- 17.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №24 (18 июнь)
- Рубрика: Архив
Украина Югары Радасы депутаты, кырымтатарларның милли юлбашчысы Мостафа Җәмилевкә 12нче июнь көнне Чехия башкаласы Прагада «Европа хәтере һәм вөҗданы платформасы» исемле оешманың бүләге тапшырылды. Платформа бу бүләк белән Җәмилевнең кырымтатар халкының Кырымда яшәү хокукы өчен көрәшен хуплавын һәм әлеге адым белән аңа яклау белдерәчәген хәбәр итте. Бүләк 12-13нче июньдә Чехия Сенатында «Бүгенге тоталитар мирас» исемле халыкара җыен кысаларында бирелде.
Җыен башланганчы, Мостафа Җәмилев кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары Аслан Өмәр Кырымлы белән бергә «Азатлык» радиосында түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашты һәм әңгәмә бирде.
– Казан татарлары милли хәрәкәтендә бүгенге көндә Сезнең кебек лидер юк. Сез Кырым, Казан, Себер татарлары һәм башка татарлар да кергән бердәм милләтнең юлбашчысы була алыр идегезме?
– Татарлар, башкортлар, башка төрки халыклар булсын, без – кардәшләр. Кардәшләр өчен кулымнан килгәнне эшләргә тырышачакмын. Әмма һәрбер җәмгыятьнең үз лидерлары булырга тиеш. Без алар белән бергә утырып, эшләрне координацияләп, уртак бер карар кабул итә алыр идек.
– Казан татарларының бүген нинди вазгыятьтә калуын искә алсак, аларның үз милли хокуклары өчен көрәштә өмете бармы?
– Әлбәттә, бу Казан татарлары булсын, башкортлар булсын, аларның активлыгына бәйле. Хөррият безгә өстән төшәчәк, дип көтеп ятсак, булмаячак. Киләчәгебез үзебездән тора. Бер-беребезне якларга һәм ярдәм итәргә әзер булырга тиешбез.
– Кырым кризисы барышында Сез Минтимер Шәймиев белән очраштыгыз. Аның белән сөйләшүне шактый уңай бәяләдегез. Аны хөрмәт итәсез дип беләбез. Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга теләр идегезме?
– Әлегә Миңнеханов белән күрешкәнем булмады. Зур теләгем дә юк, чөнки аның фикерен, ниятен һәм вазифасын беләм. Нәрсә турында сөйләшик? Ул бит үз карарын кабул итмәячәк. Аның эше – Мәскәүдән килгән карарларны гамәлгә ашыру. Миңнеханов белән очрашканчы, аңа югарыдан әмер бирүчеләр белән күрешсәң, файдалырак булыр иде.
Татарстанда безне яклап чыккан дусларыбызга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә. Казанда безне яклап урам җыеннары уздыруның никадәр куркыныч икәнен күз алдыма китерәм, бу – бик зур каһарманлык. Без моны бик хөрмәт итәбез. Инша Алла, Татарстан да бер көнне ирекле булыр. Моңа өметебез бар.
Җәмилев радиога килгәнче «Азатлык»ның интернеттагы сәхифәсендә аңа сораулар тупланды. Аларның кайберләрен (вакыт тар булу сәбәпле, барын да сорап булмады) урыс редакциясе белән берлектә оештырган әңгәмәдә бирдек.
Җәмилев, Мәскәүнең кырымтатар Мәҗлесен күндерү, үз сәясәтенә буйсындыру, моның өчен Татарстанны куллануы көтелгән нәтиҗәгә китермәде, дип саный. Бер үк вакытта ул, Мәҗлеснең Казандагы татар оешмалары, гомумән, Татарстан белән киңәшләшеп торуын файдалы, дип саный, тик монда Мәскәү кулы булмаска тиеш, ди.
«Мәскәү хәзер, гомумән, икенче юлны сайлый. Ул да булса – Мәҗлесне юк итүне. Русия кырымтатарларны үзе өчен «яхшылар»га һәм «начарлар»га бүлә башлады», – диде Җәмилев. Ул шулай ук Русиянең киләчәктә Казан белән Кырымның аралашуын туктату ихтималлыгын да фаразлый. «Мәскәүдә иреккә омтылган кырымтатар рухының Казан татарларына да җәелә башлавыннан шүрлиләр», – ди ул.
