Урам себердем

Урам себердем

Марсель Әхмәдуллин, «Чәк-чәк шоу», «Тамчы шоу» тапшыруларын алып баручы:

10нчы сыйныфны тәмамлаган җәйне, күңелгә эш корты керде. Минем «көрәп» акча эшлисе килә башлады. Шушы дәрт белән бер генә дә түгел, ә ике эшкә урнаштым! Иртәнге биштә торып, Казан дәүләт университеты ишегалдын себерергә барам. Бер елдан соң үзем укырга керәсе уку йорты инде шул вакытта ук нәрсәсе беләндер ымсындырып торган, күрәсең. Иртәнге мәркәзнең сихри манзарасы, КДУ буендагы юкәләрнең исе… Үзем себерәм, үзем җырлыйм: «КДУ юкәләре, безнең хакта әле…»

Тугызынчы яртыда эшне төгәлләп, трамвайга утырам да, Газлы урамына барам. Анда бер төзелеш объектында кул арасында йөрүче эшче булып эшлим. Ул объект—хәзерге Ислам университеты. Аның капка баганалары өчен чокырларны үз кулларым белән казыганымны хәзер дә яхшы хәтерлим.

Ул хәтле акчаны кая куеп бетергәнмендер инде, менә анысы истә калмаган.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии