- 14.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №49 (14 декабрь)
- Рубрика: Архив
Эстония президенты Тоомас Һендрик Ильвес Швейцариянең «Der Bund» басмасына урыс телен «баскынчылар теле» дип атады.
Ильвес, Эстониядәге халыкның утызлап проценты урыс телен ана теле дип санаса да, ни өчен бу тел дәүләт теле түгел дигән сорауга, баскынчы хакимият теле икенче рәсми тел була алмый, дип җавап бирде. «Ә ни өчен рәсми тел булырга тиеш? Мәсәлән, без сезнең илне басып алабыз да, илле елдан сез эстон телен дәүләт теле итәргә тиешсез, дибез. Баскынчы хакимият бер илне басып ала, йөзләрчә мең кешене Себергә озатып, үз кешеләрен монда китерә. Һәм хәзер, ниһаять, без бәйсезлек алгач, баскынчы хакимият теле илнең икенче теле булырга тиешме? Кеше көлдерә торган сораулар бирмәгез инде», диде Ильвес.
Ул шулай ук урыслар Эстониядә озак вакыт хакимлек итүче халык булды һәм аларга өстенлекләр бирелде, ә хәзер аларның өстенлекләре бетте һәм кайберәүләр моны югалту буларак карый, диде. Элегрәк Ильвес ВВСга үзе өчен русча сөйләшү мөмкин түгел эш булуын әйтеп, бу 50 еллык оккупация рәхимсезлекләрен кабул итүне аңлатачак, дигән иде.
Ул әңгәмәдә дә президент урыс халкының күпчелегенең Эстониягә Икенче дөнья сугышыннан соң Советлар берлеге оккупациясе чорында кертелгәнлеген искә алды. ВВС журналистының, урысча сөйләшү илдә халык белән аларның үз телендә аралашу мөмкинлеге бирер иде, дигән сүзләрен Ильвес: «Бу мәсьәлә инде хәл ителгән, бүтән ул турыда сөйләшәсем килми», дип җаваплады.
Эстония президенты шулай ук Русия белән башка элекке совет илләре арасындагы киеренкелекне, Мәскәүнең күрше илләргә үз тәэсирен арттыру омтылышы белән аңлатты.
Наиф АКМАЛ.
«Дәүләт үзе коррупция чыганагы»
2010 елгы нәтиҗәләргә караганда, республиканың һәр 5нче кешесе коррупция белән очрашкан. Халыкның 70%ы ришвәт күләме 5 мең чамасы дип исәпләсә, 5%ы ришвәтне 50 мең дип уйлый.
Әмма күпме сөйләнелсә дә, түрәләрнең әхлагы үзгәрми торып, бу чиргә каршы көрәшү мөмкин хәл түгел, дип белдерә эшмәкәрләр. Быел Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 15 мең сум тәшкил иткән. Әлеге хәлгә каршы көрәшү өчен, Татарстанда төрле орган вәкилләреннән торган эксперт төркем корылган. Шуны да әйтергә кирәк: бу коррупциягә каршы көрәштә яңа ысул булып тора.
«Әлеге төркем, алдан беркемгә дә әйтмичә, коррупция очраклары турында хәбәрләр килгән районнарга барып, бер ай буена урында тикшерүләр уздырган. Шуларның берсе Азнакай районында үтте», – дип сөйләде Татарстан президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Гайнетдинов. Әлеге районда 94нче федераль канун ничек үтәлгән соң? Карап торышка, барысы да тәртиптә кебек күренә, ди Гайнетдинов. Әмма урынга барып тикшергәч, башкарыласы эшнең эшләнмәве күренгән икән.
«Урам яктыртуга тотылырга тиешле акчалар каядыр юкка чыккан, ә урам дөм-караңгылыкта калган. Коррупциягә каршы көрәш эксперт төркеме тикшерү уздыргач, икенче көнне иртәнге 5тә үк барлык техника урамны яктырту системасын эшләү белән мәшгуль иде инде», – дип белдерде Гайнетдинов.
«Эшкуарлар фикеренчә, коррупцияне дәүләт кануннарын төгәл үтәмәү яисә бөтенләй үтәмәү китереп чыгара. Бу исә, үз чиратында, бюрократияне барлыкка китерә. Әйтик, җир сату, электр энергиясен тоташтыру өчен рөхсәтләр алу авырлаша.
Башка сәбәпләр арасында көндәшлекнең бик түбән дәрәҗәдә булуын әйтер идем», – ди республиканың урта һәм кече эшкуарлык ассоциациясе шурасы рәисе Хәйдәр Хәйруллин. Бу хәл бәйгеләр уздырган вакытта тагын да яхшы күренә, чөнки дәүләт тендерларын күбрәк түрәләрнең таныш ширкәтләре ота, ди ул.