Соңгы авырлыкларга карамастан, Мәҗлес кырымтатарларны Ватаннан китмәскә чакыра. Мостафа Җәмилев үзе кырымтатарларны Русия паспортын алуларын да хупламый. «Ләкин Киевта (Кырымга керү тыелганнан соң, Җәмилев шунда яшәргә мәҗбүр) утырып, тегене эшләгез, моны эшләгез, дип кушып та булмый. Халык анда авыр шартларда көн күрә, алар үз язмышларын үзләре хәл итәргә хокуклы», – диде юлбашчы Кырымнан китүчеләр турында.
Берничә мең кырымтатар, репрессияләрдән куркып, Украинаның төрле өлкәләренә киткән. Җәмилев сүзләренә караганда, 60лап кырымтатар Польшада сыену тапкан. «Аларның күбесе – Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир вәкилләре. Алар, үзләренә карата нинди мөнәсәбәт булачагын фаразлаганга, илдән китте», – дип белдерде ул.
Кырымтатар сабырлыгының чиге бармы, дигән сорауга, Җәмилев: «Яшәү барышында халык хәзерге шартларга да күнегә алачак, әмма эчке каршылык һәрвакыт калачак», – диде. Аның сүзләренә караганда, хәзер кырымтатарларның аннексиягә карата фикерләрен сорасак, 96% аңа каршы булуын әйтәчәк.
Алсу КОРМАШ.
«Экстремист» әбиләрдән кисәтү кәгазен имзалату өчен төрле юллар кулланыла
Прокуратура элек Чаллының «Ихлас» мәдрәсәсендә белем алган утызлап кешегә «Экстремистлык белән шөгыльләнергә ярамау турында»гы кисәтүне имзалатырга тырыша. Алар Русиядә экстремистик исемлеккә кертелгән Төркия дин белгече Сәид Нурси китапларын (2008нче елның апрелендә Русия Югары суды әлеге авторның идеяләрен алга сөргән Нурчылар оешмасын да ил күләмендә тыйды. – Л.Х.) укуда шикләнелеп, инде мәхкәмәкәгә дә тартылган иде, күпләренең өйләрендә тентүләр дә узды. Болар – нигездә, 55-80 яшьлек әбиләр.
Шуларның берсе, күптән түгел 100 мең сум штрафка хөкем ителгән 56 яшьлек Нәкыя Шәрифуллина сүзләренчә, «Экстремистлык белән шөгыльләнергә ярамау турында»гы кисәтүне имзалатуны ФСБ прокуратурага йөкләгән һәм хәзер, төрле янаулар кулланып, бу кәгазьгә кул куйдырырга тырышалар. «Моның белән килешмибез, бу безне кимсетә. Без тероррчылык, экстремистлык белән шөгыльләнмибез. Шул хакта прокуратурага да яздык. Мин прокуратураны судка биргән идем. Тик мәхкәмә карарны минем файдага чыгармады», – ди ул.
Шәрифуллина сүзләренчә, имза куярга барырга теләмәүчеләрнең өйләренә килеп, ишек төпләрендә саклап торалар, көне-төне телефоннарына шалтыраталар, балаларына басым ясау белән куркыталар. «Менә Алсу Хөсәинова дигән ханым болай да чирле иде, хокук сакчылары басымыннан соң, бөтенләй хастаханәгә ятты. Ул, мин бу кисәтү белән риза түгел, дип, прокуратурага хат илтеп кайтканда, аңа таш белән атканнар, өенә кайткач, ишегенә шакып, телефонына шалтыратып, көне буе җәфалаганнар. Бик ямьсез кыланалар. Кисәтүләре дә бик ямьсез язылган», – ди Нәкыя апа.
Аның әйтүенчә, «Рисалә-әл-Нур» китабының урыс телендәге тагын 18 брошюрасына экспертиза ясап, экстремист эчтәлектәге басмалар исемлегенә кертмәкче булалар. «Хәзер аны Түбән Новгородка экспертизага җибәрәләр. Без укыган китапларның төрекчәләре тыелмаган, шуңа аларны кайтарып бирергә, ә урысчаларын юк итәргә, диделәр. Шул китапларның төрекчәләрен алырга дип, Чаллы эчке эшләр идарәсенә тикшерүчегә барган идек, бирмәделәр әле. Аптыраган. Асылда без бит аның төрекчәсен укыйбыз. Урысчасын татарча белмәүчеләр генә укый. Ник төрекчәсе түгел, ә урысчасы гына тыелганын беркем дә белми. Беркемгә берни кирәкми. Ничек кушылган, шулай эшлиләр», – ди Нәкыя Шәрифуллина.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Кырымтатар теленең дә латинга күчүе тыелырга мөмкин
Кырымның Русия тарафыннан яулап алынуыннан соң, кырымтатарларын борчыган тагын бер мәсьәлә калкып чыкты. Алар, латин имласына күчү эше комга терәлергә мөмкин, дип борчыла.
