Яруллиннарга һәйкәл

Яруллиннарга һәйкәл

Фәнис белән Нурсөягә

Мин һәйкәл куяр идем.

Шул һәйкәлгә исемнәрен

Алтыннан кояр идем.

Шул һәйкәл каршына басып

Башымны ияр идем.

Гөлсем ХӘБИРОВА.

Башкортстан, Чакмагыш.

Оятыма һәм дә кызганычка каршы, торган җиремнән 200 чакрымда гына урнашкан Казанда яшәп, туктаусыз иҗат итеп ятучы янына, үзе исән чагында, ни үзем, ни укучыларым бара алмады. Югыйсә, табадан төшкән һәр әсәрен укыган саен, Фәнис абыйның яңа иҗат җимешләре матбугат битләрен бизәгән саен күңел аның янына ашкынды. «Тукта, яхшы түгел бит, аның янына кеше күп килә диләр, гел чират диләр, авыру кешенең нинди чагы булмас… Бер җае чыгар әле», дисең… Шулай мең сылтау таба-таба, вакытлар үтеп тә киткән. Адәми затның мәңгелеккә килмәгәнен һәрбарчабыз белә, ул да бердәнбер көнне арадан китте… Урыны оҗмах түрендә булсын ил агасының. Шулай дип әйтүемә каршы килүче булмас дип уйлыйм. Әдәбият дөньясында «сынган кура» (Фәнис абыйның үзе әйтмешли) сәнгать кешесе буларак та, шәхес буларак та онытылмаслык исемен калдырып китте. Ил агасы диеп атавым аңа дога булып барып ирешсен. Батыр булуы, яшәүнең кадерен белүе, яшь аралаш елмаеп карый алуы, авызы тулы канны төкермичә, кире йота алуы, язмыш орган саен сикереп торуы, кеше елаганда җырлый алуы, тирән упкыннардан имгәнмичә чыга белүе, болганчык суларда да каралмыйча кала алуы, калганнар битараф булган күренешләргә эндәшми тора алмавы, үз сүзен курыкмыйча әйтә белүе, юлда очраган меңнәрчә киртәләрне җиңә белүе, самими инсан булып кала алуы, соңгы көчен яшәү өчен көрәшкә сарыф итмичә иҗатка багышлый алуы, агымга каршы йөгергән дулкын булуы, йөрәге белән генә дөньяны җылыта алып булуына инануы белән ил агасы исеменә лаек ул. Ул тормышны шулхәтле яраткан ки, аның алдында иҗатчылар зарланырга оялганнар, диләр. Аның шигырьләре җиңеп яшәү, горур яшәү хакында. Укучыларыма иң яратып биргән темам Ф. Яруллин булды һәм булыр. Без Яруллиннар гаиләсен беркайчан да онытмабыз.

Хөкүмәтебез халык шагыйре, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, прозаик, драматург, балалар язучысы, үткен каләмле публицист исемен мәңгеләштерү максатыннан һәйкәл куярга вәгъдә итте. Ул искиткеч һәйкәл булырга тиеш! «Сынган курага» куллар, куллар гына түгел – канатлар бүләк итүче ханыма соклануымның иге-чиге юк. Фәнис абый: «Синдә дә бит йөрәк бер генә» шигырендә «…Уйлап кара: син бит бар җылыңны, бар назыңны миңа бирәсең», диеп язган иде. Шул шигырьне инде ничәнче кат укыганнан соң, 11нче сыйныф укучылары белән дәрестә Яруллиннарга һәйкәл «салырга» уйладык. Һәйкәл авторларына түбәндәге тәкъдимнәрне әйтер идек.

Фәнис абыйның һәйкәле Нурсөя ападан башка ятим булыр һичшиксез!

Сусасам – коем булдың,

Иң тәмле сыем булдың.

Газаплы да, татлы да

Мәңгелек уем булдың.

Кирәксә – яфрак булдың,

Кирәксә – туфрак булдың.

