«Татарстандагы һәр мәктәпнең язмышы аерым каралырга тиеш»

«Татарстандагы һәр мәктәпнең язмышы аерым каралырга тиеш»

«Татарстанда укучылар саны 80нән ким булган урта мәктәпләр калмаска тиеш», – дип белдерде Татарстан вице-премьеры, фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов республиканың Иминлек шурасы утырышында. Президент Рөстәм Миңнеханов та министрның бу тәкъдимен хуплады.

Фәттахов сүзләренчә, балалар саны аз булган мәктәпләргә яшь белгечләрне чакырып эшләтеп булмый, укучылар арасында да көндәшлек юк, һөнәри белем бирү дә каралмаган. Әлеге утырышта БДИ тапшырганда балалар саны аз булган мәктәпләрнең югары күрсәткечкә ирешә алмавы да әйтелде. Татарстандагы 1403 мәктәпнең 244е тулы булмаган мәктәп дип белдерелә.

Бу җыелышта катнашкан Татарстан Дәүләт Шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җыелыштан соң «Азатлык» сорауларына җавап бирде.

– Разил әфәнде, Энгель Фәттаховның сүзләрен ничек кабул иттегез?

– Бу әлегә карар түгел, ул хакта сүз генә булды. Карар кабул итү өчен бер ай вакыт бирелде. Президент: «12-13 бала укый торган урта мәктәп булырга тиеш түгел, ә башлангыч мәктәп һәрбер авылда булырга тиеш», – диде.

Гомер-гомергә татар авылы мәдрәсәле, мәчетле булган. Авылда сыер, сарык, ат абзары гына түгел, һичшиксез, мәктәп, клуб яисә мәдәният йорты булырга тиеш.

Авылда кеше юк икән, ничек анда мәгариф һәм мәдәният учакларын булдырасың? Бу мәсьәлә, билгеле, катлаулырак. Президентның күптәнге күрсәтмәсе буенча, авылда ике-өч бала гына булса да, анда башлангыч мәктәп булырга тиеш. Бу күрсәтмә бүгенгә кадәр үтәлеп килә, билгеле, кайбер урыннарда башлангыч мәктәпләр ябылгандыр.

Урта мәктәпкә килгәндә, 11 укучылы мәктәпләр дә бар. 11 сыйныф икән, бу бер сыйныфта бер бала дигән сүз. Бер сыйныфта бер бала укый торган урта мәктәп була аламы икән? Бу, беренчедән, искиткеч кыйммәткә төшә, әмма мәсьәлә акчада гына түгел, ә укытуның сыйфатына да кагыла. 12 бала өчен генә укыту процессын оештыру бик тә авыр һәм катлаулы мәсьәлә. Ә башлангычтан соң балаларны башка мәктәпләргә йөртү өчен иң элек шартлар тудырырга кирәк.

Милли мәктәпләр – бик четерекле мәсьәлә. Бер районда бер татар авылы уртада утыра икән, аның тирәсендә рус йә чуаш авыллары бар икән, татар авылындагы мәктәпне бетереп, башка милләт яши торган авылдагы мәктәпкә йөртү – безнең милли мәгарифнең тез астына суга дигән сүз. Аның миллилеге калмый, чөнки милли мәгарифтә милли мохит төп шартларның берсе булырга тиеш.

Мәгарифне үстерү, алга җибәрү турында сүз алып барганда һәр халыкның, һәр милләтнең үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен истә тоту кирәк. Милли мәгарифсез милли республика дип аталуыбыздан әллә ни мәгънә булмас.

– Мәктәпләрне ябу-япмауга килгәндә, ата-аналар үз сүзләрен әйтә алачакмы?

– Татарстаның һәм Русиянең «Мәгариф турында»гы кануннарында авыл җирендәге мәктәпләрне үзгәртеп кору, ябу һәм ачу мәсьәләсе хәл ителгәндә авыл җирендәге халыкның фикере искә алынырга тиеш дигән юллар бар. Тик халык үзенең хокукларын белми, кануннар белән яхшы таныш түгел. Ул үзенең кануни хокукларын белеп, япмыйбыз дигән таләпне куйса, бу мәсьәләләр яхшырак хәл ителер иде.

– Мәктәпләрне киметү Русиядәге икътисади кризис нәтиҗәсендә килеп туган хәл түгелме?

– Аның да күпмедер тәэсире булгандыр, әмма беренче чиратта ул булмаска тиеш. Бүген иң төп мәсьәлә – мәгарифнең, белем бирүнең сыйфат дәрәҗәсе.

Наил АЛАН.

ТАТАРСТАН – ИРЕКНЕ КЫСУЧЫЛАР АРАСЫНДА

Freedom House тикшерүләренә караганда, дөньяда интернет иреклеге инде дүрт ел рәттән кими бара. Иң нык чигенүчеләр арасында Русия дә бар. Баксаң, моңа Татарстан да өлеш кертә икән. Русия төбәкләре арасында ул (Мәскәү һәм Петербург белән бергә) чикләүчеләр исемлегендә беренче бишлеккә кергән. Бу хакта, Интернет кулланучылар берләшмәсе хисабына таянып, Казандагы хокук яклау үзәге хәбәр итте. 2014нче елда чикләүләр саны ун тапкыр артып, 143кә җиткән. Моның зур өлеше аракы сату сәхифәләрен тыю икән.