Эшкуарлар исеменнән сөйләүче Хәйруллин фикеренчә, коррупциянең төп чыганагы булып, хөкемдарларның сатылуы тора. Әмма эшмәкәрләр үзләре бу хакта сөйләргә курка. Чөнки икенче көнне үк аларның ширкәтләрен тикшерү көтә, ди ул.
Эшмәкәрләрнең керемнәренә салынган зур күләмле салымнар да коррупцияне китереп чыгара, ди Хәйруллин. Моңа өстәп, дәүләт түрәләренең, башкалар белән чагыштырганда, түбән эш хакы алып эшләвен дә бу «чир»нең бер сәбәбе итеп күрсәтә ул. Хәйруллин сүзләренчә, коррупциянең төп чыганагы булып, дәүләт үзе тора. Нәкъ менә шушы вазгыять, халыкта дәүләткә карата бер ышанычсызлык уята, дип саный ул: «Татарстанда күп кенә эшмәкәрләр, ришвәт бирсәк, эшебез алга китә, дип саный. Һәр мәсьәләнең үз бәясе бар».
Татарстан прокуроры урынбасары Газинур Галимов сүзләренчә, хәзер түрәләрнең керемнәрен тикшерү өстендә зур эш башланган. Аның сүзләренчә, коррупция очраклары күбесенчә җир, кыйммәтле кәгазьләр, тэндерлар, аукционнар барышында күзәтелә. «Без түрәме, гади кешеме – аларны коррупциядә гаепләгәндә берсен дә аерып карамыйбыз. Моннан алда түрәләр коррупция белән эләксә, ул эшеннән алына иде дә, башка эшкә күчерелә иде. Тик хәзер бу система бетерелә. Моннан ары коррупциягә кергән түрә дәүләт эшендә эшли алмаячак. Яңа канун шулай куша», ди Галимов.
«Коррупциягә каршы бары тик прокуратура гына түгел, гади халык та көрәшергә тиеш. Без бу эшнең координаторлары гына. Кешеләргә курыкмаска киңәш итәм, барысы турында да әйтергә кирәк. Әмма бу сүзләр эмоциягә бирелгән булырга тиеш түгел. Төгәл эшләр, төгәл кешеләрне белергә кирәк», дип белдерә прокурор.
Конкрет кешеләр дигәннән, 5 миллион ришвәт алган Югары Осланның элеккеге башлыгы Тимофеев эше хәзерге вакытта судта, дип сөйләде ул. Газинур Галимов, бу эш әле тәмамланмаган, әмма ахырына җиткереләчәк, дисә дә, суд булганчыга кадәр элеккеге түрәгә нинди җәза биреләчәген әйтергә ярамый.
Райнур ШАКИР.
Европа судында татар хокукы яклана
Чаллыда яшәүче Алишәр Әдиләрский, Русия милләтләре намусын һәм абруен яклап, Мәскәүнең Тверь район судына быелның март аенда шикаять юллаган иде. Русия башкаласында да теләгенә ирешә алмагач, Алишәр әфәнде Страсбург судына мөрәҗәгать итте.
Быел 17 гыйнварда, Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов, Президент Медведев белән очрашу вакытында мондый сүзләр әйтә: «…Урыс холкының аерымлык билгеләре шунда: без башкалар белән дуслыкта яшәргә, без туганнар булырга телибез. Бу билгеләр башка милләтләргә хас түгел».
Алишәр әфәнде шушы язманы «Кремлин.ру» сәхифәсеннән дә укый. Намусын һәм абруен яклау йөзеннән, Борис Грызловны җавап тотучы итеп күрсәтеп, Мәскәүнең Тверь районы судына шикаять юллый. Ләкин казый Людмила Быковская Әдиләрскийдән Грызловның рәсми расланган шушы чыгышын таләп итә.
Эшнең алга таба ничек баруы хакында Алишәр әфәнде үзе сөйләде: «Мин алдан ук президентның эшләр идарәсенә «Кремлин.ру» сәхифәсендә булган язманың стенограммасын җибәрүләрен сорап, мөрәҗәгать иттем. Шундый ук мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасының эшләр идарәсенә дә җибәрдем.
Әлеге дәүләт оешмаларыннан мондый җавап алдым: минем хатлар алынган, ләкин мәгълүматны раслый алмыйлар. Чөнки бу мәгълүмат ябык икән. Шушы хакта, үземнең бурычымны үтәвем турында мин казый Быковскаяга сөйләдем. Хәзер инде Русия гражданлык кодексының 149нчы һәм 150нче маддәләре нигезендә, бу мәгълүматны суд үзе соратып алырга тиеш иде. Мин шулай эшләүне таләп иттем дә. Бу эшне эшлисе урында казый минем шикаятьне кире кайтарды. Шулай ук Мәскәү шәһәр суды да шикаятемне канәгатьләндермәде. Шундый юл белән Русия судлары минем яклауга булган хокукыма каршы килде», ди ул.
