Касьянов: Путин Ельцинны «алтын читлектә» тотты

Русиянең элекке премьер-министры Михаил Касьянов яңа китабын тәкъдим итте. «Путинсыз» дип аталган бу китабында хәзер хакимияткә оппозициядә торган Касьянов күп кенә кызыклы хатирәләре белән уртаклаша. Мисал өчен, Путинның Ельцинны “алтын читлектә” тотканы турында сөйли.

Касьяновның китабы «Путинсыз» дип аталса да, элекке Президент, хәзерге премьер-министр Владимир Путинга анда шактый күп урын бирелгән. Мисал өчен, Касьянов элекке Президент Борис Ельцинның, вазифасыннан киткәннән соң, варисы Владимир Путинның “әсиренә” әйләнүе турында яза. “Аның бар телефоннары тыңланылган, таныш-белешләре белән элемтәләре чикләнгән. Ельцин “алтын читлектә” тотылды”, – ди Касьянов.

Касьянов язуынча, 2006 елда Борис Ельцин 75 еллык юбилеен иң якын дуслары белән үз өендә үткәрергә җыенган. Әмма тантананы Кремльгә күчерергә кушкан. Нәтиҗәдә, анда кемне чакырасын оештыручылар үзләре хәл иткән. Касьянов чакырылмаган. Икенче елга Ельцин вафат булды.

Ельцин вазифасыннан киткәннән соң, Касьянов әле урынында кала, ләкин 4 елдан читләтелә. Русиядәге хәзерге вазгыятьне ул бик яман дип бәяли.

тарихының бик авыр чорына керде. Хәзерге җитәкчеләрдән ниндидер уңай үзгәрешләр көтеп булмый. Кызганычка, телибезме-юкмы, безне тагын да яманрак көннәр көтә, – ди Касьянов. – Кемдер моны торгынлык чоры белән чагыштыра. Ләкин бу Брежнев торгынлыгы түгел. Брежнев усал кеше булмаган. Монда исә кешеләргә карата бик кырыс карарлар кабул ителә.

Вазифасыннан алынганнан соң, Касьянов хакимиятнең кискен тәнкыйтьчесенә әйләнә. Оппозициядәге Халык демократик берлеген, «Башка Русия» хәрәкәтен җитәкли. Мәскәү һәм Петербургта «Ризасызлар маршын» оештыруда катнаша.

2007 елда каршылык чаралары вакытында ОМОН көчләре белән чуалышка керүен ул китабында да искә алган. “Әгәр берәрсе 2004 ел башында, мин Русиянең икенче кешесе булганда, өч елдан сине ОМОН Мәскәү үзәгендә тоткарларга тырышачак, дисә, көлгән булыр идем”, – ди Касьянов.

«Путинсыз» дип аталган китап Касьянов белән танылган журналист, үзе дә Путин чоры корбаны булган Евгений Киселев арасында әңгәмә рәвешендә язылган.

Китапта Беслан фаҗигасе, “хакимият баганасын” торгызу уңаеннан Путин исеменә тәнкыйть белдерелә. Шулай ук ЮКОСның элекке башлыгы хәзер төрмәдә утырган Михаил Ходорковскийга да күп урын бирелгән.

Премьер булган чагында Касьянов Ходорковскийны кулга алу карарына каршы чыккан иде. Хәзер дә аның судында чыгыш ясарга әзер булуын әйтә.

Али ГЫЙЛЬМИ

Казанга Хиллари Клинтон килә

АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтонның Русиягә сәфәре башланды. Ул Русия җитәкчеләре белән Иран, Стратегик һөҗүм кораллары килешүе, Русия-Америка Президент комиссиясе эшчәнлеге турында сөйләшә. Сәфәренең бер өлешен, 14 октябрьдә, АКШ дәүләт секретаре Казанда үткәрә. Анда ул җитәкчелеге белән генә түгел, төрле дин вәкилләре белән дә очрашырга җыена.

Вашингтонда дәүләт департаментының матбугат вәкиле Ян Келли сүзләренә караганда, Татарстан бүгенге Русиядә бу илнең күпмилләтле булуын күрсәтеп тора һәм Клинтонның Казанга баруы Кушма Штатларга Русияне яхшырак аңлауга ярдәм итәчәк.

Татарстанга андый зур дәрәҗәле американ рәсмиенең килгәне юк иде әле. Моңа кадәр Татарстан башкаласында Иран, Кытай, Чехия, Төркмәнстан һәм Төркиянең югары дәүләт җитәкчеләре булып китте.