Туфрак булган чакта да

Күпләрдән зуррак булдың…

Пар сандугачларга багышлап, «Йөзләрегез бер өзлексез нур коя…» дип яза. Фәнис абый: «Бөтен иҗатымның җаны син. Сизгер укучы моны күрми кала алмый», – диеп әйтә. Һәйкәлдә Нурсөя апа матур, чибәр, сөйкемле, күркәм, хезмәт сөючән, куркусыз, юк кына нәрсәдән тантана итә белгән, мәшһүр, вөҗданлы итеп сурәтләнер диеп өмет итәбез, диләр унберенчеләр. Ул бит гади генә хатын түгел, ул кешелекне гаҗәпләндергән, эш-гамәле белән уйландырырлык, сокландырырлык иткән шәхес. Ул сүнеп баручы тормыш учагын туктаусыз тергезеп тора белде. Укучыларым язган бер генә сыйфатны да төшереп калдырасым килми: әдәпле, мәхәббәтле, аралашучан, бәхетле, көчле, зирәк, тапкыр сүзле, тәмле, татлы күңелле. Бер укучым хәтта аны зиннәтле асылташ дип атый, икенчесе кышын чәчәк аткан гөл диеп бик дөрес әйтә. Унберенчеләремә кушылып мин дә Нурсөя апаны ягымлы, уңган, булдыклы, кайнар йөрәкле, җылы карашлы, тиңсез, сабыр, нурлы йөзле, игелекле, җыйнак, мәрхәмәтле, чиста, саф күңелле, яз җырыдай, күз нурыдай, ипле, кайгыртучан, кояш булып балкыган зат, тәвәккәл, табигый, кешелекле, искиткеч түзем дип атыйм. Могҗиза тудырган хөрмәт иясе халык язучысы өчен киңәшче, аңлаучы, тыңлаучы, тугры иптәш, сердәш булды. Монысы бәхәссез… Кыскасы, илаһи татар хатыны! Ир хатыны гына түгел, халык шагыйренең хатыны! Ул үзе дә Шигърият диңгезенә гашыйк кеше. «Минем йөрәктәге шигырь вулканын күрде ул. Беребез шигырьләр укырга ярата, икенчебез – язарга. Нурсөя – чын-чынлап язмыш бүләге».

Күпләр сине аңлап җиткермиләр,

Бу соң, диләр, нинди тиле йөрәк?

Сине аңлап җитү өчен дә бит

Синең биеклеккә менү кирәк, – диеп яза Ф. Яруллин.

Әйтергә кирәк, аларның икесенә генә үз кануннары, үз кагыйдәләре, үз язмышлары иде.

«Чәчәкләргә караудан күзләремдә сөенеч нурлары балкыса – йөрәгенә җиңеллек килә һәм ул мине шатландыра алудан рухи ләззәт кичереп йөри. Ә бакчадагы беренче булып кызарган җиләкне, өлгерә башлаган кыярны өзеп, үзе ашамый миңа каптырганда аның йөзенә сибелгән нур чаткыларын күрсәгез иде!» – диеп язган ил агасы.

Ул кагыйдәләргә күнеп бик сирәк кеше генә яши алыр иде. Мәсәлән, һәркөн иртәнге дүрттә каләм ал, иреңнең әйтәсе килгән фикерләрен күзләреннән аңла, ак кәгазь битенә сырла, килеп чыкмаса, яңадан яз… Көн буе пешеренеп кунак каршыла… Елына якынча мең ярым кеше килә алар фатирына. Өйдә концерт куела, әкият-пьесалар уйнала. Кичен арыган иреңне тәрбиялә… Һәм шулай… гомер буе. Кырык ел буе авыру шагыйрьне караган, аның иҗатын күтәрешкән Нурсөя апа үз дигәнчә яшәү барлыгын белмәгәндер дә… «Нурсөянең батырлыгы, фидакарьлеге, тугрылыгы һәрвакыт күләгәдә кала килде. Хәер, ул үзен күрсәтергә дә теләмәде», – диеп язды Фәнис ага. Ул – батыр. Әйе, көн саен, сәгать саен язмыш яңаклап торганда күз яшьләреңне йөрәгеңә яшерә белү, башыңа ташлар яуганда да җаныңда йомшаклык саклау, күкрәгеңдә мәрхәмәт гөлләре үстерә алу мең тапкыр авыррак, диеп язган Фәнис ага Яруллин белән мең кат ризалашам. Ятимнәрне, авыруларны язмыш басымы астыннан калкып чыккач кына күргәнгә, таш өстендә чәчәк булып аткач кына аларга сокланганга да аз гына да үпкәләмәде бугай ул. Аларның тормыш юлын яза башласаң, берничә роман туар иде.

Ихтыяр көченә ия кеше генә сынауларда сынатмый. Түземнәр генә бәхеткә лаек.

Әлфирә ГАЛИЕВА.

«Аксубай лицее» татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Комментарии