- 15.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №10 (16 март)
- Рубрика: Архив
Элек-электән мөселманнар сәфәр вакытында мәчетләрдә кунган. Анда үзләренә сыену урыны тапкан. Хәзер Яр Чаллы мәчетләрендә мосафирларны төнгелеккә калдырмау турында әмер бар.
Яр Чаллының беренче төзелгән “Тәүбә” мәчете ишегенә мондый сүзләр язып эленгән: “Мәчеттә төн кунып чыгу тыела”. Әлеге белдерү рус телендә булып, кулдан язылган һәм ни өчен тыела, кем әмере белән – анысы хакында аңлатма юк.
Вәзгыятьне ачыклау максатыннан, Яр Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллага мөрәҗәгать иттек.
– Хәзер сәфәрчеләр күбәйде. Алар үзләрен мөселман дисә дә, араларында төрле милләт вәкилләре бар. Күреп торабыз – төрле хәлләр булып тора. “Сакланганны саклармын”, – дигән Аллаһы Тәгалә. Без дә инде саклану йөзеннән имамнар, мөхтәсибләр җыелып, мәчетләрдә төн кунуны тыярга дигән карарга килдек.
Бу карар фәрман булып чыкты һәм бүген гамәлдә. Моннан берничә ел элек “Болгар” мәчетендә каравылчыны үтереп, акча урлау вакыйгасын искә алу да җитәдер, – диде Әлфәс хәзрәт.
Әмма әлеге фәрман кайбер очракларда бераз йомшый, ягъни мәчеттә төн кунарга да рөхсәт итә. Мәсәлән, якын арада Яр Чаллыда Коръән уку бәйгесе була. Төрле төбәкләрдән килгән шәкертләр “Ак мәчет”тә куначак. “Безгә мәгълүм булган шәхесләргә мәчетләрдә куну рөхсәт ителә”, – ди мөхтәсиб.
Гафиулла ГАЗИЗ
Укытучы зары: Ноутбук белән бергә эш тә өстәлгән
Русиядә беренче мәртәбә уздырылучы “Һәр укытучыга – ноутбук” проекты белән ноутбуклы булган Татарстан укытучылары, баксаң, үзләре моннан әллә ни канәгать түгел икән.
Узган ел башланган бу проект 3 ел эчендә бар укытучыны да ноутбуклы итүне күздә тота. 2010 елда бу проект тормышка ашырыла башлагач, республикада гына түгел, Русиядә дә бу хакта күп сөйләштеләр.
Чыннан да, шаккатмаслык та түгел: республиканың 40 меңгә якын укытучысының һәрберсенә бушлай ноутбук биреләчәк һәм шулай ук мәктәпләрдәге искергән компьютерлар да өр-яңаларына алыштырылачак!
Проектны тәкъдим итү вакытында, бу чара педагогларга “Республикада электрон мәгариф” системасында эшләү, дистанцион формада өзлексез белем алу һәм квалификация күтәрү мөмкинлеге тудырачак, дип әйтелгән булса да, ноутбук алган күпчелек укытучы хәзер үз эшләренең тагын да артуы турында белдерә.
Казан шәһәренең бер мәктәбендә укытучы булып эшләүче Фәния Гаязова:
– Иң беренче тәрбия чыганагы безнең өчен гаилә булса, икенчесе – мәктәп. Соңгы вакытларда укытучыларның укыту өчен вакытлары җитми. Узган ел Укытучы елы дип, безне ноутбуклар белән “бик каты” бүләкләделәр.
Һәр укытучы, балаларга тагын да күбрәк игътибар бирәсе урынга, хәзер менә шул ноутбукларга дәрес материалын тутыру белән шөгыльләнә. Аны без дәрестә дә, өйгә кайткач та тутырабыз.
Хәзер безнең телевизор карарга да, радио тыңларга да, газета укырга да вакытыбыз калмый. Укытучы буларак артта калып барганымны сизәм. Ә артта калган укытучы – балалар өчен ул кызыклы түгел. Без дәрескә кергәч, шушы ноутбукны кабызырга, кирәкме ул мәгълүмат, юкмы Интернетка чыгарга тиеш. 45 минут эчендә мәгълүмат тутырыйкмы, интернетка керикме, дәрес бирикме?
