Акча «өләшүче» автомат

Еш кына буйлап йөргәндә, тукталышларда урнаштырылган акча “өләшүче” автоматларны халык урап алганын күзәтергә туры килә. Араларында кем генә юк: бала җитәкләгән яшь парлар, егет-кызлар, абый-апалар, хәтта әби-бабайлар да шактый. Аларга карап, әллә инде бу автомат, чыннан да, капчык-капчык акча өләшә микән дип уйга каласың.

Бервакыт автобустан төшкәч, озак кына автомат колларын күзәтеп тордым. Автоматны тәмам “кочаклап” алган халыкны күзәтүе бер яктан кызык, көлкеле булса да, икенче яктан, аларны чын-чынлап жәлләү хисе туа… Олы яшьтәге уенчылар берни аңламаган, берни белмәгән кечкенә баланы хәтерләтә. Алар сабый кебек беркатлы, барына да (дөресрәге, автоматка) эчкерсез ышана. Кызганыч!

Каршыдагы бер абый менә инде бишенче тапкыр кесәсеннән бәхет китерергә тиешле акчасын ала. Аңа бар булган өметен баглап карый да “әйдә” дип, уенга керешә. Шулай итеп, чираттагы бәхетне – зур отышны абый тагын кулдан ычкындырды. Зарыгып, өметләнеп көткән отыш урынына автомат кабаттан “тек-тек-тек” дип чек бастыра…

Шактый озак кына күзәтсәм дә, кесәсе калынайган берәүне дә күрү насыйп булмады. Киресенчә, такырайган кесә белән уфтанып, кул селтәп китүчеләр генә иде монда.

Бераздан автомат тәмам ялгызы гына калды. Әллә инде кешеләрнең акчасы бетте, әллә уен тәме калмады, әллә акылларына килеп, өйләренә кайтып киттеләр…

Тик автоматның ялы озакка сузылмады! 1-2 метрлы чеклар белән урап алынган “акча машинасы” янына 65 яшьләрдәге ак чәчле бер апа килеп басты. “Аба-а-ау, әллә бу апа да акылдан язганмы? Әллә ул да уйнарга җыенамы?” – дип уйлап, бар игътибарымны аңа юнәлттем. Чыннан да, ул кесәсеннән беренче “бәхетен” алды. Тик автомат кына аңа “шиш” күрсәткәндәй, озын чек бастырды. Ә апаның исә әллә ни исе китмәде, кесәсеннән чираттагы акчасын алды. Һәм тагын шул ук хәл – “тек-тек-тек”… Апаның азартлы, шулхәтле беркатлы булуы мине таң калдырды. Нигәдер, аны бу ялгыш адымнан коткарасым, туктатасым килде. Акча “өләшүче” янына киттем…

Гомеремдә дә мондый уеннар уйнап караганым булмаганга, азартлы уенчы кыяфәтенә керү, ай-һай, авыр булды. Тамак та кырып карадым, эчтән үземне тынычландырырга да тырыштым – булмады. Ахыр чиктә үз-үзем булып калырга карар кылдым.

– Здравствуйте, – дим теге апага русча, калтыраган тавыш белән.

– Здравствуй, кызым. Играть чтоли? – дип, вата-җимерә русча җавап бирде апа.

икәнлеген белгәч, бөтенләй аптырап калдым. Нигәдер, кешесе мондый адымга бара алмый дип уйлый идем. Ялгышканмын. Акча – акча инде ул! Аңа рус кем дә, кем?! Бар да аның колы!

Күпме кеше шушы автомат тирәсендә бөтерелә. Миңа да кызык булды. Уйнап карыйсым, нигә бу автоматтан шулай аерыла алмауларын беләсем килә. Тик уенның тәртибен белмим.

– Бер дә кыен түгел ул. Хәзер өйрәтәм, – дип, апа миңа “оттырышлы отыш” серен ачты.

Тәвәккәлләп, кесәмдәге биш сум акчаны автоматка салдым. Байлык автоматы бик тәмләп кенә акчаны йоткач, миңа да “тек-тек” итеп, чек бастырып бирде. 1 метрдан артык бастырылган чекта “юләр син, юләр” дип язылган сыман тоелды миңа.

– Борчылма, бер булмаса, икенчесендә була ул. Сал тагын бер биш сум, – ди теге апа.

– Юк, монысы да бик җиткән. Уйнамыйм бүтән.

– Бигрәк куркак икәнсең. Бер дә өметне өзәргә ярамый. Отачагыңа ышанырга кирәк!

– Әти-әниемнең эшләп тапкан акчасын шушы җансыз, ялганчы автоматка ашатырга теләмим! Үз вакытында туктый белергә кирәк. Сезнең кебек автомат колы буласым килми минем, – дип читкә киттем.

