- 17.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №16 (18 апрель)
- Рубрика: Архив
Язучы, Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай исемендәге премияләр иясе Рабит Батулла сиксән яшен тутырган көннәрдә дә тик ятмый. Татарлар яшәгән төбәкләргә сәфәр кыла, авылларда халык белән очрашуларда катнаша. «Азатлык» аның белән очрашып халыкны борчыган хәлләр турында белеште, әдәбият мәсьәләләре турында сөйләште.
Гадәттәгечә, әңгәмә кардиология тасмасы кебек, йә бер тында, йә кискен сикерешләр белән узды. Чөнки әңгәмәдәш күтәрелгән мәсьәләләргә битараф кала алмый, күз буяу өчен буш сүз дә сөйләми.
– Рабит әфәнде, сез татарлар яшәгән җирләргә гел йөреп торасыз. Узган ел Казахстанга барып кайттыгыз, бу көннәрдә туган якларыгызда укучылар белән очрашуда булгансыз. Читтә яшәгән татарларны нәрсәләр борчый? Авылларда халык нинди уй-кичерешләр белән яши?
– Татарның, кайда гына яшәсә дә, хәле бер чама. Татар теле мәсьәләсендә барыбыз да каушап калдык. Әле болай итеп ачыктан-ачык дискриминацияле сәясәт алып барылганы юк иде. Совет чорында милләт булып сакланып калырга мөмкинлекләр бар иде әле. Русия Конституциясендә язылганча, телләр тигез хокуклы иде. Халык дәшми, балта күтәрми, мәйданга чыкмый, чөнки дөресен әйтергә ярамый. Моның ачык мисалы – Кемероводагы фаҗига. Анда әле дә һәлак булучыларның төгәл саны әйтелми.
Бер караганда, каршылык зуррак булган саен, саклану көче дә артырга тиеш. Әйтик Самарада, Сарытауда үз акчаларына мәктәпләр ачалар, һәрбер җирдә мәчет-мәдрәсәләрдә татар телен укытуны көчәйтеп җибәргәннәр. Бетүгә каршы тору бар. Ләкин… Төп халыкның милли үзаңы юк, ул үз хокукларын белми. Алар ана теле өчен борчылмый. Путин, мәктәпләрдә урысча укытып, һәрбер балага вузларга керергә тигез мөмкинлекләр бирәбез, диде. Халык шуңа ышана, шуңа омтыла. Халык үз теленнән баш тартыр дәрәҗәгә китереп җиткерелгән. Бу бит шул кадәр демагогия!
Казахстанда мин дүрт җирдә ана теле дәресе үткәрдем. Башлыча өлкәннәр килде, яшьләр юк. Ә бит Казахстанда татар диаспорасы нинди зур иде. Хәзер анда да, Үзбәкстанда да татарлар күбрәк урысча сөйләшәләр. Мәскәүдә, Петербургта, Пермьдә татар мәктәпләре ябылды. Ерак китәсе түгел, Татарстанда гына да дистәләгән мәктәпләр ябылды. Менә шундый мескен хәлдә яшибез.
– Халык китап укыймы?
– Укымый, һәрхәлдә, аз укый. Компьютер китапны алмаштыра, диләр. Беркайчан да болай була алмый. Китапны кулга тотып укырга кирәк. Ул синең сердәшең булырга тиеш. Интернетның бит аның бик күп начар яклары бар. Анда кабахәт, пычрак мәгълүмат күп. Элек берәр милләттәшең танылса, сөенәләр иде, хәзер күбрәк көенәләр. Бу – милләтнең деградациясе. Без милләт түгел инде, аның өчен үз-үзеңә хуҗа булырга кирәк.
Без колониядә яшибез. Үзеңнең нинди шрифтта язарга теләгәнеңне дә ачыклый алмагач, нинди милләт буласың? Без әле халыкмы икән? Әйтик, солы һәм солыча дигән үсемлекләр бар. Солының башагы тук, солыча дигән чүп үләненең башагы буш була. Без хәзер халыкчага әйләнеп бармыйбызмы икән? Халыкча булса, корама телдә сөйләшә, тора-бара телне, йолаларны оныта. Шуннан соң ул өергә әверелә.
– Без күптән корама телдә сөйләшәбез бугай инде…
– Корама телдә сөйләшәбез дә, язабыз да. Китаптан аерылган кеше бер-берсенә охшаш сүзләрне бутый. Хәзерме, әзерме? Бу ике сүзне бутыйлар. Сабыша белән салышаны унар китап чыгарган язучы дөрес кулланмый, «йоклаганга сабышып ятты», дип яза. Тукай бүләге лауреаты юкса. Игътибарсызлыкмы бу, белемсезлекме? Мин бу хакта яздым да, телевидениедә дәресләр башлап карадым. Кирәксенмәделәр.