Филология фәннәре докторы, профессор Адилә Әмирова әйтүенчә, латин имласы кырымтатар теленең яңгырашын дөресрәк чагылдыра, өстәмә гъ, къ, нъ, дж кебек хәрефләр дә кирәк булмаячак. Моннан дүрт ел элек үк Кырым инженер-педагогика университетында, аның җитәкчелегендә эшче төркем кырымтатар әлифбасы язылышының тәртибен булдырган. «Шуннан соң –билгесезлек. Украина латинга күчүне тыймаса һәм шул ук вакытта алга китеш өчен берни эшләмәсә дә, Русия канунында, бары тик кирилл әлифбасы гына ярый, диелә», – ди ул.
Профессор сүзләренчә, бу мәсьәләне кабат Кырым парламентында күтәрү зарур. «Юкса, махсус аңлатма белән Русия Мәгариф һәм фән министрлыгына хат язарга һәм кырымтатар теленә, искәрмә буларак, латин имласына күчәргә рөхсәт итүне сорарга туры киләчәк», – ди Әмирова.
Кырымтатар теле 20 елдан артык кириллдан латинга күчү реформасын кичерә. 1992нче елда кырымтатар җәмәгатьчелегендә латин әлифбасы кабул ителә, ә 1997нче елда Кырым Югары Шурасы аны ратификацияли. Шуннан бирле яңа әлифбага күчүдә тулы күләмдә эш алып барылмый, ә хәзер инде, Татарстандагы кебек, бөтенләй тыелырга мөмкин.
ТАТАР ЯЗУЫ ДА КИРИЛЛДА КАЛДЫ
Билгеле булганча, 1999нчы елның 15нче сентябрендә Татарстан Дәүләт Шурасында да татар язуын латин әлифбасына кире кайтару турында канун кабул ителгән иде, әмма Русия Думасында телләр турындагы канунга үзгәрешләр кертелде һәм, бары тик кириллица гына кулланылышта булырга тиеш, дигән таләп куелды.
«Бу таләп, беренче чиратта, милли телләрен дәүләт теле дип игълан иткән республикаларга кагылды. Шуннан соң Татарстан прокуратурасы безгә протест белдерде, әмма без аңа колак салмадык. Алар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Татарстан Югары суды карары белән латин язуына кайту турындагы канун гамәлдән чыгарылды. Бүген без дәүләт теле буларак кириллдан кала бер генә башка имланы да куллана алмыйбыз.
Ни генә булмасын, латин язуы татар халкына кирәк, бу хакта без гел әйтеп киләбез. Бер генә мисал китерәсем килә. Татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши, шул исәптән бер өлеше Урта Азия республикаларында. Бүген аларның күбесендә латин имласы кулланылышта. Татарлар Төркиядә, Финляндиядә һәм башка чит илләрдә дә яши. Анда да шул ук латин язуы. Алар Татарстан Дәүләт Шурасына яисә бүтән дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итә, үзара языша икән, латин имласында язачаклар», – диде ул чакта «Азатлык»ка Дәүләт Думасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев.
2012нче ел азагында Татарстанда татар әлифбасын латин имласы нигезендә торгызу турындагы канунның үз көчен югалтуы турындагы закон кабул ителде. Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләнең кайчан да булса күтәрелергә мөмкинлеген әйтте. «Глобальлөштерү сәбәпле, инглиз теле һәм латин әлифбасы безнең тормышка күбрәк үтеп керә бара. Әмма үз телебезне яклап, без аны бүген булган имла нигезендә үстерергә тиеш», – диде ул.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Тимергалиев ни өчен китте?
Кырым хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Тимергалиев 11нче июнь көнне үз теләге белән вазифасыннан китәчәге турында белдерде һәм бер ай дәвамында хөкүмәттә киңәшче булып калачагын әйтте. Янәсе, ул үзенә йөкләнгән эшне – Кырымны рубльле төбәккә әйләндерүне ахырына җиткергән диярлек. «Минем киләчәк язмышым хәл ителгән вакытта башланган эшләрне: банкларны җәелдерүне, тариф сәясәте сорауларын, кечкенә һәм урта бизнеска ярдәмне ахырына җиткерү өчен киңәшче булып калам», диде Тимергалиев.