Апаны ялгыш адымнан коткару бурычын, кызганыч, үти алмадым. Ул әле миннән соң да автоматны “ашата” калды. Күрәм, әйткән сүзләрем аңа барып җитмәгән…

Кулымдагы чекка тагын бер кат уфтанып карадым. Шулай инде, эт кыланганны бет тә кыланып карарга тиеш – 5 сумга 1 метрдан артык озынлыктагы чек алдым бит!

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА

Былтыр үлгән ябалак быел башын калкыткан

Район үзәгендә оештырылган бәйрәмнәрнең берсенә без дә җырларга бардык. Яңгыр ява башлагач, ышыграк урынга бастык. Сәхнәдә каушап калмыйк дип, җырларыбызны кабатларга булдык. Күрше өстәлдә утырган бер рус гаиләсе безгә кисәтү ясады: “Не пойте свои песни. Мешаете нам слушать музыку”, – диләр. Безнекеләр тынып калды. Шунда беребез: “Җырлыйбыз!” – диде. Җырладык. Карап-карап тордылар да дәшмәделәр.

Татар телен саклап калуда да үзебезгә батыр булырга, сүзебездә нык торырга кирәк. 1990 еллардагы уңышлардан болай да әкрен-әкрен колак кагарга мәҗбүр итәләр. “Чигенүнең дә чиге булырга тиеш”, – дип әйтүе белән мең кат хаклы. Югыйсә ярык тагарак янында калуыбыз бар.

Без, татар әти-әниләре, әби-бабайлары, балаларны, оныкларны руска әйләнсен дип үстердекме? Мондый сәясәт дәүләт дәрәҗәсендә яшерен генә алып барыла. Әнә күптән түгел генә татары, тарих фәннәре кандидаты Александр Овчинников Нурулла Гарифның 2007 елда басылып чыккан “Татар халкының азатлык өчен көрәше” дигән китабы өстеннән Мәскәүгә шикаять язган. Инде 2010 ел бит. Былтыр үлгән ябалак быел башын ник калкыта? Кемнәр тегермәненә су коя икән татарыбыз иптәш Овчинников?

Наил Алан язганча, Овчинников Русиядә бер генә – русияле формалашырга тиеш дип фикерли. Мин хәзерге составындагы җирендә туып-үскән һәм яшәүче татармын. Татар булып тудым, татар булып үстем.

Овчинников үзе татар булса да, татар милләтен бетермәкче. Ә менә мәктәпкә дин укытуны кертүгә, галим буларак ләм-мим. Өч төрле укыту программасы бар дип алдыйлар. Өч булгач, теләсә нишлә дигән сүз. Гомумән, дин тарихын өйрәнсәләр дә, иң күбе православиегә бирелә. Ә , будда, иудаизмга аз гына вакыт кала.

Мирсәй Әмирнең балачагы турында язылган бер әсәре хәтергә төшә. Яңа гына Октябрь революциясе булган, мәктәптән әле дин куылмаган. Рус һәм татар балалары (ятимнәр) шул дәрестә бергә укый. Нишләп татар баласын “Закон божия” дәресеннән чыгарып җибәрмәгәннәрдер? Дөрес, татар балалары тыңлап кына утыра икән. Беркөнне дәрестән чыккач, дусты әйтә икән:

– Мирсәмер, рус малайлары чукынганда, минем дә чукынасы килә, – дип.

Күптән түгел укып утырдым. Динне укыту өчен, атнага бер генә сәгать җитми, ике сәгать кирәк булачак икән. Дин дәресләре 5-6 сыйныфтан башлана. 11-12 яшьлек бала сайлап алуның ни икәнен аңлый аламы? Әти-әнисе юнәлешне дөрес сайлармы? Аннары кайбер ата-ана бала тәрбияләүгә бик аз вакытын гына бирә. Бездә ата-аналар мәктәпкә, укытучыга ышанырга күнеккән. Сүз тыңламаган баласын “укытучыңа әйтәм”, дип куркыта әле ул.

Балалар, мескеннәр, балалык рәхәтен татымый, олы тормышка күчеп, иркенлек тойгач, ялгыш юлга кереп китә. Аларга ныклы дөньяви белем, югары әхлаклы тәрбия бирү, мәктәпне тәмамлап, ата-ана яныннан киткәч, үз-үзеңне карау, мөстәкыйль яшәү серләренә мәктәп төшендерергә тиеш.

43 ел балаларга һәм әдәбияты укыттым. Туган телне башлангыч сыйныфта гына бирү үз-үзен акламый. Анда телнең башлангычы гына бирелә. Өлкән сыйныфларда гына тел фән буларак өйрәнелә. Ә әдәбиятка килсәк, бала меңьеллык тарихлы әдәбият үрнәкләре белән таныша алмый. Балада туган телен, туган җирен ярату, горурлану һәм башка хисләр формалашмый.

Дәүләт – үз урынында, дин үз урынында булырга тиеш. Реформаторлар халыкны азрак тынычлыкта калдырсын иде.