Һәр көнне төнге сәгать 12-1дә йокларга ятабыз. Үз гаиләбез белән бөтенләй шөгыльләнә алмыйбыз. Чөнки без хәзер заманадан артта калмыйк дип, нык итеп интернет челтәренә бәйләндек. Телевизорны кабызган саен, укытучыларга ноутбук бүләк иттеләр, дип сөйлиләр. Ләкин ноутбук белән бергә күпме эш тә бүләк иттеләр бит әле. Һәм әйтергә кирәк – эшне бушка бүләк иттеләр. Нәтиҗәдә, сыйфат кими, балаларны укытырга вакыт калмый.
Бездән әлегә кадәр сез ничек укытасыз, сыйфатыгыз бармы, балаларыгыз татарча беләме, юкмы дип сораучы юк. Бары тик өстән тикшерү төшерүне генә яхшы беләләр. Балалар белән кереп сөйләшү, гомумән, балаларны тикшерү бетте, – ди укытучысы Фәния Гаязова.
Бу проект буенча быелгы уку елы ахырына кадәр үк Татарстандагы барлык укытучыга да ноутбук тапшырылачак, дип белдерделәр Мәгариф министрлыгының матбугат үзәгеннән. Республика бюджетыннан әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен, 450 миллион сум акча бүленгән.
Райнур ШАКИР
Кремль Хәмитовны Рәхимовтан яклый
Башкортстанның элекке Президенты Мортаза Рәхимов Кремльгә баш бирергә теләми. Ул Мәскәү чакыруларын кире кага. Ләкин Кремль хәзерге Президент Рөстәм Хәмитовны кыерсытуга юл куймаячак.
Мортаза Рәхимовның президентлыктан китүе онытылып бара кебек тоелса да, чынлыкта элекке Президент тиз генә бирешергә уйламый. Һәрхәлдә, хәзерге Президент Рөстәм Хәмитов Кремльгә шулай дип җиткергән.
РБК daily язуынча, Хәмитов Рәхимовтан Русия Президенты Дмитрий Медведевка Уфада милли мәсьәләләргә багышланган Русия Дәүләт Думасы президиумы утырышы узар алдыннан зарланган.
Башкортстан Президенты Рәхимовның тәгәрмәчкә таяк тыгуын һәм моның өчен республикада милли мәсьәләләрне куертуын әйткән.
Әлбәттә, Кремль үзе билгеләгән Президентны җәберләтүгә юл куймаячак һәм шуңа озак уйлап тормыйча “эшкә керешкән”. Русия Президенты идарәсе башлыгы Сергей Нарышкин “сөйләшеп алу” өчен, тиз генә Рәхимовны Мәскәүгә чакырткан. Ләкин элекке Президент, сәламәтлеге мөмкинлек бирмәүгә сылтап, анда барудан баш тарткан. Һәм бер генә түгел, ике тапкыр чакыруда да Мәскәүгә бармаган.
Ләкин Мәскәү җитәкчеләре дә төшеп калганнардан түгел. Алар инде “баш бирергә теләмәүче” Рәхимовны “бастыру” юлларын уйлап та куйган. Әгәр киләчәктә дә ул үз максатларына ирешү өчен милли мәсьәләләрне куертса, алар Рәхимовны җинаять эшенә тартачагына ишарәли һәм моның өчен инде җирлек тә әзерләнгән. Һәм ул җирлек шактый төптән уйланылган.
Баксаң, Русия хисап палатасының Башкортстандагы тикшерү нәтиҗәләренең массакүләм мәгълүмат чараларында чыгуы шуның белән бәйле икән. Әлеге тикшерү бер ел элек башланса да, ул җәмәгатьчелеккә әле хәзер генә чыгарылды. Аннан күренгәнчә, Рәхимов чорында коррупциягә бәйле канун бозулар ачыкланган. Ул республика еллык казнасының 20%ын – 22,65 миллиард сум тәшкил итә.
Ләкин хисап палатасы әле моның белән генә тукталмаска да мөмкин. Әгәр Рәхимов киләчәктә дә Хәмитов тәгәрмәченә таяк тыкса, элекке Президентның “Башнефть”не хосусыйлаштыру эшен тикшерүгә дә күчәчәкләр. Билгеле булганча, бу ширкәтне сатудан кергән барлык акчаны Рәхимов үз җитәкчелегендәге “Урал” фондына керткән.
