- 16.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №41 (17 октябрь)
- Рубрика: Архив
14 октябрьдә Татарстан парламентындагы ике урынга узган сайлауда «Бердәм Русия» кандидатлары җиңде: Апаста – КФУ ректоры Илшат Гафуров (84,58%), Кукмарада – Балтач районы башлыгы Марат Зарипов (73,43%). Сайлауда халыкның 68%ы катнашкан.
КПРФ кандидатлары Илгизәр Вәлиев (Апас сайлау бүлеге) һәм Гүзәлия Волкова (Кукмара) 5,91% һәм 13,16% тавыш җыйган.
«Русия патриотлары» партиясе кандидаты Наил Гыймадиевка (Кукмара) сайлаучыларның 6,07 %ы тавыш биргән.
«Яблоко» кандидатлары Руслан Зиннәтулин (Апас) һәм Илья Новиков (Кукмара) 1,44% һәм 5,31% тавыш җыйган.
Бәйсез кандидат Раушан Вәлиуллинны (Апас) тавыш бирүчеләрнең 6,53%ы сайлаган.x
Вәлиуллин өчен сайлаулар тән җәрәхәтләре белән тәмамланды
Вәлиуллин «Азатлык»ка сайлау алдыннан ук агитация вакытында да канун бозу очраклары турында сөйләгән иде. Оппозиция вәкиле белдергәнчә, Апас районы идарәсе бинасында аңа Ленар Мифтахов исемле кеше һөҗүм оештырган. Мифтахов исә, «Вәлиуллин миңа үзе беренче һөҗүм итте», – дип белдерде.
Вәлиуллин сүзләренчә, сайлау көнендә бик күп җирдә канун бозу очраклары теркәлгән. Иң еш күзәтелгәне – тартмага ялган имза куелган сайлау бюллетене ату, ди ул. Тәртип бозуларны теркәргә теләүче активистларга төрле киртәләр тудырылган, сайлау җиреннән куып чыгару очраклары булган. Боларның барысы буенча полиция, тикшерү комитеты һәм башка тиешле органнарга мөрәҗәгатьләр юлланган.
Сайлаулар барышы, аерым алганда, андагы канун бозу очраклары Татарстан матбугатында киң яктыртылмады. Шуңа да карамастан бу мәгълүматны Мәскәүдән, башка шәһәрләрдән килүче блогерлар һәм җирле интернетчылар «Твиттер» аша фаш итеп барды. #Апастово хэштегы микроблоглар арасында алдынгы урынга чыкты.
«Ялган бюллетень салу очрагы теркәлде. Дистәләгән полиция хезмәткәре килде. Канунны саклау урынына мине чыгарырга тырышырлар, мөгаен», – дип яза «Твиттер»да Вәлиуллин.
«Сайлауларда Вәлиуллин төркемендә катнашкан бик күп кеше Татарстанның черек чынбарлыгын эчтән күрде», – дип яза «Твиттер»кулланучысы Ринат Нурисламов.
«Татарстан халкына чираттагы тапкыр сарык көтүе икәнен аңлаттылар. Ләкин усал һәм актив кешеләр саны арта», – дип яза Игорь Катыков.
«Бу кадәр административ ресурс һәм җирле бандитларны җәлеп иткәннән соң сайлауларның нәтиҗәләрен фаразларга була иде инде», – ди «Твиттер»чыТим Тимуршин.
«Халык куркытылган, чөнки 90нчы елларны әле дә хәтерли. Монда һаман да 90нчы ел, үтерүләр генә юк. Шуңа күрә халык сүз әйтергә курка», – ди «Твиттер»чы Артем Айвазов.
Вәлиуллин төп максатына – Татарстан парламентына үтүгә ирешмәсә дә, аның сүзләренчә, бу сайлауларда җәмгыять өчен бик файдалы эш эшләнде: халык чираттагы тапкыр сайлауларның күпләгән тәртип бозу очраклары белән үтүен, дорфа рәвештә канунның бозылуына инанды.