АКШ Дәүләт секретаре ярдәмчесе Филип Гордон сүзләренчә, Казанга килгән Хиллари ханымны Татарстанның динара татулык булдырудагы тәҗрибәсе кызыксындыра икән. Ул Татарстан җитәкчелеге белән генә түгел, төрле дин вәкилләре белән дә очрашырга җыена. Татарстанның уңай үсешенә өлеш керткән факторларны аңлау өчен, “яшь җитәкчеләр, шул исәптән ислам җитәкчеләре, җәмгыять вәкилләре белән очрашып, алардан киңәшләр алырга тели”.

Кәрим КАМАЛ, Наиф АКМАЛ

Обама Нобель бүләген ала, ә Шәймиев?

АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтонның Русиягә визиты алдыннан гына АКШ Президенты Барак Обама Нобель премиясенә ия булды. 10 ай гына эшләүче Президент өчен бу зур бүләк. Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, Обама кыска вакыт эчендә халыкара дипломатиягә яңа сулыш өргән, күптәнге низагларның чишелүенә өмет уяткан. Белдерүдә Обаманың күпләп үтерү коралын чикләү, Якын Көнчыгышта солых урнаштыру өлкәсендәге тырышлыклары телгә алына.

Күпләр өчен бу көтелмәгән карар булды. Быелгы исемлектә 205 кандидат арасында Зимбабве сәясәтчесе, Кытай диссиденты, Колумбия активисты, Әфганстан табибы исемнәре ешрак телгә алынды.

Нобель комитеты Обаманы сайлаган. Күзәтүчеләр фикеренчә, бүләкне киләчәктә кылынасы гамәлләр өчен стимул дип кабул итәргә кирәк. Ул Американың вазифасын башкарганда Нобель бүләгенә ия булган өченче Президенты булды. Моңа кадәр аны 1906 елда – Теодор Рузвельт, 1919 елда Вудро Вильсон алган иде.

Шәймиев тә алырмы?

Август аенда Татарстандагы “Созвездие-Йолдызлык” иҗтимагый оешмасы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне Нобель бүләгенә тәкъдим итеп, Нобель комитетына ачык хат юллаган иде. Бер төркем мәдәният эшлеклесе имзалаган бу хатта Шәймиевнең республика мәдәниятен үстерүгә, динара һәм милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлеше телгә алына.

Нобель комитеты секретаре Гейр Лундестад аңлатуынча, гаризалар кабул итү февраль аенда ук тәмамлана икән. Димәк, Шәймиев соңга калган. Моннан тыш, Лундестад сүзләренчә, кандидатны комитет тарафыннан билгеләнгән махсус вәкил тәкъдим итәргә тиеш. 2010 елның озын исемлегенә кертелгән очракта, Шәймиев кандидатына комитет сайлавы аша үтәсе. Шуннан соң 5-20 исемнән торган кыска исемлек төзелә. Аны комитетның белгечләр төркеме тикшерә. Нобель комитеты кандидатлар исемлеген, гадәттә, сер итеп саклый һәм аны 50 елдан соң гына ача.

Кем белә, бәлки кандидатлар исемлегенә кайчан да булса Татарстан Президенты да кертелер. Хәзер ул исемлеккә ел саен 200дән артык исем тәкъдим ителә. Һәрхәлдә, “Без булдырабыз” дигән шигарьне ул Барак Обамадан иртәрәк күтәреп чыккан иде.

Али ГЫЙЛЬМИ

мәктәпләре өчен акча җитми

Казандагы халыкларның телен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасына тиешле акчаның 7%ы гына бирелгән. Эшмәкәрләр балаларын татар мәктәпләрендә укытмый.

шәһәре думасы сессиясендә Таулык округы депутаты Фәрит Хәйретдинов инде 3 ел дәвамында Идел буе районындагы 68нче мәктәп түбәсен яптыру өчен сөйләшүләр алып баруын әйтте. Аның сүзләренчә, бер үк җирлектә яшәгән балалар техник яктан бөтенләй төрле мәктәптә укый. “Минем округта 19, 68, 21 мәктәпләр якында урнашкан. Әмма берсе – бай, икенчесе хәерче кебек хис туа. 19нчы мәктәптә ел саен ремонт ясалса, татар телен тирәнтен өйрәтүче 68нче мәктәптә инде 3 ел ремонт башлый алмыйлар”, – диде Хәйретдинов. Аның сүзләренчә, мондый татар мәктәбендә бер ата-ана да үз баласын укытырга теләмәячәк. Чөнки түбәдән су үтүдән тыш, бернинди уңайлыклар каралмаган. Хәтта спортзал да юк. “Әгәр татар мәктәбендә яхшы шартлар булдырсалар, анда яһүде дә, русы да, азәрбайҗаны да килер һәм татар телен өйрәнер иде. Ә бүген без ул мәктәптән татарларны куабыз булып чыга”, – ди депутат.