Шул ук вакытта прокуратура блогерларга да басымын арттырган. Мисал өчен, Алексей Навальныйның «Бердәм Русия – караклар партиясе» дигән видеосын күчереп бастырган өчен генә Татарстанда кимендә җиде активист административ җаваплылыкка тартылган. Хәзер бу эшләр нигезендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаятьләр әзерләнә.

Узган ел интернетта иреклекне чикләүнең тагын бер тискәре күренеше Украинадагы хәлләр белән бәйле. Моннан бигрәк тә татар активистлары зыян күрде (Кашапов эше, Бәйрәмова эше).

Хокук яклаучылар әйтүенчә, алар Русиядә сайтларны томалау белән бәйле бер генә мәхкәмә эшен дә җиңә алмаган. Бу мәсьәләдә хакимият каты тора.

Али ГЫЙЛЬМИ.

Тагын бер хәрби үлеме

Приморье өлкәсенең Сергеевка касабасында Башкортстаннан хезмәт үтүче Темәс авылы егете Азамат Йылкыбаев һәлак булган. Ел башындагы бу хәл турында әле генә билгеле булды.

5нче гыйнварда Азамат әнисенә шалтырата. Ә иртәгесен иртәнге сигездә әнисенә шалтыратып улының үлеме турында хәбәр итәләр.

Азамат гаиләдәге өч кыз арасында бердән-бер малай. Атасы икенче төркем инвалид. Шуңа да печән әзерләү, мал карау, йорттагы ир-ат эшен ул башкара. Үзенә киләчәктә кирәкле һөнәрне дә үзләштерә. Армиядән кайткач Магнитогорскига җизнәсе янына эшкә барырга да җыена.

Азаматның үз-үзенә кул салуын аның үлем алдыннан калдырган хаты белән аңлаталар. Тик ата-ана хатның улларының кулы белән язылуына ышанмый.

Азамат армия хезмәтенә үз теләге белән китә. Иң авыр тәүге айларны да зарланмый үткәрә. Инде кайтырына дүрт ай гына калганда шундый адымга баруына Азаматның туганнары гына түгел, аны белгән күршеләре дә ышанмый.

Егетнең гәүдәсен тик унике көн үткәч кенә Башкортстанга алып киләләр. Озатучы офицерлар аны белмәүләрен, тик бурыч үтәүләрен генә әйтә. Туганнары мәетнең муенында бер нинди эз булмавын, башының җилкә өлешендә күгәргән шеш, тәнендә яра булуына аптырыйлар.

Азамат белән бергә хезмәт иткән егет тә телефонны алмый. Дөреслекне белә алмый аптыранган ата-ана әле булса өзгәләнеп яши. Шул сәбәптәндер инде бу көннәрдә Азаматның хәрби хезмәттә һәлак булуы турындагы хәбәр киң җәмәгатьчелеккә билгеле булды.

* * * *

Әле күптән түгел генә Башкортстаннан хәрби хезмәткә алынган ике егет – Илья Кудрявцев һәм Айдар Дәүләтбәковның асылынып үлүләре турында хәбәр ителгән иде. Аларның да әти-әниләре моңа ышанмый.

Рәмзит АБУЛЯЕВ.

Кризиста ялган дарулар һәм бәяләр арта

Бүген кризиска сылтап бөтен әйбергә бәя арткан вакытта дару базары да читтә калмый. Кайбер даруларның бәясе берничә тапкырга арткан.

Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсен күзәтүче федераль хезмәт башлыгы урынбасары Любовь Шәйхетдинова әйтүенчә, бәя артуга өлешчә кризис сәбәпче. Чөнки дарулар 90% чит ил компонентларыннан эшләнә. Әмма дару базарындагы киеренкелек дистә ел элек бу тармакта шартларны җиңеләйтүче канун кертү белән башланган. «Элек ике даруханә арасында 500 метрдан да ким ара булмаска тиеш дигән канун бар иде. Хәзер бу тармак бизнес кулына тапшырылды. Әйтик, Татарстанда 20 мең төр дару әйләнештә йөри. Без шуларның кеше гомере өчен мөһим саналган 600енең генә бәясен тикшерергә хаклы. Калганына даруханә хуҗасы нинди бәя тели, шундыйны билгели», – ди Любовь Шәйхетдинова.

Көндәшчелек булган җирдә, билгеле, бәя зур роль уйный. Шуңа да табыш ягын гына кайгыртучы эшкуарлар арзанлыктан сыйфатсыз дарулар белән мавыга. Нәтиҗәдә гади кеше зыян күрә. Альбина ханым үзен шундый эшкуарларның корбаны дип саный. «Өй янына да якын, бәясе дә арзанрак дип шәхси даруханәдән «Амоксилав» дигән дару алып кергән идек. Балага бер-ике көн эчерттек, файдасы булмады. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Алар безгә даруларны шәхси түгел, ә дәүләт даруханәләреннән алырга киңәш итте, гәрчә анда бәя кыйммәтрәк булса да. Дөрестән дә, анда алган дару булышты. Соңыннан ике даруханәдә алган даруларны чагыштырып карадык, алар тышкы кыяфәтләре белән аерылмый иде», – ди Альбина ханым.

