- 14.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №41 (14 октябрь)
- Рубрика: Архив
Казанда заказлы үтерү булмый калды. Беркайда да эшләмәүче 37 яшьлек адәм үз әнисен үтерергә карар кылган һәм 100 мең сумга башкаручыны эзләгән. Максаты – Казандагы ике бүлмәле фатирга үзе генә хуҗа булу. Ул анда әнисе белән генә яшәгән.
Әлеге ният Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә мәгълүм була һәм заказны “үтәргә” алар алына…
6 октябрьдә, файда алу максатыннан, алдан килешү юлы белән үтерү әзерләүдә гаепләнүче эш өчен гонорарның бер өлешен түләгәч кулга алына. Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне тикшерү эше дәвам итә.
БДИ 9 сыйныфка да күчә
– Русиядә 9 сыйныфны тәмамлаучы балалар да киләсе уку елыннан ук бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак, – дип белдерде Русия мәгариф күзәтчелеге хезмәте башлыгы Любовь Глебова. Глебова сүзләренчә, 5 ел алып барылган эксперимент уңышлы дип табылган.
“Мигалка”ларга каршы
Мәскәү шәһәре мэры Юрий Лужков чираттагы тапкыр түрәләр катламына тәнкыйть белән ябырылды. Бу юлы ул шәһәр урамнарын бөкеләрдән чистартмакчы. Юрий Лужков маяклы сигналлар белән йөрүче машиналарны өчне генә калдырырга тәкъдим итә. Ул Президент, премьер-министр һәм патриарх машиналарында гына булырга тиеш. Әлбәттә, монда махсус хезмәт транспорты телгә алынмый.
“Мондый машиналар икеләтә зыян китерә. Беренчедән, хәрәкәт туктала. Икенчедән, югары тизлектә ыргылучы машинага утырган түрә шәһәрдәге бөкеләрне күрми. Шундый машиналар белән чабучы “бетчәләр” бездә артык күп дип элегрәк тә әйтә килдем”, – диде башкалабыз хуҗасы. Үзенең инде күптәннән мондый машинадан баш тартуын да искәртте. Дөрес, сигналсыз машина урынына аны озатучы икенче машинасы барлыгын да яшермәде.
Бөкедән кач!
Ә менә Казанда шоферлар өчен бөкеләрне читләтеп үтү мөмкинлеге туды. Республикабыз башкаласында да “Яндекс” интернет сәхифәсе тарафыннан оештырылган хезмәттән файдаланып була. Моның өчен сәхифәгә кереп, махсус программаны телефоныңа күчерәсе генә. Программадан файдалану бушлай. Бары тик телефон трубкасының кайда булуыңны күрсәтә торган модуль белән җиһазлануы гына кирәк.
Шофер шәһәрдән бара, аның бернинди хәсрәте юк, ә телефон ике минут саен үзенең кайда булуы турындагы хәбәрне интернетка җибәреп тора. Ә тегендә автомобильнең тизлеге анализлана. Әгәр сигнал бирүче 30-40 км/сәгатьтән акрынрак хәрәкәт итә икән, ул урын Казан картасында яшел төс белән күрсәтелә. Әгәр картада сары яки кызыл төс булса, монысы инде “куркыныч” урыннар. Анда борыныңны тыкмавың хәерле. Мондый сигналларны бөкегә эләккәннәрнең телефоннары җибәрә.
Пошлина бетми әле
Чит ил машиналарына бәяләр төшмәс. Русия хөкүмәте читтән кертелә торган машиналарга пошлина хакы алу вакытын тагын 9 айга озайтты. 2008 елда кабул ителгән карарның вакыты 11 октябрьдә чыкты. Пошлина хакы уртача 25-30%ка кыйммәтләнде. Бу карар иске машиналарга гына түгел, яңаларына да кагыла. Бер үк вакытта иске машиналар “яшәрде”. Моңарчы 7 елдан озаграк кулланган машиналар иске санала иде. Ә хәзер 5 һәм аннан “өлкәнрәкләр” дә бу исемлеккә керә.
Әлеге гамәл Русиянең үз автомобиль төзелешенә ярдәм итү өчен кулланылса да, ил заводлары бөлгенлеккә төшүләрен дәвам итә. Шул ук вакытта чит илдән машина кертү күләме дә нык кимегән.
24 октябрьдә Русия автомобиль хуҗалары федерациясе протест акциясен оештырмакчы. Автомобильчеләр хөкүмәттән чит илдән кертелгән машиналарга пошлиналарны бетерүне таләп итә.
