Яңа көймәләр бар, әмма алар Иделдәге туристлар өчен түгел

Яңа көймәләр бар, әмма алар Иделдәге туристлар өчен түгел

Олигархларның яхталарына охшаган, заманча, имин көймәгә Идел буйлап сәяхәт итүче туристлар да утырып йөрергә теләр иде. Әмма аларга 40-50 еллык иске кораблар гына тәкъдим ителә. Бу яңа корабның хуҗасы әлегә сер итеп саклана. Ул хөкүмәт банкы заказы белән эшләнгән. «А-145» корабы 150 юлчыга каралган, сәгатенә70 кмтирәсе тизлек белән йөри ала.

«Булгария» батканнан соң, матбугатта «Русиядә соңгы 20 елда яңа кораблар төзелмәгән, Иделдә яңа көймәләр юк», – дип әйтелде. Баксаң, көймәләр, аз булса да, чыгарыла икән.

«Без соңгы 15 елда Русиядә елга транспорты өчен нәрсә дә булса төзегән бердәнбер корылыш булып торабыз», – ди Яшел Үзән кораб төзү ширкәте оештыру бүлеге башлыгы Рәфис Фатыйхов.

Аның сүзләренчә, 2007 елдан алып «Лена елга пароходчылыгы» заказы белән 50-150 кешелек, заманча, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килә торган «А-45» көймәсе төзелгән. Барлыгы шундый 5 көймә чыккан. Алар Лена һәм Енисей елгаларында юлчыларны ташый.

Рәфис Фатыйхов сүзләренчә, шундый заманча юлчы көймәне төзү якынча 200 миллион сумга төшә. Яңа «А-145» корабы да 8 миллион доллар тора. Бу эш «Ак Барс» банкның «Икътисади финанс төркеме» акчасына алып барыла.

Корылыш вәкиле әйткәнчә, беренчесен суга чыгарып җибәргәннән соң, Яшел Үзән төзүчеләре тагын бер көймәгә тотынмакчы. Бу корылышның юлчы транспорт өчен көймәләр чыгарырга бөтен мөмкинлекләре бар. Әлеге тарихи кораб төзү ширкәте заманында һәр ай саен бер «Метеор» җитештерә торган булган һәм бөтен Советлар Берлеге ихтыяҗларын канәгатьләндереп торган.

Советлар Берлеге таркалганнан соң, заказлар кимегән, корылыш бик авыр хәлдә калган. Ул елларда кораб төзүчеләрне хәрби заказлар яшәтте.

Бикә ТИМЕРОВА

Хәрби мәктәпнең ябылуы «хәрби сер»

Казанның үзәгендә урнашкан хәрби артиллерия мәктәбе ябыла. Анда эшләүче хәрби булмаган хезмәткәрләр бу турыда ачыктан-ачык сөйләсә дә, хәрбиләр сер саклый. Хәзер анда бары тик 4 һәм 5 курс студентлары гына укый, түбәнрәк курсларда укучылар бөтенләй юк.

60 елдан артык Русиягә артиллерия белгечләре әзерләп чыгарган шушы мәктәпнең бүгенге хәле белән танышу максатыннан әлеге уку йортына юл тоттым.

Хәрби шәһәрчеккә тоткарлыксыз гына эчкә узгач, игътибарны үтеп-китеп йөрүче хәрбиләрнең погоннарында да артиллерия түгел, ә танк хәрбиләренең билгеләре булуы җәлеп итте. Димәк, анда эшләүче хәрби булмаучылар: «Артиллерия мәктәбе ябыла, аның идарәсе әлегә танк хәрбиләре кулына күчә», – дигән сүзләргә нигез бар.

1нче контроль үткәрү ишегендә (КПП) үзен шәһәрчекнең коменданты, дип таныштырган майор Александр Расхончиков, җитәкчелекнең рөхсәте булмый торып, уку йорты турында бернинди мәгълүмат та бирә алмавын әйтте. Җитәкчеләре генерал-майор Валерий Мирончик белән күрешергә киңәш итте. Әмма аның хәзерге вакытта Казанның танк мәктәбендә икәнен һәм вакытының тыгыз булачагын да искәртте.

Шулай итеп, хәрбиләрдән рәсми мәгълүмат алуның бүгенгә мөмкин булмаячагын аңлап, балалар тавышы ишетелгән бакча яныннан үтәргә булдым. Бакча ягына барганда, хәрби булмаучылардан мәктәп язмышы хакында сораштыргач, алар да хәрбиләрнең берни әйтмәүләрен, әмма мәктәпнең быелдан калмыйча ябылачагы турында ишетүләрен белдерде. Күбесенең эш урыннарын югалту борчуы йөзләренә чыккан иде.

Хәрби шәһәрчектәге балалар бакчасы тәрбиячесе Мәдинә Сафина, радиодан икәнемне әйткәч, әңгәмәгә бик теләп ризалашты. Мәктәп урнашкан җир инде сатылган, шуңа күрә, бу уку йортын да таркаталар, эш ягын ничек хәл итәсе булыр дип, борчылуын яшермәде ул. «Безгә төгәл генә берни дә әйтмиләр. 1 октябрьгә кадәр эшләргә, диделәр, алга таба ни булыр инде?» – ди балалар бакчасы тәрбиячесе Мәдинә Сафина.

Гомере буе артиллерия мәктәбендә эшләгән Хәдичә Камалова исә, уку йортының ябылуын аның рәтле җитәкчесе булмавына бәйләп аңлата. «Училищены ябарга күптән җыеналар иде инде. Чөнки артиллеристлар белән танкистлар арасында гомер буена көндәшлек булды. Безнең юньле артиллерист хуҗабыз юк, безнең белән танкистлар җитәкчелек итә»,– диде ул.

«Уку йортын ни өчен ябулары турында беркем берни әйтми. Имеш, тупчыларның хәзер кирәге калмаган. 4-5 курстагы курсантларны Петербургка укырга күчерәләр. Инде берничә ел рәттән яңа курсантлар алынмый. Хәрби булмаган хезмәткәрләрне кыскарталар. Элек 600 кеше эшли иде. Хәзер күпме калгандыр. Кыскартуга эләгүчеләр хезмәт биржасына барып теркәлә», – ди Камалова.

Хәдичә Камалова сүзләренчә, биналарның кайберләрен җимергәннәр дә инде. Алга таба монда күңел ачу үзәге була икән, бу урыннан юл үтәчәк, дип тә сөйлиләр, ди ул.

Шулай итеп, Казан хәрби артиллерия мәктәбенең язмышы турында хәрбиләр сер сакларга тырышса да, инде 3 ел буена монда беренче курсларга шәкертләр кабул ителми, хәрби булмаган хезмәткәрләр кыскартыла.

Райнур ШАКИР

Омскилылар теләмәгән завод Алабугада төзелергә мөмкин

Кешеләр сәламәтлеге өчен үтә куркыныч поликристалл кремний җитештерү заводын «Алабуга» махсус икътисад бүлгесендә төзергә җыеналар. Башта моны Омскида эшләргә теләделәр, әмма анда халык әлеге ширкәтне төзүгә каршы чыкты.

«Алабуга» махсус икътисад бүлгесе җитәкчелеге (алга таба – «Алабуга») Омскида халыкның поликристалл кремний (алга таба – чакма) заводын төзүгә каршы чыгуы турында хәбәрдар. Әмма шулай булуга карамастан, бүлгенең матбугат хезмәте башлыгы Диләрә Миңнебаева сүзләренчә, эшләр әлеге заводны төзи башлауга таба бара.

Бу заводны «Алабуга»да Омскиның Миңнебаева әйткән «Мостовик» дип аталган фәнни җитештерү берләшмәсе төзергә тиеш. Берләшмәнең матбугат хезмәте башлыгы Ирина Богир, «Алабуга»да заводны төзү әлегә тәгаенләнмәгән. Бу көннәрдә проектны әзерләп бетерү эшләре баруын һәм аны якларга җыенулары турында хәбәр итә.

Ә инде үзләрендә – Омскида төзүдән нигә баш тартуларына килгәндә, И.Богир, ул да проект кына иде, анда төзү турында сүз дә булмады, ди. «Тикшереп тормыйча, завод төзелешен куерттылар», –дип мәгълүмат чараларын шелтәли ул. И.Богир шулай да Омск өчен махсус проект ясалганын да кире какмады.

Июнь аенда үтә чиста чакма җитештерү технологиясен әзерләүче «Гиредмет» ачык акционерлык җәмгыяте белгечләре проектның, төзелеш сызымнарының беренче өлешен тапшыру өчен, Омскида завод корыласы урынга да барган. Кирәкле җиһазлар исемлеге, эшне оештыру мәсьәләләре дә килешенгән булган.

Әмма июльдә «Мостовик» башлыгы Олег Шишов тиз генә карарларын үзгәртеп, заводны «Алабуга»да төзергә ниятләгән. И.Богир: «Үзегез беләсез, ул – махсус икътисад бүлеге бит», – диде.

«Мостовик»ның үз планын үзгәртүгә тагын икенче бер сәбәп бар. Әлеге завод төзелеше турында сүз чыккач, экологлар, шәһәр халкы, иҗтимагый оешмалар һәм сәяси фиркаләр сәламәтлек өчен үтә куркыныч матдәләр кулланачак заводны төзүгә каршы күтәрелгән.

«Безгә бик күп кешеләр һәм иҗтимагый оешмалар мөрәҗәгать иткәнгә, Омскида 30 июль көнне беренче митинг үткәрдек. Анда ЛДПР әгъзалары гына түгел, ә Омскида яшәүче гади халык та чыгыш ясады. Шәһәрдә төрле җирләрдә иҗтимагый оешмалар да берничә тапкыр үз митингларын үткәрде. Чакма заводын төзүгә каршы кискен фикерләр белән әлеге темага социаль челтәрләрдә әле дә фикер алышалар.

Җитештерүдә нәрсә кулланылганын һәм аннан соң нинди матдәләрнең ыргытылганын аңлаган кешеләр моның коточкыч әйбер булуын белә. Бүген Европада чакма җитештерә торган бер генә завод та юк. Алар кешеләрнең гомер озынлыгы кимүне, яман шеш авырулары артачагын яхшы белә. Бу завод белән бергә онкология хастаханәләре дә төзергә туры киләчәк. Гарип балалар туачак», – ди Омскидагы ЛДПР бүлеге координаторы Ян Зеленский. Аның сүзләренчә, алар чакма заводы төзүгә каршы имзалар җыйган һәм аны Русия Президенты Дмитрий Медведевка җибәрергә җыена. Чакма проблемасы oмскиларның көн кадагыннан әле дә төшмәгән. Чөнки әлегә «Титан» ширкәте үз планыннан баш тартмаган. Шуңа күрә, омскилылар 30нчы августта тагын пикетка чыгачак.

Казандагы «Руда булмаган казылма байлыкларны фәнни-тикшеренү геология институты үзәге» мөдире урынбасары, профессор Талия Лыгина чакманың бүген күп акчалар китерүче, замана технологияләрендә кулланылучы бик кыйммәтле матдә икәнен әйтә. «Ул электрон сәнәгатькә, кояш батарейларына һәм башкаларга чимал булып тора», – ди ул. Әмма икенче яктан, аның сүзләренчә, анда завод төзелә калганда, экологияне саклау таләпләре үтәлергә тиеш. Т.Лыгина, чакма җитештерү үтә катлаулы, химик эшкәртүләргә нигезләнә һәм хлорлы, фторлы матдәләр кулланыла ди.

Урам чараларына чыгучылар чакма җитештергәндә күпләп юк итү коралы ясаганда тотылган трихлорсилан кулланылуын, мондый матдәләр белән эш итүчеләрнең гомерләре 10-15 елга кыскара, дип тә кисәтә. Дөньяның бер генә илендә дә кеше яшәгән урыннарга якын җирдә чакма ясый торган заводлар төзелми. Бик еракка алып китеп салалар. Ул-бу хәл була калса дип, иминлек чараларын алдан ук күрәләр.

Химик кораллар белгече, галим Вил Мирзаянов: «Трихлорсилан химик кораллар җитештерелгәндә кулланылмый, ул кремнеорганик полимерлар ясаганда башлангыч чимал булып тора. Химик кораллар җитештерү өчен исә пентахлорфосфор (бишхлорлы фосфор) кулланыла», – ди.

«Алабуга» икътисад бүлгесендә барлыгы 16 ширкәткә урын каралган. Бары тик 5 ширкәт кенә бүгенге көндә анда товар җитештерә. Татарстан җитәкчелеге күбрәк төрле ширкәтләр җәлеп итеп, республика икътисадын тагын да куәтлерәк күрергә тели. Бу ашкынуда экология, халык сәламәтлеге мәсьәләсе икенчерәк планга кала. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чакма заводы төзелә калганда, 770 кеше эшле булачак һәм ел саен казнага 800 миллион сум салым кереп барачак.