Илдар ГАБИДУЛЛИН.
Башкортлар президентларын судка биргән
11 октябрьдә Башкортстан суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 22 ел тулды. +Республика мөстәкыйльлеге көне уңаеннан узган урам җыенында ике йөзгә якын кеше катнашты. Чара республика һөнәр берлекләре утырган бина каршындагы мәйданда узды. Кулларда: «Башкортстан Русия эчендәге дәүләт!», «Милли телләрне бетерүгә юл куймаячакбыз!», «Субъектларны зурайту реформасы милли республикалар исәбенә булырга тиеш түгел!», «Мәктәпләрне ябу – милләттән көлү», «Башкорт телен мәҗбүри укытуны бетерүгә юл куймаячакбыз!» кебек шигарьләрне күрергә була иде.
Чарадагы чыгышлар да шул хакта булды.
Шушы чарадан соң бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге республика президенты Рөстәм Хәмитовны судка бирде. Алар аның башкорт телен мәҗбүри укытуны туктатуга каршы ясалган чыгышы белән риза түгел.
REGNUM мәгълүмат агентлыгында 12 сентябрьдә дөнья күргән «Башкорт теленең республика мәктәпләрендә мәҗбүри укытылмавы ихтимал: Татарстан реакциясе» исемле мәкаләдә президент Рөстәм Хәмитов журналистлар йортында җирле матбугатка: «Башкорт теле республика мәктәпләрендә мәҗбүри укытылмаячак, аны теләүчеләр генә укыячак», – дигән булган.
Башкорт аксакаллары аның бу сүзләре ике дәүләт теле булу турында әйтелгән республика Конституциясенә каршы килә дип тапкан. Алар шулай ук моны президентның антын бозуы дип бәяләгән. Башкорт милли хәрәкәте вәкиле Рәмилә Сәетова Уфаның Киров районы судына гына ышанмаулары, бу эшне Русия Югары судына җибәрергә тырышулары турында әйтте.
Мөнир ВАФИН.
Диния нәзарәте диктатлы булмасын
10нчы октябрьдә Казанның Әл-Ихлас мәчете вәкилләре, мәчет тирәсендәге вәзгыятьне аңлату максатыннан, матбугат очрашуы уздырды.+
Хәзерге вакытта мәчеткә җылылык бирелмәгән, электр өзелгән. Аллаһ йорты электрны генератор белән тәэмин итә. Монда килүчеләр, салкын булганга, өс киемнәрен салмады.
Мәчет вәкилләре сүзләренчә, Әл-Ихластагы проблемалар, 19 июль вакыйгаларыннан соң, мәчет вәкилләре мөселманнарны яклап пикет-митинглар оештыра башлагач барлыкка килгән. Узган ел җылылык, электр белән өзеклек булмаган.
Үзен мәчетнең имам-хатыйбы дип таныштырган Әхмәт Әхмәтов сүзләренчә, аларны башта прокуратура тикшерә башлаган, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре килеп мәхәллә халкының исемлеген сораган, аннан соң янгын сүндерүчеләр дә бәйләнгән. Мәчеткә йөрүчеләр мәхкәмәләргә дә еш чакырылган. «Хәтта хәрби комиссариаттан килеп мәчеткә йөрүче яшьләрне сораштырдылар», – дип белдерде ул.
Мәчеткә җылылык бирелмәүнең сәбәбе – тиешле оешмалар белән мәчет арасында килешү булмауда. Ә килешүне төзү өчен Диния нәзарәтеннән белешмә таләп итәләр икән. Диния нәзарәте исә 5 октябрьдә булган җыелышта бу мәчетнең мөфтият уставын танымавы турында белдергән иде.