Федерация митингларны үткәрү урыннарын билгеләү белән беррәттән башкаларны да 24 октябрьдә үз машиналарына сары тасмалар бәйләп якын утларын яктыртып йөрүне сорый.
Казансу елгасы ярында үлемсез Кащей йорты бар
Быел язын актер Сергей Безруков һәм режиссер Андрей Мармонтов Казанда чын әкият төшерде. Шәһәр урамнары – төшерү мәйданына әверелде. Ә халык күмәк күренешләрдә артистлар булды. Шәһәрдәге әзер декорацияләрне карый торгач, Кащей яшәрлек кулай “йорт” та табылган: ул – “Татарстан сөте” ширкәте башлыгы Вагыйз Минһаҗевның Казансу ярында төзелгән замогы. Анда үлемсез Кащейны уйнаган Леонид Ярмольник фильм төшергән вакытта, вакытлыча “яшәп торган”, дип хәбәр итә “Бизнес Онлайн” интернет сәхифәсе.
Пенсияне алдан бирәселәр
Дәүләт Думасы пенсионерларга кагылган закон проектын карый башлады. Дума спикеры Борис Грызлов сүзләренчә, Совет чорында эшләүчеләрнең пенсиясе 2010 елның 1 гыйнварыннан артырга тиеш. Әгәр депутатлар хәл итсә, бу акча Яңа елга кадәр үк ияләренә биреләчәк. Чөнки пенсияләрне ай башында, 10ысына кадәр алучылар Яңа ел каникулы аркасында акчасыз кала.
Страсбург судына тагын бер шикаять китте
24 яшьлек Артем Яруллин милиция айныткычында кыйналу сәбәпле, бүгенгәчә иң өстендә тимер йөртә. 2008 елның 29 июнендә аны айныткычка алып китәләр. Егет сүзләренчә, аны иртәнге алтыда коридорга алып чыкканнар һәм милиционерларның берсе уң кулын тотып кинәт артка каерган. Нәтиҗәдә, уң яктан кулбаш сөяге сынган һәм тайган. Егеткә катлаулы операция ясала…
Күп тапкырлар шикаять итүгә карамастан, җинаять эше кузгатылмый. Хокук саклау органнарының битарафлыгы турындагы шикаять гаризасын Яруллинга Казан хокук яклау үзәге юристлары төзеп бирә.
Хаҗга баручыларны сөендерәләр
“Идел-хаҗ” юлламалар бәясен төшерә. Бу доллар курсы белән бәйле икән.
Элек Татарстаннан Мәккәгә хаҗ кылучыларга 2009 елда юллама 87 мең сумга төшә, ә уңайлыклар тудырылган программа – 145 мең сум булачак дип хәбәр ителгән иде. Ә хәзер хаҗ кылу юлламасының яңа бәясе “Мәрҗәни”, “Кол Шәриф” һәм “Кол Шәриф плюс” төп турлары буенча 75, 105 һәм 115 мең сум булачак.
“Сөембикә” турына бәяләр төшми, чөнки бу тур буенча төп түләүләр майда ук тапшырылган һәм программа бәясенең төп өлеше Әл-Хәрам мәчете тирәсендә урнашкан кунакханә арендалау чыгымнарын тәшкил итә”, – ди ТР мөфтиенең хаҗ һәм гомрә мәсьәләләре буенча урынбасары, “Идел-хаҗ” Төбәкара хаҗилар үзәгенең генераль директоры Аяз Мингалиев.
Доллар курсы үзгәргән очракта, юллама бәясе яңадан каралырга мөмкин, дип тә искәртә ул.
ЮЛӘРЛӘР КИМИ
Русиянең ике төп бәласе бар: юллар һәм юләрләр, дияргә яратабыз. Гоголь әйтеп калдырган бу сүзләр әле дә актуаль һәм әлеге теорияне исбатлап ерак йөрисе дә юк. Урамга чыксаң, ватылган асфальтка тап буласың. Иртән шыплап тулган маршруткага утырсаң, икенче бәланең дә ерак йөрмәвен аңлыйсың.
10 октябрь – Бөтендөнья психик сәламәтлек көне. Бу дата 1992 елда Бөтендөнья психик сәламәтлек федерациясе инициативасы белән билгеләп үтелә башлый. Ничек дисезме? Димәк, бу көнне һәркем көзгегә карарга һәм үз-үзенә бер сорау бирергә тиеш: мин юләр түгелме? Һәр елны шулай! Шаяртам инде.