Татарстанның бу төбәге болай да кешеләр сәламәтлеге өчен зыянлы нефть-химиясе ширкәтләренә бай.

Бер омскилылар гына түгел, ә Русиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр дә мондый завод төзелешенә каршы чыккан иде инде. Ленинград өлкәсендә һәм Абакан шәһәрендә яшәүчеләр дә протест чаралары белән чакма заводлары төзелешенә киртә куйды. Хәзер менә бу зыянлы кәсеп Татарстанда калкып чыга ала.

Наил АЛАН

Компьютер баланың милләтен аермый

Быелның 1 мартыннан башлап гамәлгә кергән бала бакчасына юллама алуның электрон чират системасы кыенлыклар китереп чыгара. Электрон системада бакчаны милли үзенчәлегенә карап сайлау мөмкинлеге каралмаган.

Татарстанда «Бәләкәч» программасы кысасында быел 25 балалар бакчасы ачылачак. Бүгенге көндә Казанда балалар бакчасына юллама алыр өчен, 25770 бала чиратта тора. Аларның яртысын яшь ярымлык сабыйлар тәшкил итә.

Республикада бакчаларга балалар кабул итүне электрон чиратка салсалар да, бу кайбер уңайлыклар белән бергә, милли проблема да тудыра. Чөнки заманча технология балаларның милләтен аерып тормый, чираты җиткән баланы теләсә кайсы балалар бакчасына беркетеп куя.

Нәтиҗәдә, татар балалар бакчасына урыс балалары эләгә, яисә, киресенчә, үз сабыен татар балалар бакчасына бирергә теләгән ата-ана урыс балалар бакчасына бирергә мәҗбүр кала.

«Электрон чират белән кемнең ничәнче урында чиратта торуын күреп булса да, чит милләт вәкиленең баласы татар бакчасына килеп эләккәч, бу хәл, анда йөрүче балаларның үзара рус телендә аралаша башлавын китереп чыгара. Әле менә күптән түгел генә Казан Шурасы вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән өч татар балалар бакчасын барып карадык. Әйтик, шуларның берсендә әле яңа гына чираты җиткән кешеләргә урын биргәннәр. 50 урынның 25енә башка милләт вәкилләре балалары туры килгән. «Без әлеге буталчыклык татар балалар бакчалары, дигән статусны юкка чыгарыр дип борчылабыз», – ди Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Фәрит Мифтахов.

Аның сүзләренчә, балалар бакчаларына интернеттан чиратка язылганда, бу бакчада татар телендә тәрбия биреләчәк, дигән графаның өстәлүе кирәк. Ата-ана үз баласын чиратка бастырганда, шул графага игътибар итеп, бакчага теркәтә ала, ди ул.

Бүгенге көндә Казанда татар балалар бакчалары саны – 69, дип белдерә депутат. Әлеге бакчаларның милли йөзен саклап калу өчен, барлык тиешле чараларның да күреләчәгенә ышандыра ул.

Райнур ШАКИР

Русия чит ил һөнәр осталарына «Green Card» әзерли

Русия үзенең миграция сәясәтенә үзгәрешләр кертергә җыена. Әлеге вакытта әзерләнеп яткан программа тормышка ашса, чит илләрдән килгән эшчеләр илдә даими яшәү хокукына ия булачак. Ләкин демографик мәсьәләләрне тикшергән кайбер белгечләр фикеренчә, Көнбатыш илләрендә уңышлы гына эшләп килгән андый программа Русиядә көтелгән нәтиҗәләр бирмәскә дә мөмкин.

Федераль миграция хезмәтенең сайтында әлеге вакытта чит ил ватандашлары өчен 900гә якын вакансия күрсәтелгән. Алар арасында ара-тирә химик-технолог, инженер, программист кебек квалификацияле һөнәрләр күренеп китә. Күп очракта исә исемлектә төяүчеләр, сакчылар, пешекчеләр, арматурчыларны очратасың – бүгенге Русия шул һөнәр ияләренә мохтаҗ.

