- 15.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Архив
Русия 2018/2022 елларда футбол буенча Дөнья Чемпионатын (ФИФА) уздыру хокукына ия булырга тели. Дүшәмбе кич белән Түбән Новгородтан «Россия-2018» экспертлар төркеме комитеты делегатлары Казанга килеп төште, дип хәбәр итә «Советский спорт». Белгечләр Казанда футбол инфраструктурасы белән танышкан.
Делегацияне 10 эксперт тәшкил итә. 15 декабрьдәге визитта делегатлар Казанның спорт мәйданнары һәм кунакханәләре белән танышканнан соң, Казанның спорт мәйданнарына үз бәясен һәм киңәшен бирәчәк. Шунда ук «Россия-2018» кампаниясе кысаларында узачак чаралар да булыр, дип көтелә.
Искәртәбез: ФИФА кагыйдәләре буенча, дөнья беренчелеген уздыручы шәһәрдә кимендә 40 мең кеше сыйдырышлы 12 стадион булырга тиеш. Шулай ук уен ачылышы һәм чемпионатның финал өлеше кимендә 80 мең кеше сыйдырышлы аренада узарга тиеш. 2018 елда узачак Дөнья Чемпионатына Русиядән 10-14 шәһәр дәгъва итә. Казан, Ростов-на-Дону, Краснодар, Ярославль, Калининград, Самара, Саранск, Екатеринбург һәм башка шәһәрләр әлегә кандидат санала.
«РУБИН» ЕВРОПА ЛИГАСЫН ОТАРМЫ?
Казанның «Рубин» футбол командасы беренче тапкыр үз тарихында сезонны декабрь аенда тәмамлады. Дөрес, җиңелеп. Ләкин уңыш белән. Башка еллар белән чагыштырганда, Казан командасы икенче ел рәттән Русия чемпионы һәм Чемпионнар Лигасында гаҗәеп яхшы чыгыш ясап, Европа Лигасына үтте.
«Советский спорт» газетасы статистикаларга нигезләнеп, 2009 елга нәтиҗә ясады. «Рубин» иң күп номинацияләрдә җиңүче санала. «Иң яхшы һөҗүм», «иң яхшы сак», «эре җиңүләр», «агрессив кунак», «унбер метрлы арадан тибү» буенча без беренчелектә. Ләкин киләсе сезонда команда зур үзгәрешләр кичерергә мөмкин. Инде «Рубин»ның төп футболчысы Алехандро Домингес Казаннан китте. Ул Испаниянең «Валенсия» командасы белән 3,5 елга контракт нигезендә килешү төзеде. Алехандро елына 1,5 млн евро алыр, дип көтелә. Европада «Рубин»ның башка уенчылары белән дә кызыксыналар. «Рубин»ның иң яхшы сакчыларының берсе, Аргентина футбол җыелма командасы сакчысы Кристиан Ансальдиның да Казаннан китү ихтималы зур. Кайбер мәгълүматлар аңа Англиянең «Манчестер Сити» командасыннан 8 млн евро тәкъдим ителгән, дип белдерә. Гомумән, агымдагы елны «Рубин» күрсәткән уен дәрәҗәсен шуннан ук күрергә була.
Инде бүген үк киләсе сезон хакында уйлану бара. Корбан Бәрдыев УЕФА рәсми сайтына биргән интервьюсында әлегә төгәл фараз кылып булмый, дип белдергән. «Февральгә кадәр команда нинди үзгәрешләр кичерер, шуннан соң гына кайсы позицияләрне көчәйтергә икәнен әйтеп булачак», — ди ул. Барысы да клуб иганәчеләреннән тора. Әлегә «Рубин»ның финансы күпме тәшкил итәчәге дә билгесез. Шулай да Корбан Бәрдыев Европа Лигасын отуга көчебез җитәр, дип ышандыра.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии