшләячәк дип аңлатты.

– Бүген 18-19 бала белән урта мәктәп тотып булмый. Мин сезнең теләгегезне аңлыйм, һәр авылда мәктәп булырга тиеш. Буада 98 авыл, Татарстанда урта мәктәпләр саны иң күбе безнең районда. Мин теләмәгәнгә генә урта мәктәп бетми. Балаларыгыз саны әз бит, аны калдыру турында сорасам да, бу реаль хәл түгел. Бу министр, президент теләге буенча да эшләнми. Безгә бу мәктәпне ябу турында 5 ел элек команда бирелгән булган. Моңа кадәр кичектереп килдек. Хәзерге вакытта балаларны йөртү өчен автобус билгеләү белән шөгыльләнәбез. Балаларыгыз тели икән, Буага көн саен йөрер – автобус илтеп куяр. Теләми икән, интернатта торырлар. Шуңа бернинди проблема да булмаячак. Бүгенге заман баласы тулы класста укырга һәм аралашып үсәргә тиеш. Һәр мәктәпне тотар өчен дистәләгән миллион сум акча кирәк. Без аны кайдан алыйк? Ничек инде 20 балага 15-20 укытучы тотарга кирәк? Тормышка реаль карагыз. Әлки мәктәбендә перспектива да зур, башлангычта укучы балалар саны да күбрәк. Анда күпкә матур, рәхәт һәм чиста. Карар кабул ителде, балаларны ташыйбыз автобус белән. Әгәр дә фермаларны саклап калган булсагыз, яшьләр читкә китмәс, монда эшләр иде һәм балалар саны да күп булыр иде. Юк бит балаларыгыз. Күп итеп бала табарга кирәк, – дип аңлатты ул халыкка.

– Менә мәктәпне ябасыз бит – бездән сорап тордыгызмы соң? Кем киңәшләште безнең белән? – дип, ата-аналар канәгатьсезлек белдерде.

Үз чиратымда мин дә сорауларымны бирергә ашыктым.

– Укытучыларга вахта биреләме, Буага алар үз акчаларына йөреп эшләячәкме?

– Беренче чорда булышачакбыз, әмма укытучыларны йөртү өчен бюджеттан акча каралмаган. Без аларны ташый алмыйбыз, һәр тиен өчен җавап бирәбез бит.

– Сез халыкка әйткән булгансыз икән, май аенда килермен, мәктәпне сакларбыз дип. Мәктәп башлангычка калган. Хәзер әйтәсез башлангыч мәктәп беркайчан да ябылмаячак дип. Моңа ышанырга буламы?

– Мин алай дип әйтмәдем. Сез гайбәт җыярга килдегезме? Әйткән булгансыз, ди. Мин нәрсә әйтмәм? Башлангыч мәктәп беркайчан ябылмаячак. Бер бала булганда да мәктәп ябылмаячак. Минем принцип шундый! – дип ачуланды башлык.

«БЕЗ АЛАРНЫ БЕР ТЫҢЛАДЫК ИНДЕ»

Районның мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Абзалов та урта мәктәпне башлангычка укучылар саны аз булганга күрә калдырулары турында сөйләде.

– Ата-аналар безнең бу тәкъдимгә риза булды. Балалар Буада интернатта торачак. Дүшәмбе автобус аларны алып килә, шимбә кайтарып куя. Маршрутын төзедек. Калган көннәрне исә автобус Әлки белән Исәк арасында гына йөри торган була.

– 9 еллык Әлки мәктәбен 11 еллыкка Исәк мәктәбенә кушып булмый идеме? Балалар саны бит барыбер дә Исәктә күбрәк…

– Әлки мәктәбенең бинасы яңарак. Ул чәчәк кебек матур. Коллектив та әйбәт кенә эшләп килә. Исәк урта мәктәбе зур мәйданны алып тора. Бу чыгымлы. Киләчәктә бинасы калыр аның, ләкин бу бинаның бер өлешен генә җылытып торырга уйлыйбыз. Тагын бер сәбәбе – киләчәктә Исәк мәктәбенә укырга керердәй балалар башка юк.

– Тагын 7 бала бар, диләр бит…

– Юк шул.

– Әле генә Исәк мәктәбеннән килдем бит, укырга кермәгән балалар бар әле, диделәр.

– Ярар булган очракта да, ул кадәр генә бала белән урта мәктәп тотып буламы?

– Ата-аналар, мәктәп гомер буе булсын, дими бит, быелга гына калдырып тормаслармы, ди.

– Узган елны да алар шулай дигән иде инде. Без риза булып калдырдык. Тагын бер елга гына калдырыгыз дигәнгә ышанмыйбыз инде без. Бер бала гына укыган класска кереп карагыз әле сез. Бала да, укытучы да нужа күрә.

Быел районда барлыгы ике мәктәпне башлангычка калдырганнар. Киләсе елда районда мәктәпләрне филиалга калдыру, кыскарту булмаячак, андый планыбыз юк дип белдерде Илнар Абзалов.

Исәк урта мәктәбен япмауларын сорап, авыл халкы Дәүләт Советына да, Президентка да, Мәгариф һәм фән министрлыгына да мөрәҗәгать итеп караган. Әмма бар да нәтиҗәсез. Карар инде, әйткәнемчә, 30нчы июнь көнне үк имзаланган. Балаларның район үзәгендә белем алуы начар булмас, әмма интернат дигәннәре ата-аналарны куркытадыр шул. Гомер буе үзе янында яшәгән баласын беркемнең дә интернатка җибәрәсе килми. Бу уңайдан ата-аналарны тынычландырып шуны әйтә алам, интернатта балаларга яшәү өчен шартлар яхшы. Ашату бушка, тәрбиячеләр дә билгелиләр. Шуңа күрә, балам караучысыз калыр, дип борчылырга кирәкми. Әмма мәсьәләне хәл иткәндә халык фикерен исәпкә алмаулары, халык белән киңәшләшмәүләре һәм, гомумән, барысына да нокта куелгач кына бу турыда хәбәр итүләре аптырашка калдыра. Әлеге мәсьәлә буенча Мәгариф һәм фән министрлыгына шалтыраткач, анда мәктәпне башлангыч итеп үзгәртү ата-аналар белән киңәшләшеп эшләнгәндер, башкача була алмый, дип әйттеләр. Шулай булса икән?!

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Буа – Казан.

Комментарии