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев агымдагы елда дару бәяләренең 20%ка артуын фаразлый. Даруханә янында сораштырган казанлылар исә дару бәяләренең инде нык артуын әйтә. Өстәвенә даруларның кайсы чын, кайсы ялган икәнен дә белеп булмый, ди алар.

Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсен күзәтүче федераль хезмәт башлыгы урынбасары Любовь Шәйхетдинова әйтүенчә, республикада ялган дарулар сату юк дәрәҗәсендә. Әмма сыйфатсыз, куллану вакыты чыккан дару сату очраклары шактый икән. «Безнең хезмәт тикшерүе нәтиҗәсендә 2014 елда Татарстанда 16267 кап дару юк ителгән. Сыйфатсыз даруны юкка чыгаруны сатучы үзе башкарырга тиеш», – ди Любовь Шәйхетдинова.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы тикшерүләренә караганда, ялган дару җитештерү һәм сату буенча Русия белән Кытай, Һиндстан, Бразилия, Төркияне артта калдырып беренче урынга чыккан. Бүген Русия дару базарының 12% ялган дарудан тора икән. Белгечләр, кризис сәбәпле бу сан артырга мөмкин, ди. Шуңа да тикшерүчеләр халыкка дару алганда аның тышкы кыяфәтенә, эчендә куллану инструкциясе булуына, тышлыгында хатасыз язылышына игътибар итәргә киңәш итә.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН.

Русиялеләр хөкүмәттән канәгать түгел, әмма аны үзгәртүгә каршы

Фикер белешү Русиядә бик күпләрнең хөкүмәттән канәгать булмаса да, аны алыштырырга теләмәвен күрсәтә. Көнбатыштан ерагаю, мөселманнарга якынаю тарафдарлары арта.

Русия халкының яртысы илдә киеренкелек артуны сизә. Левада фикер белешү үзәге үткәргән яңа бер тикшеренүгә караганда, киеренкелек артуны сизүчеләрнең 74 проценты, аны беренче чиратта икътисади проблемалар һәм 42 проценты халыкара вазгыятьнең кискенләшүе, 19 проценты милли проблемалар белән бәйли.

Русиялеләр илгә янаган иң зур куркынычлар арасында бәяләр артуны (54 процент) һәм икътисади кризисны (49 процент) атый.

Шул ук вакытта Леваданың башка бер тикшеренүе Русия халкының 46 проценты хөкүмәт ил алдында торган проблемаларны хәл итә алмый, 57 проценты хөкүмәт ил халкы алдындагы социаль йөкләмәләрен үти алмый дип исәпләсә дә, хөкүмәтне алыштырырга теләүчеләрнең кимүен күрсәтә. 2013 елның апрелендә уздырылган шундый тикшеренүдә катнашканнарның 39 проценты хөкүмәтне алыштырырга теләгән булса, узган айда андый караш белдерүчеләр 28 процентка калган.

Русиялеләрнең 81 проценты Кушма Штатларга тискәре карашта. Былтыр андый фикердәгеләр 44 процент булган. Европа Берлегенә тискәре караштагылар да былтыргы 34 проценттан ике мәртәбә артып 71 процентка җиткән. Бер ел элек, әле ул чактагы президент Виктор Янукович качып китәргә өлгермәгән гыйнвар аенда Украинага русиялеләрнең 26 проценты тискәре караган булса, хәзер тискәре караштагылар 64 процентка җиткән. Ә Украина-Русия мөнәсәбәтләрен «дошманнарча» дип бәяләүчеләр бер ел эчендә 2 проценттан 48 процентка кадәр арткан (24 мәртәбә).

Левада Русиянең Көнбатыш һәм ислам дөньясы белән нинди мөнәсәбәтләр корырга тиешлеге турында да сорау биргән. Бу сорауларга җавап бирүчеләрнең 40 проценты (былтыр 61 процент) Көнбатыш белән якынаерга, 36 проценты (былтыр 24 процент) читләшергә чакыра. Ә менә мөселман дөньясы белән якынаю тарафдарлары бераз арткан. 2013 елның маенда 52 процент якынаю яклы булса, хәзер алар 56 процентка җиткән.

«Русия аякка баса» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килсә дә, Левада тикшеренүе Русиянең тәэсирле илләр белән бер дәрәҗәгә күтәрелүенә ышанучыларның кимүен күрсәтә. 2011 елда андый дәрәҗәгә күтәрелүгә ышанучылар саны 33 процент булса, хәзер 27 процентка калган.

Сәясәт белгече Дмитрий Орлов русиялеләрнең фикере шулай үзгәрүне Украинадагы хәлләр, АКШ һәм Европа Берлегенең аларга тәэсире, сугыш өчен Көнбатышны гаепләүче информацион кампания белән бәйләп аңлата.

Наиф АКМАЛ.

Комментарии