Авыр чакта булыштылар

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында җәйге кызу көннәрнең берсендә 24 июньдә төнлә сәгать 12 тирәсендә Мансур Сибгатуллин, ягъни безнең әтиебез хуҗалыгында янгын чыкты: өебез, каралты-курабыз янып бетте. Ул көнне без кичергәнне үз башына төшкән кеше генә аңлар. Безгә авыр көннәрдә ярдәм кулы сузган хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улына зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Мари республикасыннан килгән яшь, тырыш егетләр, көнне-төнгә ялгап эшләп, 9 көндә йортны торгызып, түбә астына кертеп тә куйдылар. Илгиз Вилдан улы эшче егетләрне үзе үк карап эшләтте: 1 ай эчендә яңа өйгә кереп яши башладык. Шушы авыр вакытта булышкан авылдашларыбызга, бигрәк тә бергә гомер иткән, көне-төне булышкан күршеләребез Ләбибә апа Хәкимовага, улы Илнурга, Зөфәргә, оныкларына, Кадрия апага, Гөлфия апага, мәрхүм Розалия апага, Саматка, Фидаилгә, электрчы Рәүф абыйга, су кертүче Рамилгә, Самат Газиз улына, мич чыгаручы Рәшит абыйга, Фиргатькә, батарея кертүче Хәмиткә, Казанда яшәүче туганнарыбызга hәм Әтнәдә яшәүче Наил абый Габдрахмановлар гаиләсенә, балаларына, Шамилгә, бигрәк тә Җәүдәт Мәгьсүмов гаиләсенә чиксез рәхмәтлебез, бик булыштылар. Сезнең барыгызга да кайгы-хәсрәтсез көннәр, тыныч тормыш hәм сәламәтлек телибез.

CИБГАТУЛЛИННАР гаиләсе.

Кабат язабыз

Эшкә нокта куелмады…

“Безнең гәҗит”тә “Дөреслек җиңде” дигән язмам (15 сентябрь, 2010) дөнья күргән иде. Анда Түбән Кама шәһәрендәге 1нче төзәтү-дәвалау учреждениесендәге (ЛИУ-1) 128нче училищесы директоры М.Баһаветдиновның өлкән мастер Данил Минһаҗевны эштән кууы һәм Түбән Кама шәһәр суды карары белән эшкә кайтарылуы турында язылган иде. Әйе, дөреслек җиңде, ләкин суд карары эшкә нокта куя алмады.

Өлкән мастер икенче көнне 7.50 сәгатьтә эшкә чыга, ләкин контроль-пропуск пунктыннан (КПП) уза алмый, чөнки пропускасы булмый. Директор эшкә сәгать тугызда гына килә (ул, гомумән, кайчан тели, шул вакытта килә икән). Шул рәвешле, директор сүзләре буенча өлкән мастер Данил хезмәт дисциплинасын боза. Шул ук көнне алар арасында “дустанә” аңлашу да булып ала.

“Судтан соң ничек итеп минем кул астында эшләргә җыенасың? Сине барыбер биредә эшләтмәячәкмен! Коллективны да сиңа каршы куячакмын. Алар да бит минем кул астында эшли, шуңа күрә мин нәрсә әйтсәм, нәрсә кушсам, шулай булачак. Сиңа каршы документлар да булачак. Киләчәктә синең хезмәт кенәгәңдә авыр статья белән эштән куылуың турында язма булачак. Беренче кисәтүне инде алдың – бүген эшкә соңга калдың”, – ди директор.

Шул рәвешле, директор акрынлап өлкән мастер Д.Минһаҗевка каршы эшен башлап җибәрә. Суд карары буенча өлкән мастер эшкә кайта, ләкин бу хакта боерык чыгарылмый. Димәк, аңа пропуск алу өчен директорның эшкә килгәнен көтеп торырга һәм эшен соңга калып башларга туры килә. Икенчедән, директор Данилга өлкән мастер вазифасына кермәгән юк-бар эш куша башлый. Әйтик, аңа бер көн эчендә 210 тоткыннан училищега укырга керергә теләк белдергән гариза җыярга куша. Әлбәттә, Данил каршы килми, ләкин 198 гариза гына яздыртып өлгерә. Менә сиңа тагын бер кисәтү – вазифасын үтәми.

13 августта училище буенча тагын бер боерык дөнья күрә. Аның буенча өлкән мастерга училищеның тышын, эчен, кабинетларны ремонтлау бурычы йөкләнә. Чынбарлыкта бу эш белән прораб шөгыльләнергә тиеш. Икенчедән, төзелеш материаллары кайтарту өчен документлар да кирәк бит. Шуларны белә торып та, җиң сызганып эштә тотына. Полигоннан ком кайтарта, цемент та табыла. Ләкин директор гына канәгать түгел. Аның кушуы буенча училищеның хуҗалык мөдире Арлашкин өлкән мастер өстеннән берничә аңлатма (докладная) яза. Менә алар: материаллар белән тәэмин итми, эшчеләр сәгать 8дә эштә түгел. Болар – бер көнне, ләкин төрле даталар куеп язылган яла кәгазьләре.