Бер ел элек Хәмитов нефть ширкәте тарихына кагылмаячагы хакында белдергән иде. Ләкин РБК daily язуынча, хәзер Хәмитов Кремль ярдәмендә ул фондны Рәхимов кулыннан алырга тели. Аның фонд идарәсенә үз кешеләрен кертергә тырышуы да барып чыкмаган, Рәхимов моңа каршы килгән.
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Хәмитов район башлыкларын да бу фонд акчасы хакында кисәткән. Әгәр Рәхимов ул фондтан акча тәкъдим итсә, аны алмаска боерган. Элегрәк исә Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе Илгиз Солтанморатовны урыныннан төшерү өчен, Рәхимов андагы кайбер вәкилләргә 200 миллион сум акча тәкъдим иткән дигән хәбәрләр таралган иде.
Әлбәттә, Башкортстан район-шәһәрләре идарәсендә әле дә күпчелектә Рәхимов кешеләре утыра. Шуңа монда элекке һәм хәзерге Президентның “көчләре” тигез түгеллеге көн кебек ачык. Бу хакта хәтта күптән түгел Мортаза Рәхимовны туган көне белән котларга килүчеләрнең саны да ишарәли. Алар шулкадәр күп булган, хәтта Рәхимов барысын да кабул итеп тә бетерә алмаган.
Ләкин үз чиратында, Мәскәү дә Хәмитовны кыерсытуга юл куярга җыенмый. Әлбәттә, сайлаулар алдыннан Кремльгә андый шау-шулар отышлы түгел-түгеллеген, шуңадыр Русия Президенты Дмитрий Медведев Башкортстандагы ФСБ башлыгы Виктор Палагин белән очрашып, Рәхимовны эзәрлекләмәскә, ә Хәмитовны якларга кушканлыгы мәгълүм.
Мөнир ВАФИН, Ландыш ХАРРАСОВА
Миллиардерлар оясы Мәскәүдә
Ике ел элек глобаль икътисадый кризис вакытында Русиядәге миллиардерлар саны берничә тапкырга кимегән иде. Әмма бу хәл озакка бармады. “Форбс” журналында елына бер чыга торган иң бай кешеләр исемлегендә иң күп миллиардерларның Мәскәү шәһәрендә яшәве мәгълүм булды. “Форбсның” җитәкчесе Стив Форбс сүзләренчә, бу дөнья икътисадындагы үзгәрешләр белән бәйле. “Азия-Тын океаны төбәкләрен алганда, Бразилия, Русия, Һиндстан һәм Кытай илләре хисабына миллиардерлар саны анда 40% тирәсенә артты. Русиядә алар саны 62дән 101гә җитте, Бразилиядә 18дән 30ка кадәр. Бу дөнья икътисадында үсеш бар икәнне күрсәтә, әмма Кушма Штатларда һәм Көнбатыш Европада түгел”, – ди ул.
Русиядәге 101 миллиардерның 79ы Мәскәү шәһәрендә яши, Нью-Йоркта алар – 58.
Соңгы вакытта Русия икътисадының кабат алга китүе Якын Көнчыгыштагы чуалышлар сәбәпле, нефть бәясенең нык өскә үрмәләве белән бәйле. Чөнки Русия дөньяда иң эре нефть сатучы булып тора. Ә аның бәясе ел башыннан 25%ка артты һәм хәзер бер мичкәсе 115 долларга якын.
Узган атнада телевидениедә бик канәгать күренгән Русия премьер-министры Владимир Путин финанс министры Алексей Кудрин белән очрашуда нефть бәясенең артуы Русиягә кабат үз резерв фондын туплауга мөмкинлек бирүен әйтте. Билгеле булганча, 2008 елны икътисадый кризис заманында нефть бәясе төшкәч, әлеге казна шактый бушаган иде.
Нефть бәясенең үсүе шулай ук рубльнең ныгуына да китерде. Ләкин гади халык кына моны бик сизми. Бәяләр арта бара, ә хезмәт хакы шул килеш кала.
“Левада” фикер белешү үзәгеннән социолог Лев Гудков әйтүенчә, нефть тармагындагы үзгәрешләргә карамастан, Русиядә үз тормышыннан канәгатьсезләр саны арта гына бара. Шуңа карамастан ул «Форбс» исемлеге белән бәйле җәмәгатьчелектә ниндидер канәгатьсезлек юклыгын әйтә.