Ә җитди итеп әйткәндә, бу көн депрессивлыкны киметү максатыннан уздырыла икән. Ягъни 10 октябрьдә генә булса да кеше үз сәламәтлеге турында уйлансын һәм рухи яктан сау-сәламәт булу турында кайгырта башласын өчен. Озакка сузылган стресс, депрессия аркасында әллә нинди авырулар пәйда булырга, үсеш алырга мөмкин югыйсә. Дәвалап бетерә алмассың. Бу көнне психик авырулар, аларның профилактикасы турында әңгәмә, ачык дискуссияләр үткәрелә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итүенчә, бүген 450 миллион кеше психик авырулардан интегә. Ә һәр икенче кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да психик халәткә бәйле проблема белән очраша. Үз-үзеңне кулда тота алмаслык хәлгә килеп, адекват булмаган гамәлләр кылсаң, мәсәлән. Хәер, мисалларны күп китереп була монда. Һәр елны 150 миллионнан артык кеше депрессия кичерә. Бу нидән килеп чыга дисезме? Беренчедән, сәяси, икътисадый катаклизмнар сәбәпче булса, икенчедән, мәгълүмат ташкынының чамадан тыш күп булуы да зур роль уйный. Хәзерге заман кешесенең итәгенә ябышкан һәм гадәти хәлгә әйләнгән стресс та үз эзен калдыра. Кыскасы, әгәр сез иртән торышка бензин бәясе биш сумга күтәрелгән, бер кило макарон хакы өч тапкыр сикергән һәм татарларны Себергә куып таратасы дигән карар чыгарылган булса да тыныч калып, дөньясына төкереп яшәсәгез, психик авырулар сезгә якын да килмәячәк. Ләкин алай гына яшәп була микән?! Стресс белән көрәшеп булмый, шуңа күрә аны үз тормышыңа якын китермәскә кирәк, ди белгечләр.
Казан дәүләт медицина университетының психиатрия кафедрасы җитәкчесе Кәүсәр Камил улы Яхин әйтүенә караганда, бездә халык психиатрга барырга курка. Алай-болай шунда барганыңны белсәләр, юләр итеп караулары бар, имеш. Ләкин чит илдә әлеге хезмәт зур үсеш алган һәм анда психиатрларга йөрү – оят эш түгел, халык та курыкмый үзләреннән. Психиатр түгел, психологның да кем икәнен белми яшәүчеләр бар әле бездә.
“Психик сәламәтлек профилактикасы мәктәп бусагасыннан ук башланырга тиеш, – ди Кәүсәр Камил улы Яхин. – Шулай ук студентлар, аннары инде эшче төркем белән дә эш алып бару мөһим”.
Республиканың академик Бехтерев исемендәге психиатрия больницасында методология эшләре буенча оештыручы булып эшләүче Татьяна Гурьянова соңгы ун елда уңай үзгәрешләр булуын ассызыклады. “Психик авырулар тарафыннан кылынган куркыныч гамәлләр торган саен азрак күзәтелә, яңа авыруларны больницага салу да 22 процентка кимеде”, – диде ул.
Нервыларны саклау, депрессия белән интекмәү, стресстан ерак тору өчен иң беренче чиратта сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш булабыз. Ягъни дөрес тукланырга, спорт белән дус булырга, йокы режимын сакларга кирәк. Кыскасы, без балалар бакчасыннан ук белә торган кагыйдәләрне саклау – иң мөһиме.
Нәтиҗә итеп бер генә теләк тели алам: нервыларыгызны саклагыз. Бөтен авыруның башы шуннан.
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Русия хәрбиләре җәза ала
Русиядә быел 800 хәрби тәртип бозуда гаепләнеп, җәзага тартылган. Бу хакта баш хәрби прокуратура идарәсе башлыгы генерал-майор Александр Никитин хәбәр итте. Шулай ук ул Русия хәрби көчләрендә “бабайлык” күренешенең 13%ка кимүен белдерде.
