- 16.04.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №15 (17 апрель)
- Рубрика: Архив
Казан түрәләре шәһәрнең Дәрвишләр бистәсе аша шыпырт кына яңа юл салырга тели. Бистә читендә күп буш урыннар бар, юлны шул якта салсыннар, дип, бистә халкы юл төзүгә каршы чыга.
11нче апрель кичендә Дәрвишләр бистәсендәге 140нчы мәктәптә бистәдә яңа машина юлы салу темасына түрәләр белән халык арасында ике сәгатьтән артык барган очрашу үтте. Кызу бәхәсләр белән узган очрашуда йөздән артык кеше катнашты. Бистәдәгеләрнең күпчелеге бу очрашу турында белми дә калды.
Түрәләр җыелышка яхшылап әзерләнеп килгән булып чыкты. Шәһәрнең генераль планы проектлары слайд аша халыкка күрсәтелде. Дәрвишләр бистәсе уртасыннан узачак яңа машина юлы бистәдәге бөкеләрне юкка чыгарачак, бистәгә яңа сулыш бирәчәк, яңа балалар бакчалары төзергә мөмкинлек бирәчәк, диелде. Бу Дәрвишләр бистәсе генә түгел, Казан халкының мәнфәгатен дә кайгырту, дип җиткерелде.
ЯҢА ПЛАНДА ДӘРВИШЛӘР БИСТӘСЕ АША МАШИНА ЮЛЫ ТӨЗҮ КАРАЛГАН
Казанның шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсе хокукчысы Анастасия Латыйпова сүзләренчә, Казанның әле расланмаган генераль планы йортларны җимерүне, халыкның җирләрен тартып алуны күздә тотмый, ә территориянең дөрес итеп үсеш алуы өчен киләчәккә эшләрне планлый.
Әйтергә кирәк, Казанның 2007нче елгы генераль планы 2020нче елда гамәлдән чыга, шуңа күрә хәзер яңа генераль планны килештерү эшчәнлеге алып барыла. Шушы яңа генераль план нигезендә Дәрвишләр бистәсенең Главная һәм Липатов урамнары аша яңа машина юлы төзү карала.
Җыелышта түрәләр әлеге юлның бер юнәлешле генә булырга мөмкинлеген, ике юнәлешле була калса да, аның дүрт полосалы түгел, ә ике генә полосалы булачагын, нәтиҗәдә машиналарның күп йөрмәячәген әйтә башлагач, залда җыелганнар умарта күче кебек шаулый башлады.
Моңа кадәр тыныч кына утырган халык арасында, бистәнең тар урамнары аша магистраль төзү безгә нигә кирәк, юлны Дәрвишләр бистәсе читендә төзегез, бистәдәге тынычлыкны нигә юкка чыгарасыгыз килә, без каршы, дигән кычкырулар ишетелде.
ХАЛЫКТА СОРАУЛАР КҮП, ТҮРӘЛӘР ҖАВАПНЫ САНАП КЫНА БИРӘ
Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов, вазгыятьнең үзләре теләгән юнәлештән тайпыла башлавын аңлап булса кирәк, бистә аша юл төзү киләчәктә генә планлаштырыла, перспективада гына, төзелмәскә дә мөмкин, башта генераль план расланырга тиеш, проект шуңа карап кына әзерләнә, дип, халыкны тынычландырырга ашыкты.
Аның бу сүзләренә игътибар итмәгән халык ныграк шаулаша, берсен-берсе бүлеп, сораулар яудыра башлады.
Бистәдә яшәүче Алексей Сабухин: «Сез безгә шәһәр үсеше дип тәкрарлыйсыз, Дәрвишләр бистәсеннән болай да Себер тракты уза бит инде. Хәзер тагын бер магистраль төзергә телисезме. Нәрсә өчен? Бу яңа юлны Дәрвишләр бистәсен әйләнеп узып төзеп булмыймыни? Тагын күпме юл төзергә була Дәрвишләрдә? Сез безгә гетто оештырырга уйлыйсызмы әллә? Бу генераль план ни өчен Дәрвишләр аша узарга тиеш?» – дип, бер-бер артлы сораулар яудырды. Ләкин аның соравына җаваплар ишетелмәде.
