Казан башкортлары берләшә

Казан башкортлары берләшә

13 апрельдә Казанда башкорт сөйләме, башкорт җырлары яңгыраган кызыклы чаралар узды. Халыклар дуслыгы йортында Казан башкортлары корылтае оештырган «Түгәрәк өстәл» сөйләшүендә Башкортстанның абруйлы вәкилчелеге, Чаллы, Түбән Кама, Самара башкорт оешмалары җитәкчеләре катнашты, төштән соң Уфадан килгән мәртәбәле кунаклар Татарстан халык рәссамы Абрек Абзгильдинның Казан Кирмәнендә ачылган күргәзмәсендә һәм башка мәдәни үзәкләрдә булды. Кичен Актерлар йортында Казан башкортлары корылтаеның тәкъдим итү кичәсе үтте.

Татарстан башкортларының республика оешмасы 10 элек булдырылган иде. Чаллыда, Түбән Камада һәм Зәйдә, Саба районында башкорт җәмгыятьләре эшләп килә. Узган ел ахырында бер төркем Казан башкортлары да үз оешмасын Юстиция министрлыгында теркәп, эшкә кереште. Халыклар дуслыгы йортында ачылган түгәрәк өстәл артында сөйләшүне Казан башкортлары корылтае рәисе Рәиф Тукташев ачып җибәрде. Ул Казанда 1989 елда атаклы рәссам Рәшит Имашев җитәкчелегендә оешкан «Башкорт йорты» оешмасын искә алды.

«Без хәзер шул эшне яңадан торгызабыз, – диде Рәиф Тукташев. – Рәшит Имашев кебек абруйлы, талантлы, югары мәдәниятле һәм милләтпәрвәршәхеснең эшен дәвам иттерәчәкбез». Бу эшкә алынган инициатив төркемгә Самарадан Казанга күчеп килгән Сания Ногманова да кушылган, ул заманында «Ыргыз» башкорт журналын оештырып, аның баш мөхәррире булган. Хәзер ул «Центр Стройиндустрии» фирмасын җитәкли, Халыклар йорты оештырган чараларда катнаша. Җырчы, композитор, педагог Фәнилә Хәбирова башкорт якшәмбе мәктәбендә эшли. Бу төркемгә керүчеләр арасында фольклор ансамблендә җырлаучы Әлфия Гыйльфанова да бар. Агымдагы эшләрдә Башкортстанның Учалы районында туып-үскән Тимур Алибаев җитди ярдәм күрсәтә. Тимур әфәнде элегрәк Татарстан Президенты аппаратында эшләде, соңгы елларда ул Казан шәһәренең Яңа Савин районын җитәкли.

Казан башкортлары башлангычын Башкортстанның рәсми һәм җәмәгать оешмалары күтәреп алган. «Түгәрәк өстәл»дә дәүләт чиновниклары катнашты. Башкортстан галимнәре, җәмәгать оешмалары Казан башкортлары тормышына зур игътибар бирә.

Бу сөйләшүдә Татарстан белән Башкортстан, татар һәм башкорт хезмәттәшлеге турында ассызыклап әйтелде. Ике республика президентлары (халыкта аларны «ике Рөстәм» дип йөртәләр) имзалаган килешү яңа мөмкинлекләр ача. Милли эшләрдә халыкның активлыгы, иҗтимагый энергия бигрәк тә мөһим.

Казан белән танышу, Татарстан халык рәссамы Абрек Абзгильдин белән очрашудан соң яңа оешманың иҗат җимешләрен һәм мөмкинлеләрен күрсәтү бигрәк тә кызык булды. Рәиф Тукташев кичәгә үзенең авылдашы, башкорт әдәбиятының классигы, дәүләт эшлеклесе Даут Юлтыйның кызы, атаклы балет остасы Нинель Юлтыеваны да чакырган. Узган елда 85 яшьлек юбилеен үткәргән Нинель ханым – сәнгать аксакалы, милләт һәм иҗат эшләрендә терәк булырлык.Рәссам Абрек Абзгильдин, галим Фуат Ганиев, Роберт Миңнуллин кебек шәхесләр дә якташлары белән очрашты.

Римзил ВӘЛИ.

Дөньяны су басты?

Кинәт кенә җылытып җибәрү һәм яңгырлар ява башлау сәбәпле, Татарстанда кайбер авылларны су басты. Бу мәсьәләне карау максатыннан Татарстан хөкүмәте җыелышы узды. Республиканың гидрометеорология һәм тирә-якны күзәтү идарәсе дә уңай хәбәрләр белән шатландырмый. Көннәр җылынуы дәвам итәчәк, су ташуы да туктамас кебек.

