- 16.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №1 (12 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
(Юмористик хикәя)
Базар элек-электән чын тормышны дөрес чагылдыручы бердәнбер чыганак булган. Хәзер дә шулай. Ә теге радио-телевидение, газета, интернет ише чыганакларга килгәндә, дөреслек алардан чигенә, нишләптер, качып йөри. Гафу үтенәм, әйткәнем “Безнең гәҗит”кә кагылмый.
Соңгы вакытта үзем дә базар сукмагын ешрак таптый башладым. Чөнки тиз үзгәрүчән тормыш тибрәлешен сиземләп торасым килә. Хәзер инде керемле эшкә урнашу, ниндидер дәрәҗә алу, малаеңны армиядән йолып калу өчен кемгә күпме төртергә кирәклеген төгәл беләм. Беркөн әле теге чиновникның хатыны эшләмичә өйдә утырып, иреннән дә күбрәк финанс туплавы турында ишетеп кайттым. Мондый хәлләрне прокурор белми. Чөнки ул базарга чыкмый, бәрәңгене кибеттә чиратсыз һәм арзан бәягә сатып ала икән. Һәрхәлдә, базар уртасында шундый сүз йөри.
Базар ул Ерак Көнчыгышта кытайлылар җирле халык арасында кайчан күпчелекне тәшкил итәчәген, күпме елдан тайга урманнары киселеп бетәчәген, киләсе сайлаулардан соң Русия Президенты ролен кем башкарачагын да алдан белеп тора. Телеэкраннан гел бәхәсле темаларга тапшырулар алып баручы журналист Цванидзе боларның берсен дә белми. Чөнки базарга чыкмый, карабодай артыннан чиратта тормый.
Базар һәркем өчен ачык. Әнә теге йолкыш кыяфәтле малай актыгын күрәсезме? Бабасыннан калган иске гармунда яңа көй чыгарып:
Коррупцияле урманда
Үксеп елый яшь каен.
Ярлы, мескен, билен кыса
Байлар баеган саен, – дип, җырлап утыра. Җирдәге тәлинкәсенә нечкә күңелле карт-карчыклар соңгы тиенен, сумнарын салып китә. Кем өйрәткән диген үзен? Алай дисәң, яшь талантларны базар үзе тәрбияләп үстерә, шоу-бизнеска ышанмый. Монда йорт хуҗабикәләре, иҗат кешеләре, кесә караклары да тормыш тибрәлешен сиземләп йөри.
Минем хәләл җефетем Фәйрүзә дә базарда йөрергә ярата. Үзен күбрәк чүпрәк-чапрак, азык-төлек бәяләре кызыксындыра. Шулай да, беркөнне бик гаҗәпләндерде. Кайтып керүгә ишектән үк:
– Ишеттеңме, синең шефың Соломон Гольдинович кем белән чуала? – дип сорады.
– Соң, – мәйтәм, – тал-чыбыктай нечкә билле, озын аяклы сәркатибе Жанночканы чеметкәлидер инде.
Фәйрүзә җиңүче кыяфәте белән:
– Юк шул, мичкәдәй юан буфетчица Сәкинә белән чуала, карт төлке! – дип, миңа сынаулы караш ташлады. Чигенергә урын калмагач:
– Сөннәтле Соломон белән тәһарәтле Сәкинә кети-мети уйный дип, күк йөзе җиргә ишелеп төшмәс әле. Синең сүзләрне аның хатыны Сара ханым Марковна ишетсә, беләсеңме нәрсә буласын? – дип, авызын капладым.
Фәйрүзәм колагыма шыпырт кына: “Мин бит синең үзеңә әйттем, белгәнемне дус, таныш хатыннар арасында дәүләт сере кебек саклармын”, – дип, битемнән үбеп алды.
Кичә Фәйрүзәм базардан куанычлы хәбәр ишетеп кайтты. Соломон Гольдинович тиздән пенсиягә киткәч, аның урынына мине куячаклар икән. Шуңа күрә күңел күтәренкеле кичереп йөрибез әле. Үзем шул урынга менеп кунаклагач, Фәйрүзәм эшеннән китеп, фатирыбызда миннән дә күбрәк итеп финанс туплап утырачак. Ышанам: базар безне алдамас…
Котдус БАТЫРОВ.
Әлмәт шәһәре.
Комментарии