Ил буйлап хәрби комиссариатларда 60 кеше ришвәт алуда тотылып хөкемгә тартылган. 400 кеше хәрби хезмәттән качуда гаепләнгән. Генерал сүзләренә караганда, Русиядә хәрби хезмәттән качучылар саны кими. Армиягә төрмәчеләр бармый
Армиягә көзге чакырылыш башланды. Ләкин быел көзен хөкем ителгән, кайчандыр җинаять кылган 10 меңнән артык егетнең чакырылачагы турында хәбәрләр таралган иде. Ә язын яман үткәне булган шундый 21 мең кеше солдат шинеле киде. Ләкин көзге чакырылышта хәрбиләр җинаять кылганнан соң хөкем карарын үтәгәннәрне дә армиягә алмаска вәгъдә итә. Сыра аракыга тиң
Русия Дәүләт Думасы сыраны алкогольле эчемлекләргә тиңләштерүче закон проектын карый башлады. Әгәр ул кабул ителсә, аны сату, җитештерү өчен лицензия алу, радио-телевидениедән рекламалау, ларекларда сату чикләнәчәк. Куәте 9%тан арткан очракта, хәтта акциз маркалары да кирәк булачак.
1995 елдан сыра алкогольле эчемлекләр исемлегеннән чыгарылды һәм аны пропагандалаучы төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә башлады. Нәтиҗәдә, бүген Русиядә эчелгән сыра кеше башына (яңа туган балаларны да кертеп) елына 80 литр туры килә. Ә 95нче елда ул 15 литрдан артмаган. Сыра чөмерә башлаучылар да уртача алганда, 10-12 яшькә яшәргән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләгәнчә, әгәр илдә бер кешегә елга 8 литр чиста алкоголь эчелә икән, бу – милләтнең бетүенә китерә торган куркыныч сигнал. Нормадан арткан һәр литр эчемлек ирләр гомерен – 11 айга, ә хатын-кызларныкын 4 айга кыскарта. Ә Русиядә бүген хәтта бер кешегә 18 литр чиста спирт туры килә. Бу, нигездә, сыра хисабына тулылана, дип белдерә проект авторы, “Гадел Русия” фракциясе депутаты Антон Беляков.
Тәмәке тартуга каршы
Казанда транспортта тәмәке тартуга каршы көрәш айлыгы дәвам итә. Пассажир транспорты предприятиеләрендә эшләүче 2500 шоферның 1600е тәмәке тарта икән. Хәзер транспорт салоннарында тәмәке тартуга каршы агитация листовкалары эленгән. Шоферлар арасында профилактик аңлату эшләре алып барыла. Шул ук вакытта пассажирлар да салонда тәмәке тартучы йөртүчегә тарсалар, 275-30-50 телефоннары аша шикаять итә ала.
Бала гомере – 700 мең сум
2008 ел җәендә Татарстанның Елга арты лагеренда балаларны су коенырга алып барган җирдән 11 яшьлек Аня Дмитриева батып үлгән иде. Әйдәманнар баланың югалуын тиз генә абайламый. Судка әлеге мәсьәлә буенча ике төрле эш керде: берсе – битарафлык буенча җинаять эше, икенчесе – гражданлык судында һәлак булган кызның әнисе үзенә килгән 2 миллион ярымлык әхлаки зыянны каплатуны таләп итте. Битарафлык маддәсе буенча әлегә гаепле кеше ачыкланмаган, анда лагерь директоры урынбасары гаепләнә. Ә менә гражданлык суды 700 мең сумлык әхлаки зыянны түләргә дигән карар чыгарды инде. Аны Казанның Гайдар исемендәге яшьләр үзәге түләргә тиеш. Ә үзәк, үз чиратында, җинаять тикшерү эше төгәлләнеп, суд гаеплене атаса, аннан таптырачак.
Тагын бер атнадан суд карары үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәгенең матбугат хезмәте.
Альбина ӘБҮЗАРОВА туплады
Криминаль хроника
Канлы очрашу
Яңа Савин районында төнге кизүдә торган 389нчы сакчыллык бүлеге экипажына кыңгыр хәбәр килә. Әмирхан урамында пычаклы һөҗүм булган. Кайнар эзләрдән тышкы билгеләргә туры килгән 35 яшьлек Олег С. тоткарланды. Эче яраланып зыян күргән 18 яшьлек егет җинаятьчене фаш итүче күрсәтмәләр бирде.
Бәхетсез ана
Идел буе районында яшәүче 62 яшьлек ир исә үзенең газиз әнкәсен дә кызганмаган: кухня өстәленнән иң зур пычакны тотып, 82 яшьлек хатын-кызны куып йөрткән. Бәхеткә, ханым күршеләрендә яшеренеп, милициягә шалтырата алган. Тәртипсезне сакчыллык бүлеге милиционерлары кулга алып, тынычландырды.
ТР Ведомстводан тыш сак хезмәтенең матбугат хезмәткәре Фирая ГАЙФИЕВА
Комментарии