11 авылда хәлләр мөшкел булды, ашыгыч рәвештә 120 кеше коткарылды, елгаларда боз китү сәбәпле, газ торбаларына да зыян килү очраклары теркәлде. Тукай белән Яңа Чишмә районнарында 2,3 мең кеше тәүлек дәвамында газсыз утырды. Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Рафис Хәбибуллин вәзгыять тотрыксыз дип бәяләде. Лениногорск, Әлки, Минзәлә, Түбән Кама, Алабуга районнарында да хәлләр шәптән түгел.

Лениногорск районының берничә авылын су баскан. Кәркәле, Иске Писмән, Сугышлы авылларында 21 йорт су эчендә калган, 16 кеше эвакуацияләнгән.

Сугышлы авылы Шушма елгасы буенда урнашкан.

– Елга ярында 90 йорт утыра. Шактыена зыян килде. Узган атнада сишәмбе көнне урамга чыгарлык түгел иде. Быел кар аз, ләкин җир туң, сеңдерә алмый. Таулар арасында утыргач, авылга шуннан да су агып төште. Өстәвенә бертуктаусыз яңгыр яуды. Ишелгән коймалар шактый, кайберләрен су алып китте. Авылда зур ташу 1979 елда булган, шулай ук 1984 елны да куркыныч иде дип искә алалар, ул вакытта, елга күрше Юлтимер авылындагы әбинең йортын юып алып киткән, – дип сөйләде Сугышлы авылының башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәйсә Сәетова.

Әгерҗе районының Иж-Буби авылында да бар хезмәт аякка бастырылган. Елга ярларыннан чыккан, урамда көймәләргә утырып йөриләр. Хәлләр бик үк яхшыдан булмаса да, кешеләр йортын ташлап китүдән баш тарта. Авыл башлыгын урында тоту авыр, «сөйләшергә вакыт юк, дөньяны су басты», диләр.

Елга ташыр дип уйламадык та. Безнең инеш кечкенә, аны тавыклар да җәяүләп узарлык иде. Кинәт җылытты бит. Көне-төне яңгыр явып, харап булдык. 4 метрлы үлчәү куйган идек, аны инде су каплап йотты. Сишәмбе иртән бар җир дә коры иде, төштән соң ике сәгать эчендә су 11 сантиметрга күтәрелде, шуңардан соң кимеми, арта гына… 3 урам тулысынча суда утыра. Халык абзардагы малларын сәндерәгә мендерде, ашлыкларны да коткарырга өлгерде.

Сәгать саен авылны әйләнеп киләбез, ризыклар белән тәэмин итәбез. Берсенең дә үз хуҗалыкларын ташлап китәсе килми. Исән-имин чыгарбыз дип ышанам. Әлегә телефоннар эшли, ләкин су китмәсә, элемтә будкалары да су астында калу куркынычы бар. Бар хезмәтләр дә ашыгыч режимда эшли, район башлыгы, урынбасары да килеп йөри, һәрвакыт элемтәдә, – ди авыл башлыгы Айдар Хәлиуллин.

Иж-Буби авылы өчен дә су эчендә калу беренче очрак түгел. 1976, 1986 елда шулай ук мәхшәр иде дип искә алалар. Иж-Бубида соңгы тапкыр мондый хәлләр 1992 елда булган.

Тукай районының Кече Шильня авылы янында Шильнинка елгасында боз киткән, каты агым белән бозның зур кисәкләре ярга чыгарып ыргытылган. Шул сәбәпле, югары басымлы газ торбасында15 ммзурлыктагы тишек барлыкка килгән.

Кече Шильна авылында яшәүче Галина Попова: «Бу хәл дүшәмбе кич булды. Бер тәүлек буена халык газсыз утырды. Артык зыян булмады», – дип сөйләде.

Чистай районының Дүртөйле, Нарат-Елга авылларында плотинаны су агызып киткән. Мөслим авылында плотинаны тотып калып ала алганнар.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.

Дуңгызлар арта

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белдерүенчә, дуңгыз үстерү – Татарстанның авыл хуҗалыгындагы башка тармаклар белән чагыштырганда, иң күп керем бирүче юнәлеш. Республикада 5% һәм шул ук вакытта 22% керем алган хуҗалыклар да бар.

Татарстанда бүген 14 зур дуңгыз үстерү комплексы эшли. Аларда 10 меңнән алып 160 меңгә кадәр дуңгыз асрыйлар. Тукай районындагы «Камский бекон», Лениногорск районындагы «Ялтау», Буа районындагы «Авангард» агрофирмалары иң эреләрдән санала.

Эшмәкәр Илһам Хәмәтов радиобызга Тукай районының Татарстан авылы янында гына дуңгыз фермасы булганга, экологиягә зур зыян килә һәм эчүчелек, наркомания, әхлаксызлык та арта дип сөйләгән иде. Бу уңайдан министрлык аңлатма бирмәде. Татарстан дуңгыз үрчетүдә булган белән генә тукталып калмаска, ә бу тармакны киңрәк җәелдерергә җыена. Республика «2009-2012 елларда һәм 2020 елга кадәр дуңгызчылык үсеше» дигән махсус программа нигезендә эшли. Бу программа Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешеп төзелгән.

