- 17.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №28 (18 июль)
- Рубрика: Архив
Бу яңалык «Рубин» командасы җанатарлары игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел дип уйлыйм һәм тизрәк сезнең белән уртаклашырга ашыгам. 2012-2013 ел сезонында аларның уенын стадионга килеп карарга, башкалар белән беррәттән яраткан командагыз өчен җан атарга телисез икән, «Рубин» абонементы турында белми калмагыз. 5 июльдән сатыла башлаган бу картаның уңайлы яклары бихисап.
Ул стадионга ирекле керергә генә түгел, ә бонуслар да туплап, уенга йөрү мизгелләрен арзанрак һәм тагын да ләззәтлерәк итәргә булышачак. Дөресен генә әйткәндә, Русиядә кулланылучы пластик карталар арасында болар иң соңгы инновацион яңалык булып тора. Шундый карталар Польшада узган Европа-2012 чемпионатында кулланылган. «Рубин» җанатарлары безнең илдә иң беренчеләрдән булып бу картаның никадәр уңай булуын үзендә сынап карый алачак.
Абонементны алу өчен Үзәк стадионга килеп, паспорт һәм ИНН белән анкета тутырырга, абонементны сайларга һәм аның өчен акча түләргә кирәк булачак. Шулай ук rubin-kazan.ru интернет-сәхифәсенә кереп, анкетаны өеңдә генә тутырып, стадионга алып килергә мөмкин. Әзер абонемент сезне 7 көннән Үзәк стадионда көтеп торачак. Сүз уңаеннан, абонемент бәяләрен дә әйтим инде. Кайсы урында, нинди секторда утырырга теләвегезгә карап, абонемент бәяләре 1000-15750 сумга төшәчәк.
Аның нинди уңай яклары бар соң дисезме?
Матчка кергәндә, чиратта изелеп-сытылып билет аласы булмаячак, чөнки керү юлындагы турникет бу карталарны «таный»; стадионда иң яхшы урыннарны алдан ук сайлап кую мөмкинлеге бар; абонемент өчен түләнгән акчаның 15%ы сезгә бонуслар булып кире кайта һәм бу бонус счеты теләсә-нинди операцияләр башкарганда гел тулыланып тора; Европа лигасы 2012/13 матчларына билет сатып алганда, аның 50% бәясе бонуслар рәвешендә кабат шул картага кайтарыла, клубның чараларында катнашу мөмкинлеге бирелә, Русия кубогына булган матчларда абонемент хуҗаларына бүләкләр бирелә… Кыскасы, аның өстенлекләрен санап бетерә торган түгел. Алар хакында тулырак беләсегез килсә, www.rubin-kazan.ru/abs/ интернет сәхифәсенә рәхим итегез. Сораулар булса, 8-800-550-1958 номерына шалтыратып җавап табарга мөмкин.
Игътибар! Әлеге абонементларны 1 сентябрьгә кадәр генә сатып алырга мөмкин.
Фәридә ЗАРИПОВА.
Рубин абонементы өстенлеге,

Комментарии