Озакламый ун томлыгым чыгачак. Анда үзем төзегән сүзлек тә кергән. Хата сүзләрне тупладым, ясалма сүзләр аерым бер бүлек булып бара. Ясалма сүзләр телне баету өчен кирәк. Сүзләрне уйлап табу эше төрекләрдә, финнарда бик яхшы көйләнгән. Чит телдән кергән сүзләргә алмаш таба алмасаң, уйлап табарга кирәк. Ләкин уйлап тапканда сүз татар теле кагыйдәләренә туры килергә тиеш. Мәсәлән, мин ноутбукны тамгасар дим. Санак дип әйтү дөрес түгел, санак ул калькулятор. Флешка – бармакбаш, мышка – дүңгәләк. Ни өчен дүңгәләкме? Чөнки бездә шундый үсемлек бар. Көз көне тамыры корып, җирдән аерыла да, җил уңаена тәгәрәп йөри. Бу сүзлекләр кемгә файда китерер – анысын әйтә алмыйм. Финнар совет иленнән аерылып чыккач, урыс, алман, швед сүзләре белән чуарланып, үлеп барган телләрен әнә шулай чистартты.
– Бүген иң күп тәнкыйтьләнүчеләр – Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар…
– Мин ул эшкә катнашмыйм.
– Анда субъективлык көчлеме?
– Әлбәттә. Фәүзия Бәйрәмова премияне күптән алырга тиеш иде. Шәхесне яратмагач, әсәрен дә яратмыйлар, күрәсең. Бу – бик зыянлы. Мәсәлән, мин Фәүзия Бәйрәмова белән дә, Айдар Хәлим белән дә бер тустаган чәй эчә алмыйм. Ләкин аларны кабул итмәсәм дә, әсәрләрен кабул итәм, ләбаса. Ничә тапкыр Фәүзия белән Айдар лаек дип әйтеп чыгыш ясадым. Фәүзиянең тарихи әсәрләре, фәнни мәкаләләре – аларны бит һәр язучы яза алмый. Аларда – халык язмышы. Ә без мәхәббәт өчпочмагы турында язучыга премия бирәбез.
– Сез драма әсәрләрендә дә, прозада да тарихи шәхесләрне яктыртасыз. Бүген ул шәхесләргә, тарихка игътибар җитәрлекме?
– Тарихны өйрәнеп тә шәп әсәр язып булмаска мөмкин. Язып карадылар. Аларның тарихи мәкаләләре әдәби әсәрләренә караганда әйбәтрәк килеп чыкты. Анда фактик материал бар. Ә тарихи әсәргә болардан тыш образ, холык кирәк. Тарихи шәхесне популярлаштыруның иң җиңел юлы – кино төшерү. Фәрит Дәүләтшин белән Тукайга, Рудольф Нуриевка багышланган кино төшереп карадык. Ләкин аларның икесен дә, гәрчә сценарий авторы үзем булсам да, шәп әйбер дип әйтеп булмый. Берәр режиссер табылыр дим әле мин…
«Сөембикә» романы чыккач та, берәү кинофильм төшерәбез дип йөргән иде, юкка чыкты. Чөнки тарихи кино төшерү өчен шул чор декорациясен төзергә кирәк. Ә бу миллионнар тора. «Великолепный век» киносын (Төркия төшергән – ред.) карыйсызмы? Нинди киемнәр, нинди кораллар анда! Кино менә шулай була.
– Бездә шундый кино булырмы соң?
– Төшереп карадылар бит инде. Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы буенча кино эшләнде. Муса Җәлил турында да фильм төшерделәр. Булат Мансуровның «Исә Болгар җилләре», «Чыңгызхан иле» бар. Ләкин боларның берсе дә сәнгать әсәре түгел.
Читтән режиссер китереп дүрт тапкыр яндылар, ә үзебездә режиссер юк. Шуңа күрә талантларны эзләп, араларыннан яхшыларын сайлап алып, Мәскәүгә укырга җибәрергә кирәк. Әйтик, унысы режиссерлыкка, бишесе сценаристлыкка, егерме бише актерлыкка укысын. Аларның берничәсе генә укып Казанга кайтса да, безгә файда. Без дә заманында Мәскәүдә укып кайттык. Файдасы булды бит. Дөрес, Казан мәдәният институтында да кино бүлеге бар. Аннан җитди режиссерларның әлегә чыкканы юк бит.
Бездә киностудия юк. Ә материал ягыннан кытлык юк бездә. Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыят»е кино төшермәслекмени? Бик фәлсәфи кино булыр иде. Шәриф Камалда бар кино, Мәхмүт Галәүдә, Мирсәй Әмир хикәяләрендә. Шушыларны эшләсәң дә, бик әйбәт булыр иде әле. Монда хөкүмәт дәрәҗәсендә уйлау кирәк. Дәүләти караш булмый торып, кино булмаячак әле ул.