Мәчетнең яклаучысы Тәүфик Василов сүзләренчә, мәчет үз уставын кабул итеп, Татарстан Диния нәзарәтенә раслау өчен җибәргән булган. Әмма бүгенгә кадәр мөфтияттән җавап килмәгән. «Безнең теләк мөфтияттән аерылу түгел, без алар белән бергә эшләргә телибез. Әмма Диния нәзарәтенең уставы кабул ителгәндә безнең мәхәлләдән чакырылучы булмады. Шулай да, безнең устав расланса, без кулга-кул тотынышып эшлибез, расланмый икән – безнең аерым яшәргә дә хокукыбыз бар. Чөнки мөфтият ул – бөтен мәхәлләләрдән бергә оештырылган бер төркем. Ул мәхәлләләргә диктат ясый алмый», – дип белдерде.
Ягъни Татарстан мөфтияте Әл-Ихлас мәчетенең нәзарәт уставын кабул итмәвен әйтсә, Әл-Ихлас ул устав кабул ителгәндә, аларны чакырмауларын белдерә. Әмма ике як та булган мәсьәләне утырып чишәргә бик атлыгып тормый.
Матбугат очрашуы баштан ук сорауларга җавап бирү формасында барды. Мәчет вәкилләреннән республикадагы актуаль мәсьәләләргә дә җаваплар ишетергә мөмкин булды.
Әхмәт Әхмәтов Исламны соңгы көннәрдә еш телгә алына башлаган «традицион» һәм «традицион булмаган» Исламга аерып карауның дөрес булмавын әйтте.
«Безнең өчен Ислам бер генә. Аны төрле төркемнәргә бүлеп күрсәтәләр. Мөселманнарга бүленергә кирәкми. Моның артында ниндидер көчләр тора. Бу көчләр дингә кагылмасын иде. Дин бит дәүләттән аерылган», – дип тәмамлады ул сүзен.
Әл-Ихлас мәчете вәкилләре төп мәсьәлә – мәчеткә җылылык бирелмәү проблемасына кире әйләнеп кайтып, башкаланың җылылык бирү оешмалары белән килешү төзи алмаган очракта, проблеманы электр җылыткычлары белән хәл итәчәкләрен әйтте.
Матбугат очрашуына республикадагы күп кенә матбугат чаралары чакырылган булса да, килүче булмады.
Райнур ШАКИР.
Корбан чалуны тыймакчылар
-+Мөселман дөньясы, шул исәптән Мәскәүдә яшәүче мөселманнар Корбан бәйрәменә әзерләнгәндә, Мәскәүне яклау җәмәгать коалициясе дип аталган бер төркем Корбан чалуларны тыю тәкъдиме белән чыкты. Алар моны, мөселманнарны мыскыллаучы дип танылып, күп тапкыр тәнкыйтьләнгән, «Мөселманнарның сафлыгы» киносын тыюга җавап дип атый.
«Челтәрдә цензура, «YouTube»ның һәм башка сәхифәләрнең ябылу мөмкинлеге турында» дип аталган дискуссиягә йомгак ясап, Мәскәүне яклау җәмәгать коалициясе шул рәвешле мөселманнардан үч алырга булган.
Бу төркем хәзер «Хайваннарны йола белән үтерүләрне тыю турында» исемле канун өлгесе әзерләргә һәм аны төрле дәрәҗәдәге канун чыгару шураларына, парламентларга тапшырырга җыена. Алар бу канун өлгесен «хайваннарны ритуал белән үтерү вәхшиләр йоласы, ул Русиядәге бик күп халыкның хисләрен мыскыллый һәм XXI гасыр дәүләтендә мондый нәрсә була алмый», дип нигезли.
Балалар алдында корбан чалу аларда рәхимсезлек тәрбияли, «гомуми әхлак һәм гуманитар кыйммәтләренә» каршы килә, диелә алар мөрәҗәгатендә.
Белдерүдә мөселман йолалары аерым атап әйтелмәсә дә, Корбан бәйрәменә ике атна вакыт калып барганда бу тәкъдимнең нәкъ менә мөселманнарга каршы юнәлтелгән булуы ачык күренә.