– Бу хәлләр кешеләрне һич кенә дә кызыксындырмый. Һәм аларның тормышына кагылмый,– ди ул.
“Форбс” белдерүенчә, күп кенә илләрдәге җәмәгатьчелек миллиардерлар саны артуын бик уңай кабул итә. Чөнки бу ширкәтләрнең үсешен һәм, үз чиратында, яңа эш урыннары булдыруны аңлата. Ләкин Гудков фикеренчә, русиялеләр илдә үтә дә бай һәм үтә дә хәерчеләр арасындагы аерманы һәм бу өлкәдәге гаделсезлекне яхшы күрә.
Ул шулай ук күп кенә халыкның “Форбс” исемлегендәге миллиардерлар мәсьәләсенә битараф калуын аларның чарасызлыгы белән аңлата. Чөнки барыбер барып зарланыр кеше һәм урын юк.
Икътисадчы Михаил Делягин сүзләренчә, Мәскәүдә миллиардерлар арту Русиядә байлыкларның тигез бүленмәве белән бәйле.
“Социаль гаделсезлек һәм җәмгыятьнең канәгатьсезлеге нык артты. Һәм дәүләт ярдәме ихтыяҗы булганнарга түгел, ә шактый акчалыларга бирелә”, – ди ул.
Русиядәге 101 миллиардерның иң бае металлургия магнаты Владимир Лисин. Өч елда аның кереме биш тапкырга арткан. Ул дөньядагы 1 мең 210 миллиардер исемлегендә 14нче урында тора. Ләкин баючылар белән беррәттән Русиядә акчасын югалтучылар да бар. Шуларның берсе Башкортстанның элекке Президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал. Ул исемлектән бөтенләй төшеп калган.
Җәмәгатьчелек телеканалларны җавапка тарта
Прессага шикаять итү җәмәгать коллегиясе Казандагы утырышта: “Телевидениедә мәетләрне, канга баткан йөзләрне зурайтып күрсәтү һөнәр этикасына туры килми”, – дип белдерде. КФУ укытучысы Искәндәр Ясавиев “Эфир”каналының “Перехват” тапшыруына бәя бирүне сораган иде.
11 мартта Казанда җәмәгать коллегиясенең күчмә утырышы булды. Анда Казан федераль университетының журналистика факультеты укытучысы Искәндәр Ясавиевның шикаяте тикшерелде. Прессага шикаять итү җәмәгать коллегиясенең утырышы суд рәвешендә оештырылды. Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында үткән чарада залның бер ягында шикаять итүче үзе утырды. Аның каршында куелган өстәлдә җәмәгать коллегиясе әгъзалары: Медиа-аудитория палатасы җитәкчесе Юрий Казаков, Хәбәрдарлык фонды җитәкчесе Алексей Симонов, Русия Югары суд каршындагы суд департаменты ММЧ белән элемтә бүлеге башлыгы Вадим Зыятдинов, Югары икътисад мәктәбенең ЮНЕСКО авторлык һәм башка хокуклар кафедрасы профессоры Виктор Монахов утырды.
Skype программасы ярдәмендә коллегиянең тагын 4 әгъзасы әлеге утырышта Мәскәүдән торып катнашты. Алар веб-камера аша дивардагы экраннан күренде. Залда журналистика факультеты укытучылары һәм студентлары, төрле мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре, гади кызыксынучылар җыелган иде.
Казан федераль университеты укытучысы Искәндәр Ясавиевкә дәгъваның асылын аңлатырга мөмкинлек бирделәр. Ул: “Казандагы коммерция нигезендә эшләүче “Эфир” каналында “Перехват” дигән үтә дә популяр тапшыруда үлгән кешеләр йөзен зурайтып күрсәтү һөнәр һәм кешелеклелек нормаларына туры килми”, – дип саный. “Перехват” тапшыруы Казанда булган юл казалары, янгын, шартлау, бәхетсез очраклар, исерекләрнең сугышулары, төрле низагларны күрсәтә.
Бу тапшыру әлеге каналда инде 10 еллап бара. Аны ширкәт хезмәткәрләре полиция белән бергәлектә әзерли. Хәбәрчеләр тәртип саклаучылар белән бер ук радио-дулкынны тыңлый, алар белән бергә җинаять урыннарына чыгып йөгерә, хәтта алардан да иртәрәк барып төшерә.