Кырым журналисты Лиля Буджурова фикеренчә, «Тимергалиевның харизматик сыйфатларын, элекке хакимият – «Төбәкләр фиркасе» («Партия Регионов») вакытында ук вице-премьер булырга теләвен белгәнгә, бу рәсми версиягә ышану авыр. Аның үз теләге белән китүе шик тудыра. Фаразлар күп төрле. Аларның берсе – Кырым башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Аксенов белән характерлары туры килмәгән. Алар икесе ике командадан. Тимергалиев «Төбәкләр фиркасе»ннән булса, Аксенов аңа оппозициядә иде. Әмма Кырымдагы соңгы вакыйгалар аларны беркадәр берләштергән дә булырга мөмкин.
Икенче версия дә бар. Тимергалиевнең Кырым хөкүмәтеннән китүе финанс мутлыклары белән бәйләнгән булырга мөмкин», ди Буджурова.
Тимергалиев Мәскәү күзенә карап торган хөкүмәттә 100 көннән артык эшли алмады. Баксаң, Кырым хөкүмәте Русиянең иң начар чирләрен үзенә яхшы ук сеңдерергә дә өлгергән булып чыкты. 10 июнь көнне Аксенов, хөкүмәтнең 100 көнлек эшенә йомгак ясап, Русиядә ихтыяри-мәҗбүри рәвештә җыелган Кырымга гуманитар ярдәмнең күпчелек өлешенең урланганлыгын таныды.
Наил АЛАН.
Freedom House: Русия – демократияне киметүче төп этәргеч
Дөньяда кеше хокукларын яклаучы Freedom House оешмасының яңа хисабына караганда, элекке совет илләрендә демократиянең кими баруында Русия «төп рольне» уйный.
Оешманың 12нче июньдә чыгарылган хисабы элекке Советлар Берлегендә булган, Балкандагы һәм Үзәк Европадагы 29 илдә демократиянең хәлен тикшерү нигезендә әзерләнгән. «Күчеш чоры дәүләтләре 2014: Евразиянең демократиядән аерылуы» дип аталган хисапта соңгы бер елда Русиянең бу төбәкне «репрессияләрнең яңа, борчулы дәрәҗәсенә» җиткерүе турында языла. xБу документны әзерләү эшен җитәкләгән Сыльвана Һабданк-Колачковска «Азатлык»ка Русиядә демократиянең бу документны әзерләгәндә исәпкә алынган төп күрсәткечләре түбән тәгәрәде, һәм бу үзгәрешләр демократиядән кирегә таба борылуга да төрле яклап этәргеч ясый, диде.
Хисапта соңгы 10 елда төбәктә дәвам иткән күренешнең 2013нче елда да тукталмавы, уртача демократия күрсәткечләренең түбән тәгәрәве турында язылган. 16 илдә демократия кимегән, 5 илдә яхшырган, 8 илдә үзгәрешсез калган. Бар төбәктә коррупция арткан. Үзәк Европаның Европа Берлегендәге ун иленең бишесендә түбән тәгәрәү күзәтелгән.
Элек Советлар Берлегендә булган, Европа Берлегенә кушылмаган 12 илдә соңгы ун ел дәвамында демократиянең кисәк кими баруы күзәтелә. Шулай итеп, төбәк халкының 80 проценты диярлек, хисапта язылганча, «тотрыклы авторитар хакимият» астында яши. Шулар арасында Русия, Таҗикстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Беларус, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан аерым атала.
Freedom House язуынча, Русиядә, Азәрбайҗанда һәм Казахстанда сивиль җәмгыять өчен шартлар тагын да начарайган. Хисапта Кремльнең «актив рәвештә репрессияләрне көчәйтү сәясәте алып баруы», ЛГБТ вәкилләрен, сивиль җәмгыятьне эзәрлекләүче кануннар чыгаруы һәм куллануы, дәүләтнең медианы һәм интернетны тагын да ныграк контрольгә алуы әйтелә. Русия, шулай ук, барлык Евразия төбәгендә ирекле институтлардан баш тарту сәясәтенә рухландыручы булган. Русиядә беренче булып кабул ителгән гомосексуалларга каршы, хөкүмәттән тыш оешмаларның читтән финанслануына каршы кануннар кебек чаралар башка кайбер илләрдә дә фикер алышуларга китергән, тәкъдим ителгән яки хәтта кулланылышка кергән. Шундый илләр рәтендә Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларус, Грузия, Казахстан, Молдова, Төрекмәнстан, Украина, һәм хәтта Европа Берлеге әгъзасы булган Латвия дә атала.