Мин атеист түгел. Ислам – динем, татар теле – туган телем. Әмма мәктәпкә дин укытуны кертүгә каршы. Чөнки православие диненә өндәү анда йөз процент булачак.

Рәшидә ГАЛӘВИ.

районы, Күн авылы.

Хаксызлык

Авылыбызда туып үскән, бүген инде мәрхүм Рәхимә апа бер күрешкәндә үз тормышын сөйләде.

– 41нче елның 22 июнендә сугыш башлануын хәбәр иттеләр. Кайбер ирләргә ике сәгать эчендә җыенып чыгып китәргә әмер бирелде. Алар арасында минем ирем дә бар, – дип башлап киткән иде ул сүзен. – Балалар белән тезелешеп озатып калдык үзен. Шунда ирем: “Ни булса да балаларны ташлама. Көн итәргә авыр икән, өч бала белән кияүгә алучы булса, тот та бар. Исән кайтсам да ачуланмам”, – диде.

Тора-бара авылда Габдулла исемле бер егет кенә калды. Аны колхозда бригадир итеп куйдылар. Ә ирләрнең үлгән хәбәре килә тора. Әле бер хатын ала, әле икенчесе. Араларында кайберләре: “Үлгәнче сөеклемне көтәм”, – диючеләр дә бар. Миннән дә бу хакта Хәнифә күршем сорап куйды.

– Өч балам белән алучы булса барам, – дим, күземне дә йоммыйча. – Әмма ирләр юк бит, бар да сугышка китеп бетте.

– Габдулла алса, барасыңмы соң? – ди бу көлеп кенә.

– Барам, өч баламны да сыендырса, – дим һаман саен.

Безнең сөйләшкәнне Габдулла ишеткән икән. Эшкә әйтергә дип, өйгә үк керә башлады. Балаларны да тәмле теле белән үзенә каратты. Алары әтиләре төсле аның керүен көтә башлады. Беркөнне 5 кг он алып килгән, бер олау утын кайтарып ташлады. Мин ул чакта колхоз булыша, дип уйладым. Беркөнне бу балалардан: “Сезгә әти булыйммы?” – дип сорап куймасынмы! Алар исә “әти” дип дәшә башлады. Иремнең саубуллашканда әйткән сүзләрен күңелемдә тагын бер кат яңартып, мин дә Габдуллага тормыш иптәше булырга ризалаштым. Бергә торып киттек. Халык гаҗәпләнде бу хәлгә. Егет кеше була торып, өч балалы хатынга өйләнсен әле! Бергә матур гына гомер итеп, 3 малай 2 кызыбыз туды. Әмма күңел әрнегәне шул булды: 9 Май бәйрәме җиткәч, солдат хатыннарын бүләкләгәндә, икенче иргә чыкканлыктан, мине төшереп калдыра иделәр…

Бу вакыйганы искә төшергәч, хөкүмәтебез шул кечкенә генә бүләктән калдырып, дөрес эшләмәгән, дип уйлап куям. Беренчедән, алар әтиләре сугыш кырында ятып калган балаларны ятим итмичә, тулы гаиләдә тәрбияләгән. Бер ярдәм дә булмаган югыйсә. Аннан алар бергә булып, дәүләткә тагын ничә ул, кыз бүләк иткән.

Халидә ХӘКИМОВА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Татар китабы җир астында

Студент елларында һәм хәзер дә Казанга килгәч, Бауман урамындагы Татарстан китап нәшриятының китап кибетенә керергә тырыша идем. Республикабызда нәшер ителүче күп кенә китаплар белән анда танышырга була иде. Бу зур колонналы биек бина үзәк урамның гына түгел, татар мохитенең дә йөзек кашы булгандыр. Баскычыннан менгәндә, һәркем күңелендә якты фикерләр, шатлыклы уйлар, ашкынулы хисләр барлыкка килгәндер.

Әмма, ни өчендер, китап кибетен әлеге урыныннан почмактагы ниндидер бинаның подвалына күчерделәр. Үзе тар гына. Татар китаплары өчен бу бик аз урын дип саныйм.

Ә каршысында ук зур бинада “Дом книги” кибете бар. Биредә бөтенләй башка дөнья. Ул күләме, бизәлеше, китаплар күплеге белән аерылып тора. Ә шунда ник бер татарча китап булсын! Бу хәл бер гаҗәпләндерсә, дәүләтебезнең китап кибетен элеккеге урынында саклап калырга мөмкинлеге булмавы, ниндидер эшмәкәрнең шундый зур кибет ачуы тагын аптырашта калдырды.

Тапкан язар сүз, дияр, бәлки, кайберәүләр. Ләкин һәр кечкенә мәсьәлә дә вакыт үтү белән зурга әйләнә. Минемчә, хөрмәтле язучыларыбызның китаплары җир астында ятарга тиеш түгел.

Рәзинә СӘМИГУЛЛИНА.

Саба районы, Олы Арташ авылы.

Комментарии