– Бу кисәтүләр миннән яшерен рәвештә эшләнгән. Боларына түзәргә була, ә менә хезмәттәшләрем алдында төрлечә мәсхәрәләү, кимсетү, куркытуларына түзә торган түгел. Мине кечкенәдән үк кешелекле булырга, эшне сыйфатлы итеп башкарырга өйрәттеләр. Спиртлы эчемлекләр эчмәвем һәм тәмәке тартмавым да ошап бетмәгәндер директорга, янәсе, коллективтан аерылам. Әйе, мин косыр дәрәҗәгә кадәр эчүчеләрне бер вакытта та хупламадым, – ди Данил.

Марат Баһаветдиновның Данилны эштән куу планы дәвам итә. 31 августта иртән ул бөтен мастерлар алдында мондый игълан ясый:

– Иртәгә (1 сентябрь) төшкә кадәр бар эшегезне тәмамлагыз, төштән соң эшләмәссез. 1 сентябрь – бәйрәм, шуңа кыска эш көне.

Данил, билгеле, аптырый: ничек инде кыска эш көне? Ләкин директор әйткән икән, димәк, аны үтәргә кирәк. Шулай итеп, директор үз белдеге белән законны бозды. Ләкин бу хакта училище буенча бернинди дә язмача күрсәтмә-боерык чыгарылмады. Барысы да телдә калды.

31 августта мастерлар КПП аша чыгып, өйләренә тарала. Данил училищеның элеккеге директоры Нурулла Галиев һәм Фәгыйм Ситдыйков белән машинага утырып, шәһәргә кайтып китә. Баксаң, бу да директорның алдан әзерләнгән провокациясе булган икән.

Икенче көнне ялган документ барлыкка килә: “31 августта өлкән мастер Д.Минһаҗев 11.36-17.00 сәгатьләрдә эштә булмады. Шуның нигезендә ул маддә буенча эшеннән азат ителә”.

Тагын суд. Бу юлы Данилга каршы бөтен коллектив чыга. Кайчандыр өлкән мастерны мактап характеристикалар язган Нурулла Галиев күзен дә йоммыйча: “Мин беркемне дә машинама утыртып кайтмадым”, – ди. Яше җитмештән узган кешенең гамәле аптырарлык. Ярар, директор аны яшенә дә карамастан, эшендә калдырган, ә бит әле ахирәт турында да онытмаска кирәк. Анда кылган гамәлләрең өчен ничек җавап бирерсең икән, иптәш Нурулла Галиев? Тагын бер сорау: үзен җитәкчелек иткәндә бар яктан да яхшы булган өлкән мастер ничек итеп кисәк кенә начарга әйләнгән икән? Күзенә туры карап, Данилгә шул сорауларга җавап бирсәң иде. Килер көн, Баһаветдиновны икенче бер кеше алыштырыр, ул вакытта нишләрсез? Без капчыкта ятмый, ди халык. Эшкә әле нокта куелмады. Шәһәр суды бүген сезне яклады, Данил эшсез калды. Югары судның карары нинди булыр билгесез, әмма шунысы анык: директор Марат Баһаветдинов тырыша-тырыша яңа ялган документлар әзерли, кул астында эшләүчеләрне “эшкәртә” торгандыр. Разил Вәлиевнең “Татарлар арасында бер-береннән көнләшү, юл бирмәскә тырышучылар бар”, – дигән сүзләре искә төшә. Директор тирәсендәге койрык болгаучылар, аның арт ягын яларга әзер торучылар әнә шундыйлар. Алардан барысын да көтәргә була. Әйе, алар бүген судны алдады, тик Алла каршында җавап тотарга кирәклеген оныттылар булса кирәк.

Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Түбән Кама шәһәре.

“Коткарыгыз!”

Казанның ТНВ каналыннан иртә белән шимбә, якшәмбе була торган “Сиңа миннән сәлам” тапшыруын караган идем. Анда төрле котлауларны астан язып та баралар. Моны бер күргәч, тапшырудан гайрәтем чикте, күңелем төште. Туган телне шулкадәр мыскыл итеп тә карарлар икән! Анда сүзләрен, исемнәрен шулкадәр гарипләндереп язалар ки, “Коткарыгыз”, – дип, каравыл кычкырырлык буласың. “Дәүләт теле” дип аталган телебезне гарипләндермичә язып буладыр бит?!