Милли мәктәпләр кими

Казан мэры 19нчы мәктәпкә шул уку йортында белем алучы укучыларның эшмәкәр әти-әниләре булышуын әйтте. Чөнки бу автоном рәвештә эшләүче инглиз телен тирәнтен өйрәтүче заманча мәктәп санала. Һәм ул татар мәктәбе кебек бюджет акчасына карап утырмый булып чыга.

Яңа канун нигезендә мәктәптә бер сыйныфта 25 укучыдан да азрак бала булмаска тиеш. Мәктәпләр җан исәбенә карап финанслана. Әлбәттә, яныңда гына заманча мәктәп булганда, бер ата-ана да баласын иске биналы татар мәктәбендә укытмаячак. Шулай итеп, 25 бала җыя алмаган татар мәктәбенең киләчәге аяныч булырга мөмкин.

Сессиядә “Мәгариф” берләшмәсе вәкиле, профессор Наил Туктамышев Казан бөтен дөнья татарларының рухи мәркәзе булуын һәм татар мәктәпләренә финанс табылырга тиешлеген әйтте. “Русиядә яңа финанс нормативлар кертелгәч, милли мәктәпләр азая бара. Ул 700дән 400гә кадәр кимеде. Сыйныфларны тутыруга килгәндә, милли классларда бала саны 25 түгел, ә 18 булуы да җитәргә тиеш. Моны чуаш, удмурт һәм башка мәктәпләргә дә җәелдерергә кирәк”, – диде Туктамышев. Аның сүзләренчә, милли мәгариф учреждениеләренең матди яктан хәле бик мөшкел.

“Аларның кайберләре элекке балалар бакчаларында яки яраклаштырылмаган биналарда урнашкан. Казанга килгән кунакларга күрсәтерлек чын тә юк”, – диде “Мәгариф” берләшмәсе вәкиле.

Ләкин Метшин үрнәк итеп 4нче мәктәп-интернатны китерде. Шулай ук Мәскәү районында 12нче кызлар татар гимназиясе төзелүен әйтте. “Акча җитсә, күбрәк эшләр идек”, – диде ул.

Әлбәттә, акча мәсьәләсе кризис сәбәпле кискен тора. Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов әйтүенчә, 2008 ел белән чагыштырсак, саннар шатландырмый. Чөнки Казандагы халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасына быел 14 миллион сумның 20%ы гына билгеләнгән булган. Ә шуның барлыгы 1 миллионы гына бирелгән.

Ландыш ХАРРАСОВА

Бәясе төшеп барган бәйрәм

Башкортстаннар Республика мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүнең 19 еллыгын билгеләде. Бәйрәм 11 октябрьгә – якшәмбегә туры килү сәбәпле, 12 октябрь ял көне дип игълан ителде.

Республика көне, башка еллардан аермалы буларак, артык зур шау-шуларсыз узды. Тантаналы утырышта чыгыш ясаган Мортаза Рәхимов быел беренче тапкыр федераль үзәккә тәнкыйть белдермәде. Моны аналитиклар аның элекке кайбер кискен чыгышлары өчен Мәскәүдән кисәтү алуы, шулай ук әлеге бәйрәмнең мәгънәсе төшә баруы белән аңлата.

Башкортстан татарлары Милли мәҗлесе рәисе, математика фәннәре докторы, профессор Марат Рамазанов, мәсәлән, иң башта республика байлыгының Мәскәүгә күчүе, шулай ук илдәге кризис тәнкыйтьне артка чигерә дип исәпләвен белдерде.

Быел бәйрәм чаралары Уфаның барлык мәйданнарында да гөрләмәде. Мәсәлән, моңа кадәр иң зур чаралар үтә торган башкорт-рус дуслыгын гәүдәләндергән Дуслык монументында бәйрәм зурдан кубып узмады. Анда нибары чәчәк салу гына үтте. Бу “дуслыкка кырау төшүме” яки башка сәбәптәнме, билгеле түгел.

Иң зур мәдәни чара башкала хакимияте каршындагы Ленин мәйданында узды. Мәйдан төрле яктан белән уратып алынган иде. башка елларга караганда да күбрәк булуы белән күзгә ташланды.

Бәйрәмдә, башка еллардан аермалы буларак, лазер-шоу оештырылды. Яктылык ярдәмендә тудырылган рәсемнәр арасында республика атрибутларын да күрергә була иде. Бу, беренчедән, әлеге бәйрәмнең эчтәлегенә бәйле булса, икенчедән, 12 октябрь –Дәүләт атрибутлары көне. 1993 елның 12 октябрендә республика гербы һәм гимны кабул ителгән иде. Ә байрак исә бер ел алдан, 1992 елның 25 октябрендә кабул ителде.