Университет укытучысы Ясавиев үткән елда февраль һәм март айларында чыккан тапшыруларны карап анализлаган. “Анда мәетләр аена уртача 26 тапкыр күрсәтелде, хәтта бер тапшыру барышында 3 үле кешенең гәүдәсе күренгән очраклар булды”, – диде ул. Аерым алганда, 2009 елның февраль, март тапшыруларында шәрә сукбай, асылынып үлгән башка бер кешенең, янгында һәлак булган бер әбинең мәетләре күрсәтелә. Иң “мавыктыргыч” язмалар хәтта тапшыруның интернет-сәхифәсенә дә куелган.
Университетның социологик тикшеренүләр үзәге үткәргән сораштыруга караганда, Казандагы халыкның 30%ы нинди дә булса җинаятькә, бәла-казага юлыгудан куркып яши, 80% кеше Җинаять кодексын тагын да кырыслату яклы, диелде утырышта.
Криминаль хәлләрне күрсәтүнең тәэсирен өйрәнүче галим Ясавиев үзенең сорауларын башта “Эфир” җитәкчесенә язып җибәргән. Ул: “Мәетләр нинди максаттан чыгып күрсәтелә һәм бу тапшыруларның популярлыгын арттыру өчен эшләнмиме?” – дип сораган. Телеканал җитәкчелеге: “Башка кешеләр белән дә андый хәлләр булмасын өчен, тормышның куркыныч яклары турында кисәтү өчен күрсәтәбез”, – дип җавап биргән.
Бу хат алышудан соң, “Эфир” үлгән кешеләр йөзен шакмак белән каплап күрсәтә башлады һәм куркыныч видеоязмаларны интернет-сәхифәсеннән алган. Әмма барыбер мәетләр күрсәтүдән туктамаган. Шуңа университет укытучысы Искәндәр Ясавиев җәмәгать коллегиясенә мөрәҗәгать иткән дә инде.
Журналистика өлкәсендәге низагларны тикшерүче бәйсез төркемнең Казан һәм Мәскәүдәге вәкилләре шикаять итүчедән соң, җавап бирүчегә дә сүз бирергә теләде. Әмма “Эфир” телеканалыннан бер рәсми вәкил дә килмәгән булып чыкты. Бу ширкәтнең төшерүчесе генә утырышта әйтелгән сүзләрне түкми-чәчми видеога төшереп йөрде.
Соңыннан утырышта университетның журналистика факультеты укытучысы Светлана Шәйхетдинова чыгыш ясады. “Тапшыруның җәмгыятькә ясаган тәэсире өчен хәбәрчеләр һәм телеканал гаепле түгел. Алар бары тик үз эшен башкара”, – диде һәм: “Полиция белән бергәлектә әзерләнә торган мондый тапшыруларны журнализм дип атау дөрес түгел, бу җәмәгатьчелеккә тәртип саклаучыларның эчке информациясен тарату булып тора”, – дип белдерде
Светлана Шәйхетдинова һәм сөйләшүдә катнашкан башка белгечләр дә криминаль хәлләрне күрсәтү 90нчы елларда башлануын, моның аша игътибар җәлеп итү ысулын “Эфир” гына түгел, бөтен Русия каналлары куллануын әйтте. Алар җәмгыятьтә үлемгә хөрмәт бетеп, аның күңел ачу чарасына әйләнеп баруы турында сөйләшергә чакыра.
– Мәетләрнең йөзен, канга баткан гәүдә өлешләрен зурайтып күрсәтү һөнәр этикасы нормаларына туры килми һәм нигезсез, көндәлек рәвештә көч куллануны күрсәтүне этика турындагы һөнәри документлар тыя. Бу – җәмәгать коллегиясенең уртак фикере, – диде оешманың вәкиле Юрий Казаков.
Әлеге коллегия ахыргы уртак карарын 2-3 атнадан эшләп чыгарачак, аның белән оешманың интернет-сәхифәсендә танышып булачак, дип әйтелде.
- Прессага шикаять итү җәмәгать коллегиясе – интернет-сәхифәсендә язылганча, ул анда керүче оешмалар һәм әгъзаларның абруена таянып, массакүләм мәгълүмат өлкәсен көйли торган ватандашлар җәмгыятенең бәйсез оешмасы булып тора.
Бикә ТИМЕРОВА
Яр Чаллы мәчетләрендә төн куну тыела,

Комментарии