«ТҮРӘЛӘР ХАЛЫК ИСЕМЕННӘН СӨЙЛИ, Ә ЮЛНЫ БЕЗДӘН КАЧЫП ТӨЗИ»
Бистәдә яшәүче Гөлназ Орлова түрәләргә эндәшеп, сез, күпме генә халык өчен эшлибез, дип әйтсәгез дә, бу юл төзелешенә халык каршы, дип белдерде. «Сез һәрвакыт эшләгән эшләребез шәһәр өчен, халык өчен, дисез. Һәрвакыт халык исеменнән сөйләргә яратасыз. Алайса генераль план турында, җирләрне үлчәгәннәрегез турында ни өчен халыкка хәбәр итмисез? Барысын да шыпырт кына эшлисез, бездән яшерәсез. Халык болар турында тегеннән-моннан ишетеп кенә белә. Сез бит безнең ирегебезне кысасыз. Халык Дәрвишләр бистәсе аша узачак юл төзелешенә каршы», – дип белдерде ул.
Аның бу сүзләренә теләктәшлек белдергән халык дәррәү кул чапты.
«ПАРКЛАР ЕЛЫННАН СОҢ, ХӘЗЕР ЮЛЛАР ЕЛЫМЫ ӘЛЛӘ?»
Фикерләрен әйтеп калырга ашыккан икенче бер ханым, узган ел Татарстанда парклар елы узуын, Дәрвишләр бистәсенең исә табигый парк булуын, ә түрәләрнең шушы паркны саклыйсы урында, аны җимерергә җыенуын җиткерде.
«Табигый парк булган Дәрвишләр бистәсен ни өчен юлга әйләндерергә телисез? Хәзер юллар елы түгелдер бит? Аннан соң кабат парклар елы булачакмы?» – дигән соравына Фәсхетдинов, без агачларны кисәргә җыенмыйбыз, дип җаваплады.
Исемен әйтергә теләмәгән бер ханым «Азатлык»ка, түрәләр агачларны кисмибез дип әйтсәләр дә, бу юл төзелеше өчен инде агачларның киселә башлавын, киселгән агачлар урынына яңаларының утыртылмавын, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгына бу хакта язганнан соң, ул урында картайган агачларның гына киселүе турында җавап алуын әйтте.
«ХАКИМИЯТ ДӘРВИШЛӘР БИСТӘСЕНДӘ ЯШӘҮЧЕЛӘРНЕ АЛДЫЙ»
Түрәләр генераль план темасына халык белән 13 тапкыр очрашуларын әйтсә дә, Гөлназ Орлова «Азатлык»ка бу очрашуларның халыктан кача-поса гына оештырылуын, халыктан мәгълүматны яшерүләрен һәм ачык очрашулар оештырдык, дип халыкны алдауларын әйтте.
«Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрне хакимият алдый. Хакимият халыкта социаль апатия китереп чыгарырга тели. Һәр кеше актив булсын иде. Һәр кеше бу вакыйганы дустына сөйләсен. Һәм шушылай җыелсын, үз фикерен әйтсен, имза җыйсын иде. Күп нәрсә эшләргә була. Битараф булмаска гына кирәк. Битараф булсак, безнең белән менә шушылай идарә итәчәкләр», – диде Орлова.
Җыелыш ахырында Казан түрәләре халыктан генераль планга карата тәкъдимнәр кертергә чакырды. Аларның бу сүзләренә җавап итеп, бистә халкы бары бер генә тәкъдим булуын – юл төзелешенә каршы булуларын җиткерде. Һәм моны тәкъдим буларак теркәүне сорады.
Җыелышта катнашкан ике як та, генераль планны проектлаучыларга бу тәкъдим җиткерелеп, алардан җавап алынганнан соң, кабат очрашырга килеште. Түрәләр бу юлы бистә халкына очрашу урыны һәм вакыты турында алдан һәм тиешле рәвештә хәбәр бирәчәкләрен ышандырды.
Исегезгә төшерәбез, Казанның генераль планы 2018нче елның яз һәм җәй айларында ачык җыелышларда тикшерелде. Проект бик зур бәхәсләр китереп чыгарды. Нәтиҗәдә, йортларны җимерү һәм урманны кисүне күздә тоткан проект кире кагылды.
Быел үзгәрешләр кертелгән генераль план исә Дәрвишләр бистәсе аша бер очы Гаврилов урамына, икенче очы Миннәхмәтовлар гаиләсенә караган «Абу Даби» коттедж бистәсенә тоташкан яңа машина юлы төзүне күздә тота.
Дәрвишләр бистәсе халкы бу планга каршы чыга. Үз каршылыкларын белдереп, алар бу атнада ике тапкыр җыелып фикер алышты инде һәм планга каршы петиция имзалады. Аңа өч мең кеше кул куйды.