Мөнир ВАФИН

Социаль ипотека бюджетка гына карамый

Казанда социаль ипотека нигезендә фатир алырга теләүчеләр өчен бара. Аның нәтиҗәләре 1 ноябрьгә билгеле булачак. Барлыгы 20 йортта 4 меңгә якын фатир уйнатыла.

Билгеле булганча, Казанда фатирларга бәйге озак булмый торды. Кризис сәбәпле, социаль ипотека бетә икән дигән сүзләр дә йөрде. Шул ук вакытта программага һәрдаим яңалыклар өстәлә килде. Мисал өчен, фатирларга бәйге хәзер интернетта уйнатыла. Анда акчаң җиткән фатирны сайлап алу мөмкин. Татарстан хөкүмәте рәисе 3 ел программада торганнар, һичшиксез, фатирлы булачак дисә дә, 4-5 ел чиратта торып та бәйгедә җиңмәскә мөмкинсең, чөнки фатирлар, беренче чиратта, федераль акча күчкәннәргә биреләчәк. Программа гамәлгә кергәндә ул күбрәк бюджетта эшләүче укытучыларга, табибларга дип каралса, хәзер инде бу исемлектә 15 юнәлеш.

Яшь гаиләләр, сугыш ветераннары һәм хәрбиләргә акча Русия бюджетыннан килә. Шул сәбәпле аларга фатирлар беренчерәк бирелә икән. “Үзебезнең бюджеттан акча азрак салына, кешеләрдән кергәне дә күп түгел. Шуңа кайбер йортларның әле нигезләре генә бар. Алар я декабрьдә, я киләсе елның беренче яртысында төзелеп бетәчәк”, – ди Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды җитәкчесе киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин.

Шул ук вакытта әле төзелмәгән йортлар да бәйгедә уйнатыла. Һәм инде ул фатирны отучы анда яшәмәсә дә, аның өчен акчаны түли башларга тиеш була. Әлбәттә, фатир яллап торучыларны бу канәгатьләндерми. Чөнки алар хәзер яшәгән фатирлары һәм әле нигезе генә булган йортлары өчен дә түли булып чыга.

Ландыш ХАРРАСОВА

azatliq.org

Аккош аталармы, итен саталармы?

Сентябрь ахырында “Казань-звезда” телерадио ширкәте канунсыз рәвештә атылган аккош турында сюжет күрсәтте. Вакыйга экологлар арасында бәхәсләр тудырды.

“Чрезвычайка” тапшыруының продюсеры Светлана Штырина сүзләренә караганда, бу күренешнең шаһите атылган аккош фотосурәтләрен редакциягә алып килгән. Әмма закон бозучыларның үз җәзасын алуы өчен көрәш нәтиҗәсез булган. “Атылган аккошны көймәдә алып китүчеләр һәм көймәнең номеры күренгән фотоларны аучылар җәмгыятенә җибәрдек. Аларга мөрәҗәгать итү бернинди дә нәтиҗәләр бирмәгәч, Экология министрлыгы белгечләренә бардык. Анда әлеге аккошны ату өчен, Экология министрлыгыннан рөхсәт алырга кирәк булуы ачыкланды. Ә алар рөхсәт бирмәгәннәр”, – ди Светлана Штырина.

Шулай итеп, атучыларга җәза бирү һәм эшне судка җибәрү өчен, дәлилләр җитеп бетми булып чыга. Фотосурәтләр һәм шаһитләрдән кала, көймә хуҗасының шәхесен ачыкларга һәм җинаять эшләнгән вакытта, чынлап та, хуҗаның көймәдә булуын дәлилләргә кирәк. Әмма бу очракта җинаять башкаручыларны хәтта шаһитләр дә таный алмый. Чөнки көймә еракта булган.

Димәк, канунсыз рәвештә аккош үтерү өчен җинаятьче бернинди җәза да алмаячак. Әгәр могҗизалы рәвештә экология милициясе үтерүчеләрнең җинаятен дәлилли алса, аучыларга 152 мең сум штраф салыначак.

Әйтергә кирәк, ысылдаучы аккош (Cygnus olor) Русиянең “Кызыл китаб”ына кертелгән, аларны ату бөтенләй тыелган. Тугрылык символы саналган аккошларның берсен ату – ике аккош үтерүгә тиңләшә. Чөнки парсыз калган аккош гомере буена ялгыз була. Табигатькә зыян салып, бармак белән санарлык җан ияләрен үтерү бернинди әхлаки кыйммәтләр кысасына да сыймый. Аккош итен ашау кем өчендер ханнар әбәде булгандыр.

Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА

azatliq.org

Комментарии