Казахстанда «дини эшчәнлек турындагы болай да кырыс канунның киң күләмдә башбаштаклык белән кулланылуы» аркасында 2013нче елда инде рәттән дүртенче ел түбән тәгәрәү теркәлгән. Нәтиҗәдә, Һабданк-Колачковска әйтүенчә, 2013нче елда Казахстанда «бик күп кешеләр кулга алынган, аларга каршы гаепләүләр белдерелгән, тентүләр үткәрелгән, дини материаллар конфискацияләнгән.
Һабданк-Колачковска әйтүенчә, Азәрбайҗанда 2013нче елның көзендәге президент сайлау кампаниясе барышында хөкүмәтнең сивиль җәмгыять активистларын, сәяси көндәшләрне һәм медианы эзәрлекләве аеруча көчәйгән.
Үзбәкстан белән Төрекмәнстан җиде дәрәҗәдә билгели торган үлчәү белән караганда иң начар дәрәҗәне алган. Шул ук вакытта аларга күрше Кыргызстанда һәм Украинада сивиль җәмгыятьнең көчәюе күзәтелгән, аларның рейтингы яхшырган.
Элекке Совет республикаларыннан бары тик Кыргызстан һәм Грузиянең генә рейтинглары рәттән берничә ел дәвамында яхшыра бара. Моның төп сәбәбе – 2012 һәм 1013нче елгы иреклерәк һәм гаделрәк сайлаулар нәтиҗәсендә, ул илләрдә плюрализмның артуы.
Наиф АКМАЛ.
Русия Украинага газ бирүне туктатты
Русия Украина белән газ бәясе турында килешүгә ирешелмәвен белдерде һәм Киевның моңарчы алынган газ өчен 16нчы июньгә кадәр түләү шартын үтәмәвен әйтеп, Украинага табигый газ бирүне туктатты. Моннан ары Украина аласы газ өчен алдан түләргә тиеш булачак.
Газпром вәкиле Сергей Куприянов Украина үзенең газ бурычларын билгеләнгән сәгатькә кадәр түләмәде, шуңа күрә Мәскәүнең дә Киевны газ белән тәэмин итәргә хокукый җаваплылыгы юк, дип белдерде. Куприянов Европа берлеге арадашлыгында Киев белән барган сөйләшүләрнең уңышсыз тәмамлануын әйтте. Киевка газ бирү тукталса да, Украина үткәргечләре аша Европага газ кудыру элеккечә дәвам итәчәк, диелә.
Украина энергетика министры Юрий Продан 16нчы июньдә Украина «үз кулланучыларының газ ихтыяҗларын гарантияли һәм Европа илләренә ышанычлы газ транзитын дәвам итә», – диде.
Русиянең Газпром ширкәте Украина түләргә тиешле 4,5 миллиард доллар бурычны алу өчен Стокгольм арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать тапшырганлыгын да белдерде. Шул ук вакытта Украинаның Нафтогаз ширкәте дә 2010-2014нче елларда газ өчен артык түләнгән 6 миллиард долларны кире кайтарып алу өчен Стокгольм мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Нафтогаз белдерүендә «Украинага Газпром кудырган газның бәясе гадел һәм базардагыча булырга тиеш», – диелә.
Русиянең газ бирүне туктатуын 16нчы июньдә Нафтогаз башлыгы Андрей Коболев та раслады. Аның әйтүенчә, Украина саклагычларында әле декабрь аена кадәр җитәрлек газ бар.
Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин, әгәр дә Киев бурычның 1,95 миллиард доллар өлешен 16нчы июнь иртәсенә кадәр түләмәсә, газ бирүне туктату белән янаган иде.
Газ сөйләшүләрендә арадашлык иткән Европа комиссиясе белдерүендә, Европа берлегенең энергетика комиссионеры Гюнтер Эттингер планы нигезендә, 16нчы июньдә Киев 1 миллиард доллар түләргә әзер иде, әмма Русия бу тәкъдимне кире какты, диелә.
Брюссель тәкъдим иткән килешүдә Киевка «кышкы» газ бәясен мең куб метр өчен 385 доллар, «җәйге» газ өчен – 300 доллар итеп билгеләү тәкъдим ителгән. Путин Русиянең бәяне 385 доллардан түбән төшермәячәген әйтте.
Эттингер июнь аенда яңа сөйләшүләр оештырырга җыенуын белдерде һәм Мәскәүне кечкенә үзгәрешләр кертелгән компромисс килешүгә ризалашырга чакырды.
Наиф АКМАЛ.

Комментарии