«Русиядә мөселман 38 халык үз җирләрендә яши. Мөселманнар хайваннар үстереп үзләренчә чала. Илдә барлыгы 20 миллион мөселман дип әйтәләр. Без 25 миллион дип исәплибез. Алар каршы дип без үзебезчә яшәмәскә тиеш түгел. Дәүләт андый нәрсәгә юл куймас», – дип белдерде Русия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Гыйззәтуллин.
Мәскәү Җәмигъ мәчете янына башка еллардагы Корбан бәйрәменә җыелучылар саны йөз меңгә якынлаша иде. Быел да халык саны күп булыр һәм мөселманнар мәчет җирләренә генә сыешмыйча күрше биналар яннарына да җыелыр дип көтелә.
Русия Мөфтиләр шурасы Мәскәүдәге дүрт мәчет янында күпме кеше җыелачагы турында шәһәр хакимиятен инде кисәтеп куйган. Мәчет карамагындагы җирләрдән читтә мөселманнар җыелган урыннарда тәртип саклау өчен полиция хезмәткәрләре җаваплы булса, Дамир хәзрәт әйтүенчә, Мөфтиләр шурасы мәчет җирләрендә тәртип саклауны үз өстенә алырга теләк белдергән.
Мәскәү хакимияте гает намазына тагын берничә урын вәгъдә иткән, әмма аларның кайда булачагы әлегә хәл ителмәгән.
Наиф АКМАЛ.
Көндәшләр кансызлыгымы?
2003 елда Башкортстан президентына намзәт булган, ул чактагы хакимияткә оппозициядә торучы билгеле фермер Хәсән Идиятуллинның ат сарае янган. Андагы 15 нәсел үгезе һәм 13 инглиз токымыннан булган атлар барысы да янып беткән. Болар хакында Хәсән Идиятуллин болай диде:
Хәсән Идиятуллин полиция хезмәткәре белән
– 14нче октябрь иртәнге алтынчы яртыларда ат сарае януын хәбәр иттеләр. Сарай бер урыннан гына яна башламаган, ә барлык дүрт почмагыннан кабынган. Бу атларны коткарып булмасын өчен ут төрткәннәр дигән шик уята. Чөнки мин Иглин район шурасына депутатлыкка сайланмакчы идем. Нәкъ шул сайлау булган көнне ут төрттеләр дә.
Мин моны көндәшләрем эше дип исәплим. Авылдагы халык арасында дошманнарым юк. Аларның күпмесе эшсез калды. Утырып елаган кешеләр булды. Сайлаулардагы көндәшем Уфа кешесе иде. Аның файдасына 509 бюллетень салганнар. Ә бит аны районда белүче дә юк. Сайлауларда минем кызым да катнашкан иде. Айгөл ун яшеннән ат чабышларында катнаша. Халык аны бик хөрмәт итә. Аны сайлаган участокта барлыгы 172 кеше тавыш биргән, ә көндәше файдасына меңнән артык бюллетень төшерелгән.
Ул атлар арасында бик кыйммәтлеләре бар иде. Атларның берсе дүрт тапкыр Русия рекорды куйды, ул, ким дигәндә, өч миллион сум тора иде. Атлар да, үгезләр дә, ат сарае да страховкаланмаган иде. Шулай булгач, миңа ниндидер ярдәмгә өмет итү дә шикле. Шулай да 15 октябрь республика президенты Рөстәм Хәмитов килеп китте һәм ярдәм итәргә ышандырды. Бу Русиядә шундый затлы токымлы атларның беренче тапкыр шулай күпләп яндырылуы».
Атлар тәненең 65 проценты янган булу сәбәпле, аларны тану мөмкин булмаган. Алар селекция белән чыгарылган чабыш атлары. Барлыгы 300 квадрат метр мәйдан көлгә әйләнгән. Күрелгән зыян 40 миллион сум чамасы тәшкил итә. 15 октябрьдә атларның калдыкларын җирләү чарасы үткәрелде.
Мөнир ВАФИН.

Комментарии