– Улыгыз Байбулат Мәскәүдә режиссер…
– Ул Мәскәүдә СТС каналы өчен 17 серияле фильм төшерә. Аның дүрт фильмы бар. Алар абруйлы фестивальләрдә җиңү яулады. Шуңа күрә аңа эш бирәләр дә. Әгәр бу фильм уртача гына чыкса да, тәҗрибә туплый дигән сүз. Ул Мәскәүдә абруй казанмыйча Казанга кайтмас дип уйлыйм. Байбулат кино белән җенләнгән инде. Нурбәк театр белән җенләнгән (сүз уңаеннан: шушы көннәрдә Нурбәк Батулла «Әлиф» спектаклендәге роле өчен «Алтын битлек» премиясенә лаек булды, бүләкләү тантанасында рәхмәт сүзләрен татарча әйтте – ред.).
– Балаларыгызга ярдәм итәсезме?
– Әдәбият мәсьәләсендә киңәш сорыйлар. Ә эшләрендә мин аларга ярдәм итә алмыйм, үзләре шәхесләр. Минем ярдәмемне көтмиләр дә. Икесе дә «Батулла гына урнаштырды» дигән сүздән курка, шуңа әтиләрен тыңламыйлар. Нурбәкнең биюгә китүенә каршы идем. Бу һөнәрне үзе сайлады. Каеш тотып ярсаң, монда барма дисәң, әйбәт булмас, баланы физик яктан да, рухи яктан да рәнҗетү булыр иде.
Байбулаттан инглиз мәктәбендә укыганда, син инглиз укытучысы булырга укыйсыңмы, әллә инглизчәдән тәрҗемәче булырга җыенасыңмы, дип сорадым. Юк, мин режиссер булырга телим, диде. Ул чакта 5-6нчы классларда гына укый иде. Алайса сиңа абыең укый торган хореография мәктәбенә керергә кирәк, дидем. Аларның икесен дә җыр һәм бию ансамбленә чакырдылар. Икесе дә баш тарттылар. Нурбәк Яшьләр театрында баш балетмейстер булып эшли, Чаллы, Минзәлә театрларында биюләр куйды. Бәйсез театр булдыру турында уйлый.
Байбулат бәләкәйдән кино төшереп уйный иде. Укып бетергәч ВГИКка кереп карады, кабул итмәделәр. Шуннан Кытайга китеп барды. Бер ел укыды, шунда ук кино да төшереп йөргән. Шуннан фильмнарының берсен Мәскәү киномәктәбенә җибәргән. Каникулга кайткач кабат утырып сөйләштек. Кино качмый, мин синең укып бетерүеңне, кытай телен үзләштерүеңне теләр идем, дим. Әти, керә алсам, кино мәктәбендә калам, керә алмасам, яңадан Кытайга китәм, ди. Кергән бит. Дөресен әйткәндә, әнисе белән «керә алмаса ярар иде» дип теләгән идек. Бик яратып укыды ул анда. Дипломга ике фильм өлгертте. Берсе – «Половинки», икенчесе «Сокращение» дип атала. Аларны мин профессионал дәрәҗәдә төшерелгән фильмнар рәтенә кертәм.
– Балаларның теләкләренә каршы килмәдем, дидегез. Аларга бернинди тыю да юкмы?
– Дүртәү чәй эчкәндә 25 яшькә кадәр икегез дә өйләнмисез, аракы эчмисез, тәмәке тармыйсыз, дип әйтеп куйдым. Нурбәк туган көнендә: «Әти, миңа 25 тулды, өйләнәм», – диде. Өйләнде. Хәзер инде оныгыбызга 3 яшь. Алар үз юлларын таптылар, безнең вазифаларыбыз бетте. Аларга: «Сез – балаларым минем йөзгә кызыллык китермәсеннәр дип куркып яшәдем. Укыганда да, эшләгәндә дә. Хәзер картлык көнемдә сезнең йөзгә кызыллык китермәсәм ярар иде дип яшим», – дим. Бәхет шушы була торгандыр инде.
Айрат Сибагатуллин Татарстан мәдәният министры вазифасыннан азат ителде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Сибагатуллинның эштән китүе турындагы фәрманны имзалады. Анда: «Пенсиягә чыгу сәбәпле, үз теләге белән вазифасыннан азат итәргә», – дип язылган. Сибагатуллин әлеге вазифада 7 ел эшләде.
Дүшәмбе көнне Айрат Сибагатуллин министрлык хезмәткәрләре белән хушлашты. Элеккеге мәдәният министры «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» каналларының башкарма мөдире итеп билгеләнә. Яңа вазифага 23нче апрельдә керешәчәк. Ул иҗади проектлар, хәбәр тарату концепцияләрен эшләү өчен җаваплы булачак, диелә.
Әлегә яңа мәдәният министрының кем буласы билгеле түгел.

Комментарии