Әллә моны татар телен мыскыл итү, милләтебездән көлү өчен махсус эшлиләр микән? Шуны карап, ләззәтләнеп утыручылар бармы? Нигә бу хакта тел белгечләре, журналистлар, язучылар, укытучылар һәм башкалар чаң сукмый?

Чыннан да, ни өчен соң безнең җитәкчеләр телебезнең чисталыгы, дөреслеге өчен кайгыртмый? Күп нәрсә алардан тора бит.

Салих МИҢНЕГӘРӘЕВ.

Минзәлә шәһәре.

Мәктәптә – яшь укытучылар!

Укытучы елында газета битләрендә мөгаллимнәргә кагылган бик күп язма, истәлекләр басылды. Ә минем сүзем быел гына югары уку йортын тәмамлап, курыкмыйча районның иң еракта урнашкан авыл мәктәбен сайлаган һәм сөенеп, чын күңелдән укучыларын яратып белем биреп йөрүче яшь мөгаллимнәр турында. Яшь булуларына карамастан, укучылар күңеленә генә түгел, ата-аналарныкына да юл таба алды алар.

Хөкүмәтебез 2010 ел Укытучылар елы дип игълан итеп, дөрес эшләде, чөнки укытучы ул – бик бөек кеше! Мәктәптә укыган елларымны гел сагынып искә алам. Моннан нәкъ 35 ел элек мин дә мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Беренче укытучым Мәрьям апа Кәлимуллина безне ягымлы, йомшак тавышы белән “Исәнмесез, укучылар” – дип дәшеп, тагын да үсендереп җибәрә иде. Гомерем буе укытучыларыма Луиза апа Сафина, Венера апа Фарукшина, Хөршидә апа Исламова, Фәимә апа Хуҗиналарга соклану, ярату, хөрмәт хисе белән яшәдем. Мин укыган Әлкәй мәктәбе укытучылары күңелдә иң гадел һәм саф күңелле, иң белемле булып уелып калган.

Бүген туган авылым мәктәбендә кече улым белем ала. Бик яратып йөри ул мәктәпкә. Шатлык өстенә куанып дигәндәй, быел мәктәбебезгә ике яшь укытучы да килде. Балалар аларны ихластан яратты, үз итте. Тарих фәненнән керүче Илдус Альберт улы Майлунов – (ТГГПУ тәмамлаган) үз фәнен тирән белүче. Ул дәресләрне төрле формаларда кызык итеп, бик күп өстәмә материаллар белән тулыландырып үткәрә. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә басым ясый, чөнки улым Раил миңа да өйдә тарихка кагылышлы кызыклы сорауларын яудырып кына тора.
Икенче яшь укытучыбыз – Гөлназ Илгиз кызы Хәйруллина. Йомшак тавышлы, мөлаем йөзендә һәрвакыт елмаю булган “англичанка”бызны да укучылар ихластан яратты. Үзе бии, гитарада уйнарга өйрәнә, бәйрәм кичәләрендә концертлар оештыра. Балалар аның дәресен көтеп ала. Шулхәтле талантлы кыз.
Бу яшь укучылар, балалар янында бала булып кала белә. Шулай булмаса, аларны балалар шулхәтле үз итә алмас иде.

Светлана ЗИННУРОВА.

Азнакай районы, Әлкәй авылы.

Үч итеп язмышка…

Кар көртләрен ерып, берәү бара.

Гашыйк булган, ахры, ак кышка.

“Авырлыкны барыбер җиңәм”, – диеп,

Үч итәме әллә язмышка?

Юкса сукмак та бар янәшәдә,

Тик, нигәдер, бара кар ерып.

Хәле беткәч, туктап, сулыш ала,

Тик сукмакка бакмый борылып.

Аклыкларга ул сусаган бугай,

Кар көртләрен ерып ул бара.

Әйтерсең лә эздән килгәннәргә

Киләчәккә ап-ак юл яра.

Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

Дөреслек бармы?

Байлар коттедж сала, ә ветераннарга фатир биреп бетерә алмыйлар. Югыйсә сугыш беткәнгә 65 ел! Бармак белән санарлык калды бит үзләре. Яу кырында мәңгелеккә әтиләре ятып калган балалар да 70кә җитте хәзер. Аларга да игътибар кирәктер. Хезмәт ветераннары да 5 меңгә дә тулмаган ала. Бала чактан эшләгән бит алар.

Өч авылга бер чулак абыебыз бар. Шуңа ничә ел элек кенә икенче группа инвалидлык бирделәр. Бу военкоматлар һәм авыл Советлары шулкадәр дә игътибарсыз булыр икән. Бер кулы гына булуга карамастан, гомер буе көтү көтте, каравыл торды.

Комсыз чиновникларны авызлыклап, алар байлыгыннан мохтаҗларга өлеш чыгарсаң икән ул!

Зыятдин ШӘВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе, Олы Елга авылы.

Комментарии