Түбән Кама районы эшмәкәре Владимир, Аппаков хәзер татар авыллары да дуңгыз үстерә башлады, чөнки ул бик керемле, ди. Ул эшмәкәр булса да, нигәдер бу эшкә керешмәгән. Район эшмәкәрләре арасында, дуңгызга караганда, тавык күбрәк файда китерә, дип белдерүчеләр дә бар.

Түбән Кама авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альфред Нигъмәтҗанов, районда дуңгыз үстерү, элекке еллар белән чагыштырганда, 140 процентка артты, ди. Өч ел элек Татарстанда махсус программа нигезендә дуңгыз аналары ярты бәясенә генә өләшенгән булган. Түбән Кама районы да 120 баш алып кайтып тараткан. Үрчем күренә, ди Нигъмәтҗанов. Районда «Кама-агро», «Нефтехимагропром», «Шинник-агро»ның зур дуңгыз үрчетү фермалары бар. Райондагы эшмәкәрләр дә бу эшкә ныклап керешкән.

Наил АЛАН.

«Булгария» фаҗигасе акчасы кая киткән?

Кама Тамагы районы хакимияте «Булгария» фаҗигасендә казага тарганнарны һәм аларны коткаручыларны ашату, киендерү, кыскасы, кулларыннан килгәнчә ярдәм итү өчен, банктан биш миллион сумга якын акчаны әҗәткә алып торган. Әмма эшмәкәр Наил Сиразаев әйтүенчә, Кама Тамагы районы җитәкчелеге бу акчаларның зур өлешен тиешле максатларда тотмаган. Башта бер өлеше казадан соң Кама Тамагына килгән зур түрәләрне каршы алу, сыйлау өчен киткән. Аннан калган бер өлешенә өч ВАЗ 21014 машинасы алып, аны райондагы авыл хакимияте башлыкларына таратканнар. Хәзер район башлыгы күрсәтмәсе белән, банкка булган бурычны каплап бетерү өчен, төрле оешмалардан ялган документлар җыялар икән.

Кама Тамагында яшәүче Наил Сиразаев – эшмәкәр, төзелеш кирәк-яраклары сата. Татар, урыс һәм алман телләрендә сөйләшә. Бизнес эшләре һәм тәрҗемәче буларак та Европага чыга ул. Кама Тамагы Германиянең Людвигслуст шәһәре белән 1993 елда ук хезмәттәшлек итә башлый.

– Мин бу хәлне ныклап тикшерә башлагач, «Кооператор» фирмасы өч машина алганлыгы, «Булгария» казасына дип алынган акчаларны экономияләгәннәре ачыкланды, – ди Сиразаев.

Аның сүзләренчә, «Кооператор» ширкәте – райондагы Райпотребсоюз башлыгыныкы. Фаҗигадан соң Кама Тамагы районы җитәкчесе Зөфәр Гәрәфиев, үз кеше булганга, Райпотребсоюз башлыгына банктан акча сорарга кушкан.

Башлыкның бу беренче генә кырын эше түгел, моңа кадәр дә дәүләт акчаларын үз файдасына тоткан иде, дип әйтә Сиразаев. Аларның иң зуры – Гәрәфиев 7 миллион 600 мең сум бюджет акчаларын үзенең күчемсез милкенә күчергән булган.

«Бу кырын эшне прокуратура тикшереп раслады», – ди ул.
Үтмәгән спорт чаралары өчен акча алу, коммуналь түләүләрен тиешенә караганда арттыру, ипотеканы үзе теләгән кешеләргә генә өләшү, җир кишәрлекләрен бирүне тоткарлау, кече һәм урта бизнеска аяк чалырга тырышу районда гадәти күренешкә әйләнгән булган.

Эшкуарлар бу хәлләргә түзеп тора алмыйча һәм районда позитив бер генә гамәл дә кылынмаганга, үз ассоциациясен төзегән, төрле бизнес проектларын тормышка ашыра башлаган.

Райондагы урлашулар турында Сиразаев «Твиттер»да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да өч тапкыр хәбәр иткән булган. Президент үзенә язганнарны укыйм дигән мәгънәдә: «Рәхмәт. Укыйм», – дип җавап биргән.

Сиразаев, Кама Тамагы прокуроры Шәйхаттаров та райондагы кырын эшләрне белә, дип әйтә. Шәйхаттаров Сиразаевка: «Президенттан күрсәтмә булуга ук бөтен хәлләрнең эчен тышка әйләндерәм, әгәр «юк» дип әйтсә, без дә юк», – дигән.

Наил АЛАН.

Комментарии