Нәкъ менә шушы хәлне истә тотып, Миграция хезмәте шундый нәтиҗә ясады: чит илләрдән килгән кешеләрне квоталап эшкә алу системы Русиядә үзен аклый алмаган. Дәүләт квалификацияле һөнәр ияләренә ел саен күбрәк кытлык кичерә икән. Ләкин алар урынына, илгә белемнәре әллә ни булмаган гастарбайтерлар ташкыны агыла. Хөкүмәткә исә алар белән идарә итү бик авыр.

Шулай итеп, белгечләр миграция сәясәтенең өр-яңа концепциясен әзерләргә кереште. Әлеге кагыйдәләр киләсе елдан гамәлгә ашарга мөмкин. Алар элекке квоталап эшкә алу ысулын юкка чыгарып, аның урынына, баллар системын кертеп җибәрмәкче. Әгәр мигрант сынау нәтиҗәсендә югары балл ала алса, аңа Русиядә калу мөмкинлеге тудырылачак. «Әлеге кагыйдә инде күптән Канада, Австралия, Яңа Зеландия, Бөекбритания кебек илләрдә уңышлы гына эшләп килә», – ди Югары икътисад мәктәбенең Демография институты мөдир урынбасары Михаил Денисенко.

Аның сүзләренә караганда, Русиядә эшкә урнашырга теләгән кеше «мигрант тесты» үтәргә тиеш булачак. Аның ярдәмендә белем дәрәҗәсе, һөнәр, эш стажы, тел белү-белмәү тикшереләчәк. Эш сорап язылган гаризаларның санына карап, әлеге тестны үтү балы билгеләнәчәк. «Югары нәтиҗә ала алган кешегә Русиядә дәвамлы яшәү хокукы биреләчәк – АКШта Green Сard бирелгән кебек. Тестны уңышлы гына узган мигрант шулай ук Русиягә үзе белән гаиләсен дә алып килә алачак. Ләкин, мәсәлән, югары белеме булмаган, рус телен начар белгән кеше инде Русиягә туганнарын китерү хокукыннан мәхрүм булачак», – ди M.Денисенко.

Шуның белән бергә, яңа программа авторлары белдерүенчә, алар Русиядә мигрантларның санын чикләүне дә онытмаган. Кайбер алга киткән илләрдә, мәсәлән, ул сан 1% тан да артык түгел. Русиядә ничек булыр – әлегә билгесез.

Озакламый гамәлгә керәчәк системаның шул ук вакытта бәхәсле урыннары да аз түгел, ди экспертлар. Түрәләр алдында, беренче чиратта, мигрант тестта биргән җавапларның дөреслеген тикшерү мәсьәләсе торачак. Әйтик, чит ил кешесе үз ватанында хөкем ителмәгәнме, аның сәламәтлеге ничек, тестта күрсәтелгән уку йортының дипломы аңарда бармы? Бу һәм башка сорауларга җавап алу өчен, Русия чит илләрнең тиешле хезмәтләре белән тыгыз һәм оператив бәйләнештә торырга мәҗбүр булачак.

Хәер, алга киткән илләрдән аермалы буларак, Русиядә бу система, гомумән, эшләмәскә дә мөмкин, ди Миграция тикшеренүләр Үзәге мөдире Елена Туруканова. «Әгәр дә квалификациясе түбән булган мигрантлар Русияне басып алуын дәвам итсә, ул очракта әлеге балл системасы ничек эшләячәк? Кемгә өстенлек биреләчәк – йөк ташучыгамы әллә себерүчегәме? Русиядә иң беренче итеп мигрантларны сайлап алу критерийларын булдырырга кирәк», – ди Туруканова.

Федераль миграция хезмәтендә яңа программаның нечкәлекләрен әлегә киң җәмәгатьчелеккә белдерергә ашыкмыйлар. Шулай да, яңа миграция сәясәтенең кайбер матдәләре хөкүмәт тарафыннан әледән әле канун рәвешендә чыгарыла. Әйтик, бу көннәрдә генә Русия премьер-министры Владимир Путин югары квалификацияле мигрантларның тормышын җиңеләйтә торган карар кабул итте. Русиягә 90 көннән дә кимрәк мөддәткә эшкә килгән һөнәр иясе илдә теркәү узу мәшәкатьләреннән тулысынча азат ителә.

Тимур УРАЗБАХТИН.

Комментарии