Мәскәү судлары юлын озак таптаган Әдиләрскийнең Русиядә дөреслекне табуга өмете өзелә. Шуннан соң ул Страсбургтагы Европа судына мөрәҗәгать итә. «Язган хатымның Страсбургка барып җитүе хакында хәбәр алдым. Әлегә башка җавап юк, чөнки хатны 12 ноябрьдә генә җибәрдем», ди Алишәр әфәнде.
Әдиләрскийның Борис Грызловка карата булган шикаятендә рухи зыян өчен 1 миллион сум акча таләп итүе дә күрсәтелгән. Бу акчаны ул хәйрия чараларына файдаланачагын белдерә.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Тарихны өйрәнү җинаятькә тиң
Совет чорында Идел буеннан Архангельскига сөрелгән алманнар турында хәтер китабын язу тырышлыгы хөкем эше белән тәмамланды.
Архангельск прокуратурасы тарихчы Михаил Супрунның колхозлаштыру чорында Идел буеннан Архангельскига сөрелгән алманнарның тарихын өйрәнүен «ул кешеләрнең шәхси һәм гаилә тормышларына тыкшыну» дип тапты.
Русия һәм Германия колхозлаштыру чорыннан алып, 50нче аллар уртасына кадәр Архангельскига сөрелгән этник алманнарның истәлегенә багышланган хәтер китабы әзерләү турында килешү төзегән булган. Ломоносов исемендәге Помор дәүләт университеты, Архангельск өлкәсе Эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәге, Мюнхеннең Кызыл Хаҗ идарәсе һәм Нюрнбергтагы Русия алманнарының тарихи-тикшеренү үзәге килешүе нигезендә, тарихчы Михаил Супрун 40 меңләп эшне тикшерергә тиеш булган. Шул мәгълүматлар нигезендә, золымга дучар булганнар турында хәтер китабы әзерләнәсе иде. Тарихчыны Архангельск архивына эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәге вәкиле Александр Дударев керткән. Моның өчен ул вәкаләтенә сыймаган гамәл башкаруда гаепләнеп, шартлы рәвештә бер елга хөкем ителде.
Әлеге хөкем эше 2009 елның 13 сентябрендә башланган булган. Супрун 5 мең кешенең язмышын тикшереп өлгергән. «Бер танылган шагыйрь әйтмешли, безнең илдә тәртипле һәр кешегә эш ачылган була. Ул «эш» дәлилләр җыя, калыная. Вакыты җиткәч, ул кешедән котылу юлын табалар. Илдә болытлар куера башлагач, бөтен хакимият бер кулга туплангач, милли идеягә нигезләнгән идеология кирәк була. Идеологиягә нигез кирәк. Шул вакытта тарихны бозып күрсәтүгә каршы комиссия төзелә. Тарихны ялган итеп күрсәтүчеләргә 5 елга кадәр төрмә яный. 2006 елда архивларга керү чикләнә. Менә шулай итеп, минем эшем дә 2009 елдан бирле калынайган, күрәсең», – дип сөйләде Азатлык радиосына Михаил Супрун.
Архангельск прокуратурасы Супрунны «кешеләрнең шәхси һәм гаилә тормышына кагылган мәгълүматны канунсыз җыюда» гаепләде, әмма җәза билгеләмәде. Эш инде искергән дигән дәлил белән ябылды. «Эшнең максаты җәза бирү түгел иде», ди тарихчының адвокаты Михаил Павлов.
«Җәза бирелмәде, чөнки бу эш әлеге ике кешегә каршы эш түгел иде. Бу эш алар башлаганны дәвам итәргә җыенган, гомумән, тарихның караңгы сәхифәләре белән кызыксынган кешеләргә каршы эш иде. Максат җәзага тарту түгел, максат – куркыту иде, бу максатка ирешелде» диде адвокат. Супрунны яклаучы гаепләү белән ризалашмыйча, Конституция судына мөрәҗәгать итәргә җыена.
«Тарихны өйрәнүне җинаятькә тиңләү башлангач, Русиядә хәтер китапларын әзерләүчеләр куркудан үз эшләрен туктатырга мөмкин», ди хокук яклаучылар. Бу, үз чиратында, тарихта кылынган җинаятьләрнең фаш ителүен һәм гаеплеләрнең җәза алу ихтималын тагын да билгесез вакытка кичектерә яки юкка чыгара ала.
Алсу КОРМАШ.

Комментарии