Дәрвишләр бистәсендә яшәүче исемен әйтергә теләмәгән бер ханым «Азатлык»ка 20нче апрельдә язгы гомум җыештыру вакытында бу теманы тагын да күбрәк халыкка җиткерәчәкләрен әйтте.
Казанда Җәмигъ мәчете төзү өчен ярдәм фонды оештырылачак
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанда Җәмигъ мәчетен төзү өчен ярдәм фонды оештырачак. Фонд 25нче апрельдә «Русия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT» Халыкара икътисади саммиты вакытында тәкъдим ителергә мөмкин. Бу хакта, нәзарәтнең матбугат бүлегенә сылтама белән, «Татар-информ» хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Фондны оештыру эшләре бара, дип белдерелә.
«Фондта төзелеш өчен кирәкле булган матди чаралар тупланачак. Фондны тулыландыруда физик һәм юридик затлар катнаша алыр. Татарстан мөселман өммәтенең Җәмигъ мәчете төзелеше белән актив кызыксынуын һәм ярдәмгә әзер булын исәпкә алганда, ислам динен тотучылар бу изге эштә теләп катнашыр дип уйлыйбыз», – диелә хәбәрдә.
Казанда Җәмигъ мәчете төзеләчәге турында Татарстан җитәкчелеге былтыр игълан итте. Әмма ул бюджет акчасына төзелмәячәк, диде президент Рөстәм Миңнеханов. Ул финанслау чыганакларын билгеләргә кушты.
Апрель башында проектны гамәлгә ашыру белән «Пэйзакят» ширкәте һәм «ВАКФ КАЗАНЬ» фонды шөгыльләнәчәк, дип белдерелде. Татарстан президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар шурасы рәисе Камил Исхаков Казанда Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләләре инициатив төркеме җитәкчесе итеп билгеләнде.
Мәскәү 2018нче елда Татарстан керемнәренең 65 процентын алган
Федераль үзәк 2018нче елда Татарстаннан 430 млрд сум тирәсе алган. Бу – 2017нче елгыдан артыграк. Ул елда Мәскәүгә керемнәрнең 61 проценты җибәрелгән иде.
2018нче елда Татарстан федераль үзәккә керемнәрнең 65 процентын җибәргән. Бу хакта Дәүләт Шурасының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республика финанс министры урынбасары Марат Фәйзрахманов белдерде. 35 проценты гына Татарстан җирлегендә кала, диде ул. Бу нибары 235,3 млрд сум. Федераль үзәк Татарстаннан 430 млрд сум тирәсе алган.
Комитет башлыгы Леонид Якунин моңа борчылу белдерде. «Мондый нисбәт саклана. Бу инвестицияләргә киртә куя һәм Русия президенты фәрманнарын үтәүне авырайта», – ди ул.
Якунин фикеренчә, Татарстан тотрыклы үсештә булсын өчен, үзендә керемнәрнең 50 процентын калдырырга тиеш.
Федераль үзәктән исә республикага әллә ни зур акчалар килмәгән. Былтыр Русия бюджетыннан Татарстан 44 млрд сум алган. Бу Татарстан Мәскәүгә җибәргәнгә караганда, 10 тапкыр диярлек кимрәк.
2017нче елда республикада керемнәрнең 39 проценты калган иде.
Казан хакимияте Шиһабетдин Мәрҗани гаиләсе йортын сатуга куйган
Казан шәһәр башкарма комитеты Иске татар бистәсендә урнашкан Баһаветдинова (Мәрҗани)-Апанаева йортын сатуга куйган. Бу хакта «Коммерсантъ» хәбәр итә. Башкарма комитет карарында язылганча, бина дүрт өлешкә бүленеп сатыла. Беренче катта урнашкан 33 һәм 39,2 квадрат метр мәйданлы бүлмәләрнең башлангыч бәясе 348 мең һәм 414 мең сум тәшкил итә. Икенче каттагы 63 һәм 44,2 квадрат метрлы бүлмәләр 605 мең һәм 425 мең сумга сатуга куелган.
Сату көне 17нче майга билгеләнгән.
Әлеге ике катлы йорт 1873нче елда Шиһабетдин Мәрҗани хатыны кушуы буенча архитектор Петр Романов проекты нигезендә төзелгән. Хәзрәт вафатыннан соң, йорт аның кызы Бибиһава Апанаевага күчкән.
Тарихи бина мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертелгән.
2017нче елның апрелендә йортта янгын чыгып, аңа шактый гына зыян килгән иде.

Комментарии